Бүген Әдипләр: Рәфкать Кәрами
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфкать Кәрами


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Рәфкать Кәрами Язучы-прозаик Рәфкать Кәрами (Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев) 1942 елның 18 февралендә Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган. Авылда җидеелык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдә-ният-агарту техникумын тәмамлагач, берникадәр вакыт район Мәдәният йортында баянчы, аннан Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли.
Узган гасырның алтмышынчы еллары — Татарстанның нефть белән илне шаулаткан чоры. Әлмәт яклары Рәфкатьне дә үзенә тартып китерә. Ул производствода, Чупай таш карьерында әүвәл рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли, аннары «Әлмәтбурнефть» трестының 1нче энерго-хуҗалыгы конторасында (КЭХ-1) хезмәтен дәвам иттерә. Шул эшеннән армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
1964—1977 елларда Р. Кәрамиев Казанда оргсинтез заводын коруда катнаша, анда әүвәл электрик булып эшли, соңыннан «Казанхимстрой» трестының 5 нче төзү идарәсендә профком председателе була. 1970 елда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.
Шушы елларда республика көндәлек матбугатында Р. Кәраминең эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, публицистик язмалары, соңга таба хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Яшь язучының беренче әдәби әсәрләрен укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үз рәхәтен генә кайгыртып, дөнья малы артыннан куучыларны тәнкыйть объекты итеп алган «Кичке уйлар» (1968), шул заман гаскәри кешесенең уңай образын гәүдәләндерүне максат итеп куйган «Капитан Хәкимов» (1972) повестьлары да язучының иҗади үсеш юлындагы бер уңышы итеп бәяләнә.
1977—1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. Мәскәүдә уку, әдәби хәрәкәткә якыннан катнашу, каләмдәшләре белән даими аралашу аның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра («Казан утлары», 9, 10 нчы саннар). Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Анда тормыш юлына әле генә аяк баскан яшьләрнең хезмәт эчендә, тәҗрибәле эшче-ветераннар кул астында чыныга, мөстәкыйль шәхес булып формалаша барулары тасвирлана. Трилогиянең икенче кисәге «Ашкыну» — 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга. Трилогиянең өч кисәге дә бергә тупланып бер төптә чыккан басмасы 1999 елда башкарыла.
Рәфкать Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары — шундыйлардан. 1992 елда әдипнең шуңа кадәр иҗат ителгән җиде повестен эченә алган «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыга. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык Өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Р. Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак. Әдип хикәяләренең байтагысы аның «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында урын алган. Аерым хикәяләре рус, азәрбайҗан, кыргыз, хакас, казакъ, мари, мордва, чуваш һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.
1982 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры Р. Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куйды.
1989 елда Р. Кәрами репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлли. Әсәр әүвәл «Казан утлары» журналында (1993), аннары аерым китап булып 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1998 елда роман буенча Татарстан радиосында радиопостановка эшләнә һәм кат-кат радиодан тапшырыла. «Каргышлы этаплар» романы өчен ул шулай ук 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.
1979—1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә берникадәр вакыт әдәби консультант булып торды, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итте, ә 1994— 2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшләде. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) берлек идарәсенә әгъза итеп сайланды, 1987— 1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты булып торды.
Рәфкать Кәрами 1989 елдан Татарстанның һәм 2005 елдан Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1972 елдан — Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Дүрт кешелек каюта: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 98 б.— 14 000.
Кичке уйлар: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1970.— 127 б.— 5000. Капитан Хәкимов: Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.— 1416.—12000. Очар кошлар беләп янәшә: Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.—152 б.—13000.
Ашкыну: Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.— 184 б.— 10 000.
Сагышлы кояш: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.—128 б.—13000.
Чыныгу чоры: Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.— 160 б.— 8500.
Йөрәгемне ут алган: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 272 б.— 11 000.
Ындыр тулы кибән: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.— 400 б.— 7000.
Каргышлы этаплар: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 2646.—6000.
Очар кошлар белән янәшә: Роман-трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.—376 б.—3000.
Өзелгән чәчәк: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 223 б.— 3000.

Кыскача библиография

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле...
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап
Илялова И. Яратуың чын булгач//Соц. Татарстан.— 1982.— 26 дек. Галимуллин Ф. Өч китапта бер язмыш // Татарстан яшьләре.— 1985.— 12 сент. Камалов Б. Биеклек//Казан утлары.— 1986.—№ 1.— 178—1806. Вәлиев Г-җан. Нәр чагыштыру да урынлымы?//Казан утлары.— 1991.— № 6.— 186—188 б. Галимуллин Ф. Яшьтәшләр//Шәһри Казан.— 1992.— 14 фев. Гәрәева С. Каргышлы язмышлар кабатланмасын//Мәдәни җомга.— 1995.— 5 апр. Сверигин Р. Мотаһирның каргышлы язмышы // Ватаным Татарстан.—1996.—9 авг. Вәли М. Каргышлы еллар: Бер китап басылып чыгу уңаеннан уйлану // Казан утлары.— 1996.— № 8.— 168—174 б. Нурмөхәммәтов Т. Кәрами дәресләре // Шәһри Казан.— 1999.— 6 авг. Вә л и - Б а р җ ы л ы М. Чынлык көче // Казан утлары.— 2002.— №2.—136—1396. Гадел Ә. Язучы — кеше булып калуы белән бөек//Татарстан хәбәрләре.— 2002.— 13—19 март. Әшрәфҗанов X. Чәчәкләр өзелмәсен, чәчәкләр сулмасын // Мәдәни җомга.— 2005.— 11 февр.

Иҗаты турыңда каләмдәшләре

Повесть («Дүрт кешелек каюта») бик современный стильдә язылган. Кыю. Хәтта чамадан ашып киткән урыннары да бар... Фатих Хөсни әйтмешли, егет өметле, чабуына тотынырга кирәк. Иң әһәмиятлесе, Рәфкатьнең әйтер сүзе бар.
Мәхмүт Хәсәнов, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреты. 1968

Әле узган ел урталарында гына Рәфкать Кәрамиевнең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче китабы басылып чыккан иде. Андагы «Дүрт кешелек каюта» исемле кечкенә повестьны, «Кара малай», «Горурлык», «Җепшек кар ява» һәм «Беренче багана» хикәяләрен мин бик яратып укыган, сокланган идем, әдәбиятыбызга башкаларныкына һич тә охшамаган үз тавышы, үз темалары белән завод цехларыннан талантлы яшь язучы килә дип сөенгән идем.
Менә аның икенче зур әсәре — «Кичке уйлар» дигән повесте минем кулымда. Яшермим, аны дулкынланып ачтым, Кәрамиев «Каюта»сыннан суга төшеп киткәнме әллә өске палубага күтәрелгәнме? Күтәрелгән.
Газиз Мөхәммәтшин, язучы. 1970

«Сагышлы кояш» — ике яшь кешенең танышуы, өйләнешүе, күпмедер вакыт бергә яшәүләре һәм аерылышулары турында.
Язучы аерылышуның сәбәбен шактый ачык күрсәтә: ике төрле шәхеснең ике төрле яшәве, алар арасындагы каршылык, килешмәүчәнлек. . .
Рәфкать Кәрами повестен җиңел, йөгерек тел белән һәм тәэсирле итеп язган. Ул геройларын нык белә, ситуацияләрне тирәнтен аңлап, тоеп яза, тормышның яңа күренешләрен аңлавы да нык сизелеп тора. Ә бу — прозаик өчен зур нәрсә.
Мансур Вэлиев, әдәби тәнкыйтьче. 1984

Хәзерге заман татар әдәбиятында язучылардан «мәхәббәт профессорлары» дип мин Гадел Кутуйны, Фатих Хөснине, Әмирхан Еникине саный идем. Бу җәһәттән фикердәшләрем дә күптер дип ышанам. Ә чагыштырмача яшьрәк әдипләрдән бу «белгечлек буенча вакантлы урынга» Рәфкать Кәрами дәгъва кыла ала икән.
Аның әсәрләрендә мәхәббәт күптөрле: ул — егет белән кыз гыйшкы, ир белән хатын сөешүе, ата белән бала яратышуы, туган туфракка, табигатькә, матурлыкка мәхәббәт.
Рәфкать Кәрами повестьларының берничәсендә үкенечле, хәтта фаҗигале мәхәббәт темасы яңгырап бара. Гүя симфоник оркестрдагы иң нечкә инструментлар котылгысыз рәвештә шул көйне уйнап торалар.
Рәфкать Кәрами повестьларын («Йөрәгемне ут алган», «Мәхәббәт бураннары» һ. б.) иренми тәфсилләп, сабыр-салмак итеп, бер үк вакытта сак, сизгер булып, тыңлап язган. Мәхәббәт турында язу — каләм иясе өчен җитди имтихан да ул! Рәфкать бу сынауны уңышлы тапшырып бара дип әйтергә тулы нигез бар.
Барлас Камалов, язучы. 1993

Р. Кәрами әсәрендә сәяси вакыйгалардан да бигрәк әхлакый-эстетик, гражданлык мәсьәләләре шактый ук үзенчәлекле итеп куела һәм шушы яктан караганда «Каргышлы этаплар» инде укучыларыбызга яхшы таныш булган башка әсәрләрдән... шактый аерылып тора.
Беренчедән, Р. Кәрами үз башыннан кичергәннәргә таянмый, ә киң гомумиләштерү мөмкинлекләрен эшкә җигә һәм романның гаять зур ышандыру көченә ирешә: әсәр бер тын, бер сулыш белән дигәндәй укыла.
Икенчедән, автор әсәренең үзәгенә иң ачы язмышка юлыккан герой тормышын куймый. Мотаһирның тоткынлыкка эләгүе гайре табигый һәм аянычлы булса да, алга таба аңа барысы да гел кире генә килеп тормый, язмыш елмайган очраклар да күренгәли...
Шулай да, минем аңлавымча, бу романның кыйммәте — шәхес культы дәһшәтләренең тулы картинасын ачып бирергә тырышуда түгел, ә кешенең һәрвакытта, һәр заманда да ирекле зат, бәхеткә лаеклы зат икәнлеген раслауда.
Рифат Сверигин, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1996


Рәфкать Кәрами

Үзем турыңда үзем

Каләм тибрәткән, китабы басылып чыккан яшь кешенең әдипләр арасына керергә омтылуы гайре табигый хәл түгел дип уйлыйм. Мин дә, ике китабым дөнья күргәч, Язучылар оешмасына алуларын үтенеп, гариза яздым. Ул чорда союзга кабул итәр алдыннан берәр өлкән әдип үзенең яшь коллегасы белән әңгәмә корырга тиеш булган икән. Мине Гомәр ага Бәширов янына дәшеп алдылар.
Мәктәп елларында аның «Сиваш» повестен һәм «Намус» романын, соңрак халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, туган табигатебез күренешләрен гаять оста сурәтләгән «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен укып, инде үзен дә күреп белгәнгә, Гомәр абыйга хөрмәтем бик зур иде. (Ул хәзергәчә шулай булып калды да.) Шуңа күрә әңгәмә барышында аның һәр сүзен күңелемә сеңдереп калырга тырыштым.
Әлбәттә, бу очракта бер сәгать дәвамында барган әңгәмәнең бөтен эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм. Шулай да Гомәр аганың «язганнарың дөреслеккә туры килсен, әсәреңне укыган кеше, тормышта алай түгел ул, дип әйтерлек булмасын» дигән сүзләре хәтергә уелып, алдагы иҗади эшемдә девиз булып калды.
Шуңа күрә, «Капитан Хәкимов» повестена керешкәч, гәрчә үзем өч ел каеш буып йөргән булсам да, офицерлар тормышы-яшәеше һәм хезмәте белән тирәннәнрәк танышу өчен, военкоматтан белешеп, Чувашиягә китеп бардым. Мин килеп төшкән батальон Мәскәүне саклаучы тышкы боҗрадагы радиолокацион частьларның берсе иде. Атна буена янә солдат казармасында йоклап, офицерлар белән аралашып, шул заман техникасы һәм хәрби хезмәт «процессы» белән танышып йөрдем.
Инде килеп, «Каргышлы этаплар» романын язганда, Котлас шәһәренә үк барып чыктым, «пересыльный лагерь» һәм сал агызу урыннарын карадым, теплоходка утырып, Төньяк Двина елгасы буйлап алтмыш чакрым юл үттем. Ул гына җитмәде, Архангельск өлкәсенең урманнарына кереп, мүкләренә хәтле үз аягым белән басып йөрдем.
Мин һәр яңа әсәремне язгач уйлап куям: әгәр дә кем дә булса берәү мин тасвирлаган җирләрдә булган икән (андый укучыларның булуы шиксез, әлбәттә), ул минем язганнарыма ышанырмы? Әйе, язган әсәрләремдә дөреслеккә хилафлык килмәскә тиеш!
Мин үзем тормыш чынбарлыгы дөрес чагылган роман-повестьларны укырга яратам. Алар арасында дөнья классикасы җәүһәрләре, рус, тугандаш халыклар прозаиклары китаплары һәм, билгеле, үзебезнең татар әдипләре иҗат иткән, әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләр бик күп.
Әгәр минем язганнарым да укучылар һәм, гомумән, әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килә калса, китабымның яртысын укыгач яңадан алмаска дип киштәгә куймасалар, мин үз вазифамны намус белән башкарганмын дип санар идем.
2004
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013