Бүген Әдипләр: Габдрахман Кәрәм
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдрахман Кәрәм

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
Габдрахман Кәрәм

(1878—1947)

Театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдрахман Кәрәм (Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин) 1878 елның 26 июнендә Казан шәһәрендә туа. Яшьли әти-әнисе үлеп, Мифтах Иманкулов дигән бер кеше гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, Казанда мәдрәсә бетерә, аннары, Төркиягә китеп, Истамбул дарелфөнүненең (университетының) әдәбият-сәнгать бүлегендә югары белем ала. 1905 ел революциясе алдыннан ул Казанга кайта һәм шуннан соң үзенең бөтен гомерен һәм иҗа ди сәләтен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлый. Татар театр труппалары оешып кына килгән бер заманда, 1906 елның башында ук, «Йолдыз» газетасында ул Фатих Халидинең «Морат Сәлимов» һәм «Мәхрүсә ханым» исемле пьесалары турында беренче рецензиясен бастыра. Ә шул елның ахырында, 22 декабрьдә, Казандагы «Новый клуб» бинасында сәхнәгә куелган «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» исемле пьесаларның берсе — Г. Камал, икенчесе — «Гыйшык бәласе» дигәне — Г. Кәрәм тарафыннан тәрҗемә ителгән була (авторы — Н. Кәмал). Бу спектакльләр куелган көн соңыннан татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып кереп кала.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, Г. Кәрәм матбугат битләрендә татар театры тормышындагы һәр яңалыкка, һәр спектакльгә үзенең принципиаль карашын, мөнәсәбәтен белдереп бара, рецензияләрендә, театр труппаларының, бигрәк тә «Сәйяр» труппасының еллык эшчәнлегенә багышланган күзәтү мәкаләләрендә («Аң» журналы, 1914—1916 еллар), драма әсәрләренә һәм спектакльләргә конкрет анализ ясау, артистлар уенындагы уңай һәм кимчелекле якларга конкрет тукталу белән бергә, сәхнә әдәбиятының хасиятләре, жанрлары, иҗтимагый роле кебек теоретик мәсьәләләр турында да сүз кузгата һәм бу мөһим мәсьәләләрне заманына күрә гыйльми югарылыкта чишәргә омтыла. Г. Кәрәм, алдынгы татар революцион-демократик фикер ияләре белән беррәттән, татар милли театрын үстерүдә дөнья классикасы һәм рус реалистик сәнгате тәҗрибәсен киңрәк файдалану фикерен алга сөрә, репертуарга Шекспир, Шиллер әсәрләрен, Островский, Чехов, Гоголь, Горький .пьесаларын күбрәк кертергә чакыра. Ул үзе дә бу дсйәлештә тырышып эшли: революциягә кадәр үк «Сәйяр», труппасы өчен Шекспирның «Отелло» трагедиясен һәм М. Горькийның «Мещане» («Мещаннар») драмасын тәрҗемә итә. Октябрь революциясен «Сәйяр» труппасы Г. Кәрәм тәрҗемәсендәге нәкъ менә шул «Мещаннар» драмасын сәхнәгә куеп каршылый. «Отелло» трагедиясе исә сәхнәгә 1921 елда куела. Шул ук чорда Г. Кәрәм Шекспирның тагын бер әсәрен — «Король Лир» трагедиясен тәрҗемә итә.

Октябрь революциясеннән соң, егерменче еллар дәвамында, Г. Кәрәм «Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Шәрекъ яшьләре» газеталарына актив языша, аерым спектакльләр турындагы куп санлы рецензияләреннән тыш, татар театры тарихына, Г. Камал драматургиясенә, Г. Кариев, М. Мутин кебек сәхнә осталары иҗатына багышланган гирән эчтәлекле мәкаләләрен бастыра, рус театр теоретигы В. Керженцевның «Творческий театр» исемле китабын татарчага тәрҗемә итә («Иҗади театр», Казан, 1921). Г. Кәрәмнең В. И. Ленин хезмәтләрен тәрҗемә итәргә алынуын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. В. И. Ленинның «Коммунистический Интернационал» («Коммунистлар Интернационалы», 1926) һәм «Что делать?» («Нәрсә эшләргә?», 1930) исемле күренекле хезмәтләре татар укучысына беренче тапкыр Г. Кәрәм тәрҗемәсендә барып җитешә.

Татар театр сәнгате һәм тәнкыйтенең формалашуына уңай йогынты ип!ган иҗатларның берсе буларак, Г. Кәрәм әдәби мирасы әдәбиятыбыз тарихында үзенең лаеклы урынын били һәм тәкъдир ителә. Г. Кәрәм 1947 елда Казанда вафат булды.

Аның турында

Мөхәммәдиен Р. Театрыбызның беренче тәнкыйтьчесе: (Габдрахман Каюмнең иҗат портретына эскизлар).— Кит.: Мөхәммәдиен Р. Әгәр без янмасак... Казан, 1980, 122—139 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1976, КУ 8, 129—133 б.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018