Бүген Әдипләр: Габделҗәббар Кандалый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделҗәббар Кандалый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Габделҗәббар Кандалый

(1797— 1860)

"К" хәрефенә язмалар
XIX йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый Самара губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә туа. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. Әтисе Габделмәҗитнең гадәти генә авыл мулласы булмыйча, шактый белемле, китап-әсәрләр язучы галим кеше икәнлеге мәгълүм.
Башлангыч белемне Габделҗәббар үз әтисеннән ала. Белемгә һәвәсе күренеп торган сәләтле улын Габделмәҗит хәзрәт тагын да ышанычлы кулга тапшырырга уйлаган булса кирәк, шуңа күрә Габделҗәббар мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргән; иң элек Чистай якларындагы Мораса, аннары Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы, Оры мәдрәсәләре...
Кызу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган, иң мөһиме, үз иреген югары бәяләгән егет, күрәсең, мәдрәсәдәге иптәшләре белән еш кына төрткәләшеп яшәгән, хәлфәләре белән дә көтелмәгән низагларга кергәләгән. һәрхәлдә, шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләре, кара муллалар хакындагы сатирик шигырьләреннән, әче телле эпиграммаларыннан шундыйрак мәгънә аңларга була. Бер мәдрәсәне ул үзе кул селтәп ташлап китсә, икенчесеннән аның үзен сөргәннәр шикелле. Шулай да егет үзенең тырышлыгы, сәләтлелеге аркасында мәдрәсә белемнәрен һәм бигрәк тә гарәп һәм фарсы телләрен, классик төрки язма телне нык үзләштерүгә ирешә. Өстәвенә, үзлегеннән укып, рус, чуаш, мордва телләрен дә аңлашырлык дәрәҗәдә өйрәнә. Кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз табигатьле, шигъри сәләткә ия Габделҗәббар заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып җитешә. 1824 елны ул туган авылына кайтып мулла була. Үзен бәйсез тотучы, туры сүзле яшь хәзрәт бик күпләргә, бигрәк тә фанатик руханиларга ошап җитми. Шуның аркасында аңа шактый гына кыенлыклар, эзәрлекләүләр кичерергә туры килә, ул ике ел төрмәдә дә утырып чыга.
Кандалый — сөйләм телендә халыкның реаль тормышын чагылдырып шигырь-поэмалар язучы шагыйрьләрдән беренчесе. Ул Алла гыйшкына яки фәрештә-хурларга түгел, җир кызларына мәдхия җырлый. Әсәрләренә бөтен каршылыклары белән тормыш чынлыгы үтеп керә. Үзе исән чагында шигырьләре язма килеш кулдан-кулга йөри.
Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленең халыкчанлыгы, уй-хисләренең тирәнлеге белән Габделҗәббар Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Соңыннан үсеп китәчәк яңа заман әдәбиятының бик күп төп сыйфатлары башлап аның иҗатында ярала. Ул татар поэзиясендә мәгърифәтчелек идеяләрен яңа баскычка күтәргән шагыйрьләрнең берсе була.
Шагыйрь 1860 елда 63 яшендә вафат була. Аның кабере Иртуган авылы зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Габделҗәббар Кандалый шигырьләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. —186 б.
Шигырьләр һәм поэмалар / төз. М.Госманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 5586. —15000 д.
Сахибҗәмал: шигырьләр, поэмалар / төз. Я.Абдулкадыйрова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 128 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и д и Җ. Татар әдәбиятының барышы // Оренбург. — 1912. — 93-98 б.
БәхтиевИ. Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый турында // Яңалиф. — 1929. — №13. —13-146.
ГайнуллинМ. Татар әдәбияты. XIX йөз. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 64-74 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР

Шагыйрь Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалыйның (1797— 1860) исеме, иҗатының бер өлеше киң җәмәгатьчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та без шагыйрьнең язу осталыгына сокланып, аның әдәбиятыбыз үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә килдек.
Бер үк вакытта әлеге өлешчә белемебез нигезендә шагыйрьнең кайбер карашларын, үз чорында хөкем сөргән иҗтимагый шартларга мөнәсәбәтен ачыкларга тырыштык.
Ләкин, моны яхшы белгәнебез хәлдә, Кандалый шәхесенә һәм иҗатына бәйле мөһим сорауларның һәммәсен дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә чишә алдык дип әйтергә нигез юк әле. Мәсәлән, шагыйрь мирасының гомум күләме никадәр? Аның иҗаты кайчан, нинди иҗтимагый шартларда, ничек башланып, нинди үсү, үзгәрү һәм эволюция баскычларын узган? Үткәндәге әдәби процессыбызда нинди төенне тәшкил итеп, үзеннән нинди үрентеләр — юнәлешләр биргән? Әдәбият тарихыбызда иң элек «лирик шагыйрь», «мәхәббәт шагыйре» сыйфатында танылган (димәк, кем әйтмешли, үтә шәхси, хәтта бик тар интим мәсьәләләр тирәсендә чуалган) Кандалый иҗатының социаль-иҗтимагый әһәмияте бармы, булса ул нәрсәдән гыйбарәт, әсәрләрендә ничегрәк гәүдәләнгән? Үзеннән элекке мирасның кай ягын үстереп, аңа нинди яңалык китергән? Ниһаять, узганны бүгенге көндә танып-белү өчен Кандалый мирасының документальлек кыйммәте ни дәрәҗәдә?
Бу сораулар, әлбәттә, бүген генә туган сораулар түгел. Әсәрләренең беренче мәртәбә матбугатка чыга башлавына йөз елдан артык гомер узган шикелле, шагыйрьнең иҗаты да күптәннән бирле культура, әдәбият әһелләренең игътибарын җәлеп итә килгән, мирасы хакында шактый фикерләр әйтелгән.

I
Габделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына, ягъни шагыйрь үзе әле исән вакытка яки үлгәннән соңгы беренче елларга туры килә. һәм бу башлангыч иң элек күренекле мәгърифәтчеләребезнең эшчәнлегенә барып тоташа. Мәсәлән, 1859 елда Салихҗан Күкляшев тарафыннан чыгарылган «Дивани хикәяти татар» дип аталган мәгълүм хрестоматиядә, автор исеме күрсәтелмичә, Кандалыйның бер шигъри парчасы басылган булса, алтмышынчы елларның башында ук Хөсәен Фәезханов «Рисаләи-л-иршад» поэмасының хәзер фәнгә мәгълүм бердәнбер күчермәсен җентекләп өйрәнә һәм аның катлаулы текстына хашия —лексик аңлатма төзи(«Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмасын да эченә алган ул кулъязманы X. Фәезханов 1862 елда болгар-татар кабер ташларын өйрәнер өчен Сембер якларында йөргәндә тапкан булырга тиеш), 1870 елда Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге язмаларында И. Покровский бастырган татар һәм башкорт халык җырлары арасында Кандалыйныкы булуы шик тудырмый торган алты шигырь (280 юлдан артык шигъри текст) дөнья күрә. 1880 һәм 1881 еларда Казан университеты типографиясендә шагыйрьнең «Мәгъшукнамә» дип исемләнгән әсәре, авторы күрсәтелмәгән хәлдә, аерым китап рәвешендә ике мәртәбә басылып чыга.
Әмма шагыйрь әсәрләрен фәнни планда махсус җыю, пропагандалау һәм үз чоры өчен текстологик җәһәттән югары сыйфатта бастырып чыгару эше иң беренче чиратта Каюм Насыйри исеме белән бәйле. Дөрес, мәгърифәтченең «Кырык бакча» китабында (беренче публикациясендә, 1880) шагыйрьнең кайбер әсәрләре аноним килеш басылалар (авторы исән чакта ук халыклашып өлгергән ул шигырьләрнең Кандалый иҗатына карауларын аныклау ул чорда әле мөмкин түгел иде). Мәгълүм «Фәвакиһ-ел-җөләса фил-әдәбият» китабында исә мәшһүр «Сахибҗәмал», «Фәрхи» әсәрләре һәм тагын башка шигырь текстлары (барлыгы 1502 юл) басылудан тыш, беренче мәртәбә шагыйрьнең тулы исеме аталып, аның иҗатына кыскача гына булса да фәнни бәя дә бирелә. Мәсәлән, моны галимнең: «Бу мәзкүр әбйатның имля вә иншасы байтак яхшы төзелгәндер. Шул җәһәтдән игътибар кылынды. Мәрхүм Габделҗәббар — шагыйрь адәм имеш»,— дигән кыскача ремаркаларыннан күрергә мөмкин.
«Фәвакиһ-ел-җөләса»да басылган текстларның гомум әһәмиятенә һәм сыйфатына килсәк, алар менә йөз елдан артык инде шагыйрь мирасын өйрәнү юлында әдәбият белгечләре өчен төп чыганакларның берсе булып хезмәт иттеләр. Әйтик, әдипләребездән Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхимнәр шагыйрь белән «Каюм бабай» китабы битләрендә очрашканнар, шундагы әсәрләрдән чыгып, ул мирасның кыйммәтен, әһәмиятен билгеләгәннәр. Өстәп шуны гына әйтергә мөмкин: К. Насыйри публикациясенең бу документальлек сыйфаты әле бүген дә үзенең көчен югалтмаган.
Шагыйрь мирасын фәнни күзлектән чыгып анализлаган беренче тикшеренүләрдән, иң әүвәл, әлбәттә, Җ. Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы» исемле хезмәтен (1912) күрсәтергә кирәктер. Китапта шагыйрьгә багышланган махсус бүлек булып, автор аны характерлы икърар белән башлап җибәрә: «Без тарихе әдәбиятымызда чын татарча нәзымләр язучыны эзләгәндә, иң элек, Габделҗәббар әл-Кандалыйга очрыймыз». Аннары галим, беренчеләрдән булып% Кандалый иҗатының төп үзенчәлекләреннән тел-стильдә һәм рухта чагылган табигый халыкчанлык, хатын-кыз хокукын күтәреп^ чыгудагы пионерлык, үзе сайлаган юлга гомер буе тугърылык сыйфатларын атап күрсәтә. Шулай ук Җ. Вәлиди, халык арасында киң таралган «Чәй бәете» белән «Уңмаган килен» сатирик шигыренең авторы Кандалый булу ихтималын әйтеп, аның мирасын барлау юлында тагын бер адым алга атлый.
Революциядән соң чыккан беренче татар әдәбияты тарихында да (1925) Кандалый иҗаты Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар тарафыннан шактый әтрафлы карала. Дөрес, бу китапта Җ. Вәдинең «Чәй бәете», «Уңмаган килен» хакындагы фикере җиңелчә аргумент-яп нигезендә кире кагыла. Моны шагыйрь мирасы хакындагы белемнең ул чакта әле бик чикләнгән булуы белән аңлатырга кирәк.
Егерменче елларның ахырында шагыйрь мирасын барлау юлында эшләр тагы беркадәр җанлана төшә: «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында Кәрим Иртуган (Рахманкулов), Исхак Бәхтиев материаллары басылып чыга, Кандалыйның биографиясенә караган яңа мәгълүматлар фәнни хәрәкәткә кертелә. Кәрим Иртуган публикациясенә кереш итеп язган сүзендә Габдерахман Сәгъди, Кандалый мирасы хакында гомум фикерләрдән соң, шагыйрьнең җыентыгы төзелә башлау, аны баетыр өчен материаллар эзләү хакында хәбәр итә. Ләкин һәммәбезгә мәгълүм сәбәпләр аркасында бу башлангыч тәмамланмыйча кала. Иң кызганычы шул ки, Татарстанның Гыйльми үзәгендә һәм Г. Сәгъди кулында булган материаллар утызынчы елларның икенче яртысында эзсез югалалар.
Дөрес, утызынчы-кырыгынчы елларда да шагыйрьнең әсәрләре азлап-азлап хәрәкәткә кертелә тора: әдәбият буенча төзелгән дәреслекләрдә, хрестоматияләрдә моңарчы билгеле булмаган яңа текстлар басылып чыга.
Әдәбият белгече Бәкер Яфаров тарафыннан 1947 елда ук әзерләнеп беткән Кандалый шигырьләре җыентыгы да төрле сәбәпләр аркасында үз вакытында дөньяга чыкмыйча кала. Соңыннан, 1960 елда, бу материалларның беркадәресе Хатип Госман һәм Җәвад Алмазлар төзеп бастырган «Г. Кандалый. Шигырьләр» дип аталган китапта урын алды. Г. Кандалыйның шактый әсәрләре тупланган беренче мөстәкыйль җыентык булу өстенә, кереш мәкаләдә шагыйрь хакында яңачарак сүз әйтелү җәһәтеннән дә бу басма алга таба зур адым иде. X. Госман тарафыннан язылган кереш мәкаләнең аерата игътибарга лаек моментлары итеп Кандалыйны тудырган чорга характеристика бирергә омтылуны һәм әдәбиятыбызга шагыйрь алып килгән зур яңалыкны — яңа герой мәсьәләсен куюны күрсәтергә мөмкин.
Шагыйрьнең әсәрләрен даими пропагандалау, элекке әдәби процессыбызда ул тоткан урынны ачыклау юнәлешендә эзлекле эшләп килгән галимнәребезнең тагын берсе — Мөхәммәт Гайнуллин. Аның тарафыннан югары уку йортлары өчен чыгарылган әдәбият дәреслекләрендә, хрестоматияләрдә (1957, 1968, 1975) Кандалый әсәрләре һәрвакыт диярлек тиешле игътибар үзәгендә була килде. Иҗтимагый хәрәкәтебез тарихында шагыйрь тоткан урын галимнең «Татар мәгърифәтчелеге әдәбияты» дигән китабында (1979) тагы да отышлырак билгеләнде.
Күптомлы «Татар әдәбияты тарихы» битләрендә урын алган Кандалый турындагы махсус бүлекнең барлыкка килүен (1985, 2 том, хезмәтнең төп өлеше Рәфис Әхмәтов тарафыннан язылган) шагыйрь иҗатын менә шулай дәвамлы һәм эзлекле рәвештә өйрәнүне нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәк.
Соңгы елларда шагыйрь мирасын махсус белгечлекләр буенча өйрәнү юнәлешендә дә аерым тәҗрибәләр ясалды. Мисалга Кандалый әсәрләренең тел, стиль үзенчәлеген һәм поэтик техникасын өйрәнүгә багышланган X. Р. Курбатов, А. М. Юсупова хезмәтләрен әйтеп үтәргә мөмкин.
Шагыйрь әсәрләрен халык арасында эзләү, табылганнарын фәнни хәрәкәткә кертә баруда Кандалыйның якташларыннан X. Тазюков тырышлыгы игътибарга лаек. Мирасны туплау юлында махсус архео-! график эзләнүләр дә сизелерлек нәтиҗәләрен бирде. Әйтик, 1963 елдан бирле Казан дәүләт университеты каршында даими эшләп килә торган археографик экспедицияләр вакытында бу юлларның авторы шагыйрьнең дистәдән артык яңа әсәрен, шул җөмләдән, элек күнләргә билгесез «Рисаләи-л-иршад» һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмаларын яңадан табып, фәнни әйләнешкә кертте. М. И. Әхмәтҗанов белән Р. А. Әхмәтов иптәшләрнең дә бу юлда кыйммәтле үз өлешләре бар. Бу табышларның гомум әһәмиятен һәм күләм-чамасын күз алдына китерер өчен мондый саннарны атау да җитә: әгәр 1960 елда чыккан чагыштырмача иң тулы китапта 2500 юлдан артык шигъри текст басылган булса, хәзер укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган җыентыкка, төрле характердагы вариантлары белән бергә, 8500 юл чамасы шигъри текст тупланган. Әйтергә кирәк, бу сан да әле соңгы сүз булмаска тиеш.
Кыскасы, галимнәрнең, әдәбиятчыларның күмәк тырышлыклары нәтиҗәсендә, иң мөһиме — Кандалыйның үз мирасы сизелеп ишәю аркасында, шагыйрь хакындагы бүгенге белемебез элгәрге белән чагыштырганда күпкә төгәлләнә, байый төште. Бу хәл исә Габделҗәббар Кандалый туган һәм яшәгән мохитне, ул узган үзенчәлекле һәм катлаулы юлны, аның әдәби фикеребез үсүгә керткән өлешен, шул өлешнең мәдәни фондыбызда тоткан тарихи урынын яңадан бер кат күз алдыннан кичерергә мөмкинлек бирә.
II
Габделҗәббар Кандалый 1797 елда элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер — Иртуган) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Шагыйрьнең туган елы хакында үзгә фикерләр дә бар (Мәсәлән, И. Бәхтиев язуынча, ул 1794 елда туып, 1862 елда вафат булган. Ләкин К. Иртуган белән Г. Сәгъди һәм күпчелек галимнәр «1797— 1860» тарихына тукталалар.
Габделҗәббарның социаль чыгышына килсәк, монда бәхәс юк: руханилык кәсебенең алар нәселендә ерактан килүе иске шәҗәрә буенча да (Габделҗәббар — Габделмәҗит — Ибнейәмин — Биктимер — Ибраһим — Йосыф...) һәм шагыйрьнең үз сүзеннән дә төгәл раслана. Мәсәлән, Мәгъшукасенә мөрәҗәгать итеп, ул болай ди:

Безем бу меллалык йирле,
Ки йите бабадин бирле
Килеп өзелмәгән бер дә!..

Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (хәзер Татарстандагы Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. Мәсәлән, Габделмәҗит Ибнейәмин улы шунда муллалык иткән, дан-абруй казанган. Габделмәҗитнең гадәти генә авыл мулласы булмыйча, шактый зур белемле, китап-әсәр язу, «шәрех-моталәга кыйлу» белән шөгыльләнүче галим кеше булганлыгын аның «Болгари» тәхәллүсен — әдәби псевдонимын йөртүе раслый. Габделҗәббар үзе дә соңрак үзен укучыларга: «Бу фәкыйре Габделҗәббари зәгыйф, бине Габделмәҗид Болгари, нәхиф»,— дип тәкъдим итә.
Башлангыч белемне Габделҗәббар үз атасыннан ала. Белемгә һәвәсе күренеп торган сәләтле улын Габделмәҗит хәзрәт тагын да зуррак мәдрәсәләрдә укытып, нәселдән килгән руханилык дәрәҗәсен ышанычлы кулга тапшырырга уйлаган булса кирәк. Шуңа күрә соңрак без Габделҗәббарны мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргән хәлдә очратабыз. Иң элек Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләре...
Кызу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган һәм, иң мөһиме, үз иреген югары бәяләгән егет, күрәсең, мәдрәсәдәге ишләре белән еш кына төрткәләшеп яшәгән, мөдәррис-хәлфәләре белән дә көтелмәгән низагъларга кергәләгән. һәрхәлдә, шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләре, кара муллалар хакындагы сатирик шигырьләреннән, әче телле эпиграммаларыннан шундыйрак мәгънә аңларга мөмкин. Бер мәдрәсәне ул үзе кул селтәп ташлап китсә, икенчесеннән аның үзен сөргәннәр шикелле. Шуңа күрә «нигә мине тиз ятсындың», «туган илем ерак калды», белем эзли-эзли «җәяү йөреп сыйрак талды» дип көрсенгән егет, табигатенә хас рәвештә, үзен куучыларга йодрык та янап ала:

Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен,—
Ки әгъля-гъәршә ашкындым!..

Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам;
Котылмассыз барыбер сез,—
Әле болай гына калмам:

Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны,—
Элеп салмыйча һич калмам!

Куылган шәкертнең үз дошманнарын наданлыкта гаепләве дә нигезсез булмый. Шул елларда диярлек иҗат иткән шигырьләренең берсендә ул:
Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем,—

дип, мәдрәсәдә җитәрлек белем бирелмәвен әйтә. Шулай да бу егет үзенең тырышлыгы, сәләтлелеге белән мәдрәсә белемнәрен, бигрәк тә гарәп һәм фарсы телләрен нык үзләштерүгә ирешә. Шуңа күрә, мәсәлән, Күркәле авылы хәзрәте гарәпчә бик әйбәт белгән Габделҗәббарны, авыл картларының коткысына карамастан, мәдрәсәдән куарга ашыкмый. Ә Орыда укыган чакта исә, уку йортын тотучы мөдәррис Габделҗәббарның үзен башка шәкертләргә гарәпчәдән дәресләр бирү эшенә җәлеп итә. Истәлекләр буенча мәгълүм бу хәбәрләрнең дөреслеген шагыйрьнең үзеннән калган бәхәссез документлар да раслый: шәкертлек чорында иҗат ителгән «Рисаләи-л-иршад», «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» әсәрләре Габделҗәббарның гарәпчә белән фарсычаны да, классик төрки язма телне дә бик яхшы белгәнлеген күрсәтә. Бу хәл исә аңа бай традицияле Шәрекъ әдәбиятлары хәзинәлегенә ачкыч бирә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Габделҗәббар чувашча, мордвача да аңлаша алган; көндәлек практикада кирәк дәрәҗәдә рус телен дә үзләштергән.
Шау-гөр килеп торган үзенчәлекле мәдрәсә тормышы булачак шагыйрьгә, үзе дә вакыт-вакыт җыр-такмаклар чыгарып йөрүче үсмергә, безнең әдәби дөньябыздагы икенче бер мөһим башлангычтан — халык авыз иҗаты ширбәтеннән дә мул итеп татып карау мөмкинлеген тудыра. Хәзер төрле яклап исбат ителгәнчә, безнең борынгы шәкерт бабаларыбыз, кайбер тенденциоз әдәби әсәрләрдә берьяклы гына сурәтләнгәнчә, гел догалар гына укынып ятмаганнар. Алар җырлаганнар, көлгәннәр, авыр язмышларының кайгы-моңнары баскан чакта әрнеп-үксеп елаганнар да. Шәкерт бабаларыбызның шундый гел үзгәреп торучан халәтләре язма культурабыздагы бер күренешне — хәзер бездә «Шәкерт дәфтәре» дип исемләнгән әдәби фикер, әдәби яшәеш формасын барлыкка китергән.
Кешеләр белән мөнәсәбәттә актив табигатьле Габделҗәббар шәкерт тә мәдрәсәдәге әшнәләренең куен кесәләрендә саклана торган шундый дәфтәрләр белән якыннан танышкан, күпләп танышкан. Алар-да теркәлгән җырларны хәтеренә сеңдерә барган, үз дәфтәренә күчереп алган, үзгәртеп язган, яисә ал арны үзе иҗат иткән шигырьләрнең тукымасына ук кертеп җибәргән. Димәк, шагыйрь соңрак көрсенеп, «мәдрәсәдә гомерем заигъ үтте» дип әйтсә дә, Иске Кандалдан алып Орыга кадәр ул күргән мәдрәсәләр чынбарлыгы аның өчен бөтенләй үк эзсез үтмәгән.
Орыда чакта үзе дә укыту эшләрен башлап җибәргән Габделҗәббар, атасы чакыруын истә тотып, вакыты җитүен дә аңлап, туган авылына кайтырга була. һәм аңар, ничә еллар мәдрәсәдә уку нәтиҗәсен рәсми кәгазь ярдәмендә раслау өчен Уфага барырга, Диния нәзаратында муллалыкка имтихан тотарга туры килә. Мәдрәсә белемен алган ул чор татар укымышлысы өчен бу бердәнбер юл иде; сәүдә һәм хуҗалык кәсебен санламасаң, акыл белән эшләр өчен башка юллар ябык иде... Туган авылына ул 1824 елда кайтып төшә, атасына варис буларак, Иртуганда муллалык вазифасын үти, Шәфигулла дигән кешенең кызы Гөлстанга өйләнеп, бер-бер артлы балалар үстерә башлый.
Тормыш, бер карауга, менә шулай әкрен генә җайга төшеп китә. Тора-бара Габделҗәббар хәзрәтебез икенче, хәтта өченче хатынга да өйләнә. Чөнки, ояда нәрсә күрсәң, очканда шуны алырсың, дигәндәй, Габделҗәббар да үз мохитенең тәртип-кагыйдәләреннән, рухани ата-бабалардан кала килгән гореф-гадәтләрдән азат була алмаган (шәхеснең мохиттән, традициядән азат була алмавын ул үзе дә ике-өч урында: «ки козгындин туар козгын, ки каргадин туар карга»,— дип икърар итә...)
Ләкин Кандалыйның тормышы бары тыштан караганда гына шулай «җайлы һәм майлы» булган. Чынлыкта тынгысыз егет Габделҗәббарның ир-атлык, картлык чоры да шундый ук дәрәҗәдә борчуда, бимазалыкта, хәтта трагик рәвештә авыр хәлдә узган.
Иң элек, кытыршы холыклы Габделҗәббар хәзрәт үз авылындагы һәм күрше-тирәдәге байлар, руханилар белән сыеша алмаган. Соңгылары аны дипсезлектә, тәүфикъсезлектә гаепләгәннәр. Моңа нигез дә «җитәрлек булган»: уена ни килсә, шуны турыдан ярып әйтүче, чәй-мәҗлесләрдә үзен ирекле тотучы, җае-ние чыга калса, хәмер-шәраб белән дә шаяручы, өстәвенә (ни хурлык!) «хатын-кызлар белән азып», аларны мәдехләп «бәет-әшгар» язучы кешене гаепләр өчен күпме кирәк соң?! Үзләре андый эшләрне теләсәләр дә эшли алмый торган, шуңа күрә ул теләкләрен эчкәрәк куып керткән һәм мондый сыйфатларын көчлелек таләмәте итеп күрсәтергә тырышкан ханжалар, икейөзле ялган тәкъвалар өчен Габделҗәббар ишеләр күзгә кергән черки, ашка төшкән чебен кебек була инде. Боларга йәнә андый эшләрнең «ярамаганлыгына» ихлас күңелдән ышанучы «авыл картлары» да өстәлә... Атасы мөгътәбәр Габделмәҗит Болгари хәзрәтләре вафатыннан соң (1840 ел) Габделҗәббарга юнәлгән һөҗүмнәр аерата көчәеп киткән: элекке яшерен чыш-пышлар, гайбәтләр — ачык гаепләүләргә әверелеп, дәрәҗә, тәэсир өчен төркемнәр — фиркъәләр көрәшенә кадәр үсеп җиткән.
Шул рәвешчә үзенә мәчет мөнбәре (кафедра) һәм мәхәллә (коллектив) тапшырылу «ышанычын акламаган», мәгәр шәхси мәнфәгатен җәмәгать интересыңнан өстен куйган Габделҗәббарның «персональ эше» барлыкка килгән; махсус «комиссияләр» төзелеп, бер-бер артлы утырышлар оештырылган. Ниһаять, каныккан төркемнең тырышлыгы нәтижәсендә аны «эшеннән азат итү» хакында карар чыгартуга ире-шелә һәм объективлык хакына дип, бушаячак урынга Габделҗәббарның якын туганы — аның турун энесе Әбүбәкер Әхмәт (Әхмәтнең атасы Ибнейәмин, аның атасы Биктимер...) тәкъдим ителә. Тик, Кандалый дошманнарының үкенеченә каршы, карар бер тавыштан гына уза алмый — Габделҗәббар тарафында нык торучылар да табыла. Бу жәнҗал хакында К. Иртуган материалларында мондый мәгънәле документ китерелә: «...йәнә шул ук мәзкүр Ибнейабин Биктимер угылының нәселендән шул ук мәзкүр мәсҗеддә имам булды Әбүбәкер Әлмәт угылы, 1841 елда июннең 14 көнендә, мөнбәрә чыкды, хотбә укыды. Җәмәгать икегә бүленде, (Әбүбәкергә каршылар) кире чыгып өйлә (намазы) укыдылар. Кире чыккан (лар): Мәннаф Ногъман угылы, Хисаметдин Мөхәй угылы, Мөхетдин Уразай угылы, Рысмәт Арслан угылы (вә) карт мелла Габделҗәббар...»
Көрәш дәвам иткән, әлбәттә. Габделҗәббар тарафдарларыннан Мөхетдин Уразов башлап, бер төркем 1843 елны авылның икенче (югары) очына яңа мәчет салдырып, ягъни мәхәллә аерып, шунда Кандалыйны куюга ирешкән. Көрәш шактый катлаулы булган, күрәсең. Кайбер мәгълүматларга, мәсәлән, «Мәгъшукнамә» китабындагы ишарәләргә караганда, Габделҗәббар берара үз авылыннан кител торганга да охшый (китап авторының үзен Түгәлбай авылы мулласы дип әйтүе шуңа ишарәли шикелле). Болай эзәрлекләнү, үзенә күрә «эшсез калу» фактлары Кандалыйның шигырьләрендә дә чагылыш таба:

Ходауәндә, яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрем,—
Сабыр бирсен үзе Aлла!

Дошманнарының әләге аркасында Кандалый төрмәдә дә утырып чыккан. Бу хакта бер кызыклы документ И. Бәхтиев материалларында китерелә. Анда, Кандалый кулы белән суфи Аллаһиярның «Сөбәтел-гаҗизин» исемле әсәренә гарәпчә язылган шәрех китабы азагында, мондый сүзләр бар: «Зур авырлыклар күрергә, ике ел буена төрмәләрдә утырырга туры килде, шул вакыт менә шул китабны яздым». Ләкин кайчан һәм ни өчен төрмәгә керүе күрсәтелмәгән (И. Бәхтиевнең архивларда эзләнүе дә нәтиҗә бирмәгән). Ихтимал, аның шулай кардәшләре һәм дус-ишләреннән аерылган чактагы настроениесе үз шигырьләрендә дә чагылыш тапкандыр:

Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килгерәрмүсән?—
Дәйүб сорам ки анлардин.

Әйа йил, сән китәр булсаң..»
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин...

1848—1849 еллар тирәсендә Габделҗәббарның башына тагын зур кайгылар төшә: язу-каләмгә сәләтле, бәет-мөнаҗәт чыгаруга да маһир, шулары белән атасына аерата якын улы Садретдин солдат хезмәтенә алына. 25 елга. Картая барган, гаиләсенең, мирасының үзеннән соңгы язмышы турында да ешрак уйлый башларга мәҗбүр булган ата кеше өчен бу — зур хәсрәт иде. Әле кайчандыр «кусагыз да, һич уфтанмам», «атамның каргышын алсам» да, «үз белгәнемге итәрмен!»— дип әтәчләнгән егет бүген, үз улы—йөрәк парәсе — яныннан» киткәч, туган илләреннән аерылгач, ил-җир, туган туфрак һәм кардәш-ыру дигән төшенчәләрне яңачарак аңлап, фиракълык— аерылу турында бөтенләй икенче рухта фикер йөртә башлый:

Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!..

Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән,—
Бәгырь өзгән туганлардин...

Кайчандыр күбрәк гыйш-гыйшрәт, кәеф-сафа турында мавыгып җырлаган, шул юнәлештә виртуоз осталык күрсәтеп, чын шедеврлар тудырган элекке җилбәзәк шагыйрь хәзер инде аерылышу темасы буенча да күпкырлы энҗедәй ялтыраган, тирән мәгънәле, нечкә хисле шигъри юлларны тудыра:

Бәнем эчемдәге нарым
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын,—
Сабырлык бирсәнә, Aлла!

Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин,—
Җитешмәсме әҗәлләргә?!

Вакыт-вакыт хәсрәтле карт төшенкелеккә дә бирелә:

Каләмем дә тая инде,
Ки яза алмай турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем
Авырлыклардин, гуредан...

Әмма муллалык дәрәҗәсе өчен барган көрәш кайгысы гына, солдатка киткән бала хәсрәте генә изми Габделҗәббарны. Аның гомум гаилә тормышы, хатыннары өчәү-дүртәү, бала-чагасы бишәү-алтау (кайбер мәгълүматларга караганда уникәү!) булуга карамастан, башка яклары белән дә исән-имин түгел иде. Чөнки хискә бай, мавыгу-чанчуар күңел язгы күбәләк шикелле: чәчәктән чәчәккә оча. Яшь чакта төрле авылларда кагылып-очрап узган кызлары болай торсын, бер мавыгып җыр иткән Гөлстаннан ( биш бала анасыннан) да күңел суынган.).. Дөрес, Фәрхиҗәмал исемле кызга күңеле төшеп йөргән чакларда ул мәхәббәт хисеннән канатланып, дөньяны селтәп ташлардай җилкенеп ала, үзенең иң матур «әбъятларының» (бәйт-ши-гырьләренең) бер көлтәсен язып ташлый. Өйләнә. Тик тагын әллә ничек... Ахырында эшләр аерылышу белән очлана. Иске метрика кенәгәсендә 54 яшьлек карт башына ишелеп төшкән бу күңелсез вакыйганың бер шаһите, ягъни хәлгъ-намә язуы — аерылышу документы сакланып калган: «Бән, Габделҗәббар ибне Габделмәҗид, Фәрхиҗәмал исемле хатынымны 1851 елда 3 гыйнварда хәлгъ кыйлдым. Имза: Габделҗәббар ибне Габделмәҗид...» Ни өчен, кайчандыр уттай кызып, Фәрхи өстенә ялкынлы шигъри юллар яудырган шагыйрь хәзер шулай, салкын су тамызгандай, сүрән генә ике-өч сүз бөртеге сызгалаган?!.
Яшь хатыны Хәлимәгә килсәк, ул, кайбер ярым иронияле җыр кисәкләрен исәпкә алмаганда, эзсез генә үткән шикелле... Әмма күңелдә җуелмас эз калдырганы, хәтта йөрәкләргә, бәгырьләргә тирән җәрәхәттәй уелып кергәне — ул Сахибҗәмалга булган гыйшык хисе иде. Бәлки, шул Сәхибкә багышланган җырлар, аның тарафыннан кабул ителмәгәч, шулай адресаты үзгәртелгән хәлдә, икенче чибәргә—Фәрхигә күндерелгәндер? Бәлки, аның Фәрхигә өйләнүе дә Сахибҗәмалга «уч итү>, шул югалтуны тутыру өчен булгандыр?..
Юкса бит, шул кадәр көчле ярату белән өйләнгән гүзәлдән шулай жиңел генә аерылмас иде... 54 яшьлек ирнең андый эшкә баруы авыр ЧИр — йөрәк чире нәтиҗәсе генә булырга мөмкин, ягъни яратам дип уйлауның ялгышлыгын аңлау, чын мәгъшукасы Сахибҗәмалдан һич тә күңел суынмау бәласе... Борынгы бабайлар:

Яңа йарлар табак-табак аш китерә,
Иске йарлар күзләрдин йәш китерә,—

дип юкка көрсенмәгәннәр...
Хәер, көрсенү, үкенү дигәнең Габделҗәббарның үзендә дә җитәрлек:

...Ки бән дәхи сәнең кеби
һәуаландым, и җанкәй лә.

Үземгә тапмадым тиңне,
Тиң эстәп кашкалы-миңле,
Юлыкдым аңлы да миңле
Җүләр йарга, и җанкәй лә.

Отыйм дигәндә — отылдым.
Тотыйм дигәндә — тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым —
Ки биш ел соң, и җанкәй лә!

Җитмәсә Садретдин дә һаман читтә.

Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам Aллага,
Сорап сези, әйа балам!

Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ уты бәни баеды,—
Иляһи, бир сабырлыкны!

Баласын өзелеп сагыну, уңышсыз дип әйтерлек хәлдә бимазалы узып киткән шәхси тормыштан туган канәгатьсезлек, агай-эне һәм мәхәллә тирәсендәге ыгы-зыгылар — һәммәсе бергә өстәлеп, бер җилкә күтәрә алмаслык йөккә әверелгән. Нәрсә соң бу тормыш дигәннәре, кеше аны ни өчен ярата?

Бу тәкъдир дигәнең нидер?—
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын гүргә,
Китермәсен әҗәлләргә.

Кеше дигән дә мәзълумдыр:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә...

Әмма барыбер «сөренә» ул әҗәлгә... Бу хәл 1860 елның май аенда була. Шагыйрь үзе яраткан айда:

Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер...

...Шагыйрь җисеме дә әлеге май аенда эреп туфракка сеңгән җирдә бүген мәһабәт гранит кабер ташы тора. Ул таш Иртуган —Иске Кандал зиратындагы башка ташлардан нык аерыла. Аны шагыйрь вафатыннан соң йөз елдан артык вакыт узгач куйганнар.
Ә бу йөз ел эчендә...
Шагыйрьнең үзе исән чакта ук: «Ни язганым, ни дигәнем —җәелеп беткән илләрдә»,—дип әйткән сүзләре аклансын өченме, ул үлгәч үк аның яшь хатыны Хәлимәкәй мәхрүмнең кулъязмаларын, дәфтәр-китапларын, И. Бәхтиев сүзләренә караганда, «кайсын кая сатып, туздырып бетерә...» Тик, «бу гашыйклык бәетләрен олугълар укый уң-гайда» дигән сүзләрне аклагандай, бер матур «бәетне» Оренбургтагы С. Кукляшев дәреслеккә керткән: ерак Петербургтагы X. Фәезханов исә борчулы кичләрендә аның бер кулъязмасы өстенә иелеп, китаптагы авыр аңлаешлы сүзләрне чүпләгән...
Шагыйрь исемен аның үз якташлары да онытмаган. Тынгысыз, көр күңелле, шул ук вакытта гаять нечкә хисле, зур руханилар, көчле байлар белән якалашудан тайчанмаган, мәгәр бала-чага һәм ха-тын-калачны ияртеп чикләвеккә йөрүдән дә тартынмаган, ... назлаган кешесен майдай эретеп, әрләгән бәндәсен кырыкка яра алган «Габделҗәббар бабай», «Габделҗәббар абзый» хакында, бергә икене кушып дигәндәй, ривайәтләр, сөйләкләр, мәзәкләр чыгара башлаганнар. Ул йөргән сукмакларны әле бүген дә беләләр... Тик бер якташының да, бер замандашының да «Габделҗәббар абзый» хакында үз күргәннәрен, үз белгәннәрен истәлек итеп язып калдырмавы, «яңа эз» буйлап аның әсәрләрен җыймавы гаҗәбрәк... Шуңа күрәдер, бәлкем, әлеге Иске Кандал зиратындагы кабернең дә урынын белмиләр — баягы таш чама белән генә куелган...
Ривайәтләр, мәзәкләр белән бергә, кайчандыр шагыйрь «йибәргән дәфтәрләр» дә авылдан авылга, өлкәдән өлкәгә күчә барганнар. Казан, Сембер җирләреннән тыш, аларны Оренбург белән Төмән якларында да, Рязань белән Сергач, Малмыж белән Әстерханда да күчереп язганнар. Дистәләп, йөзәрләп-йөзәрләп күчергәннәр; исемен-атын әйтеп тормыйча да язганнар, өзек-өлешләрен генә йолкып алып дигәндәй, теркәп куйганнар. Кулъязма мирасыбыз башыннан әллә ничә кат үткән афәтле җил-давыллардан соң да алар күпләп табылалар әле. Башы-ахыры юк, кирәкле кием-тышлыгы булмаган гап-гади куен дәфтәрләрендә — шәкерт дәфтәрләрендә...
Әмма аларны эзләү, табу, барлау белән шактый соңгарганбыз!..
Әлеге май аеннан соң егерме ел узуга аның бер китабы — «Мәгъшукнамә» басылып чыга, язучысының исеме күрсәтелмичә генә. Шуңа күрә моңарчы аны Кандалыйга тулысынча «бирергә» дә теләмәдек, йәнәсе анда аның аерым шигырьләре генә кергән... Аннары К. Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса» китабы. Бары йөз ел узгач кына беренче җыентыгы...
Никадәр популярлык көче һәм нихәтле игътибарсызлык галәмәте бу мәгълүматларда! Нәкъ шагыйрьнең үз иҗатында гәүдәләнгән тирән каршылык — бергә үрелеп үскән караңгылык һәм яктылык шикелле.

III

Габделҗәббар Кандалый мирасында гәүдәләнгән зур каршылыкның табигатен дөрес аңлар өчен безгә шул иҗатта яктыртылган темаларга мөрәҗәгать итү дә җитә, әлбәттә.
Биография материалларыннан күренгәнчә, гел мәхәббәт җырчысы сыйфатында танылган Кандалый үзе үк көндәлек гамәлендә чын-чынлап сөешеп яшәү белән сыеша алмый торган принципларны алга сөргән: өч-дүрт хатын асраган, димәк, берсен әрләп, икенчесенә янап дигәндәй яшәгән, алай да барып чыкмагач, «юлыктым аңлы-миңле җүләргә» дип, кичә мактаган кызын бүген, никяхлы хатыны булгач, өеннән үк куып чыгарган. Үзе шунда ук тагын бер кызга ялкынланып, ихлас мәхәббәт шигырьләре багышлаган, кызның баш тартуын чын фаҗига сыйфатында кабул иткән...
Нәрсә бу, саташумы, әллә бер чир-сырхау галәмәтеме?
Сорауга җавап бирер өчен шагыйрьне тудырган чор, аны кеше буларак тәрбияләгән даирә-мохит, һәм шул заманда мәхәббәт дигән күренешкә карата яшәгән мөнәсәбәтне дә бераз күзалларга ихтыяҗ бар.
XVI йөзнең икенче яртысыннан алып XVIII гасырның ахырларына кадәр безнең иҗтимагый тормышыбызда, әдәби фикеребездә хөкем сөргән торгынлык, бер урында таптану һәм бу күренешләрнең тирән социаль-иҗтимагый сәбәпләре турында монда тәфсилләп сөйләргә хаҗәт юк. Чөнки алар хакында Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланган хезмәтемдә шактый киң һәм әтрафлы язылган иде.
Андагы гомум фикерләрне аныклап, биредә шуны гына өстисе килә. Мәгълүм булганча, урта гасыр дөньяви Шәрекъ әдәбиятларында мәхәббәт темасы төрле яклап өйрәнелгән, үзләштерелгән темаларның берсе һәм нигездә, тәсауыф (суфичылык) тенденцияләренең вакыт-вакыт ерып керүләрен исәпләмәгәндә, кеше хисен тасвирлаган, гадәти җир балаларының шәхси-интим мөнәсәбәтләрен җырлау аша кеше дигән хикмәтле затның бәхеткә хокукын яклаган чын гуманистик юнәлеш иде. Мисалга Фирдәүси, Кол Гали, Низами, Хәйям, Хафиз, Нәвои, Фөзули иҗатларын, Ләйлә — Мәҗнүн, Фәрһад — Ширин, Таһир — Зөһрәләр хакындагы җыр-дастаннарны күрсәтергә мөмкин. Әмма соңрак, мөселман илләрендә социаль-иҗтимагый торгынлык урнашып» иҗтимагый-әдәби фикердә дә регресс башланып, беренче планга гел дини әдәбият, аның дәвамы булган суфичылык әдәбияты чыккач, мәхәббәт дигән төшенчә дә нигездән үзгәрә, бөтенләй икенче эчтәлек ала. Нечкәлекләренә хәтле төпченеп эшкәртелгән тәсауыф тәгълиматы буенча кеше бары «Аңар» — Аллага гына гыйшык тотарга, «Аның» белән генә кавышу өчен омтылырга тиеш. Тәмам төгәлләнгән тәсауыф өйрәтүе буенча гадәти бәндәнең үзе кебек үк җир кешесенә мәхәббәт тотуы — түбән хискә бирелү ул... Шуңа күрә кайбер суфи шагыйрьләрнең әсәрләрендә очрый торган «ялкынлы мәхәббәт», «шашып сөю»» «йар белән кавышуга ашкыну» ише абстракт гыйбарәләр генә түгел> хәтта «алсу яңак», «серле күзләр», «бөдрә чәчләр» шикелле конкретрак сыйфатлар хакында сүз барган чакта да әлеге образлар ярдәмендә Алла яки аның «кыяфәте» тасвирланган булуын онытмаска кирәк. Бу юнәлеш безнең җирлеккә төрки телле бөек суфи шагыйрьләрдән Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани әсәрләре белән килеп керә, Казан ханлыгы чорының атаклы тәсауыфчысы Кол Шәриф иҗаты белән үстерелә, аннары Мәүла Колый эшчәнлегендә дәвам итә. Алардан соңгы эреле-ваклы шагыйрьләр, шагыйрь булып ук җитмәгән каләм әһелләре тарафыннан язылган шул рухтагы истәлекләрне санап тормыйм, бары фарсы-таҗик телендәге тәсауыф әдәбияты үрнәкләренең, бигрәк тә «суфилар кыйбласы» буларак танылган Шәех Фәридетдин Мөхәммәд Гаттар әсәрләренең гаять киң таралуын искәртеп узу белән чикләнәм. Шуңа күрә әлеге чорларга караган язма әдәбиятыбызда, төгәлрәк әйткәндә, «профессиональ» әдәбиятта (әгәр язмага теркәлгән халык иҗаты үрнәкләрен, яисә адашып-ялгышып кына дигәндәй тудырылган берән-сәрән истәлекләрне исәпкә алмаганда) чын дөньяви мәхәббәткә багышланган әдәби әсәрләр бездә юк дәрәҗәсендә дип әйтерлек иде.
Кайчандыр тәсауыф тәгълиматы белән бер мавыгып алган, аннары иске чүпрәк киеп, «арпа ипие» ашап, яланаяк йөрүләрдән баш тарткан, соңрак аң-белемнәрне, һәр «ике дөнья» өчен дә кирәкле фән-гыйлемнәрне олылаган Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында да чын мәгънәсендәге дөньяви мәхәббәт гәүдәләнми диярлек. (Җәяләр эчендә искәртеп узыйк: шагыйрьнең Хәмидәгә багышланган мәрсиясен бу урында карап тора алмыйбыз: анда шәхси мәхәббәт, сөекле хатынга карата ирнең интим хисләре тасвирланудан бигрәк, инсафлы хатын, мәрхәмәтле ана, түземчән, тәүфикъле, изге гомер юлдашы сыйфатлары мактала, Ә инде Утыз Имәнинең ир-хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләгәндә порнографиягә тартымрак бер-ике әсәр язуын искә төшерсәк, аларның барлыкка килү сәбәпләрен дә аңлатып була. Ул фактлар асылда бу күренекле фикер иясенең мәхәббәт темасын башкара алуы хакында түгел, бәлки, чын сөю турында язу тәҗрибәсен җуя язган әдәби традициянең вәкиле буларак, шул теманы эшкәртүдә примитивизм юлына басуы, ягъни чын сәнгатьчелектән тайпылып, натурализм сукмагына кереп китү галәмәте иде.)
Габделҗәббар Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт тематикасы белән анда менә шундый бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Ләкин аның бу юнәлештә узган юлы да турыдан гына бармады. Чөнки ул, әгәр аның малай-шалай чакта әйткән (безгә өзек-өзек килеп җиткән) аерым өйрәнчек шигырьләрен, эпиграмма кебек парчаларын исәпкә алмасак, чын-чыннан әдәби әсәр язу эшенә традицион иске әдәбият — суфичылык әдәбияты позициясеннән чыгып тотына.
Габделҗәббар Кандалыйныц беренче җитди әдәби тәҗрибәләре сыйфатында хәзергә аның ике поэмасын — «Рисаләи-л-иршад» һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» әсәрләрен исәпкә алабыз. Аларның яшь автор каләменә карауларын, күчермәдә тарихы күрсәтелмәгән булса да, түбәндәге фактлар ярдәмендә расларга мөмкин. Күчермә китап XIX йөзнең башы өчен характерлы күгелҗем-яшькелт кәгазьдән эшләнгән. Кәгазьдәге «1816» дигән су билгесе (филигрань) материалның фабрикадан кайчан чыгуын күрсәтә. Димәк, кәгазь, сатып алучыга барып җитеп, кулъязмага әверелеп өлгергәнче ике-өч ел узып «итсә дә, бу нөсхә 1820 ел тирәсендә күчерелгән булып чыга. Ә инде зур күләмле, авыр формалы ике әсәрнең беренчесе языла башлауга кимендә ике-өч ел, аннары ике әсәр дә редакцияләнүгә, карадан акка күчерелүгә, ягъни хәзер Ленинградта саклана торган күчермә төгәлләнеп бетүгә янә ике-өч ел кирәк булганлыгын исәпләсәк, әлеге әсәрләрдән «Рисаләи-л-иршад»ның языла башлау вакыты 1815—1816 елларга, ягъни Габделҗәббарның 17—18 яшьләр тирәсендәге чорына туры килә дигән сүз. Кыскасы, мәдрәсә чорында, аңы формалашып өлгермәгән егетнең чәбәләнгән, эзләнгән чорында туа башлаган ул.
Әсәрнең исеме үк — «Рисаләи-л-иршад», ягъни «Тугъры юлга күндерүче китап» (алга таба «Рисалә» генә дип йөртербез) — аның дини-әхлякый юнәлештә булган дидактик характердагы поэма икәнлегенә ишарә итә. Әйе, озын гына кереш, махсус исемнәр белән тәэмин ителгән 28 бүлек һәм иң ахырда йомгак сыйфатында китерелгән бер мөнәҗәттән торган әсәр тулысынча диярлек кешеләрне изге нияткә, яхшы гамәлгә, димәк, «чын мөселманлыкка» чакырган «нәсаих»тан, ягъни үгет-нәсихәтләрдән гыйбарәт. Моны әсәрнең йомгак өлешендә автор үзе үк ачык әйтә:

Нәсаих әйләдем, и йар,
Сәнең өчен язып әшгар,
Кабул итеп, дотып юл вар,
Еракка китмәгел найа.

Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмен идәрсәң йад,
Атап «Рисаләи-л-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пайа.

Нәсихәтләр, табигый, поэманың кереш өлешеннән үк башланалар, һәм алар нигездә «теге дөнья» өчен бу дөньяда ук әзерлек күрергә, җәһаләттән (наданлыктан) качарга, шуңа күрә зарур гыйлемнәрне өйрәнергә, димәк, яхшы укырга чакыра (моны мәдрәсәдә укучы Габделҗәббарның шәкертләр аудиториясенә мөрәҗәгате дип тә кабул итик). Фикер ачык әйтелгән:

Гыйлемлек хәсълидә улгыл,
Җәһаләтдин үзең йолгыл,
Нәчек улса, җәһед кыйлгыл,
Ки, зинһар, калмагыл надан...

Ки, зинһар, калмагыл надан,
Дога алгыл ата-анадан...

Укый күргел кичә-көндез,
Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз,
Бәнемдик калмагыл гаҗиз,
Җәһаләтдә улып гъишйан...

Җәһаләтлек — яманл ыкдыр,
Бере аның наданлыкдыр,
Болардин һич яман юкдыр,—
Гизәрсәң гәр. зәмин-асман.

Бу әйтелгәннәрнең гадәти абстракт мәгърифәтчелек өндәмәләре булмыйча, гыйлем дигән нәрсәне суфиларча аңлауның нәтиҗәсе икәнлеген шул ук керештәге дөньяви тормышка, хезмәткә карата булган кире мөнәсәбәт ачык күрсәтә:

Иген икмәк — вирер икмәк,
Мәшәкъкать-лә михән чикмәк;
Гыйлемлек — мәкъсудә йитмәк,
һәр ике дөнйада әйкан...

Җәһаләтдин ерак качкыл,
Голүмең бабедин ачкыл,
Сәнеңдик дөнйада кач кол
Җәһаләтдә ирер гъишйан.

Җаһиллар лөкъмәсен капмак,
Тәмам михнәт белән тапмак:
Урак урмак, печән чапмак —
Нихәнләр эчрә сәргәрдан.

Шулай итеп, шагыйрь фикеренчә, кара эш белән иза чикмәс өчен, наданлыктан качып, белемлелеккә омтылырга кирәк икән. Бер үк вакытта болар безгә таныш мотивлар: Кандалыйның электән бил» геле әсәрләрендә дә аның хезмәткә, шул хезмәт белән шөгыльләнүче гади кешеләргә түбәнсетеп каравы яхшы мәгълүм, Димәк, аның бу карашы шәкерт чакта язылган беренче әсәрләрендә үк формалаша башлаган икән (шуңа күрә 17—18 яшьләрдә әйтелгән «иген икмәк-— михнәт чикмәк» формуласын хәтерләп алыйк).
Менә шулай авторның уй-фикерләрен кыскача гәүдәләндергән озын керештән соң Габделҗәббар, әлеге фикерләрен дәлилләр өчен, әсәренең «иллюстратив» өлешенә күчә. Беренче бүлек сабыйларга үгет-нәсихәтләр бирүгә багышланган:

Сабыйлык төш кеби улыр,
Егетлек кош кеби улыр,
Къарилык буш-тәһи улыр,—
Кайа мәгърифәтә, йәздан!..

Сабыйлыкда уен кыйлсаң,
Шәйатингә муйын сонсаң,
Күнелмәссең бәйлә улсаң,
Егетлекдә улып сөкран...

«Егетлек вакытындагы нәсихәтләр вә вәгазьләр дигән иженад бүлек бик тиз узачак яшьлек чоры белән масаймаска, гомерне әрәм уздырмаска дигән фикердән башланып китә:

Егетлек йил кеби үткәй,
Къарилык фи-з-зәман йиткәй,
Бакып күр халеңи: ниткәй,
Фәсадәтдә үтеп рузгяр.

Шул рәвешчә, автор «җиһанга салмагыл мәйли», явызлык эшләмә, хәйлә-мәкердән кач, йөзең күрке белән масайма, эшсез йөрмә, шайтан коткысына бирелмә, — кыскасы, фани дөньядан биз (тәрек әйлә) дигән ише бер үк фикерләрне кырык строфа (160 юл!) буена туглый.
Әгәр калган бүлек һәм бүлекчәләрне дә шулай тәфсилләп күзәтә башласак, сүз бик озакка китәр иде. Шуңа күрә аларны төркемнәргә бүлеп, тулаем һәм кыскача гына характеристика бирү белән канәгатьләник.
Өченче бүлектә кызларга әдәп-хәя, сафлык һәм гыйффәт саклау хакында киңәшләр бирелсә, дүртенчесендә хатын-кызларның «тәмле телле» булуы мактала. Урынлы һәм дөрес куллана белмәсәң, ди автор, тел кешегә иң авыр җәрәхәтләрне ясарга сәләтле.
Ирләргә адресланган бишенче һәм булдыксызлар хакындагы алтынчы бүлекчәләрдә дөньяга хирыслык сыйфатлары кире кагыла, автор бу начар сыйфатларның татар халкы арасында киң таралган булуы өчен ачына:

Хосусән Болгари йирләр
Җиһанә хирсъ улып дәр-зан...

Хатыннарга махсус вәгазьләр укыгач (җиденчесе), ирләрен рәнҗетүче «яман хатыннар» турында сигезенче бүлекне яза. Соңгысының төп эчтәлеге «яман хатын—зиндан» ул дигән сүзләргә кайтып кала.
Тугызынчы бүлектә дөньяның тиз үтүе, шуңа күрә мәгърурлык белән мавыкмаска дигән идея алга сөрелсә, унынчысында аздыргач шәйтанның сыйфатлары сурәтләнә. Унберенче бүлектән алып уналтынчыга кадәр дөрес юлда булу, явызлардан качу, нәфескә иярмәү, аллага сыгыну, сабыр булу һәм башкаларны тугъры юлга өндәү хакында үгет-нәсихәтләр әйтелә.
Унҗиденче бүлек «Пирлек вә къарилык вакытындагы хәлләр вә нәсыйхәтләр» дип аталып, анда элгәрге бүлекләрдәге кебек үк оста эшләнгән, образлы һәм үткен юллар бар:

Кил, и къари, вакыт бик тар,
Даимән зәгыйфлек артар,
Фәналеккә сәне тартар,
Кичә-көндез китеп дәрман.

Акарды сакалың, башың,
Саны йөзгә йитеп йәшең,
Ки вармы дүгелән йәшең,
Идеп тәүбә мин-әт-тогъйан?!.

Бүлекнең мәгънәсе начар юлда кичкән йөз ел гомердән гыйлемлектә, тугърылыкта узган егерме яшь артык дигән фикергә кайтып кала.
Кеше гафләттә торган чакта «кинәт» үлем килүгә багышланган унсигезенче бүлек, үзенең үтә мистик рухта булуына карамастан, гаять көчле язылган өлешләрнең берсе, чөнки монда әлеге мәсьәлә буенча элгәрге суфичылык традициясендә ирешелгән әдәби казанышлар, сәнгатьчә чаралар киң файдаланылган. Автор риторик сораулардан актив һәм оста файдалана. Кайбер алымнары белән Кандалый «Җөм-солтан» авторы Хөссам Кятибне дә хәтерләтеп куя:

Хәмакъәт арканын чолгап,
Йөгердең дөнйаны болгап,
Кил, имди ахир, эшең тап,
Дәшәр сәфәр сәнең дәр-раһ!

Гөнаһың күп — имәс сани:
Юарга тәүбәләр къәни?!

..................................
Къәни шаһлар, къәни ханлар? —
Җиһанда ирделәр анлар,
Къәмусе вирделәр җанлар,
Чизи алмадылар әз-ан!..

Къәни Муса, къәни Һарун?
Къәни Фиргъәуен вә Къарун?! —
Хода күчәр кыйлып барын,
Мәкянә һәрберен һиҗран!..

Дөньядан Һичнәрсә дә ала алмыйча китүчеләрне санаган чакта хан-падишаһлар, Фиргавен вә Каруннар белән бер рәттән ислам дине пәйгамбәрләре пантеонына кергән Адәм, Нух, Идрис, Исхак, Йосыф, Муса һәм Һаруннарның саналуы дөнья куучы, мәгәр үзе дә бер көн үлем каршына килеп басачагын аңлаган укучы өчен, һичшиксез, гаять кискен, хәтта тетрәткеч дәрәҗәдә ачы булып яңгырагандыр. һәрхәлдә, бүлекнең ихлас пафос һәм зур осталык белән язылганлыгын инкяр итү хәзер дә мөмкин түгел.
Менә шулай бер-бер артлы «тормыш мизгелләрен» узып, әҗәл заруриятен аңлаган укучыны автор калган бүлекләрдә (19 — 28) җан бирү, димәк, ахыр заман җитү, теге дөньяда яңадан терелү, сыйрат күперен кичү, оҗмахка яисә тамугка керү, кайда нәрсәләргә дучар ителү кебек хәлләр белән «таныштырып чыга». Бу бүлекләрдә ислам дине өйрәтүләренең «теге дөньяга» караган төп моментлары традицион рәвештә яктыртыла, чөнки авторның әллә ни ирекле кылана алмавы алдан ук хәл ителгән. Шулай да бер мәсьәләдә, әйтик, хур кызлары белән очрашуны тасвирлаган чакта, шагыйрь үзен мөгътәбәр җәннәт әһеленнән бигрәк әдәптә авызлыксыз җир бәндәсе шикелле тота башлый... «Кызлар тематикасы»ннан йәнә аллага күчкәч, шагыйрь тагын традицион вәгазьчегә әверелә, җәһәннәм хакында язган мәгълүм әйберләрне кабатлаудан узмый.
Ләкин, теге дөньяга ясаган әлеге дәвамлы «экскурсиядән» бушап, яңадан бу «фанига» кайткач, ягъни әсәренең йомгак-нәтиҗә өлешенә, «Мөнаҗат» (мөнаҗәтләр) дип исемләнгән соңгы бүлегенә күчкәч, безнең алга яңадан шушы «гөнаһлы җирнең» кайбер сыйфатларын дөрес тота алган үткен күзле, ачы телле Кандалый килеп баса. Әлбәттә, монда да ул начарлыклардан качарга өндәүче, укучыларны изге юлга, күңел пакьлегенә дәшүче дидактик булудан туктамый. Бер үк вакытта әле генә үзе артык игътибар итеп тормаска чакырган реаль тормыштагы типик гаделсезлекләргә карата протест белдерүдән дә тыела алмый:

Гаҗәб хәйрат, гаҗәб вәйа:
Нәзар кыйлсаң бу дөнйайа,
Фәкъирә игътибар һич юк,
Идәрләр гъиззәти байа...

Реаль тормыш гаделсезлегенә карата шулай, декларатив рәвештә булса да, бер нәфрәт белдереп алгач, шагыйрь: «Нәсаих әйләдем, и йар>,—дип, югарыда күрсәтелгәнчә, әсәренең исемен атап, поэмасын тәмамлый.
Дөнья һәм ахирәт мотивларын шулай үреп бару, шул рәвешчә кеше алдына «гыйбрәт көзгесе» кую, аны аң-белемгә, саф әхлякка, тугъры иманга һәм гаделлеккә өндәү —дөнья әдәбиятында шактый киң таралган ысул ул. Бөек Дантеның «Иляһи комедия»сен искә төшерик. Сюжеты безгә Иран әдәбиятыннан кергән «Җөмҗөмә солтан» поэмасындагы идеягә дә игътибар итик. Кыскасы, дини сюжетлар, иляһи мотивлар белән файдаланып, бу «фани дөньяны» төзәтергә омтылу, матди тормышны тәртипкә салу юлында бары идеяне генә корал итеп алу, ягъни гаделсезлеккә җитү мөмкинлеген гел «иман пакьлеге»нә ирешүгә кайтарып калдыру — феодализм идеологиясе хакимлек сөргән чорлардагы шагыйрьләргә, әдипләргә, бигрәк тә тә-сауыф юлындагы каләм ияләренә хас, уртак сыйфат, гомум күренеш иде. Биредә мәсьәлә алымда түгел, ә максатта. Максатны кем нәрсәдә күргән — бу инде икенче проблема...
Ләкин шунысы да бар әле. Элгәрге фикер ияләренең — галим һәм әдипләрнең мирасларын тикшергән чакта максат һәм чараларны аныклау гына җитми, бәлки нәтиҗәләрне дә, икенчерәк итеп әйткәндә, әсәрдән әсәргә, шәхестән шәхескә, буыннан буынга күчә барган, һәр күчеш саен үзгәрә, үсә бара торган төп эчтәлекне, төп кыйммәтне дә ачыкларга, истә тотарга кирәк. Элеккедән килә торган рухи дөнья ядкарьләрен бәяләгән чакта без менә шушы таләпне беренче планга куярга тиешбез. Чөнки максат һәм чаралар фикер ияләренең субъектив омтылышларын чагылдырсалар, әлеге нәтиҗәләр иҗтимагый фикер үсешенең объектив казанышлары, яисә чигенешләре хакында сөйлиләр.
Әгәр Кандалый иҗатының, дөресрәге, «Рисаләи-л-иршад» поэмасының әһәмиятен билгеләгән чакта мәсьәләгә шушы күзлектән карасак, гомум мирас фонында әлеге истәлекнең урыны дөресрәк табылып, аның объектив әһәмияте күренәчәк.
Мондый алым әсәрнең идея-эчтәлеген, иҗтимагый кыйммәтен билгеләүдә генә түгел, бәлки аның әдәби дәрәҗәсен бәяләү, шул дәрәҗәнең табигатен ачыклау өчен дә зарур. Моның шулай икәнлеген без шагыйрьнең башка әсәрләрен, җөмләдән әлеге Ленинград кулъязмасындагы икенче поэмасын күзәткәндә дә күрербез.
Сүз шартлы рәвештә «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» дип аталган зур күләмле әсәр, дөресрәге, аның сакланып калган өлеше хакында бара. Безгә тулы яки өлешчә килеп җиткән унбер бүлекнең эчтәлегеннән «Рисалә»не тәмамлаганнан соң Габделҗәббар шәкертнең тагы да зуррак һәм җаваплырак эшкә тотынуын абайлап була. Чөнки бу инде, «Рисалә» кебек, чагыштырмача гадирәк дидактик әсәр генә түгел, бәлки төп сюжеттан яңа сюжетлар үсеп чыга торган күп тармаклы, реальлеккә якын вакыйгаларны ривайәтләргә үреш бирә торган, автор чигенешләре белән тәэмин ителгән катлаулы эпик-фәлcәфи кыяфәттәге китап.
Әсәрнең башыннан, урталарыннан һәм ахырыннан шактый өлеше югалганга күрә, аның автор тарафыннан куелган төгәл исеме сакланмаган. Шулай да әсәр үзәгендә тәкъвәлек хакына шаһлыктан бизгән Ибраһим Әдһәм торуын һәм поэманың үзендә аның жанрына, исеменә карата ишарәләр булуын («Бер кәтабәт кыйссалардин әйлә-гел», «күрде кыйссадин бу фәкъир күп көтөб...») игътибарга алып, аны «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» дип атарга мөмкинлек табылды (кыскалык өчен алга таба «Кыйсса» дип кенә йөртелер).
Икешәр юллы бәйтләр — классик касыйдә (поэма) рәвешендә язылган «Кыйсса» зур күләмле эпик әсәрләргә хас салмак тондагы мө-каддимә — кереш (безнең күчермәдә керешнең икенче өлеше) белән башланып китә:

Хәмед-лә тәсълийәдин фаригъ улам,
Максадым сөйләмәгә шаригъ улам;
Бәгъзы йаран фәкъире, бәгъзы нас
Әйләделәр бу гъәрибдин илтимас:
«Бер кәтабәт кыйссаләрдин әйләгел,
һәр нә гъәҗаибдин улса, сөйләгел;
Төрки улсын ул кәтабәте шәриф,
Самигъең дили улса ирде ләтыйф».
Бу фәкъире Гъәбделҗәббари зәгъиф
Бине Гъәбделмәҗид Болгари, нәхиф,
Күрде кыйссадин бу фәкъир күп көтеб,
Деләйүр язмага аны җәмгъ итеб.
Нә ишетдем һәм нә күрдем бән фәкъир,
Язайым яхшы-яманыдин кәсир.
Ләкин идә ул ходауәндә мәдәд —
Ибтидадин интиһайә ул самәд.

Әсәрнең төп өлеше борынгы Бәлх солтаны Ибраһим Әдһәмнең «(874—875 елларда үлгән) — Шәрекъ әдәбиятларында үзенең акылы һәм гаделлеге, динлелеге белән легендага әверелгән традицион геройның — хәкыйкать эзләү максаты белән тәхетен, бөтен мал-милкен ташлап, иске-москыга төренеп, ил гизеп китүен тасвирлаудан башлана.
«Алла ризалыгы» өчен гъәриблектә шактый гомер кичергәч, ул бер көнне акылы һәм гадилеге белән падишаһлар арасында дан казанган хәлифә Һарун әр-Рәшид иленә юнәлә. Юлчы Һарун падиша яшәгән шәһәргә җитәрәк караңгы төшеп, шәһәр капкасы ябылудан төнне ул къәлга тышында уздырырга мәҗбүр була. Шунда аны төнге дозор тотып ала:

Кәлде дузур, дотды кич берлән бони:
«Нә кеши сән? Нә идәрсән бу дөни?»

Начар киемле Ибраһимне карак (дөзд) дип уйлаган сакчы аны кулга алып, этеп-төртеп, падиша янына китерә. Һарун әр-Рәшид исә, сораша-белешә торгач, тоткынның зур акыл иясе хәким икәнлеген аңлый һәм, ялган сөйләп, шундый кешегә җәбер күрсәткәне өчен дозорның үзен суктырып, Ибраһим Әдһәмне табынга чакыра. Хикәя ителгән сюжетның мәгънәсе: паннага тугьрылыклы булырга теләүче җәза алды, һәм аны патша үзе кыйнатды — дөресме бу? Һарун белән Ибраһим арасында шул рәвешчә бәхәс булып ала. Хәерче дәрвишнең акылына, тапкырлыгына сокланган патша аны үз янында калырга һәм сохбәт-әңгәмәдәш булырга чакыра. Ләкин үзенең кем булуын, нишләп йөрүен яшермәгән Ибраһим Әдһәм Һарун әр-Рәшид тәкъдим иткән палудәдән дә баш тартып, дәрвишлек юлын дәвам иттерә, чөнки ул рәхәттән, ләззәттән ваз кичкән, чөнки ул хакимнәргә баш иеп яшәргә теләми...
Ибраһимның шөһрәте Иәмән мәмләкәтенә аның үзеннән элегрәк барып җитә: фәлән кәрван белән Ибраһим Әдһәм килә икән дигән хәбәр бөтен шәһәр халкын кузгата. Моны сизгән тыйнак дәрвиш, кәрваннан бүленеп калып, шәһәргә аерым гына керә. Изге кунакны каршы алырга җыенган халык аның хакында Ибраһим Әдһәмнең үзеннән сораша башлый. Ул исә, үзенең патша булганлыгын онытканга, Бәлех шаһын шулай кызыксынып сорашуларына гаҗәпләнә кала. Изге солтанга карата шик белдергәне өчен әлеге халык Ибраһимны кыйнап ташлый. Шулай итеп, бу юлы ул үзен хөрмәтләүчеләрдән җәбер күрә...
Ибраһим Әдһәмнең тәхеттән ваз кичүенә күп еллар уза. Ул һаман ил гизеп, каңгырып йөри(. Тамагы ачса, үз акчасына ризык сатып ала, акчасы булмаса, ризыкны агач башмакларына алышып ала, бушлай бирелгән ризыктан баш тарта. Чөнки иманын тимер тәңкәләргә сатканчы, Аллага сыену, Алла исемен олылап мөнәҗәтләр әйтү аның өчен кыйммәтрәк.
Көннәрдән бер көн Ибраһим Әдһәм бер зур мәҗлес өстенә килеп чыга һәм, аны-моны уйламыйча, әйванда (верандада) утырган казый янына килеп җайлаша. Йолкыш берәүнең үз янына утыруыннан гарьләнгән казый аны түбәндә торган ярлылар арасына куып төшерә. Ләкин шунда ук казый һәм башка хәллеләр җыелган әлеге әйванда бәхәс куба, беркем дә аны чишә алмый. Мәсьәләне бары теге йолкыш карт хәл кыла. Шуннан соң киң җәмәгатьчелек кенә түгел, хәтта әлеге тәкәббер казый да, дәрвишнең хәкимлеген икърар кылып, башыннан чалмасын салып бирә. Хикәянең морале:

Къәдер-гъиззәт мал-милек белән имәс,
һәм мәратибләр бозоргилән имәс.

Моннан соң да Ибраһим Әдһәм дәрвишлектә гомер кичерүен дәвам итә. һәрбер бәхәс купкан җирдә бу Гадел карт хәзер була, авыр фәлсәфи сорауларга да дөрес җавап бирә.
Әмма, кызганычка каршы, әсәрнең нәкъ шушы төшендә, сюжетның үзенә күрә кульминацион ноктасына ирешкән җирендә, текстның зур гына өлеше югалган. Хәзер 40 һәм 41 дип тәртип саннары сугылган кәгазьләр арасыннан иң кимендә берничә бит төшеп калганлыгы бәхәссез. Чөнки моңа кадәр Ибраһим хакындагы хикәя өченче заттан сөйләнгән булса, моннан соң сүз беренче затка күчә, ягъни автор үзе персонаж рәвешендә сәяхәт итә һәм хикәяли башлый.
Өзелүдән соң сакланып калган текстта сүз бер Болгар җире кешесенең «тәгълим къәсде», ягъни белем алу максаты белән чит җирләргә барып чыгуы сөйләнелә. Шулай ил гизеп, төрле кешеләр белән очрашып йөргәндә, ул бер сөргеннәр (рәндәләр — качаклар) авылына кереп куна. Алар юлчының кем булуы, нишләп йөрүе хакында сорашалар, хәтта бәйләнә дә башлыйлар. Вакыйга түбәндәгечә сурәтләнеп китә:

Рәндәләр ул кичә безне сәмгъ улып,
Собх улачак килде бонлар җәмгъ улып.
Диделәр: «Сезләр къәйу йирлек кеши,
Ошбу йирдә нә идәрсез, нә эши..?»

Сорауга каршы хикәяче үзенең Болгар җиреннән, Кандиле авылыннан икәнлеген әйтә:

Дидемез: «Болгари йирлекмез, фәлян,
Къәндил иллек, сүземездә юк ялан».

Рәндәләр исә, моңа ышанмыйча, Кандиле илгизәреннән «гьәләм-намә», ягъни таныклык кәгазе таләп итәләр. Ләкин таныклык булмый. Егетнең аягына кешәи-богау салалар. Нәкъ шул вакытта, аның бәхетенә, бер бай сәүдәгәр килеп чыгып, «бони беләрем», дип, тоткынны йолып ала, аякка кешән салучының үзен суктыра.
Бәладән котылган Болгар җире егете икенче вакыйгага күчеп, үзенең иске-москы киемдә килеш халык күп җыелган бер гаед намазында вәгазь сөйләүче имам белән бәхәскә керүен хикәя итә башлый... Ләкин тагын текст өзелә... Моннан соң сүз нәфескә бирелеп дөреслеккә хыянәт иткән, гыйлемнән йөз чөергән һәм шунысы белән падишаһларга якынлашкан берәү хакында бара, аның әлеге начар фигыле хөкем ителә:

Галим үз къәдрене бәйлә тәрк идеп,
Симе-зәр чөн нәфсен тәхәррек идеп,
Галим улмады кем, улды ул бә-зир,
Лик галим улды шаһә хассе вәзир.

Хикәянең, ихтимал, бөтен әсәрнең фәлсәфәсе түбәндәге сүзләргә кайтып кала:

И бөрадәр, тәрке гъизз-у-җаһ ит,
һәм сакыйнгыл, тәрке къәрбе шаһ ит:
Къәрбе солтан уладыр җанга бәля,
Улмагыл боның белән сән мөбтәля!

Ягъни: «И туган, шан-шәрәфне, югары дәрәҗәне ташла һәм үзең теләп шаһларга якынлыктан кач, (чөнки) солтаннарга якынлык — җанга бәла, андый бәла чиренә сабышма!»
Бу өзекнең әһәмияте, беренчедән, әсәр эчтәлегенең төп идеясен, автор фәлсәфәсен ачудан тыш, безгә дефектлы хәлдә килеп җиткән кулъязманың төрле әсәрләр өзегеннән түгел (хикәяләүче затлар алмашуыннан шундый фикернең тууы да ихтимал), бәлки бер поэманың начар сакланган өлешләреннән гыйбарәт икәнлеген раслый. Өстәвенә, моннан соң китерелгән мөнаҗәтләр дә мәгънә һәм сюжет бердәмлегенә зарар китермиләр: аларда да сүз, нигездә, тугъры юлга төшү, гаделлек эстәү, моңа ирешү өчен байлыктан, властьтан баш тарту хакында бара. Мөнәҗәтләрнең берсендәге «Йа иляһи, ярлыка Габделҗаббари» дигән сүзләр әсәрнең соңгы өлешенә җитүгә ишарә итә.
Икенчедән, әсәрнең гомум юнәлешен, фәлсәфәсен чагылдырган әлеге» «къәрбе солтан уладыр җанга бәля» фикере Габделҗәббарның үз оригинал уй-хыялы түгел, бәлки классик суфичылык әдәбиятында әллә кайчан, әллә ничә мәртәбәләр кабатланган традицион фикер. Төгәлрәк әйткәндә, монда өйрәнчек шагыйрь югарыда исеме бер кат аталган бөек суфи Шәех Фәридетдин Мөхәммәд Гаттарның мәшһүр «Пәнднамә»сендәге мәгълүм юлларны кабатлый:

Къәрби сулган атәш-и сузан буд,
Ба бәдан өлфәт һәляк-и җан буд.

Ягъни «Солтаннарга якынлык ут кебек көйдерер, начарлар белән дуслашу җанны һәлак итәр».
Габделҗәббар шәкерт иҗатында Гаттар тәэсиренең эзләре шушы бер мисал белән генә чикләнми. «Кыйсса» гына түгел, «Рисаләэдә дә андый эзләр ярылып ята. Мәсәлән, дөньяви нәфесне әрләүгә багышланган унөченче бүлекнең ахыры болай тәмамлана:

Гъәҗүзи зән ки бу дари,
Бизәнеп зиннәти дари,
У къари һәркеми карый,—
һәлякәтдә виресәр җан.

Къарилыкда бизәнүбән,
Җәуан кеби дөзәнүбән,
Йөрер сәни күзәдүбән,
һәляк итмәк өчен бер ан.

Деләр бер көндә бер ирне,
Деләйүр таңда — дигәрне,
Юк идә, сачу зәһәрне,—
Кичәдер даре дөнйадан.

Ягъни: «Бу дөнья карт хатындыр (карчыктыр), ул дөнья малы белән бизәнеп, һәркемгә карый — җанга һәлякәт бирер өчен. Карт көнендә бизәнү белән, яшь кешедәй төзәнү белән, йөрер сине күзәтү белән,— бер вакытны һәляк итәр өчен. Ул һәр көнне (кичне) бер ирне теләр, таң аткач (иртәгесен) башкасын теләр; зәһәрен чәчә-чәчә (һәммәсен) юк итә-итә, ул шулай бу дөньядан кичәр».
Гаттарның «Пәнднамә»сендә әлеге фикернең сөземтәсе болайрак яңгырый:

Зал-и дунйа чун гарус-и араст-әст,
һәр ду рузи шуй-и дигәр хаст-әст.
Ләб бэ пиши шуй-и хәндан маконәд,
Пәс һәляк әз-зәхми дәндан миконәд.

Ягъни: «Дөнья карчыгы бизәнгән киленчәк шикелле: һәр икенче көнне башка бер ир теләр. Ире алдында иреннәрендә елмаю булыр, аннары (ирен) теш җәрәхәтеннән (тешләп) һәляк итәр».
Әгәр заманасында безнең мәдрәсәләрдә киң таралып, фарсы теле буенча Сәгъдинең «Бөстан»ы кебек үк дәреслек-хрестоматня хезмәтен үтәгән (шуңа күрә археографик экспедицияләр вакытында кайбер елларны дистәләп табыла торган) әлеге «Пәнд-намә» китабын игътибар беләнрәк актара башласак, андый уртаклыкларны күпләп табачакбыз; боларга турыдан-туры тәрҗемәләп күчерелмичә, иҗадирак рәвештә алынган фикерләрне дә өстәсәк, мисалларның саны бермә-бер артачак.
Әгәр безнең элекке мәдрәсә репертуарыбызда булган фарсыча башка тәсауыф китапларын да актара башласак, «Рисалә» белән «Кыйсса»ның өстәмә чыганаклары да ачылуга шик булмаячак. Моның шулай икәнлегенә «Кыйсса»ның керешендә Габделҗәббарның үзе үк ишарә ясый: «Күрде кыйссадин бу фәкъир күп көтөб, деләйүр язмага аны җәмгъ идеб». Ә «бер кәтабәт... әйләгел» дип үтенгән дус-ишләре һәм укучылары исә автор алдына, аның чыганак-үрнәкләре башка телләрдә булуын белгәнгә күрә, «төрки улсын ул кәтабәте шәрифэ дигән шартны да куйганнар икән...
Кыскасы, монда анализланган һәр ике поэма да ахыр чиктә суфичылык рухы белән тирәннән сугарылган, бер үк вакытта идея юнәлеше буенча әле мөстәкыйльлеге формалашып җитмәгән яшь каләмнән чыккан өйрәнчек әсәрләр икән.
Әлбәттә, «Рисалә» белән «Кыйсса»да, аларның идея ягыннан чикләнгән әсәрләр булуына карамастан, охрави (ахирәткә бәйләнешлелек) мотивлар белән дөньяви мотивларның үзара үрелеп, ярышып барган моментлары да шактый. Мәсәлән, яхшы гамәллелек, аң-белем һәм гыйлем, бу дөньяда зарур булган кебек, «теге дөньяда» да кирәк булса, наданлык һәм җәһаләт, ачкүзлелек һәм бозыклык бу дөньяда ук зарарлы икән! Мисал өчен әлеге физик хезмәткә кимсетеп карау чагылган шигырьләрне искә төшерик. Әгәр шул мотив белән югарыда Гаттардан китерелгән соңгы мисалга тагын бер мөрәҗәгать итеп карасак (туймас нәфес, аздыручы көч символы итеп хатын-кыз — бозык карчык образы алынуын искә төшерсәк), соңгы дәвер Кандалыйның көндәлек тормышында һәм иҗатында гәүдәләнгән ике тискәре сыйфатның— кара муллаларча күп хатынлылык белән гади хезмәткә җирәнеп карауның — аңар нарасый бала һәм шәкерт чагыннан ук сеңеп калган тәрбиядән килүен аңларбыз.
Әйе, гадәти дөнья интересларына, җөмләдән хуҗалык эшләренә җирәнеп карау — «фани дөньядан» йөз чөерү — тәсауыф тәгълиматының төп идеяләреннән берсе булса, аның орлыклары башта Габделҗәббар шәкерт аңында да уңдырышлы җирлек таба. Чөнки атасының (Габделмәҗит Болгари хәзрәтләренең!) гел акыл эше белән шөгыльләнүен күреп үскән, шул мөнәсәбәттә китап белән эш итүчеләргә табигый хөрмәт хисендә тәрбияләнгән, уку чорында белем һәм сәләт ягыннан башка яшьтәшләреннән күпкә өстен торуын үзе үк яхшы тойган Габделҗәббар аңында әлеге «мажик» хезмәтенә карата тискәре мөнәсәбәт орлыгы гомергә җитәрлек тирән тамырлар җибәрә.
Габделҗәббар Кандалыйның көндәлек тормышта хатын-кызга карата сәеррәк мөнәсәбәте дә шул ук рухани гаиләсенең, суфичылык хөкем сөргән иске мәдрәсәләрнең тәгълим-тәрбияләре нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Ояда ни күрсәң, очканда шуны алырсың дигәннәр. Моңа сәләтле кешеләрдә ешрак очрый торган эгоистик омтылышлар, үз интересын абсолютлаштыру сыйфаты да өстәлгән, әлбәттә. Шулай итеп, бая алга килеп баскан сорауларның берничәсенә өлешчә җавап табылды шикелле. Ләкин бу «табылган» дип исәпләнгән жавапка каршы яңа сорау да калкып чыгачак:
— Алайса ни өчен андый «начар тәрбия»ле «эгоист> берәү (үз тәгъбиренчә әйткәндә, «үзсүзле мишәр»!) хатын-кызның гүзәллеген җырлауда, гашыйкның сөйгән ярга карата хисен олылауда, аның мәхәббәттә бәхеткә хокуклы булуын даулауда искитәрлек ихласлыкка, кабатланмас сәнгатьлелеккә ирешә алган?!

IV

Әмма хәзергә, әлеге сорауга җавап эзли башлаганчы, шагыйрьлек «җене» кагылып өлгергән Габделҗәббар шәкерт алган гаилә һәм мәдрәсә тәрбиясендәге башка җитешсезлекләргә дә тукталу зарур. Чөнки бу гомумрәк мәсьәлә шагыйрь үсеп чыккан мохитне төгәлрәк күзалларга ярдәм итә. Ләкин, гомум мәсьәлә дигәч тә, материаллар эзләп, читләргә китеп йөрмибез, бәлки шул ук «Рисалә» белән «Кыйсса»ны икенчерәк яссылыкта җентекләбрәк карый башларбыз.
Анализлана торган истәлекләрнең сәнгатьчә әдәби сыйфатлары да кызыклы. Югарыда китерелгән өзекләрнең кайберләреннән моны укучылар да беркадәре шәйләп өлгергәннәрдер инде. Шулай да, алда чыгарылачак нәтиҗәләр нигезлерәк булсын өчен, тагын бер-ике мәсьәлә буенча фактлар китерик.
«Рисалә», югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә һәм автор үзе образлы итеп әйткәнчә, «дүрт аяк», ягъни дүрт юллы строфа белән язылган. Строфадагы һәр юл сигезәр иҗектән тора торган бу шигъри форма Кандалыйның башка әсәрләрендә еш очрый. Гомумән, дүртьюллыклар белән эш иткәндә, шагыйрьнең иң яраткан рифмалау системасы ул, нигездә, аааб, вввб, гггб... рәвешендә янәшә строфаларны уртак рифма белән үзара «ябыштырып», ягъни бер «җепкә тезеп» барудан гыйбарәт (мондый «үтәли» рифманы шартлы рәвештә б-рифма дип атыйк). Вакыт-вакыт автор дүртьюллыкларга (яки аларның аерым төркемнәренә) «автономия» бирә, ягъни ееек, зззк тибындагы рифмалардан да файдалана (ара-тирә дигәндәй абаб, яисә аабб рәвешендәге дүртьюллыклар да очрарга мөмкин, ләкин мондыйлары система түгел). Шундый ук эзлекле күренеш «Рисалә»дә саклана. Әйтик, поэманың кереш өлешендә әле саналган формаларның барысы да диярлек очраса, сабыйларга нәсихәт сыйфатында әйтелгән һәм 18 строфадан торган беренче бүлекнең баштагы ундүрт строфасы — аааб вввб, калган дүрте исә гггд, ееед шәкелендә оештырылган.
Егетләргә нәсихәт ителгән 40 строфалы икенче бүлектәге дүртьюллыклар да, рифмалары буенча, түбәндәге дүрт төркемгә бүленә: аааб (1—5 строфалар), вввд (6—13), гггн (14—26), дддр (27—40). Поэманың башка бүлекләрен дә шулай анализлый башласак, бу системаның бөтен әсәр өчен характерлы булуы, димәк, Кандалыйга гомумән хас дигән әлеге форманың да егет чагында ук шагыйрь тарафыннан үзләштерелгән икәнлеге раслана.
«Кыйсса», югарыда бер күрсәтеп узылганча, бәйтләр — икеюллыклар ярдәмендә язылып, аа, бб, вв рәвешендә рифмаланган, һәр юлы 11 иҗектән торган бу төр шагыйрьнең башка әсәрләрендә күп очрый.
«Кыйсса»дагы икеюллык строфаларның рифмалары махсус анализга мохтаҗ булмасалар да, «Рисалә»нең кайбер үзенчәлекләре игътибарга лаек. Мәсәлән, аааб тибында строфаның беренче өч юлындагы рифмалар һәр конкрет дүртьюллыкның индивидуаль бизәкләре булса, башка строфаларның да ахырларында кабатлана баручы б-рифма бөтен бүлек, яисә бүлек эчендәге строфалар циклын характерлый. Чама белән төрлеләндереп кулланган чакта мондый алым шигъри строфаларга кабатланмас бер төзеклек, эчке бердәмлек бирә. Моның шулай икәнлеген җитлеккән Кандалый-шагыйрьнең «Сахибҗә-мал»ында күрергә мөмкин. Әмма «Рисалә»гә карата моны әйтеп булмый. Чөнки әлеге б-рифманың кирәгеннән артык җәлеп кылынуы һәм авторның форма белән чамасыз мавыгуы аны сүзләрдән ясалма, формаль рәвештә файдалануга, күп очракта аңлаешсыз һәм махсус үзгәртелгән сүзләргә мөрәҗәгать итүгә китергән. Мәсәлән, аның иң яраткан рифмаларының берсе — ан иҗегенә беткән сүзләр (угълан, мэкян, имкян, заман, фәрман кебек). Мондый рифма сүзләре урынлы һәм дөрес кулланылган чакта строфаларга үзенә күрә бер төгәлләнгәнлек, әйтелгән мәгънәләргә ачыклык төсмере өстәгән шикелле була. Ләкин һәр бүлек, хәтта һәр бит саен диярлек телдә киң таралган, укыла торган әсәрдә дә кабатланып өлгергән и щан, угълан, шдйтан; дәрманнарга өстәлеп, һәр ан, бер ан, ул ан, дэр ан ише саф китаби формалар, йэздан, тогъйан, гъишйан кебек махсус аңлатуны сорый торган сүзләр дә системасыз хәлдә китерелә бирсә, әлбәттә, шигырь ясалма төс ала, монотон яңгырап, ялыктыра башлый. Мәсәлән, кереш белән 1—10 бүлекләрдә генә дә, ягъни якынча 200 ләп строфада, б-рифмада «җан» сүзе (и щан, бер щан рәвешендә) 11 мәртәбә, «ан» («вакыт», «чак» мәгънәсендә: бер ан, һәр ан...) исә 16 тапкыр, «шәйтан», «йэздан», «хәйран», «хосран» кебек сүзләр 5-6-шар кат кабатлана. Әгәр 4-әр, 3-әр, 2-шәр кабатланган сүзләрне санасак, счылбыр» бик озакка сузылыр иде.
Кандалый яраткан икенче б-рифма -ар иҗегенә беткән сүзләр (йар, дар, кар, нар, эшрар кебек). Боларның кабатланганнарын саный башласак та, шул ук нәтиҗәгә килер идек. Җыеп әйткәндә, «Рисалә» поэмасының шигъри техникасында форма белән мавыгу үзен нык сиздерә.
Соңгы фикернең дөреслеген автор кулланган шигъри фигураларның башка төрләреннән дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Рисалә»дә төгәл яисә өлешчә омонимик рифмалар актив файдаланыла. Кайчак-ларын чама сакланмау, әйтик, укучының текстка күз йөртү процессында кабул итү мөмкинлеген исәпкә алмау нәтиҗәсендә, ачык мәгънәле вәгазь-нәсихәт шигыре урынына башваткычлар килеп чыга:

Шәрафәтең шәр афәтә,
Кәмаләтең кәм аләтә,
Вирубән ошбу халәтә,
Соңыйда калма дәр-тогъйан...

Хәзерге телгә күчерсәк, ул бик гади: «Намусыңны усаллык-явызлык-ка, осталыгыңны исә кимчелекле коралга биреп (алмаштырып), шушы хәлдә соңра азгынлык эчендә калма!»
Тагын бер шундый ук күренеш:

Сакыйнгыл, зиштә зән улма,
Къәһер-лән моште зән улма,
Кешигә суэи-зъән кыйлма,—
Ки бәгъзы-л-зъәни фисыкъ гъисйан.

Мәгънәсе: «Саклан: начар хатын булма, каһәр (ачу) белән йодрык сугучы булма, кешегә (карата) начар нияттә булма,— кайбер ниятләр бозыклык һәм башбаштаклык ул».
Түбәндәге юлларны укыгач та башыңны кашып утырырга мәҗбүр буласың:

Иман ауәр кичәләрдә,
Сәнең дикен ничәләр дә
Кичәләрдә кичәләр дә.
Ки һиҗрәт берлә чук инсан.

Кыскасы, мондый башваткычларны «Рисалә»дә шактый табарга мөмкин. Кайчакларын шагыйрь уңышлы гына фигуралар тудырып та, вакытында туктый белмәү, чама белмәү аркасында, әлеге энҗе кебек ялтырый башлаган юлларны буяулы пыяла кыйпылчыклары белән күмеп калдыра.
Поэмаларның (бигрәк тә «Рисалә»нең) теле гаять чуар, ясалма, «урта белемле» укучы өчен дә аңлаешсыз. Өстәвенә анда, рифма интересыннан чыгып, элементар тел нормалары бозу фактлары да аз түгел. Менә характерлы мисал:

Шәйатин үзрә кем бака,
Ходауәндә аңа кака:
Бакайларны уда яка,—
Белерсең кәнд үзең, и йар!

(бака — бага, карый; кака — кага, читкә тибәрә; яка — яга, яндыра).
Чү! Исрафил чала сури,
Къәбердин дорасән үри...

Янәсе: «Чү! Исрафил сурын кычкырткач, кабердән үрә торасың».
Китәсән бер ерак юла,
Азыкың нармыдыр кула?

Ягъни: «Китәрсең бер ерак юлга, азыгың бармыдыр кулда?»
Шулай итеп, шигъри катлаулылыктан, ясалмалыктан тел бозуга хәтле барып җиттек. Игътибар иткәнсездер, «Рисалә» һәм «Кыйсса» телендәге бихисап гарәпчелек, иранчылык өстенә, угызчылык, чыга-тайчылык күренешләренә тукталып тормадык. Чөнки хикмәт монда Фашка телләрдән сүзләрне күп алу, яисә алмауда түгел, бәлки үз ана теленең элементар грамматик нормаларын саклау һәм сакламауда. Бу мәсьәләләрдә Габделҗәббар шәкерт (аерата «Рисалә» битләрендә) үзен бик талымсыз, артык ирекле тота.
һәрхәлдә, җыеп әйтсәк, әлеге поэмаларда без талантлы, мәгәр тәҗрибәсез кешенең каләмен күрәбез. Купшылыкка, «искитәрлек ма-*ур» итеп әйтергә, шаккатырырга омтылу, гадәттә (гомум кагыйдә тулмаса да), эчендә дәрте кайнаган, үзендә көч сизгән, ләкин шул мөмкинлекләрне ничек файдаланырга белмәгән сәләтле яшьләрдә күбрәк очрый. Еш кына авторның «бик тә» гыйлемле булып күренергә тырышуы ярылып ята: китаби гарәп-фарсы сүзләрен, катлаулы фәлсәфи атамаларны уңга да, сулга да сиптерә, күккә чөеп, җиргә дә сала... Яшь шагыйрь сүзләрне, гыйбарәләрне иң элек әсәрдәге конкрет мәгънәсе, шул мәгънәнең ачыклыгы, аңлаешлылыгы, ягъни эчтәлек аша тәэсир итү интересыннан чыгып түгел, бәлки ничек яңгыравы, ничек ялтырап, ничек уйнап алуы күзлегеннән карап куллана. Нәтиҗәдә — әлеге буталчык җөмләләр, башваткычлар һәм хәтта тел бозулар...
Бәхеткә, сәләтле һәм мин-минлекле, шул мин-минлеге аркасында һәр җирдә низагъларга кереп, бер мәдрәсәдән икенчесенә күчеп йөргән Габделҗәббарның каләме алга таба шомара бара, тәҗрибәсе «үзгә күренеп арта. Моның шулай икәнлеген «Рисалә» белән «Кыйссамны чагыштырып караудан да күреп була. «Кыйссамда тел чагыштырмача гадиләшә, төзекләнә төшә, фикерләр дә артык формаль рәвештә яңгырамый. Әмма барыбер «Кыйсса» да Кандалый иҗатында яшьлек чоры тәҗрибәсе булудан артык еракка китми әле.
Хәер, ир агасы булып җиткән Кандалый язган шигырьләрне укыганда да без ара-тирә сүз формалары, грамматик күрсәткечләрдән «реклерәк куллану күренешләрен, язма әдәбиятта сирәк әйтелә торган тактсыз гыйбарәләрне, кинаяләрне очраткалыйбыз. Ләкин монда инде аларны, гадәти талымсызлык нәтиҗәсе дип караудан бигрәк, Кандалый иҗатында баштан ук күзәтелгән билгеле бер тенденциянең (протестның) үзенчәлекле чагылышы дип тә бәяләргә кирәк (бу хакта сүз алга таба булыр).
Бер үк вакытта шуны да онытмыйк: әлеге беренче әсәрләрендә үк .яшь шагыйрь әдәби осталык җәһәтеннән үзен чын талант иясе итеп '.таныта. Бу осталык һәм талантның яралгыларын «Рисалә»дән һәм «Кыйссамдай күпләп табарга мөмкин. Алар арасында мәкаль һәм афоризм югарылыгына күтәрелгәннәре дә шактый. Мәсәлән:

Җәһаләтлек — яманлыйдыр,
Бере аның наданлыкдыр...

Сабыйлык төш кеби улыр,
Егетлек кош кеби улыр,
Къарилык буш-тәһи улыр...

Моның ише канатлы гыйбарәләр, оста табылган образлар һәм шышлы шигъри фигуралар, әдәби чара буларак, шагыйрьнең алдагы иҗатында тагын да ишәя һәм камилләшә баралар. Югарыда без: «Иген икмәк — вирер икмәк, Мәшәккъәт-лә михән чикмәк»,— дигән юлларны мисалга китергәч, беренче юлы бик матур булып, икенчесенең мәгънәсе ошамавын әйткән идек. Соңра халык арасында язып алынган, «Габделҗәббар бабайга» нисбәт ителә торган парчаларда «леге шөбһәсез отышлы беренче юлның ахыры: «Белеп иксәң, бирер күпләп»,— дип, мәкаль дәрәҗәсенә күтәреп үзгәртелә.
Очраклы күренешме бу? Безнеңчә, юк. Фикерне төрле яклап дәлилләргә мөмкин. «Рисалә»нең ахырыннан бер өзекнең өлешен кабат китерик: «...Атап «Рисаләи-л-иршад», Язылган ошбу дүрт пайа». Мондагы шигъри строфа төшенчәсен бирә торган «дүрт пай» (аяк, багана образы күпкә соңрак иҗат ителеп, Фәрхиҗәмалга багышланган мәшһүр циклда тагын шул ук мәгънәдә кулланыла:

Җәмал ләүхендә нәкъешең
Язылды охшатып айа,
Төсең-буеңны мәдехләп,
Язылды ошбу дүрт пайа.

«Рисаләүдән тагын бер өзек:

Егетлек китәдер фәүри,
Иилә вирмә газиз дәүри,
Ки шәйтан салмасын җәүри,
Идеп әфгалеңә әзрар.

Шушы ук юлларның чак кына үзгәртелгән вариантын тагын әлеге циклда табабыз:

Егетлек китәдер фәүри,
Йилә бирмә газиз дәүри.
Ки итмә үзеңне җәүри,
Тотып фәсъләт һәуасындан.

«Рисалә»нең әле генә китерелгән шигыреннән соң мондый юлларны укыйбыз:

Җиһанга салмагыл мәйли,
Ки булгыл пакь, лөтъф зәйли,
Ки булма соңра дәр-вәйли,
Пошиманлар идеп бисйар.

Димәк, монда сүз ир-егетнең дөнья малына алданмыйча, суфиларча итәк-чабуын пакь-чиста тотып, соңра кайгы-хәсрәткә, зур үкенечләргә эләкмәве хакында бара. Һәм менә шушы дүртьюллыкның нык эшкәртелгән икенче редакциясен без Кандалыйның дөньяви мәхәббәткә багышланган башка бер шигырендә («Мәгъшукнамә», VI бүлекчә) очратабыз:

Җатка куйма мәйелеңи,
Куйсаң, күрерсән вәйлеңи,
Сакла, җаным, гъәйреләрдин
Садрең илә зәйелеңи!

Һәр мисалда да элек «Рисалә»дә бер яңгыраган, мораль һәм рух» пакьлеккә, димәк, дини-суфилык идеалларына дәшкән шигырьләр соңрак, чак кына эшкәртелгән, үзгәртелгән хәлдә, яңадан яңгырыйлар. Бер карауга болар арасында артык үзгәлек тә юк сыман: бер үк сүзләр, бер үк сурәтләү чаралары, хәтта бер үк рифмалар. Әмма никадәре тирән мәгънәви, фикри үзгәлек монда! Әгәр «Рисалә»дә изге юлга дәшелгән егеткә гомере тиз узачагы искәртелеп, аның, үзенә шайтан юлына кермәскә киңәш ителсә, Фәрхигә әйтелгә» сүзләрдә аңар гашыйк егетнең дә форсаты узачаклыгы кисәтелеп, кызның үзенә өстенлектән (фәсъләт һәуасындан) масаеп берләнмәскә», ягъни гыйшык бәхетеннән мәхрүм калмаска тәкъдим кылына.
Өченче параллель үрнәкләрнең «Рисалә» вариантында сүз, күргәнебезчә, фани дөньяга күңел бирмәү, егеткә шулай итәк-чабуың пакь һәм саф саклау, ягъни гадәти тормыш ләззәтләренә алданмау, шул юл белән охрави (ахирәтлек) бәхеткә әзерләнү кирәклеге хакында бара. Икенче редакциядә исә бөтен «җиһан»-дөнья бер «җатка», ягъни гашыйк шагыйрьдән башка бәндә кисәгенә әверелә дә, кызга сәлам авторыннан үзгә кешеләрдән күкрәкләрен дә, итәкләрен дә сакларга кушыла!
Менә шушы үзгәрешнең — күккә тагылган абстракт иляһилыктан гап-гади дөньявилыкка төшүнең, кешеләргә якын килүнең, ягъни тарихи сикерешнең ачык мисалы булган әлеге шигъри параллельләрне белмичә торып, безгә чын Кандалыйның ничек барлыкка килүен аңлавы читен иде. Икенчерәк итеп әйткәндә, без хәзер «Кандал мулласы» язган шигырьләрнең гадәти генә хис ташкыны түгел, бәлки иҗтимагый аң үзгәрүе нәтиҗәсендә туган искитәрлек зур сикереш икәнлеген тирәнрәк тә, эзлеклерәк тә аңлый алабыз. Чөнки әлеге үзгәреш Габделҗәббар поэзиясендәге дөньявилык һәм кешелелекнең гасырлар дәвамында хөкем сөреп килгән суфичылык, клерикализм догмаларыннан ничек котыла баруына, бу котылу юлының авыр, озак булуына күрсәтә. Бары шул үзгәрешләрне, дөресрәге, автор аңында кичкән үз-үзен ревизияләүне, аның сәбәбен, нәтиҗәсен яхшылап тойган һәм аңлаган чакта гына без хәзер гадәти булып яңгырый торган:

Сахибҗәмал, чибәрем лә,
И матурым, сөйәрем лә,
И белмәдем нидәрем лә,
Сагышыңны мөдам итдем,—

дигән кебек юлларның фикри, тел-стиль гадилеге «күпмегә төшкәнлеген», яисә:

Сәба йиле, исәр булсаң
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сахибҗәмал абыстайга!—

ише чын шигъри энҗеләрдән бездә бөек Кол Гали әдәби хәрәкәткә кертеп җибәргән җиләс җил образы белән моңлы халык җырларының «ичек кушылуын, бергә үрелүен һәм шушы кавышуның элгәргё тарихы ничә гасырларга сузылуын дөрес белә алырбыз.
Шулай итеп, нәтиҗә чыгарып әйткәндә, яшь Кандалый поэмалары, әдәби тәҗрибәсез авторның өйрәнчек әсәрләре буларак, бер аерым иҗатның төрле чорларын билгеләү өчен генә түгел, бәлки бөтен татар әдәбияты тарихындагы охравилыктан дөньявилыкка күчә башлау кебек мөһим этапларны өйрәнү, аңлау өчен дә зарур һәм кыйммәтле истәлекләр икән. Икенчерәк итеп әйтсәк, «Рисалә» һәм «Кыйсса» поэмалары, конкрет шагыйрь иҗатының елга башы булулары белән бергә, гомум әдәбиятыбызда барлыкка киләчәк борылышның элгәргё этабын характерлый торган кайбер галәмәтләрен үзләрендә чагылдыруы белән дә әһәмиятлеләр.
Игътибар иткәнсездер, һәр ике әсәрдә дә автор белән бергә без гел хәрәкәттә булдык: беренчесендә кешенең гомере буйлап сәяхәт иттек, хәтта «теге дөньяга» да экскурсия ясадык, икенчесендә Ибраһим Әдһәм, аннары «Кандилле иллек» егеткә ияреп, илләр гизеп, төрле фикерләр белән танышып йөрдек... Әгәр Кандалый фикердә торган) идеаллардан дөньяви мәхәббәт (җир кешесенең индивидуаль бәхете) идеалларына күчкән булса, без дә, акың шул бәрәкәтле жәоәкәтенә иярә-иярә, әдәби әсәр язуны тел кыландыру, чәйнәлгән «хакыйкатьләрне» тугылау дип эшкә башлаган тынгысыз, мәгәр талымсыз егеттән ничек итеп чын сәнгать әсәрләре тудыру югарылыгына ирешкән шагыйрь үсеп чыгуын күрә башладык бугай. Икенчерәк итеп әйткәндә, без шагыйрьнең абстракт идеяләр сазлыгыннан котылып, конкрет кешегә якынлашуын, шуңа күрә яңа фикер әйтергә теләп көчәнүдән чын ихлас мәхәббәт жырлары тудыру бәхетенә ничегрәк ирешә башлавын күзәттек шикелле. Димәк, югарыда (өченче бүлек азагында) куелган сорауга да өлешчә җавап табылды сыман.
Әйе, өлешчә генә. Җавап чагыштырмача тулырак булсын өчен (абсолют төгәл җавап, ихтимал, бөтенләй булмас), безгә шагыйрь үскән һәм яшәгән социаль даирәне дә искә төшерергә кирәк. Мәгълүм булганча, XVIII йөзнең соңгы чиреге белән XIX гасырның беренче яртысы феодаль крепостнойлык богавында яшәгән Россия халыклары тормышында, бигрәк тә икеләтә изелгән татарларның матди һәм рухи хәятында иң авыр һәм иң җаваплы чорларның берсе иде. Җирләре таланган, тел, рухи культура һәм дин-иманнары тапталган, димәк, кешелек дәрәҗәләре рәсми рәвештә инкяр ителгән татар хезмәт ияләре Е. И. Пугачев җитәкчелегендә башланган Бөек крестьяннар хәрәкәтенә, бәхәссез документлардан күренгәнчә, беренче-ләрдән булып кушылалар һәм актив катнашалар. Бу еллар гаделлек һәм тигезлек турында өзелә башлаган өметләрнең яңадан уянган, ике йөз ел дәвамында икеләтә изелү аркасында сүрелеп өлгергән дәртләрнең дөрләп кабынган чоры иде.
Ләкин халык хәрәкәте канга батырылды. Тәхете тетрәнүдән коты алынган патша хөкүмәте киләчәктә күпмилләтле халыкларның тагын берләшүеннән саклык йөзендә мөселман «инородецларга» карата кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр булды —Диния нәзаратын оештырды. Шул рәвешчә татарлар арасында иҗтимагый, рухи коммуникациянең кайбер шартлары үзгәрде, төгәлрәк әйткәндә, вөҗдан һәм иман мәсьәләсендәге гомуми һәм индивидуаль кимсенү хисе кими төште. 1812 елгы Ватан сугышы, аның нәтиҗәсе, ниһаять, 1825 елгы декабрь вакыйгалары әлеге үзгәрүләргә тәэсирсез узмадылар. Иң мөһиме, хуҗалык өлкәсендә капиталистик мөнәсәбәтләрнең элементлары барлыкка килүе һәм көчәюе, кешеләр арасында исә буржуаз мөнәсәбәтләр тернәкләнә баруы әлеге рухи дөньядагы үзгәрешләргә яңа импульс бирде: соңгы дәвер феодализм чорына хас дини йомылган иҗтимагый торгынлык нигезләрен рухи эзләнү хәрәкәте селкетә башлады. Дини реформация рәвешендә барлыкка килгән бу хәрәкәт милли аң уяну процессы белән бер тирәдәрәк атладылар. XVIII гасыр ахырында, XIX йөз башында иҗтимагый фикер мәйданына Габденна-сыйр Курсави, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарилар килеп, аннары алар башлаган эшләрне Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов-ларның дәвам иттерүләре менә шул иҗтимагый мөһим, тарихи закончалыклы процессның нәтиҗәсе иде.
Тормышка буржуаз мөнәсәбәтләрнең килеп керүе шул дәверләрдә үк крепостнойлык тәртипләренә каршы, димәк, гади хезмәт иясенең кешелек дәрәҗәсен инкяр итүче һәм аны кол (ярымкол) дәрәҗәсендә тотуга корылган төзелешкә каршы хисенең тагы да көчәя төшүен тәэмин иткән иде. Боларның барысы да турылапмы, кыеклапмы җәмгыятьтәге алдынгы аңнарга кешенең шәхес буларак хөрлеге, фикер йөртергә хокукы һәм индивидуум буларак дәрәҗәсе хакында Да уйланулар, борчылулар, эзләнүләр орлыгын сала. Аерым кешенең хокукы, дәрәҗәсе хакында фикер тугач, аның шәхси бәхете мәсьәләсе дә шул ук эзләрдән бара. Кыргыйлыктан узган кешеләр җенси сөю хисен шул шәхси бәхетнең бер өлеше итеп таныганнар, шуңа күрә> гашыйклар V3 Мәгъшукларына табынудан оялмаганнар, хәтта моннан аерым бер тәм, ләззәт тапканнар.
Мондый процесс барлыкка килүне философик иҗтимагый фикер дә, эстетик әдәби фикер дә беренчеләрдән булып тоеп ала (тарихчылар гына соңрак аңлый). Аерма шунда гына: прогрессив фәлсәфи аны фикер итеп тоя, зарурыйлыгын аңлый, котылгысызлыгын аңлата (иң кимендә шулай эшләргә омтыла), әмма алдынгы әдәби эстетик фикергә килсәк, ул аны шәйли, сиземли, хуш күреп кабул итә, ярата, хисләргә тәэсир ясау юлы белән «коеп куйган» образлар аша оран-лозунг дәрәҗәсенә күтәреп пропагандалый, җыр итә, мавыгып җырлый.
Вәгазьче Габделҗәббар шәкерттән тора-бара шашкын мәхәббәт җырчысы Кандалый-шагыйрь үсеп чыгуын менә шундый аз өйрәнелгән закончалык нәтиҗәсе итеп карасак, баягы сорауның шактый өлеше тулылана төшә кебек.
Фикергә йомгак ясап, шуны өстәргә кирәк, «Рисалә» һәм «Кыйссаларны игътибар белән уку, аларны соңгы чор Кандалый иҗаты белән чагыштырып карау, бер яктан, әлеге ике поэманың шагыйрь иҗатын гомум аңлау өчен документаль кыйммәтләрен күрсәтсә, икенче тарафтан, чал әдәбиятыбызның яңару дәверендә охравильжтан дөньявилыкка, схоластик суфичылыктан иҗади эзләнүгә, шуның аша чын гуманизмга күчү кебек катлаулы процессның ничегрәк баруын аңларга ярдәм итте. Күренә ки, без моңарчы яхшы белгән, таланты өчен тәкъдир иткән, дошманына карата пәкедәй үткен сүзле, дустына һәм сөйгәненә карта сандугачтай тәмле телле, нәфис өнле Кандалый кинәт кенә килеп чыкмаган икән. Тормыш шартларының нигезе (базис) үзгәрә бару процессында яңаруга йөз тоткан өскорманың күренеше сыйфатында үзенең элгәргесеннән — татар әдәбияты җирлеге традициясеннән үсеп чыккан шагыйрь ул. Шул ук вакытта шагыйрьне шагыйрь иткән сәбәпләрнең берсе — авторның кеше буларак шәхси сыйфаты икәнлегендә онытмыйк. Габделҗәббар шәкертнең гел «юлда» булуы — кеше гомере буйлап та, чор һәм илләр буенча да сәяхәттә йөрүләре — аның баштан ук тынгысыз, эзләнүчән шәхес икәнлеге дә истән чыкмаска тиеш. Әйе, хәрәкәттә генә бәрәкәт!

V

Җитлеккән Кандалыйда да аның яшьлек чорына хас кайбер социаль-иҗтимагый чикләнгәнлекләрнең дәвам иткәнлеге хакында әйткән идек. Аларның берсе һәм иң мөһиме, шагыйрьнең хезмәт кешесенә, димәк, материаль байлык җитештерүче хезмәтнең үзенә карата өстәнрәк карауга кайтып кала. Икенче җитешсезлек — ул ир-хатын арасындагы табигый мөнәсәбәтләрне беркадәр шәрәли төшүдән гыйбарәт. (Нәкъ менә шундый сыйфатлар аның әсәрләрен бастырган чакта акланган һәм акланмаган кыскартуларга сәбәп булды, бу исә, үз чиратында, өйрәнелә торган иҗатны шомартуга, шуның аша аны берьяклырак яктыртуга китерде.) Андый җитешсезлекләрне аклап торуның кирәге юк. Әмма алар да, әгәр катлаулы шагыйрь иҗатын әтрафлап һәм тирәннән белергә теләсәк, өйрәнелергә, аңланырга тиешләр.
Бу кимчелекләрнең (беренчесе югарыда биографик алшартлар белән аңлатылган иде. Моңа хәзер шагыйрь аңының, хаким катламнар вәкиле буларак, табигый сыйнфый чикләнгәнлеге нәтиҗәсе икәнлеген дә өстәү зарур. Мәсьәләгә шулай сыйнфыйлык принцибыннан якын килсәк, шул ук вакытта проблемага чак кына югарыдан торып карасак, әлеге чикләнгәнлекнең гел субъектив сыйфат кына түгел, бәлки иҗтимагый күренешләргә карата үзенә күрә «объектив» мөнәсәбәт нәтиҗәсе булуы да ачыкланыр. Шагыйрь инануынча, «урак урып, печән чабып», көне-төне тиргә бата-бата тузан-туфракта аунауга караганда, йомшак сәкедә китап карый-карый, яисә гөжләп торган самавырдан чәй эчә-эчә сөйгән яр янында хозурланып утырулары, әлбәттә яхшырак. Кайсы игенчең, ягъни мәсәлән, кайсы «мажигың», кулыннан килсә, шундый тормыштан баш тартыр иде? Икенчерәк итеп әйтсәк, гади игенчеләргә караганда байлар, руханилар ях шырак яшиләрме, әллә начарракмы?!
Сорауның, кем әйтмешли, болай җүләрләрчә куелуы очраклы түгел Хикмәт шунда ки, безнең бүгенге позициядән бәяләгәндә һичшиксез гаделсезлек булган хөкем, хаким сыйныф вәкиле Кандалый өчен, әгәр аның мәнфәгатеннән һәм гомумән сыйнфый җәмгыятьтәге реаль мөмкинлекләрдән чыгып карасак, һичшиксез дөрес! Менә бу күренеш Кандалый реализмының, дөресрәге, аның иҗатында реализм принципларының чагыла башлавының бер үзенчәлеге иде. Ягъни ул тормышта нәрсә бар — шуны яза, үзе күргәнчә һәм бәяләгәнчә яза. Аны ялган сөйләүдә гаепләп булмый.
Ләкин шул ук вакытта бу әле зур, тулы дөреслек тә түгел, бәлки өлешчә генә дөреслек, чикләнгән һәм примитив дөреслек иде. Игенченең ничек эшләгәнен, ни хәлдә яшәгәнен генә күрү җитеп бетми әле, аның ни өчен, нигә эшләвен, эшләргә мәҗбүр булуын аңларга һәм шундый хезмәттән башка торып булмавын да онытмаска кирәк. Әйтик, Кандалыйның документальлек дәрҗәсендә натуралистик төгәллек белән тасвирлаган «мажик михнәтенә» караганда Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары»ндагы романтик планда яктыртылган игенче хезмәтендә тормышчан дөреслек, кешегә гаделлек күбрәк чагыла. Мәсьәләне шулай төрле яклап бәяләмичә, аны бары бер яктан, ягъни өлешчә генә яктырткан хәлдә дөреслек тә ярты-йорты, хәтта гарибрәк рәвештә килеп чыга.
Димәк, Кандалыйның «мажик хәлен» сурәтләвендә күренешләрне реалистик гәүдәләндерү омтылышы бар, әмма бәя бирү һәм аңлау тулы, төгәл булмагач, әлеге реализм да башлангыч хәлдә генә калган. Шул ук вакытта бу күренеш дөньяви татар поэзиясендә реализм принципларының чын-чынлап тернәкләнә, формалаша башлавының да галәмәте иде.
Тормыш чынбарлыгына менә шулай турыдан-туры якын килергә омтылу Кандалый иҗатында кайбер социаль мотивларның элек күрелмәгән рәвештә калку гәүдәләнүен, кискенрәк яңгыравын тәэмин итте. Мәсәлән, гади крестьян (рухани дәрәҗәле лирик геройның, ихтимал, көндәше сыйфатында гәүдәләнгән «мажик» («надан ир») образы шул заман чынбарлыгы өчен никадәр типик булган булса, аның шулай конкрет чаралар белән тасвирлануы да XIX йөз башы татар әдәбияты өчен шул кадәре үк зур яңалык иде. Мажикны тасвирлаганда кер, тир, ертык кием, иске чабата, юеш ката, суган, торма, төтенле ызба, сасы ис төшенчәләрен төп сурәтләү чаралары итеп куллану, мөнәсәбәтнең вакыт-вакыт артык тупас булуына карамастан, әлеге образга сәнгатьчә җанлылык, социаль конкретлык бирә. Автор позициясенең гаделсезлеген икърар иткән хәлдә, аның каләме белән ^УДЫрылган образның реалистик дөреслеген дә инкяр итү мөмкин түгел. Ул чор татар крестьянының ярлы һәм керле булуы гына түгел, дЛки надан, димәк, рухи, интеллектуаль культурадан мәхрүм хәлдә яшәве дә бәхәссез факт. (Гади хезмәт иясенең кешелек дәрәҗәсен, Реданлык хокукын тану ул әле аның интеллектуаль сыйфатын механик рәвештә шомарту, идеАллаштыру булмаска тиеш.) Гади крестьянның дин тотуда «керәле-чыгалы» булуы («Намаз урнына йыр йырлар, Иман укы дисәң, мырлар»... һ. б.), «томаналыкны» нәселдән саклап килүе дә, мәсьәләгә объектив карасак, түбән катламнар өчен типик күренеш иде. Димәк, Кандалый безнең әдәбиятта крепостнойлык чоры татар крестьянының реалистик образын тудыруда беренче адымнарны ясаган сүз остасы икән. Үзенчәлеге исә шуннан гыйбарәт: тенденция-идея ягыннан бик үк гадел булмаса да, сурәтләү чаралары, тарихилык җәһәтеннән тулаем дөрес иде.
Крепостнойлык чорында икеләтә изелүгә дучар ителгән татар крестьяннарының авыр социаль чынбарлыгын, ирнең дә, хатынның да бер дәрәҗәдә үк коллык хәленә төшерелгәнлеген тасвирлауда шагыйрь кайчакларын зур гомумиләштерүләргә ирешә.
Әгәр ирнең хәле:

Гүйәки бер байар колы,
Байарның әмре аркылы
Эш эшләп, кабарып кулы,
Саладыр акча абрукка,—

рәвешендә гэүдәләндерелсә, аның хатыны да шундый ук өзлексез изелүгә дучар булган:

Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йайен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка...
(«Сахибҗәмал», ///, //, 6)

Рухи Һәм мәдәни казанышлардан читкә тибәрелгән, хәтта мәхрүм ителгән гади татар крестьяннары чынбарлыгында хатын-кызларның хәле аерата авыр иде. Үзе тулысыңча ислам дине өйрәтүләре тарафында булган, шуңа күрә көндәлек гамәлләрендә «хатын-кыз — ярты кеше» дигән принципларны алга сөргән рухани Габделҗәббар хәзрәткә каршы буларак, реалистик аңы уяна башлаган шагыйрь Кандалыйның иҗатында хатын-кызларның әлеге авыр хәлләрен дөрес яктырту омтылышы киң урын алды. Гәрчә шагыйрь моны хатын-кыз бәхетсезлеге «надан иргә» кияүгә чыгу дип чикләнгән рәвештәрәк тәкъдим итәргә тырышса да, әлеге бәла-казаларның күп очракта ярлы тормыш белән бәйле икәнлеге ап-ачык иде. Чөнки теләсә нинди укучы көзге салкында туңып, җәйге эсседә пешә-пешә җир тырнау, урак урып, печән чабу белән шөгыльләнүче хатын-кызның бай кеше яисә хәлле рухани җәмәгате булмавын уйлап тормыйча да аңлый ала. Өстәвенә, Кандалый ирләр белән хатыннар арасындагы хокук тигезсезлеге тудырган гарип мөнәсәбәтләрне дә ачык күрә һәм яшермичә күрсәтә. Аның инануынча, «надан ир» хөкем сөргән гаиләдә хатынның күргәне җәбер-золымнан гына гыйбарәт:

Тотып, чорнап сач үрмәсен,
Ашатды камчы җөрмәсен...
(«Сахибҗәмал», XII, 7)

Хәер, хатынның «Сөйәген тоз кеби уып, Ки борнын кан илә юып», аннары куып җибәрүдә «мажик» ирләргә «галим» муллаларның үзләре дә мул үрнәк биргәннәр. Чөнки гади крестьян үз хатынына иң ахыр чиктә хуҗалыгына кирәкле хезмәтчегә карган кебек караса (ач үлемгә тарымас өчен шулай карарга мәҗбүр булса), өч-дүрт хатын асраган мулла абзаң өчен алар бөтенләй «әрәмтамак» яисә, иң яхшысы, уенчык булып күренгәннәр, һәрхәлдә залим ирдән күргән җәбер-җәфага түзә алмыйча: «Бер анфалит кеби кайтып, Ике битене саргайтып, Ике күзене акайтып» тол утыручы хатыннарның күпчелеге икенче кат өйләнү өчен матди хәле җитмәгән ярлы крестьяннардан түгел бәлки хәллерәк катламнардан чыкканлыгы мулла булмаган кеше өчен дә ап-ачык.
Шулай итеп, шагыйрь Кандалыйның язганнары рухани Габлет җәббар хәзрәтнең табигый инануына да, көндәлек гамәлләренә дә каршы килә. Шагыйрь иҗатында гәүдәләнгән стихияле реализмның үзенчәлеге, документаль әһәмияте менә шуннан гыйбарәт.
Ләкин «стихияле реализм» дигәч тә, шагыйрь иҗатындагы андый социаль элементларны тулысыңча очраклы рәвештә барлыкка килгән күренеш дип бәяләргә ярамый. Чынлыкта әлеге «стихиялекнең» үзе аңлылык һәм максатчанлык, ягъни билгеле бер ышанычның эчке иманның чагылышы иде. Ул иманның эчтәлеге исә Кандалыйның хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка шәхси бәхеткә лаек дигән карашыннан гыйбарәт. Шуңа күрә дә аның һәр әсәрендә диярлек мәгъшука (сөйгән кыз) белән мәгыыук (гашыйк ир) тигез хокуклы тарафлар сыйфатында гәүдәләнә. Әгәр үзләренең хатын-кызга карата мөнәсәбәтләрендә феодаль аңны калку гәүдәләндергән элекке татар яраннарының (рыцарьларының) җырларында «Мал биреп нарым димәк -шулдыр морад, Мал бирмәй йарым димәк - халык дин оят» фәлсәфәсе алга сөрелсә, Кандалыйда кыз өчен калым түләү (кәләшне сатып алу) мотивы, йәисә мәгъшукагә башка берәр юридик яки матди чаралар ядәмендә ирешү бөтенләй диярлек күренми.

Кауышыйк инде бу айда...
Ирадәң әллә байларда?...—

дигән сүзләрдән лирик герой үзен «ярлы» итеп күрсәтүе белән калым түләүче түгеллеген дә әйтә, бары байлык өчен иргә чыгучы кызларга тискәре мөнәсәбәтен дә белдерә. p> Надан ир м а л ы н а кызма,
Алар сари кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә,—
Ки булырсән гъисйан Aлла...

Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалык ы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.

Шулай итеп, шагыйрь иргә чыгуда кыз балага ата-ана киңәшенә генә ияреп түгел, бәлки үз хисенә ышанып гамәл кылырга куша, малга кызыгуны исә Алла ихтыярына каршы бару дип бәяли.
Шагыйрьнең инануынча, барган киявенә мәхәббәте сүрелсә дә, хатын-кыз тормышы зинданга әверелә:

Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә анда,
Аның илә мосахибдән
Ки әфзаль зиндани, Aлла...

Әгәр язмышың шулай була калса:

Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә,—
Үзенә тиң бирүр Aлла.

Надан һәм мәхәббәтсез ир исә:

Өзелеп егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын,—
Котылдырсын берүк Aлла!

Шагыйрьнең: мәхәббәт, шәхси бәхет ул малда түгел, ә чын хистә, һәм кеше хисен хөрмәтли белә торган галим, белдекле кеше беләң сөешеп яшәүдә, дигән фикере кызны мәһәр ише никяхның матди интерес якларыннан баш тартуга чакыруында ачык чагыла:

Ки галимдән хәбәр килсә,
Атаң-анаң аңа бирсә,
Мәһәрә керәнләр салса,—
Аны кабул әйләгел, җаный! («Бән сезләрэ бер сүземне...»)

Шулай ук Кандалый: мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә. Әйтик, иҗатының чагыштырмача башлангыч чорында ук (мәсәлән, «Нисъф-ел-мөлякъәт...» шигырендә): «Атаң ятка биргәнне тоймый калма», мәхәббәтсез кешегә «Бармыйм дигән сүзеңне телдән салма»,— дип чакырган Кандалый соңгырак чор әсәрләрендә дә үз хокукын яклауда кызларга оя-лып-имәнеп тормаска киңәш бирүен дәвам итә:

Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Aлла...
(«Бән сезләрә бер сүземне...»)

Шагыйрьнең икенче бер әсәре исә мәгъшукасен оялып-нитеп тормыйча үзенең кемне яратуын ата-анасына ачык әйтергә өндәве белән башланып китә һәм оялчанлык (монда: буйсынучанлык та!) бәхетсезлеккә сәбәп дигән фикер үткәрелә:

Китабларда бу сүзне күргәнем бар:
«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;
Икеләнеп, оялып корган эшләр
Сүтеләдер, сүреләдер!»—димешләр.
«Биреңез үк!»—дигел, бер дә оялма,
Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма...

Шул рәвешчә иске дәвер татар кызын үз язмышына карата актив гамәлгә дәшү мотивы шагыйрьнең соңгы чор иҗат җимеше булган «Сахибҗәмал» әсәрендә йәнә дә көчлерәк яңгырап, тагын да калкурак гәүдәләнә (XIX бүлекчәгә карагыз).
Кандалый кыз баланы ата-анасына карата гына түгел, бәлки мәхәббәтен тәкъдим итүче егеткә мөнәсәбәттә дә туры сүзле булырга дәшә:

Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,
Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.
(«Ки бәп яздым сиңа, җанкәм, ничә хат...»)

Боларның барысы шул чор татар әдәбиятына яңа тематика, яңа геройлар белән бергә мәхәббәт мәсьәләсен аңлауда яңа шагыйрь килүен күрсәтә.
Әлбәттә, шагыйрь иҗатында йөз биргән бу яңарыш, үзгәреш җи-генә шома гына бармый, табигый ки, бара да алмас иде. Чөнки Нчле талант ничек кенә иске кысалардан чыкмасын, шагыйрь аңында Клйкке тәрбиядән калган төшенчәләр, буталчыклар шактый иде. Шуңа КҮРӘ вакыт-вакыт аның яңа фикерләрне алга сөргән дөньяви эчтәлекле шигырьләрендә дә иске әдәбияттан, дөресрәге, тәсауыф поэзиясеннән килә торган сурәтләү чараларын очратырга мөмкин. Мәсәлән:

Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне,—

дип башланган шигырь элекке «Алла гыйшкы» хакында лаф орган суфи шагыйрьләрнең әсәрләрен хәтерләтә. Ләкин соңрак, шулай беркадәре абстракт чаралар белән эретелгән строфаларны узгач, нәкъ җитлеккән Кандалыйча әйтелгән юлларга килеп чыгабыз:

Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..

Төгәл бер шигырьдә генә түгел, хәтта бер строфа эчендә дә шундый күчешләрне, ике дәвернең янәшәлеген — «өйдәшлеген» күрергә мөмкин. Әйтик, түбәндәге бер генә бәйтнең алдагы юлы, Алланы күздә тотып, суфилар традициясенчә әйтелгән булса, икенчесе, һичшиксез, җир кешесенә карата сөю хисен тасвирлый:

Без гъәрибләр йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде...
(«Фиракъеңдин күземдә йэш корымай...»)

Ниһаять, югарыда китерелгән мисАллардан «кыз язмышы» мәсьәләсендә ходайның нинди «позициядә торуы» да ачык түгел: бер урында ул язмышка буйсынучаклыкны Алла инкярына каршы килү дип бәяләсә, икенче урында «ходай кушкан йарга» мәхәббәт бетү мөмкинлеген дә исәпкә ала.
Шагыйрь иҗатында йөз биргән мондый эзлексезлек, буталчыклык аның «надан» белән «мажикны», «бай» белән «галимне», «бай надан» белән «ярлы галимне» бутавында да чагылыш таба. Югарыда китерелгән мисАлларның кайберләреннән күренгәнчә, Кандалыйныц «наданы» ярлы һәм томана «мажик» та, мал-милекле белемсез байгура да була ала. Шулай ук аның тәһарәтле, намазлы галиме дә кул көче белән туенучы гадәти игенчегә әверелә:

Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып, намаз кыйлса.—
Ушал ирдер ки рәхманый...
Зирагъәтдән әгәр кайтса,
: Тиз үк хәляленә әйтсә...
(«Бән сезләрә бер сүземне...)

Димәк, шагыйрьнең «мажик» дип сүккәне гел ярлы крестьян булмаган кебек, аның «галим» дип олылаганы да, кайчандыр кат-кат тукылганча, байлар («авыл буржуазиясе...») түгел икән. Кыска гына итеп әйткәндә, Кандалый әлеге төшенчәләр ярдәмендә күпчелек очракта белдексез һәм белдекле, «динсез» һәм «дөрес иманлы» кешеләрне күз уңында тота. Ягъни шагыйрь кешеләрнең кешелеклелеген, шәхес буларак кыйммәтен билгели торган критерий сыйфатында аның аңын, белемен, рухи дәрәҗәсен ала (рухи байлык сыйфатында динлелекне күздә тотуга һич тә гаҗәпләнмик: һәр заманның үз идеалы, үз иманы, үз бизмәне). Дөньяны танып белүдә, кешеләр арасындагы күренешләргә бәя бирүдә мондый рухи критерийларны беренче планга кую ул мәгърифәтчелек идеологиясе оешкан һәм хөкем сөргән дәверләр өчен хас иде.
Дөрес, Кандалыйның мәгърифәтчелеге шул тәгълиматның идеологларында чагылган максатчан фикер, системалы өйрәтү рәвешендә гәүдәләнми. Чөнки ул Курсави, Мәрҗаниләр шикелле теоретик гыйльми трактатлар, публицистик китаплар язмаган, әлеге фикерне Утыз Имәни, Акмуллалар төсле нәфис әдәбият, шигырь аша пропагандалауны да үзенә максат итеп куймаган (бары вакыт-вакыт кына аның аерым шигырьләрендә Утыз Имәни һәм Акмуллалардагы кебек үк «къил вә къаль»ләргә, ягъни схоластик сүз боткаларына каршы протест элементлары, йәисә «наданлык бәладер», «надан ир җангадыр агу» ише аксиоматик тәгъбирләр яңгырый). Чынлыкта, Кандалый, тормыш ләззәтенә ашкынучы хис иясе буларак, үз аңында оешкан, холкына муафикъ рәвештә тиз узылган әлеге теоретик фикерләрдән туп-туры гамәлгә күчкән. Шуңа күрә фикерне тәфсилләп нигезлисе урынга, кабалана-кабалана дигәндәй ашыгып, шашынып, аны әдәби образга — конкрет хөкемгә әверелдергән. Нәтиҗәдә аның мәгърифәтчелеккә карата булган позициясе трактат йәисә декларация рәвешендә түгел, бәлки тормышның уңай һәм тискәре күренешләренә карата мөнз« сәбәт сыйфатында оешкан, Югарыда каралган хатын-кыз һәм шәхси мәхәббәт мәсьәләсендә дә без шундый мөнәсәбәтнең үзенчәлекле чагылышын күзәткән идек. Әгәр китерелгән мисАллардан Кандалый гуманизмының хатын-кыз җенесенә карата тарихи конкретлыгы бары мәгърифәтчелек идеясе тәэсире икәнлеге бәхәс тудырмаса, шагыйрь мирасында гәүдәләнгән түбәндәге фактлар әлеге идеянең шул иҗатта тоткан урынын, күләмен тагы да ачыграк күрергә ярдәм итә.
Югарыда хатын-кыз бәхете, хокукы мәсьәләсенә кагылышлы рәвештә шагыйрьнең Алла ихтыярына мөрәҗәгать итүе һәм шул тенденцияне уздыруда каршылыклар җибәрүен күргән идек. Провиден циализм (бөтен күренешләр, хәлләр бары Алла ихтыярыннан дигән ышаныч-иман) тәэсиреннән тәмам котыла алмаган, котылуы мөмкин булмаган Кандалыйда андый каршылыкның очравы гаҗәп түгел Чөнки, әлеге провиденциализмның иске тәрбиядән килүе табигый булган шикелле, искене җимергән чакта яңалык өчен көрәшүчеләрнең үз ышанычларын куәтләү максатыннан ходай авторитетына апелляция ясаулары да закончалыклы күренеш. Әмма Кандалый сөю хисенең дәрәҗәсен билгеләүдә «мәхәббәт — ул ала кушкан эш», «сөю — пәйгамбәр сөннәте» дигән, иске карашлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кыю яңгыраган тезислар белән генә дә канәгатьләнми. Лирик геройның сөю хисләрен тасвирлаган чакта ул дөньяви кешегә — гадәти җир кызына булган мәхәббәтен Алла алдындагы бурычыннан өстен куя. Дөрес, моның кайбер мисАллары аерым әсәрләрдә бер карауга Аллага ялвару рәвешендәрәк «гадәти» яңгырый:

Намаз артларындин, җаный, Телимен Алладин сәни...
(«Колак тотып ишет, җаный...»)

Шулай намаз, ягъни Аллага коллык белән янәшә куелган мәхәббәт тора-бара мәчеткә үк кереп китеп, андагы мөнбәрне — дини вә-азь кафедрасын — гыйшыклык хәлләрен игълан кыла торган трибунага әверелдерә:

Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән:
Бәйан идәм мәхәббәт гъәнбәрендән.

Кешенең сөю хисен иң калку гәүдәләндергән «Фәрхи»дә әлеге мотив тагын да көчәйтелә төшә:

Күз-кашыны мәсҗедә михраб идәм,
Сурәтене көзгедик мәхабб идәм!

Димәк, кызның күз-кашы мәчеттә кыйбланы, ягъни табына торган тарафны күрсәтүче урынга — михрабка, ә аның сурәте исә гадәти күзгә күренми торган серле җиргә (мәхәббка) — илаһи объектка Әверелә. Хәтта хисләре белән мавыгып киткән шагыйрь моның белән генә дә чикләнми:

Һәм менә инәлдерәсең ничә ел,
Гакълым алып, баша йитдең ничә юл.
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый:
Тәмам оныттыра яздың Алламый!
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым, бинийазым ут йотып,
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сурәтең күңлемә уладыр кунак!..
Аллама баш орсам иде бу кадәр,
Сәне мәңа ул бирер иде мәгәр!..

Кыскасы, әле генә ярдәм сорап Аллага мөрәҗәгать иткән шагыйрь, аның кодрәтенә ышануга кул селтәгән мәҗүсидәй, сөйгәненең образын табына торган потка әверелдереп, шуңа сәҗдә итә.
Яшьлегендә гел дини тәрбия алган, «хак мөселман» буларак формалашкан, соңрак руханилык Вазыйфасын үтәп яшәгән ир агасының гади җир кызы -— крестьян кызы образын шул рәвешчә Алла .образына каршы куюы гадәти генә «юлдан язу» яисә «динсезлек» күренеше түгел, бәлки шагыйрьнең мәхәббәт хисенә, Кешенең шәхси, интим бәхете мәсьәләсенә мөнәсәбәте, иҗтимагый позициясе чагылышы иде.

VI

Мәхәббәт хисен, аның көчен тасвирлауда шагыйрь ирешкән казанышлар хакында фикер йөрткән вакытта, аларның табигатен бары конкрет сөю хисе көченә, теге яки бу каләм иясенең әдәби мөмкинлекләренә кайтарып, шулар белән генә чикләп куярга ярамый. Шагыйрьнең мәхәббәткә карата булган мөнәсәбәте аның иҗтимагый позициясенә бәйле икәнлеген раслый торган дәлилләрнең башка төрләре дә бар.
Югарыда бер тапкыр искә алынганча, шагыйрь әсәрләрендә, мәсәлән, ирләр белән хатын-кызлар арсындагы мөнәсәбәтләр темасына кагылганда, беркадәре «тәртәдән чыгып китү», ягъни күренешләрне Шәрәрәк тасвирлау фактлары очраштыргалый. Шул ук вакытта кистереп әйтергә кирәк: Кандалыйда очрый торган андый детальләрдә, әгәр чикләнмәгән ханжалыкны, формаль тәкъвалыкны принцип итеп алмасак, порнография бөтенләй юк. Мәгәр талымсызлык, чама хисен югалтып җибәрү күренешләре шактый. Шул ук вакытта сүз һәм әдәби чаралар сайлауда шагыйрьне әдәпсезлек белән эстетикасызлыкта гаепләргә дә ашыкмыйк. Чөнки мәсьәләгә тарихи планда җитдирәк карасак, андый турыдан ярып әйтүләрнең күренеш һәм хәлләрне мөмкин кадәр тормышчан, реальрәк яктыртырга омтылыш нәтиҗәсе икәнлеген дә, шундый омтылышның аңлы рәвештә тормышка ашырылган булуын да күрүе кыен түгел. Мисал өчен «Мәгъшукнамә» китабының ахырында VIII бүлекчә сыйфатында китерелгән, «Чүсәнә абзый, чүсәнә» дип башланган шаян строфаларга мөрәҗәгать итик. (Искәртеп узыйк: «Мәгъшукнамә» китабын Кандалыйныкы түгел дип исәпләүчеләр, гадәттә, шушы бүлекчәгә өркеп карыйлар; ләкин әлеге шигырьнең өлеше һәм варианты «Сахибҗәмал» әсәренең ШАКД редакциясендә теркәлгән булуы мондый шөбһәне нигездән кире кага.) Ул строфаларда һәм аларның ШАКДда сакланган вариантларында очрый торган кайбер кинаяле гыйбарәләр, чыннан да, иреклерәк яңгырыйлар. Ләкин, икърар итик, чытлык кызларның кыланышларын гаять калку итеп гәүдәләндергән ул шигырьләрдә тормышчан дөреслеккә хилафлык юк. Шулай да ни өчен Кандалый мондый кискенрәк алымга барган? Монда берәр тарихи объектив сәбәп, әлеге шигырьгә автор йөкләгән махсус мәгънә, аңлы тенденция юк микән?
Ислам дине нык таралган Урта гасыр мөселман халыклары әдәбиятында, җөмләдән татар язма поэзиясендә дә, бигрәк тә аның суфичылык агымы көчәйгән чорында, гадәти җир кешесенең үз ишенә булган мәхәббәте—кешечә дөньяви мәхәббәте,— югарыда әйткәнебезчә, гражданлык хокукыннан мәхрүм ителгән иде. Шуңа күрә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт кырыс регламентка салынып, «баш һәм муен», «хуҗа һәм хезмәтче» нисбәтендә каралган, шулай пропагандаланган. Әгәр ислам дине, башка диннәр кебек үк, гаилә дигән иҗтимагый институтта азмы-күпме «мөкаддәслек» галәмәте күрә икән, аны да ул бары мөселманнарны күбәйтүче, шулай ук «хуҗаларның» нәселен арттыручы, «хезмәтчеләрнең» дә санын киметмәүче бер чара рәвешендә таныган. Бу хәл исә, үз нәүбәтендә, гаиләнең ислам тарафыннан социаль категория сыйфатында танылуын тәэмин иткән. Шуңа күрә, мөселман руханиларының инануынча, гаилә нигезен «шайтани галәмәт» булган интим хисләр түгел, бәлки тормышчан зарурият тәшкил итәргә тиеш.
Бу әйтелгәннәрнең коры декларация түгеллеген раслый торган документлар да бар. һәм ин кызыгы шунда, әлеге документларның бер күчермәсе югарыда аталган шигырьне эченә алган «Мәгъшукнамә» китабы теркәлгән кулъязмада — Иске Шәйморза дәфтәрендә (В нөсхәдә) дә китерелә.
Өйләнүче яшьләр өчен кулъязма циркуляр рәвешендә төзелгән, руханилар тарафыннан мәдрәсә укучылары арсында актив пропагандаланган, шуңа күрә кулъязмаларда күп очрый торган бу документ «Әдәбнамә» дип атала. Ул түбәндәгедән гыйбарәт (иң характерлы җирләрен генә күчерәбез):
«Әүвәл кыз куйныга барганда ике рәкәгать намаз кылсын, тәңре тәгаләдән теләкләрен теләсен... Андин соң кызның шәһадәт (имән-— М. Г.) бармакындин тотсын, кәлимәи шәһадәт берлән сүзләнсен» тәңре тәгаләнең боерыгыны сорасын: «Әүвәл тәңерең кем?» — дисен. Кыз әйтсен: «Барча галәмне яраткан бер вә бар тәңре!» — дисен, «Кем өммәтендин торырсың?» — дисен. Кыз әйтсен: «Мөхәммәд өммәтендин торырмын»,— дисен...» Моннан соң егет кызның кайсы диндә, нинди мәзһәбтә булуын ачыкларга тиеш.
Күрәсез, кәләш янына керүче кияү үзе генә укынып йөрү белән канәгатьләнмичә, хәзергечә әйтсәк, кызның политик карашларын, идеологик позициясен һәм «гражданлыгын» аныкларга тиеш икән.
Мәгълүм булганча, һәрбер күренешнең үз асылы, форма һәм эчтәлеген бергә туплаган «оригиналы» булган кебек, аның бары тышкы кыяфәтен генә төрле ноктадан төрлечә итеп күрсәтүче иярчен «күләгәләре» дә бергә йөри. Дини өйрәтүләр белән дә шулай. Аның «иярченнәре», гадәттә, өстәмә рәвештә соңрак туган, тора-бара законлы традициягә кереп киткән гореф-гадәт һәм йолалардан, имеш-мимеш һәм хорафатлардан гыйбарәт. Моның мисалын никяһка караган шәригать таләпләреннән дә күрергә мөмкин. Әйтик, өйләнешү акты вакытында никях уку, ягъни «иляһи сүз» белән яшьләрнең гамәлен олылау эше, ислам диненең беренчел һәм, шул тәгълимат тарихы күзлегеннән караганда, законлы таләбе булса, әле без танышкан «Әдәбнамә» һәм андагы «имтиханнар» аның соңрак формалашкан иярчене һәм аның асылын комик хәлгә әверелдерә яза торган күләгәсе генә.
Комизм исә «Әдәбнамә»нең төп идеясендә түгел,—анысы белән ул никях хакындагы дини өйрәтүгә каршы килми,— бәлки форма һәм чамасында. Игътибар итегез: анда сүз сугыш вакытында улҗа (трофей) рәвешендә төшкән, кайсы динне тотуы ачык түгел әсир, йәисә «урамда табылган» билгесез кыз катына керү хакында түгел, бәлки кияүнең үзе кебек үк «хак мөселман» баласы белән шәригатьчә кавышуы турында бара. Шулай булгач, нигә кирәк әлеге «имтихан» алулар, никях түшәге өстендә кырык мәртәбә дога укулар? Ул таләпләрне акылга муафикъ нормаль таләпләр дип әйтә алабызмы?!
Әлбәттә, мин дә өйләнешүчеләрнең аулак калуга ук бер-берсе өстенә ажгырып ташлануларын пропагандаларга җыенмыйм. Ләкин гасырлар буена хөкем сөргән риялы өйрәтүләрнең әһәмиятеннән жүз йомарга да ярамастыр, чөнки, моны белмичә торып, әдәбиятыбызд гы мәхәббәт тематикасы үзенчәлекләрен аңлый алмаячакбыз.
«Әдәбнамә» ише әйберләрнең әлеге таләпләре соңгырак туган күренеш дип әйтүдән чыгып, монда «асыл исламның ни гаебе?» — дип әйтергә дә нигез юк. Чөнки өлгегә ярарлык «оригинал»ның үзе булмаганда, аның кәкре-бөкре «копияләре», чалышайган күләгәләре дә килеп чыкмас иде — буш җирдә үзеннән-үзе генә күләгә барлыкка килми.
Алайса «беренчел һәм икенчел» йолаларга аерып торуның кирәге нәрсәдә? Болай аеруның узгандагы күренешләрне аңлау өчен методологик әһәмияте бар. Чөнки, тарихыбыздан яхшы беленгәнчә, дини чикләүләргә, клерикализмга каршы күтәрелгән көрәш вакытында ударларның беренчесе диннең асылына, аның беренчел өйрәтүләренә түгел, бәлки соңрак туган «күчермәләренә» өстәмә һәм койрыкларына төбәлгән була (мәгърифәтче реформаторларның «диннең асылына кайтырга», аны «соңгы катламнардан арындырырга» теләүләрен искә төшерик). Дингә шулай «дини ревизия ясау» этабын узгач кына, аның чын асылын тәнкыйтьләргә, хәтта бөтенләй кире кагарга мөмкинлек туа. Ягъни «динне соңгы катламнардан арындыру» омтылышы — ул, гадәти генә чикләнгәнлек түгел, бәлки фәлсәфи чикләнгәнлек белән иҗтимагый кыюлыкның бергә укмашкан һәм узылуы зарури булган тарихи бер этабы да.
Язма әдәбиятлардагы мәхәббәт тематикасының дини чикләүләрдән котылу юлы да шундый зарури баскычлардан узарга тиеш иде, һәм ул узды да аларны. Никях хакындагы «хак дини» өйрәтүләрнең өстәмә койрыгы булган «Әдәбнамә»ләргә чын һәм олы мәхәббәт поэзиясенең формальрәк төрен гәүдәләндергән «Чүсәнә, абзый, чүсәнә» ише шигырьләр каршы куелды, Икенчерәк итеп әйткәндә, «Әдәбнамә»-дәге тәкъвалыкка төрелгән ялган, рия һәм хиссезлек «Чүсәнә...» ише әсәрләрдәге шаян дөреслек, гадилек һәм күңелне кытыклый торган мутлык белән кире кагылды.
Димәк, без «тәртәдән чыгу» дип бәяләгән күренешләр дә, әгәр игътибар беләнрәк карасак, тормыш проблемаларының үзәгенә алып керәләр икән.
Мәхәббәт тематикасының «дини крепостнойлыктан» шулай шаян көлү, искелектән ирония һәм сатира ярдәмендә котылырга омтылу фактларын дөнья әдәбияты тарихында күп табарга мөмкин. Мәшһүр Бокаччоның «Декамерон» китабы ничек тууын, нинди идея уздыруын христиан дине тарихын, Урта гасыр христиан әхлак нормаларын белгәндә генә аңлап була. Чөнки, бер яктан, җор, шаян, икенче тарафтан трагик яңгыраган, үзендә әдәпсезлек белән нәфислек һәм наз-лылыкны бергә кушкан әлеге әсәрнең бөтен пафосы чиркәүлекне кире кагып, җир мәхәббәтенә дан җырлаудан гыйбарәт. Француз, рус әдәбиятларына мөрәҗәгать итсәк тә, характерлы мисАлларны шактый кү-.рербез. Шунысы да мөһим: мәхәббәт тематикасына иреклек, мөстәкыйльлек даулаган дәвердә, реалистик сурәтләү алымнары беләк бергә, натурализмга, аның дорфарак формаларына да юл куела, чөнки тәҗрибә азлыгы, реалистик чараларның нормага утырып җитмәве аркасында бөгеп җибәрүләргә урын кала. Мондый җитешсез-лекләрне җиңү, реализм юлында чын сәнгатьчә югарылыкка күтәрелү, ягъни чама һәм хис микъдарын билгеләүдә оптималь нормалар табылу ул әлеге көрәшнең югарырак этапларында гына мөмкин.
Әлбәттә, искене инкяр итү, яңаны раслау ул көлү һәм ирониягә генә кайтып калмый. Җир кешесенең гүзәллеген мактау, рухның гына түгел, җисемнең дә бәхеткә, ләззәткә хокуклы икәнлеген исбатлау өчен соклану, мәдхия җырлау юлын да сайларга мөмкин. Дантенын гүзәл Беатричега, Петрарканың Лаурага багышланган мәдхия-ода~ лары менә шундый соклану һәм табыну юлының әдәбияттагы гәүдә ләнеше иде. Моның тагын бер мисалын Көнбатыш Европа сынлы сәнгате тарихында күрәбез. Мәсәлән, Ренессанс дәверендә һәм аннан соң бөтен Европа сәнгатендә, кем әйтмешли, «шәрә ханымнар армия се» тууын, җисми гүзәллекне беренче планга куйган шул теманың буыннан-буынга, илдән илгә күчүен алыйк. Әгәр бу күренешне гадә-ти «әдәпсезлек», яисә эротик азгынлык нәтиҗәсе дип бәяләмибез икән, моның объектив сәбәпләре бар: әлеге бихисап «Венералар» иконачылык ярдәмендә пропагандаланган, шунысы белән гасырлар буена теңкәгә тиеп беткән Мәрьям-аналарның, Гайсаларның балавыз чы райларын, җансыз тәкъвалыгын кире кагу рәвешендә туганнар.
Бу уңай белән шуны да әйтеп узарга кирәк. Европа рәссамнарына дәвамлы рәвештә кеше бәдәненең гүзәллеген мактау, олылау һәм шуның аша кешенең җисми бәхеткә хокукын раслау эшендә бс рынгы юнан-грек сәнгате үрнәк, күчергеч хезмәтен үтәгән. Объектив сәбәпләр аркасында сынлы сәнгате бик берьяклы үскән (җанлы объектларны ясау традициясе тәмам өзелгән), шуңа күрә тирә-юньне адгаәгәвдә бердәнбер чара рәвешендә бары сүз сәнгате генә калган трапларда әлеге үзгәрешләрне кичергән чакта үрнәк булып бары Фольклор — халык иҗаты әсәрләре, аның гади лексикасы гына хезмәт 5ткән Чараларның шулай чикләнгән булуын тойган Кандалый үзе Чәкеше матурлыгын чын-чынлап олылар, аның физик гүзәллеген күреп тоеп сокланыр өчен сүз сәнгатенең генә җитеп бетмәвен яхшы сизә. Шуңа күрә ул мәгъшукасының кыяфәтен рәссамнардан ясатуны хыял итә:

Йә сурәтең ясатырга
Барыйм микән лә нәкъкашка?
(«Сахибҗәмал», ХУП, I)
Әгәр улсамиде мокътад,
Сурәтләр кыйлмага остад,
Сурәтеңне ясатып һәфтад,
Итәрдем халкъара мәншүр.
Йә сурәт кыйлгучыларга
Сәнең өчен варыйм микән?
Сөеп йөргәнләрең, җаный,
Китә белмәс күз алдымдин...
(«Шәфгый», III. 5; V. 2)

Ләкин сөйгән ярның матурлыгын күрә белгән, чын гүзәллектән соклана алган Кандалыйга мәгъшуканың сынын шулай рәсемдә тудыру бәхете насыйп булмый, Шагыйрь сурәтне сүзләр ярдәмендә генә ясау белән канәгатьләнә, һәм бу юнәлештә ул традицион кара кашлар, алсу йөзләр, ак якутлар, нәргис күзләр ярдәмендә тасвирлап, гүзәл кыз рәсемен тудырудан тыш, аңа хәтле әдәбиятыбызда мисалы күрелмәгән кыю, гоеп сокланырлык конкрет образлар тудыра:

Имиләрең икән зурлар,
Кояштик бирәдер нурлар,
Тамаша калдылар хурлар
Бу халемезгә оҗмахда! («Сахибҗэмал», XXIII, 7)

Әгәр моннан 150 еллар чамасы элек табылган шушы сурәт-чагыштыруның хәзерге шагыйрьләребездән Рәшат Низамиев тарафыннан янадан тудырылуын:
...Уйлый-уйлый көннәренең алгысын.
Әй, дәртләнеп селти егет чалгысын.
Кыз балага сабырлыклар бирсәнә:
Күкрәгендә ике кояш тирбәлә!—
исәпкә алсак (әлеге строфаның совет чорында моңарчы бер дә басылмавын онытмыйк!), Кандалый ирешкән казанышның әһәмиятен беркадәр аңларга мөмкин.
Югарыдагы мисалны зур казаныш үрнәге сыйфатында бәяләүнең икенче бер сәбәбе дә бар. Ул шагыйрь кичергән иҗади үсүнең, яңага таба үзгәрүенең эчтәлегеннән гыйбарәт. Моны аңлар өчен тагын «Рисалә»гә әйләнеп кайтыйк. Әгәр әдәбиятка таба беренче адымнарын ясаган Габделҗәббар-шәкерт шул поэмасында укучыларын җәннәттәге хур кызларыннан сокланырга чакырса, «Сахибҗәмал»да исә әлеге «илаһи» гүзәлеккә ия җәннәт чибәрләренең үзләрен җир кызының табигый матурлыгыннан сокландыра. Бер гомер дәвамында матурлык идеалына карата иман үзгәрү, кыйбла алмашыну процессы менә шулай төгәл йөз сиксән градуска борылу белән тәмамлана!..
Мондый яңарыш исә Кандалыйдагы мәхәббәт концепциясенёщ эчтәлеге белән бәйле иде. Шагыйрьнең тоюы һәм яктыртуынча, мәхәббәт— ул матур сүзләр объектына әйләндереп калдырырлык бер аерым вакыйга гына түгел, бәлки нәтиҗәсе һәр шәхеснең тормышы эчтәлеген билгели торган зур, хәлиткеч күренеш:

Бу язмакдин күңелнең туясы юк,
Сәне алмай күңелнең тынасы юк.
(«Мәхәббәтне сәңа салды ходаем...»)

Шагыйрьдә мәхәббәт хисенең дини ритуАллардан өстен куелуы, югарыда күргәнебезчә, Аллага ышанычка каршы куелуга кадәр барып җитә яза. Мондый фактларны бер «Фәрхи» әсәре өчен генә хас ялгызак күренеш дип карарга ярамый. Кандалыйда мәхәббәтне гомумән дини иманга каршы кую очраклары да бар

Бу инәлүләрем таш да белерде,—
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.
(«Китабларда бу сүзне күргәнем бар...»)

Кандалый җир тормышының күренеше булган мәхәббәтне шул тормышның чиге-«нәтиҗәсе» булган Үлем кебек фәлсәфи зур категория белән чагыштырып карый, хәтта мәхәббәтне үлемнән өстенрәк куя:

Гыйшыклык Мисаледер яхшы гөлдер,
Алалмасаң, ахыры бер үлемдер...
(«Мәгъшукнамә» )
Череп бетсә дә һәм җисмең.
Сахибҗәмал дәйүб исмең,
Сылу чабың, матур исмең
Кала сөйләргә телләрдә.
(«Сахибҗәмал», //, 9)

Мәхәббәтне болай «мәңгелек категория» итеп карарга омтылу Кандалыйның Вәдига исемле бер кызга багышланган шигырендә гаять образлы һәм көчле әйтелгән. Мәсәлән, Зөләйханең Йосыфка, Сәйфелмөлекнең Бәдигыльҗәмалга, Мәҗнүннең Ләйләгә, Фәрһадның Ширингә булган олы сөюләре, аларның мәхәббәт юлындагы аһ-зарлары хакында язгач, шагыйрь үзендәге хиснең көчен дә шул олы мәхәббәтләр дәрәҗәсенә күтәреп бәяли:

Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Вәдигам!»— дип өзелдем лә, өзелдем!
(«Сөйгәнем, инанмасаң, Вәдига...»)
Бу гашыйклык чабы китде
Сарапул берлә Самарга;
Йосыф берлә Зөләйхатик
Атымыз калды санарга.
(«Сахибҗәмал», XVIII. 3)

Болай бер шәхси мәхәббәт иясен дөнья әдәбиятларындагы вур гашыйклар дәрәҗәсенә күтәрү, асылда шагыйрьнең үз мәхәббәтен олылау максатыннан килеп чыккан булса да, ул ахыр чиктә һәр конкрет мәхәббәт хөрмәткә, алкышка лаек дигән фикерне үткәрүгә хезмәт итә. Чөнки җенси сөю хисе ул гадәти генә мәел омтылышы түгел, бәлки көчле хис белән бер-береңә тартылу аша ике җанның рухи кушылуы, берләшүе, ары таба бер бөтенгә әверелүе дигән сүз:

Күз карашын җан эчендә җан идәм,
Шәгъләсене тән эчендә кан идәм...

Шагыйрь аңындагы мәхәббәткә карата булган менә шундый ти-мәгънәле гомум мөнәсәбәт аның конкрет әсәрләренә кабатланмас V*. т —мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөм-яйЗдеген бирде. Әйтик, мәгъшукасын иң матур, иң ягымлы сүзләр белрн мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый шагыйрь искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән)— җыр, җырдан исә төгәл бер симфония лейтмотивы оештыру югарылыгына ирешә:

Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам.
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем!..
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,
Фәрхи, айгыл, ничек итеп түзәлем?!

Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис «ябырылдыру»да, гашыйкның мәгъшукасына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сахибҗәмалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны үзеннән, дөресрәге, сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый:

Гөлем бул, гөл йыгачым бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә гыйляҗем бул,
Сахибҗәмал абыстай ла!

Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!

Шул рәвешчә, үз халәтен тасвирлаган шагыйрь аны шундый хәлгә төшергән чибәрнең күркәм сыйфатларына күчә:

Йөзең алсу кызыл гөлтик,
Йаңакың кызыл алматик;
Кызыл алма кеби кызны
Нәсыйб итәр микән Алла?

Кашың кара тумышыңдан,
Битең һәм якты гөлбостан,
Сәнеңтик зифа җан дустдан
Аермасын кәрим Алла!

йөзең нур хури гыйльмандан.
Сүзең хуб хури вилдандай,
Үзең сылу йәш угъландан,—
Матур кыйлмыш ушал Алла!..

Күзең җаным зыйасыйдыр,
Күземнең тутыйасыйдыр,
Үзең бәгърем парәсыйдыр,—
Ничек итим лә, ух Алла!..

Сүзең шөкер илә миннәт,
Йөзең дә ай кеби зиннәт,
Үзең дә хур кеби,— һиммәт
Идебдер зөлҗәлял Алла!

И бәгырем мивәсе, җаным,
И кызлар шивәсе, җаным,
Итәкдә сөйәсе, җаным,—
Итәр микән хәлял Алла?

И белмисең, Сахибҗәмал,
Гыйшыклык халь икән яман,
Сагышың берлә һәр заман
Торамын бимәҗал, Алла!

Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.
Кайвакытларын шагыйрь үзен биләп алган әлеге хиснең сихер ише тылсымлы көчкә ия булу ихтималын да кире какмый:

Йә тылсымләме сөйдердең?—
И яндырдың ла, көйдердең!
Кырык төенме төйдердең,
Катып бирдеңме йә ашка?!
(Сахибҗәмал, XVII, 3)

Әмма ләкин аның бу олы, серле мәхәббәте мәгъшукасы тарафыннан кире кагылып, трагик рәвештә өзелә. Бимәҗаль — чарасыз калган шагыйрь, үзенең Сахибҗәмаленә карата булган олы хисләрен тасвирлаудан туктап, кабул кылынмагаи мәхәббәтенең серен, табигатен тагын бер кат ачыкларга теләгәндәй, бер яктан патетик әйтелгән, икенче тарафтан, зур фаҗигагә дучар йөрәкнең иңрәве сыман трагик яңгыраган сорау куеп, әсәрен тәмамлый:

И белсәң ирде хикмәтне:
Гыйшыклык дәрдме, рәхмәтме?
Вә йа къәһәрме, зәхмәтме —
Салындырмы залял Алла?!!

Әйе, нәрсә ул мәхәббәт: бәла булып ябышкан чирме, күктән иңгән рәхмәтме, бәхетме, йәисә Алла Җибәргән җәфамы, бәла-каза-мы — къәһәрме, зәхмәтме, залялмы?!.
Габделҗәббар Кандалый моннан 150 еллар чамасы элек, сакалына чал кереп өлгергән вакытында тагын бер сөеп, көеп әйткән бу сүзләр бүген дә актуаль яңгырыйлар, һәм ул куйган сорау әле хәзер дә,—гәрчә шуннан бирле дөнья әдәбиятында мәхәббәт хакында меңләгән-меңләгән әсәрләр язылып, әлеге сорауга күпләгән акыл ияләре тарафыннан җаваплар эзләнсә дә,—һаман да ачык килеш кала килә...
Кандалыйның әдәбиятыбызда тоткан бер мөһим урыны, безнеңчә, аның Мәхәббәт дигән гаҗәп хикмәтле, серле һәм олы күренешне әдәби фикер урталыгына төп әдәби герой сыйфатында куя һәм соклангыч итеп гәүдәләндерә алуыннан гыйбарәт.
Мәсьәләгә шушы яктан якын килгәндә генә без шагыйрь мирасының төп фәлсәфәсен — ул иҗатның әдәби процессыбызда, мәгърифәтчелек дигән иҗтимагый хәрәкәтебездә тоткан конкрет тарихи урынын дөрес билгели алачакбыз. Чөнки Мәхәббәт дигән нәрсә, элекке мулла-мунтагайлар тукыганча һәм хәзерге ала-кола ханжалар, кызыл-лы-яшелле мещаннар раслаганча, гадәти гыйшык-мыйшык һәм мәел азгынлыгы түгел. Кандалый чорында исә ул тагын шәхеснең хискә, димәк, хистәге бәхеткә хокукы да дигән сүз иде...
Шулай итеп, Галделҗәббар Кандалый иҗатында барлыкка килгән! әлеге гүзәллек идеалындагы иман алмашыну ул, теләге буенча серле абстрактлыкка юнәлсә дә, чара һәм нәтиҗәләре ягыннан ханжалыкта барып тоташучы охравилыктан тәмам йөз чөерү, реаль дөньявилык позициясенә күчү дигән сүз иде. Бу хәл исә үз әһәмияте белән бер аерым иҗатның гына казанышы түгел иде. Бу үзгәрешләр асылда бөтен язма әдәбиятыбызда гадәти кеше мәхәббәтен тасвирлау, олылау буенча элек мисалы күренмәгән реалистик конкретлыкка, сәнгатьчә нәфислеккә, самими ихласлыкка, димәк, чын гуманистик биеклекләргә ирешү нәтиҗәсе дә иде. Әдәбиятта барлыкка килгән мондый процессны, әлбәттә, иҗтимагый-социаль алшартларыннан аерым куярга ярамый.
Югарыда яңгыраган бер фикер — «Сахибҗәмал» әсәренең төп герое сөю хисе, мәхәббәт дигән сүзләр очраклы гына әйтелгән, ялгыш ычкынган купшы гыйбарә түгел. Габделҗәббар Кандалый ул, шагыйрь буларак, һәр җилфердәгән итәк артыннан олагып китүче примитив җилбәзәк тә, кыска вакытка теләсә нинди хатын-кызны бер «эләктереп» алуын принципка әйләндергән «татар Дон Жуаны» (Г. Рәхим охшатуы) да түгел. Ул күпкә катлаулы һәм трагик шәхес. Бер үк вакытта аның катлаулыгы үзенең искитәрлек гадилегеннән килә. Ул, тормыш һәм гамәлләрендә үзенчә садә кеше буларак, шигырьләренә үзенең чын сөйләгәннәре белән бергә аңар артык кагылышы булмаган башка кызларның да исемнәрен керткән. Әйтик, аның Әминә дигәннәре сабакташ егетнең сөйгәне булса, аңа багышланган шигырьне Габделҗәббар әлеге иптәше исеменнән язган. Җәмилә белән Рабиганең, хәтта Фатыйманың да шагыйрьнең үз сөйгәннәре булуы расланмый. «Фәрхисорур» исеменең реальлеге бик тә шөбһә тудырган кебек, «Бәгъидә» исеменең барлыкка килүе дә зур аңлаешсыз-лык нәтиҗәсе («Ки бән яздым сәңа, җаным ничә хат...») дигән шигырьгә бирелгән искәрмәгә карагыз). Бәдига дигән чибәргә багышланган әсәр исә, чын гашыйкның өзелеп инәлүеннән бигрәк, кызны читтәнрәк күзәтүче шагыйрьнең мәхәббәт хакында гомумән фикер йөртүен, әлеге кыздан бераз көлеп алуын хәтерләтә. Гомумән, шагыйрь әсәрләрендә очрый торган һәр хатын-кыз исемен дә шагыйрьнең үз мәхәббәтенә бәйләргә нигез житми. Алар Кандалый әсәрләренә төрле сәбәпләр аркылы килеп кергәннәр, кайберләре очраклы исемнәр.
Хатыннарны өчәү-дүртәү итеп асраса да (әйе, Габделҗәббар хәзрәт көнкүрештә, югарыда әйтелгәнчә, полигамчы — күпсөяр булган), шагыйрь Кандалыйның чын мәхәббәте бер генә — Сахибҗәмал! Шйрьнең беренче хатыны Гөлбостан абыстай, ихтимал, өйләнешкән чакта гына егет кешене бераз мавыктырган, шуңа күрә исеме иренең бер-ярылы шигырьләрендә генә очрый. Хәлимәкәйгә багышланган шигырьләрнең дә халыкта киң таралмавы шундый ук нәтиҗәгә нигез бирә. Әмма әдәби яктан иң көчле әсәрләренең берсендә чын-чынлап табыну объектына әверелгән Фәрхигә килсәк, монда мәсьәлә катлаулырак, һәм ул махсус карауны сорый.
Шушы әйтелгәннәрнең һәммәсен исәпкә алсак, «Сахибҗәмал» әсәренең төп герое, исеме аталган чибәр кыз булудан бигрәк, шул кызга карата туган хис — Мәхәббәт дип танысак, бу әсәрнең жанры хакында барган бәхәсне (поэмамы, түгелме дигән бәхәсне) икенчерәк югарылыктан торып хәл кылырга мөмкин шикелле — бу әдәбиятчыларыбыз алдында торган киләчәкке бурыч.
Шагыйрьнең бер кешегә багышланган әсәрләрен икенче берәүләргә адреславы, димәк, принципта талымсызлык күрсәтүе мәсьәләсенә килсәк, аны Кандалыйда күп очрый торган үз-үзен кабатлаулар күренеше белән икенче урында карарбыз.
Кандалый иҗатында гәүдәләнгән трагизм исә ул, безнеңчә, беренчедән, шагыйрьнең идеалы белән реаль чынбарлыкның, шул нигездә сүзләр белән гамәлләрнең бәрелешүенә барып тоташса кирәк. Чөнки тормышында, конкрет гамәлләрендә рухани мохит җимеше сыйфатында полигамчы (күпсөяр — күп хатынлы) булган Габделҗәббар хәзрәт хисендә, идеалында моногамчы — бер сөяр һәм чынлап та сөя белүче шагыйрь Кандалый иде.
Икенчедән, чын гыйшыклык хисенә сәләтле, гадәти җир мәхәббәтен иляһи җыр югарылыгына күтәрә алырлык югары зәвекъле, нечкә күңелле эстет шагыйрьнең табигатьтән килә торган эчке гүзәллегенә аның тышкы кыяфәте — физик зәгыйфь үк булмаса да, чыраеның ямьсезлеге туры килми иде. Сахибҗәмалның озак инәлдерүләрдән соң бер күнеп, аннары биргән вәгъдәләреннән кире кайтуы («Эшем дә йитде чигенә, Сахибҗәмал кире чигенә...») шагыйрьнең шушы тышкы сыйфатына бәйле булса кирәк, һәрхәлдә, меңләгән шигъри юлларның берсендә дә, ялгышып кына булса да дигәндәй, лирик геройның үз кыяфәтенә (физик көченә, ирләрчә матурлыгына) ишарә итмәве әлеге ямьсезлек хакындагы хәбәрнең (И. Бәхтиев җыйган мәгълүматлардан) дөреслеген куәтли төшә.
Шул рәвешчә өзелеп, ихлас күңелдән сөйгән яр аның чын мәхәббәтен кире кагу нәтиҗәсендә шагыйрьнең үз мәгъшукасы хакындагы көенүләре мәхәббәт турында гомумән уйлануларга, борчылуга, олы кайгыга әверелә. Шуңа күрә шагыйрьнең Сахибҗәмалга көчле мәхәббәтен тасвирлауга багышланган төп әсәр сөю акындагы әлеге фәлсәфи сорау белән тәмамланган шикелле, мәхәббәтнең сере-табигате турында гомуми уйланулар рәвешендә язылган әсәрләр дә Кандалыйда шактый. Мисал өчен аның «Бәдре-лямигъ дилбәрә...», «Бер тамаша бу гыйшыклык...», дип башланган шигырьәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый әсәрләрдә гадәти җир мәхәббәтенең иң бөек хис, иң изге күренеш икәнлеген раслау омтылышы фикерләүдә, тасвирлауда җәлеп ителгән зур авторитетлардан пәйгамбәрләр мөнәсәбәтеннән, Зөләйхаләр язмышыннан күренә.
Шагыйрь күңелендә бу ике башлангычның үрелеп хбергә яшәве мондый аерым фактлар белән генә чикләнми, бәлки аның бөтен иҗаты буйлап сузылып бара. Шуның өчен алшартында конкрет шәхш мәхәббәт хәсрәте яткан Кандалый шигырьләре үзенең әлеге гомуми-леккә ирешкән сыйфаты белән халыкта киң популярлык казана, хәтта өлеше-өлеше белән бөтенләй фольклорлашып, халыклашып бетә. Гашыйклардан Мәгъшукаләргә җибәрелгән һәр хатта диярлек Кандалый шигырьләренең юлларын, йәисә ул тапкан, эшкәрткән мактау сүзләрен табарга мөмкин. Шул рәвешчә һәр гашыйк өчен а н ы ң шәхси уй-хыяллары аларның үз кичерешләренә әверелеп, аныщ сагышлары башкаларның да уртак моң-зарлары булып яңгырый. Мондый процесс нәтиҗәсендә Кандалый гыйшкы белән бергә аның җырларын үзләренә юаныч яки «тел ачкычы» итеп алган гади укучыларның сөю хисләре дә Йосыф — Зөләйха, Сәйфелмөлек — Бәди-гыльҗәмал, Мәҗнүн — Ләйлә, Фәрһад — Ширин мәхәббәтләре дәрәҗәсенә күтәрелә.
Әдәбиятка Кандалый алып килгән яңалык — яңа тематика, яңа герой, яңача сөю хисе дигән, бер карауга үтә шәхси, интим күренешне шәхес бәхете, аның бәхеткә хокукы, шуларның һәммәсе аша кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсе дигән зур киңлекләргә алып чыкты.

VII

Чикләнгән әдәби кысаларда беренче адымнарын ясаган Габделҗәббар-шәкертнең карашыннан кеше язмышын, шәхес бәхетен аңлауда табигый халыкчанлык, чын гуманизм югарылыгына Кандалый-шагыйрьнең ничек ирешүен төгәлрәк күзaллар өчен, безгә, ниһаять, ул иҗатка нигез булган традицияләрдәге прогрессив башлангычларга мөрәҗәгать итү зарур.
Беренче әсәрләрен ясалма телдә язудан башлаган шагыйрь әдәби эшчәнлегенең соңгы чорында халык теленнән аерылмаслык дәрәҗәдә гади итеп язу югарылыгына күтәрелде. Бу юнәлештә шагыйрьгә төп таяныч булып халык авыз иҗаты әсәрләре хезмәт иткәнлеге бәхәссез. Халыкча кыска, образлы һәм йомры итеп әйтергә омтылуның кайбер үрнәкләрен без «Рисалә»не анализлаган чакта күргән идек. Ләкин, югарыда әйткәнебезчә, ул чор әсәрләренең теле өчен, кайбер аерым-аерым якты чаткыларны исәпкә алмаганда, гомумән, «караңгылык» — аңлаешсызлык хас иде. Шуңа күрә дә «Рисалә» беләк «Кыйсса» актив әдәби репертуарга керә алмыйча калалар. Безнеңчә, сәрләренең шушы хосусиятен тиз тоеп алган автор үзе үк, шул тәҗрибәдән чыгып, кыйбласын үзгәрткәнгә, халык арасында популяр булырдай әсәрләр язарга игътибарын юнәлткәнгә охшый. Гарәп, фарсы әдәби төрки телләрне мәдрәсәләрдә үк яхшы үзләштергән, димәк, шул телләрдәге әдәби әсәрләрне күп укыган Габделҗәббар Ләйлә һәм Мәҗнүн, Фәрһад һәм Ширин, Таһир һәм Зөһрә, Сәйфелмөлек һәм Бәдигыльҗәмал ише мәшһүр гашыйк-мәгъшуклар хакындагы дөнья ви әсәрләргә йөз бора. Шулардай Кандалый үзе өчен төп өйрәнү, иярү үрнәге сыйфатында халкыбызда иң күп таралган истәлекне, XIII йөз башыннан бирле әдәби репертуарыбыздан төшмәгән бөек әсәрне — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын сайлый һәм аңа карата булган үз мөнәсәбәтен бөтен иҗаты, гомере буена саклап кала.
Шагыйрьнең Кол Галидән өйрәнә башлавын аның яшьлек чорына караган әсәрләреннән үк күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Нәзъме Йосыф» һәм «Нисъф~ел-мөлякъәт...» шигырьләре поэтик формалары буенча да, аерым мотивлары, сурәтләү чаралары ягыннан да шундый әсәрләрдән. Боларга «Унике күркә...» дип башланган парчаны һәм Кандалыйныкы булуы ихтимал «Мәдех кыйлсам, охшайурсән...», «Кәҗә бәете» әсәрләрен кушып карасак, дәлилләрнең саннары тагын да ишәя төшә.
Бу аталган мисАллардан «Нисъф-ел-мөлякъәт...» шигыре аерата игътибарга лаек. Аны әтрафлап анализлау безгә, беренчедән, яшь Кандалый ияргән үрнәкне төгәлрәк ачыкларга ярдәм итсә, икенчедән, аның каләменнән чыккан шигъри «хатның» башкалар тарафыннан да ничек эшкәртелүен, үзгәрүен, ягъни фольклорлашуын күрергә мөмкинлек бирә (истәлеккә бирелгән аңлатмаларны карагыз). Өченчедән, бу әсәрен язган чакта Габделҗәббар үзе дә шәкертләр репертуарындагы башка төр китаби фольклор истәлекләреннән файдаланган икән. Мәсәлән, әлеге шигырьнең 22 строфасында «хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә» дигән бер юл бар. Ул — кулъязма китапларның коло-фоннарында, ягъни текстның бетем өлешендә кулланыла торган махсус формуладан үзгәртеп алынгаң. Укучылардан күчермәдә китүе ихтимал хаталар өчен алдан ук гафу үтенү нияте белән языла торган, Кандалыйга хәтле үк киң мәгълүм булган әлеге формула болайрак яңгырый:

Хат хатадыр, хатасын орма йөзгә,
Хатадин хали ирмәс хакъдин үзгә...
Хата ирсә — каләм илә сыйаһы,
Фәкыйрь язгучының күпдер гөнаһы...

Соңгырак чор Кандалый иҗатындагы Кол Гали йогынтысын өйрәнгән чакта андый тәэсир күренешләрен ике төргә бүлеп кар арго мөмкин. Беренче төр сыйфатында әлеге истәлектәге кайбер сурәтләү чараларының Кандалыйда демонстратив рәвештә турыдан-туры файдаланылуын (юлларны, строфаларны чак кына үзгәртеп, үз текстына кертеп җибәрүләрне), шулай ук әсәр геройларын төгәл атап, охшат вакыйгалар, ситуацияләр хакында ачык хөкем йөртүләрне алырга кирәк. МисАлларны бер-бер артлы китерә башласак, сүз озакка китәр иде. Шуңа күрә монда, югарыда исемнәре аталган шигырьләрдән тыш, («И белмисең, шәйлә булдым...»), («Сәлам яздым сәңа»), («Сөйгәнемә инанмасаң, Вәдига...»), («Сә-күземнең карасыйга...», («Колак тотып ишет, җаный...»), («Мәхәббәтне сәңа салды ходаем...») ише аерым әсәрләргә, алар-бирелгән аңлатма һәм искәрмәләргә махсус күрсәтү белән канәгатьләнәбез, ләкин характерлы бер-ике мисал китерү дә артык булмас.
Кандалый өчен иң көчле мәхәббәт —ул Зөләйха гыйшкы:

Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.

Шулай ук безнең шагыйрь өчен матурлык идеалы булып Кол Гали тудырган образ, иң зур мактау сүзе булып сөйгәнен Зөләйхагә охшату, тиңләштерү хезмәт итә:

Сачең охшый Зөләйханең сачена...

Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә дан алдың,
Зөләйха урнына калдың,—
Фида җаным сәңа, җаный!

Кандалыйга Кол Гали ясаган тәэсирнең икенче төрен борынгы шагыйрь тудырган кайбер образларның системалы рәвештә кабатлануы, үстерелә-үстерелә кулланылуы тәшкил итә. Конкрет мисал рәвешендә сәба (сәбах) җиле — иртәнге җил образын алырга мөмкин. Кол Галидә ул җил сөекле улыннан аерылган, олы хәсрәттән сукырайган карт атага Алла кодрәте белән баласының исәнлеге хакында хәбәр китерүче иляһи зат сыйфатындарак тасвирлана һәм, әйтергә кирәк, сәнгатьчә көчле, матур тәкъдим ителә. Башта сәба җиле ходайдан Иагъкубка хәбәр илтер өчен рөхсәт ала, ул карт атага улының исен китергәч, бәхетле ата аңар мөрәҗәгат итеп, үзенең чиксез шатлыгын әйтә:

Сәбах йиле халикъга зари кылды,
Фазле берлә халикъ аңа дәстүр вирди,
Бәширдән ун көн шуйлә борун кәлди,--
Йосыф йесин Йагъкуба кәлтүрер
имди. Искәдисә, халикъга шөкер кылди...

Әйдүр: «Бәнем Йосыфымның йеси кәлди,
Сәбах йиле кәлтүрди»,— дәйүр имди.

«Акрын искел, сәбах йиле, нә үтәрсән,
Сән, хәкъикъәт, Йосыфымдан ис дотарcән,
Җәрахәтем уңармага сән йитәрсән,—
Сән исәли, бән мөфәррәх улдым имди!>

Кайчандыр шулай бер яңгырап алган хәбәрче җил мотивы, изге ата белән пәйгамбәр бала кавышуын иляһи көч ихтыярына бәйләүгә хезмәт иткән сәба җиле образы Кандалый иҗатында аерата мөһим Урын биләде. Дөрес, ул образ тәүге мәртәбә Габделҗәббар-шәкерт әсәренә («Рисалә», XVIII, 7) үлем якынлыгын хәбәр итүче галәмәт сыйфатындарак килеп керә: «Сәба йиле килеп һәббәт, Нә вар наим күреп һәйбәт, Бу гәз сәңа килеп нәүбәт, Ки тәнһа калма сән дәр-фаю». Әмма соңрак шагыйрь иҗатында барлыкка килгән кискен борылыш нәтиҗәсендә, ул образ әлеге серлелектән арынып, гади җир кешеләренә якын, хәтта аларның телләрен белүгә, серләрен аңлауга, хәлләренә керүгә сәләтле дөньяви күренеш — кеше өчен кадерле иртәнге җиләс җил рәвешендә гәүдәләнә. Шул ук вакытта сәба җиле күңелгә хуш гадәти һава күренеше генә дә түгел, ә илләр-җирләр гизеп йөрүче, шуңа күрә ераклардан яхшы хәбәрләр китерүче аерым бер сыйфатка ия җил ул:

Сәба йиле кеби исдең
Ки Сәхраларда, илләрдә...
(Мэгъшукнамә)
Сәба йиле йөрер галәмне сүтеп,
Ки илдин илгә йөгерер үтеп-сүтеп...
Сәба йиле йөрер галәмне гизеп,
Җанкаем, торам хәбәрең көтеп...
(«Фәрхи»)

Шулай илләр, сахралар, галәмнәр гизеп йөрүгә сәләтле сәба җиле9 ихтыяҗы чыга калса, безнең татар авылларына кагыла, конкрет кешеләр белән очраша, гашыйкларның йомышларын үти:

Сәба йиле исәр булса,
Түгәлбай атлыгъ илләрдән...
(«Мәгъшукнамә» )
Соңра: Сәндин, дидем, и баде сәба,
Тагын барсаң кире ул Борнай таба,
Илтимасым ошбу сәба йиленә:
Бер хатым бар, илтсә Борнай иленә!..
(«Фәрхи»)
Сәба йиле, исәр булсаң
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сахибҗәмал абыстайга!
(«Сахибҗэмал»)

Шул ук вакытта Кандалыйның сәба җиле гашыйклар арасында арадашлык итүче «өченче тараф» сыйфатында гына калмый, бәлки вакыт-вакыт аларның берсе белән кушылып китә яза, йәисә ихтыяҗларын үтәүдә аларның актив «хезмәттәшенә» әверелә:

Ирәм багындамы үcдең?
Йөрәгем бәгърене кисдең,
Сәба йиле кеби исдең
Ки Сәхраларда, чүлләрдә!..

Утырып сәба йиленә,
Очардым Парау иленә,
Куеп кулымны биленә,
Кысып Сахибҗәмалемне...
(«Сахибҗэмал», II, 4; XXI, 11)

Шулай итеп, Кол Галидә иляһи бер көч сыман серлелеккә өртелгән, шунысы белән абстрактлыгы көчәйгән, мәгәр матур тасвирланган сәба җиле Кандалыйда конкрет җирләрдә, конкрет Мәгъшукларның теләгән маршрутлары белән йөрүче «үз сәбасыана — үзенчә бер «матди» гәүдәләнгән әдәби геройга әверелә.
Шулай да игътибар итик: башта мәхәббәт шигырьләрендә нк-гездә гашыйклар арадашчысы рәвешендә үзләштерелгән, чарланган сәба җиле образы шагыйрьнең картлык көнендә аңар тагын да якыная төшә, бала кайгысында интеккән хәсрәтле карт ата өчен иң якын сердәшкә әверелә. Улын өзелеп сагынган чакта туганнардан аерылышу темасына мөрәҗәгать иткән автор һәр «сәбах эчрә», һәр таң саен:

— Әйа йил, сән китәр булсаң...
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләр дия,—

үзенең иске дустына ялвара, шул рәвешчә җил образы яңа функцияләр исәбенә байый.
Мисaллардан күренгәнчә, борынгы язма истәлектән алынган, яңа психологик шартларда яңача трактовкаланган образда халык авыз жатыннан килә торган төсмерләр, әдәби чаралар аз түгел. Әйе, Кандалый борынгы шагыйрь яңгыраткан фикерләрне, шигъри сурәтләрне, анализның баш өлешендәге кайбер мисалларда чагылып киткәнчә, механик күчереп алу белән чикләнми. Ул үзе кабул иткән андый детальләрне иҗади үзгәртеп, сәнгатьчә үстереп ала. Мәсәлән, борынгы болгар-татар шагыйрендә егеткә гашыйк патшабикә Зөләйха «кол малайның» чәчләрен тарап, энҗеләр үрсә, Кандалыйда сөйгән ярның чәчләрен татарча «майлап тарап үрү» белән галим ир шөгыльләнә («Сахибҗәмал», VIII, 9).
Безнең шагыйрь, кызга мөрәҗәгать итеп: «Сурәтең дөшемә керер, Дөшем эчрә күзем күрер», — дип язса, укучы Зөләйханең төш күрүләрен искә төшерә. Шулай ук Кандал авылы җырчысының:

Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
һилялә охшашы вара,—
Чигелмеш, и ниһайәти...
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең — йенҗү, дезелмешдер...
(«Мәгъшукнамә», II, 22, 24)

дигән тасвирында да «Йосыф китабы» стилен, сурәтләү чараларын тануы кыен түгел.
Сахибҗәмалның сүз тыңламыйча надан кияүгә чыгып, «маҗию» иреннән күрәчәк ихтимал җәфалары хакында сөйләгән чакта шагыйрь үҗәт кыздан ничек көләчәген хыял итә:

Йибәрермен язып, көлеп:
«Менә, Сахиб, кияү сайла!»

Бу юлларны укыган чакта, изге төш күргәнлеге өчен Йосыфны кыйнаучы көнче агаларының шәфкать сорап ялварган малайга: «Ялган төшең ярдәм бирсен!» — дигән мыскыллы җаваплары искә төшә.
Мондый сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә нык яшерелгән «эчке» уртаклыктан тыш, Кандалыйда үрнәк әсәрдән кабул ителгән детальләрне фольклорча әйтелгән шигъри юллар белән үреп, халык авыз иҗаты исәбенә баетып биргән очраклар да шактый. Әйтик, түбәндәге ике бәйтнең беренчесендә кайчандыр Кол Гали кулланган сурәтләү чаралары сизелеп торса, икенчесендә халык җырларыннан алынган буяулар өстенлек итә:

Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш кеби икәндер.
Кашың кара сызылган күз өстеңдә,
Яңа айдик һауада — күк өстендә.
(«Фәрхи»)

Икенче бер урында Кол Галидән килә торган сурәтләү чараларын:

Кызыл алтын йаңакларың,
Ләгъле-мәрҗан дудакларың, -

дип, иҗади үзгәртеп алып, шунда ук строфаны нәкъ үзенчә — типик Кандалыйча— турысын әйтеп тәмамлау үрнәген күрәбез:

Дил алырдай кочакларың,
Кайу берсен язам, җаный?!
(«Шдфгый»)

Шагыйрьнең Кол Гали мирасына мөнәсәбәттә халык авыз иҗатьь на таянуын күрсәтә торган тагын бер характерлы факт бар. Кандалый, әйтик, үзенең мәгъшукасенә гыйшык мәсьәләсендә Йосыф — Зөләйхаләрдән үрнәк алырга чакырып бер парча яза:

Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкъикъәт,
Йосыф — Зөләйхадән алгыл нәсыйхәт.

Һәм шунда ук, әлеге голлардан соң, нәкъ шул мотивка багышланган халык җырыннан да бер куплет күчереп куя:

Су буйларында ике сал,
Берсе генә каен, берсе тал;
Бән әйткәнгә ышанмасаң,
Йосыф — Зөләйхадин гыйбрәт ал.
(«Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә» )

Мондый фактлар (аларның күләмен-санын бермә-бер арттырырга мөмкин), әлбәттә, Кандалый мирасында халык иҗаты тоткан урын мәсьәләсенә карата махсус игътибар сорый. Шул ук вакытта югарыдагы мисАллар Кандалыйның халык иҗатына кеше бәхетен, аның мәхәббәттәге хокукын гуманистик планда аңлаган Кол Гали мирасы аша килүен дә күрсәтсә кирәк. Фольклор байлыгына шул яссылыкта якынлашкан шагыйрь иҗатының зур өлешендә мәкаль һәм әйтемнәрдән, җыр һәм мөнаҗәтләрдән актив файдалана, образлы, кыска һәм йомры итеп әйтү юлында халыктан өйрәнә. Мәсәлән, халыктагы «сайлаган — сазга, очраган базга» дигән фикер сюжеты шагыйрьдә мондый конкрет кулланылыш үрнәкләрен таба:

Баралсаң мәндин артыкка ярый ла,
Сәнеңтик сайлаган сазга тарый ла!
(«Сөйгәнемә инанмасац, Вәдига...») һәм
(«Сәламулла күземнең карасызга...»)
Бу сайлавың гакыл азга,
Ки сайлаган кеше —тазга,
Йә төшәдер лә ул базга,—
Батып чыкмас, и җанкәй лә! («Сахибҗәмал», XX, 8)

Халыктагы «ана күңеле балада, бала күңеле далада» мәкале д© Кандалыйда үзгәртелә-үзгәртелә кулланыла, ягъни оптималь вариаш3 эзләүгә хезмәт итә:

Аның эстәгәне бер кыз баладыр,
Карап торсаң, аның күңле даладыр...
(«Мәгъшукнамә», I, 7)
Мәгъшукым бәнем бер кыз баладыр,
Ышанмагыл, аның күңле даладыр...
(Шул ук әсәрнең Д нөсхәсендә)

Шигырь текстларында — «эреп сарка йөрәк маем» (вариантта: «эридер лә йөрәк маем») ише чын халыкча гап-гади, ачык, «Сөйәген төз кеби уып, Ки борнын кан илә юып», йәисә «җанымның эченә генә куяр идем, сыярмусән» ише фольклорча тыгыз, экспрессив юлларның мул очравы, һичшиксез, авторның мәкаль-әйтемнәргә игътибарлы булуын, шулардай эзлекле рәвештә өйрәнүен раслый торган факт.
Югяоыда бер әйтеп узганча, Габделҗәббар мәдрәсәдә укып йөргән чакта ук шәкерт дәфтәрләре дигән бездәге феномен күренеш ярдәмендә халык авыз иҗаты әсәрләре, бигрәк тә яшьләр репертуарында актив кулланылган мәхәббәт җырлары белән якыннан танышкан, аларның эчке рухларын, шигъри техникаларын үзләштереп үскән:

Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы,—

дигән бәйттә («Бу хатымны кабул итеп аласың...») халык җырларыннан алынган образлар өстә үк ап-ачык ятсалар:

Күзе — нәргис, кашы — кара,
Ниндәй булыр бара-бара?!—
(«Үсеп бара ла бер җаный...»)

дигән шигырьдә китабилык белән фольклорча башлангычның өлешләрен аеруы бик үк җиңел түгел. Түбәндәге шигырьдә исә ике башлангычның шундый береккәнлеге тагын да калкурак гәүдәләнә:

Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин!.. («Бу бала хәсрәте түкде...»)

Образлар тудыруга, фикер оештыруга шул рәвешчә халыкчанлык аша якын килү шагыйрьгә «Туган илем ерак калды, Җәйәү йөрен сыйрак талды...», «Сачең кара ирер төндик, Сачең ара йөзең көн-дик...», «Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык, Сәңа йар булганым солтандин артык», «Кулың — ястык, сачең юрганым улсын» ише гади һәм мәгънәле, шулай ук «Мәхәббәт йебе киселсә, Әгәр салкын йиле иссә», «Хиялы тарихның нәкъеше улды, Сүзе —дилдә, хыялы күздә калды» кебек һәм матур, һәм катлаулы юллар иҗат итү мөмкинлеген бирде.
Язма әдәбият тәҗрибәсен дә, халык иҗаты серләрен дә шулай яхшы үзләштерү нәтиҗәсендә Кандалый кайчакларны күз белән күреп, тән белән тоярлык дәрәҗәдә калку образлар тудырды:

Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең тора калкып,
Көйә күлмәк утдин балкып —
Нури алдың, галямәти!
(«Сәлам яздым сәлам артын...»)

Җанлы сөйләм теленең нечкәлекләрен тирәннән тою, үз нәүбәтендә, гап-гади сүзләр ярдәме белән дә аптыраган күңелнең эчке халәтен төрле яклап чагылдыруга юллар ачты. Мисалга «Сахибҗәмал»да төрле урында төрле максатлар белән кулланылган шигъри юлларны алыйк:

И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды мәңа, ни генә?
Буласы кеше бии генә,
Булып калдым ла кол гына.
(XV. /)
И-и, и генә лә! И генә!
Ни булды мәңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә, Никадәр язамын хатлар!
И-и, и генә лә! И генә,
Эшем дә булды чи генә!
Сәбәб кенәсе ни генә?
Бәйан итсә, и җанкәй лә!
Бу нидән булды чи генә?
Эшем дә йитде чигенә,
Сахибем кире чигенә,—
Исем китәр, и җанки лә!
(XX. 13)

Шул ук вакытта андый кабатланулар, вариантлар тууга шагырьнең үз позициясе, аңлы гамәле дә зур өлеш керткәнгә охшый. Беренчедән, үзен профессиональ әдип булудан бигрәк, шигырь язарга «мәҗбүр ителгән» мәхәббәт корбаны рәвешендә сизгән Кандалый элек бер тудырылган образларын, шигъри юлларын, төгәл строфаларын яңа әсәрләрендә тартынмыйча файдаланган.
Фольклорча фикер йөртү, сүзләрдән виртуоз файдалана алу шагыйрьгә көтелмәгән гиперболалар тудырырга ярдәм итә:

...Тәмам дүрт ел елап-сыайтап,
Ки заигъ иттем әүкъатлар.
И бу дүрт ел! И бу дүрт ел!
Ки һәр сагъәте дә дүрт ел!..
(XVI. /. 3)

Димәк, бер елда 8760, дүрт елда исә 35040 сәгать булса, шуныд Ьәр сәгатенә тагын дүртәр ел туры килсә...
Җиде генә гап-гади сүз ярдәмендә оештырылган никадәре кыга? яшерен мәгънәле гипербола!..
Мондый юлларны иҗат итәр өчен техник яктан дөрес итеп шигырь яза алу гына җитми әле... Монда, әдәби сәнгатьтән тыш, чын» чынлап сөя белү, сөя алу сыйфаты да зарур. Кандалый талантының бер хосусияте менә шундый ихласлыктан гыйбарәт.
Габделҗәббар Кандалый иҗатында фольклор традицияләре тоткан урынны дөрес күзАллар өчен, ниһаять, аның шигырьләренең формасы, стиле һәм сәнгатьчә техникасы мәсьәләләрен дә әтрафлап өйрәнү зарур. Әмма без бу урында андый махсус филологик проблемаларга киңеннән тукталып тормыйча, бер характерлы күренешкә генә кыскача кагылып узу белән канәгатьләнәбез.
Кандалый күпчелек шигырьләрен үзе яшь чакта ук яхшы үзләштергән ике үлчәмдә язарга яраткан: һәр берәмлеге унбер иҗектән торган бәйт (икеюллык) һәм юллары сигезәр иҗекле дүртьюллык (үзенчә әйткәндә: «дүрт пай», йәисә «робагый»). Шулардай безне беренче нәүбәттә сигезәр иҗекле дүртьюллыкларның эчке структурасы кызыксындыра. Халык иҗатында, мәгълүм булганча, кыска җырларның эчке төзелеше 2+2 формуласына туры килә (строфаның аналогия булдырыр, настроение тудырыр өчен әйтелә торган гомумирәк мәгънәдәге беренче яртысы һәм җырның төп эчтәлеген тәшкил иткән соңгы икеюллыгы). Кандалый халык җырларының шушы сыйфатын киң файдаланып, 2+2 формуласы буенча төзелгән строфалардан тыш, әлеге алымны йәнә дә үстерә төшеп, 1 + 1+2, йәиса 2+1 + 1 формулаларын да тудыра, шуңа күрә аның күпчелек шигырьләрендә строфалар үзара бер-берсенә йомшак «ябыштырылган» шикелле, зур күләмле әсәрләре эчендә дә строфалар көлтәсеннән торган цикллар арасындагы оешканлык күзгә бәрелеп тормый. Шагыйрь иҗатындагы фольклор традициясеннән килә торган менә шушы хосусият Кандалый әсәрләренең халыкта аерым бүлекләргә, хәтта строфаларга сүтелгән хәлдә таралуына киң мөмкинлек биргән, икенче яктан, шул ук күренеш, әлеге «өлешләрдән» йәнә бер «бөтенне» оештырырга омтылу аркасында, шагыйрь әсәрләре күчермәләрендә төрле «вариантлар» барлыкка килүне тәэмин иткән. Шуңа күрә без шагыйрь мирасындагы кабатлану, вариантлылык күренешенә Кандалый шигырьләренең халыктагы яшәеш хосусияте дип карарга да тиешбез.
Кандалый, чуар күңелле мавыгучан ир-ат буларак, тегә яки бу сәбәп белән игътибарын җәлеп иткән чибәрләргә" (мәсәлән, Фатыймага, Җәмиләгә, Вәдигагә) тиз-тиз шигырь-мәдхия, мәхәббәт мәктүбе оештыруга иренмәгән, кайчакларда иптәшләре өчен дә шундый көйле хатларны язудан — заказ үтәүдән баш тартмаган... Шуңа күрә ул кайбер әсәрләрен электән үк әзер строфаларны яңадан сипләү, чак кына үзгәртеп, өстәмәләр ясау юлы белән оештыру алымыннан киң файдаланган. Язылган һәм язылачак текстларга карата булган мондый ирекле мөнәсәбәттә профессиональлек аңыннан бигрәк үзешчәнлек хисе, фольклорча иҗат башлангычы өстенлек итүен күрүе кыен булмаса кирәк. Башкачарак итеп әйткәндә, эшчән-легенең башлангыч чорында әдәби профессиональлеккә дәгъва иткән («Рисалә» һәм «Кыйсса»ларны китаби кагыйдәләр белән оештырып, авторлыгын кат-кат ачык әйткән) Кандалый иҗатының җитлеккән, шагыйрь буларак, чын сәнгать осталары кодрәтенә ирешкән дәверендә үзен каләм белән кәсеп итүче дип түгел, бәлки халык авыз иҗаты дөньясының бер вәкиле сыйфатындарак хис кылган булырга тиеш. Шуңа күрә, аның соңгы дәвер әсәрләре тәмам халыкчан телдә язылган кебек, аларда авторлык дәгъвалары да бөтенләй яңгырамый (шигырьләрдә шагыйрь исеменә ишарәләр очрый икән, болар укучы өчен конкрет гашыйк җырчының үз адресын күрсәтүеннән ары китми— алар бары безнең өчен генә авторлык күрсәткечләре).
Бер үк вакытта шагыйрь үзен тудырган, тәрбияләп үстергән мәдәни традицияләрдән дә тәмам аерылып китми шикелле. Сөйгәне Сахибҗәмалга аның саф ана телендә: «И матурым, гүзәлем лә, Ничек кенә түзәлем лә? Өзеләдер үзәгем лә...» дип, чын халыкчан һәм шагыйранә мөрәҗәгать иткәне, хәтта бер мәлгә тупас наданга әверелеп: «...Кеше сүзенә Бакып хур булма, и дура!»—дип мишәрчәләп тә сүгә алганы хәлдә, теле ачылган иске язма әдәби стильне дә бөтенләй ташламый. Мәсәлән, Сахибҗәмал хакында ихлас сокланып, ихтимал, үзе өчен генә иҗат иткән бер әсәре — («Бәдре-лямигъ Дилбәрә гыйшык тотыпмын бинәва...») дигән, иске классик әдәбиятыбыз таләпләреннән бәяләгәндә бәхәссез шедевр дәрәҗәсенә күтәрелгән шигыре шуны раслый. Димәк, шагыйрьнең халыкчан гади итеп язуы, «мажикча» сүгенеп җибәрүе гадәти стихиялек күренеше, йәисә «ничек булдыра алса», шулай гына язу нәтиҗәсе түгел икән!
Җыеп әйткәндә, бу китерелгән фактларның һәммәсе бергә шагыйрь мирасының төп сыйфаты — Габделҗәббар Кандалый иҗатының халыкчанлыгы хакында сөйли. Шул ук вакытта бу халыкчанлыкньщ оашкалар тарафыннан оештырылган, эшчәнлекнең беренче адымнарыннан ук Кандалый тарафыннан кабул ителгән әзер тәгълимат тү-вл, бәлки эзләнүчән иҗат процессында әкренләп чарланган стихияле, иҗтимагый үсештәге зарури, бер үк вакытта тарихи чикләнгән» Димәк, тормышчан табигый демократизм икәнлеген истә тотарга кирәк.

VIII

Әгәр моңарчы аерым-аерым анализланган материaлларны бер «җепкә» тезеп, тарихи югарылыктан бөтенесенә берьюлы караш ташласак, аларның эчке багъланышлары төгәлрәк ачылып, моңарчы «шәхси, хосусый» дип билгеләнгән сыйфатларның — гомумилеккә, «каршылык» дип билгеләнгән күренешләрнең билгеле закончалыкларга барып тоташкан булуын күрербез. Чөнки Гаттар һәм башка суфилар шәкерте сыйфатында укучыларын регламентланган рухи пакьлеккә, авызлыкланган дини тәкъвалыкка өндәү аша охрави бәхеткә «тугры юл күрсәтеп» мәйданга чыккан яшь шагыйрь соңра андый иде Аллардан тәмам баш тарта, кеше бәхетен бары дөньяви чынбарлыкта, шәхси хөрлектә, табигый хис, сәламәт бәдән ихтыяҗларының канәгатьләнүендә күрә башлый. Боларның һәммәсе үзара тыгыз бәйләнгән объектив шарт-сәбәпләрдән килеп чыккан иде. Гамәлләр юнәлешен билгели торган андый шарт-сәбәпләрдән нигезне тәшкил итүче беренчесе — ул XVIII һәм XIX гасырлар чигендә социаль-иҗтимагый Хәятыбызда йөз биргән гомум прогресстан — буржуаз мөнәсәбәтләр тернәкләнүдән, шул җирлектә азатлык өчен барган көрәш хәрәкәтенең яңа сыйфатларга ирешүеннән, элеккегә караганда киңрәк катламнарда демократик идеАллар канат җәюдән гыйбарәт иде.
Икенче шарт-сәбәпне Габделҗәббарның гаилә һәм мәктәп-мәдрәсәдә, ягъни үзе кеше буларак формалашкан мохиттә алган тәгъдим-тәрбиясе белән оешкан дөньяга карашы, инанулар үзенчәлеге, аларның әлеге алшартларга мөнәсәбәттә эчке конфликтлар аша үзгәрүе, яңаруы тәшкил иткән иде. Шул ук вакытта табигый зур талантка ия шагыйрьнең иҗтимагый-интеллектуаль сизгерлеге, зирәклеге, ниһаять, көчле темпераментына бәйле тәэсиргә бирелүчән кытыршы холкы, мин-минлеге бергә кушылып, әлеге үзгәрү һәм яңаруның үзенчәлеген, индивидуаль кыяфәтен билгели торган өченче шарт-сәбәпне дә барлыкка китерде.
Болардан беренче факторга махсус тукталып торуның артык хаҗәте юк хәзергә — ул хакта югарыда беркадәр әйтелде инде. Шуңа күрә, икенче моментка кагылып, элегрәк ясалган кайбер хөкемнәргә аныклык кертергә дә ихтыяҗ бар.
«Рисалә» һәм «Кыйсса»ларны анализлаган чакта күренгәнчә, яшь шагыйрь рухи камиллеккә ирешүне гел ахирәт интересларына гына кайтарып калдырмый, Вакыт-вакыт тормыш гаделсезлекләренә, социаль тигезсезлек күренешләренә дә ризасызлык белдерә. Шул ук вакытта, «Рисалә»дәге яшь авторның суфичылыгы да чикләнгән һәм формаль иде. Моны җәннәттә хур кызлары белән кавышуны сурәтләүдә ачык күрәбез. Суфичылык тәгълиматы буенча, кешенең җир өстендәге бурычы — «теге дөньяга» әзерләнү, ә теге дөньядагы бәхете исә Алла белән очрашу (дидар күрешү), хәтта аның белән «берләшү» дип аңлатыла. «Рисалә»дә исә бөтен максат җәннәт хурлары белән гыйш-гыйшрәт түшәгендә хозур итүгә кайтып кала. Дөрес, ортодоксаль ислам дине буенча да «хак мөселманны» җәннәттә хурлар көтә. Ләкин андый өйрәтүләрдә чама югалмый, натурализмга юл куелмый. Кандалый исә «Оҗмахта хурларның сыйфаты вә бәйане» дигән бүлектә әлеге тәтәйләрнең тышкы кыяфәтләрен, интим мөнәсәбәт вакытындагы сыйфатларын бәндәләрчә натуралистик тасвирлауга 11 строфа (44 юл) багышлый. Әмма нәкъ шуннан соң килә торган һәм «Ходай тәбарәкә вә тәгаләнең дидарын мөэминләр күрмәк» дигән «хак мөселман» өчен төп максатны, идеалны хикәяләүче бүлектә нибары өч кенә строфа (12 юл) бирелгән. Өстәвенә, бүлек төссез, бөтенләй фикерсез килеп чыккан. Моннан соң сүз җәһәннәмгә күчә, аннары җир өстенә кайта.
Шулай итеп, яшь Кандалыйның суфичылык идеяләренә иярүе гпул тәгълиматны нигезле рәвештә үзләштерүе нәтиҗәсе түгел, традиция һәм тәрбия тәэсиренә бәйле икән. Бер үк вакытта ге дөньямны да ул үзенчәрәк, дөньявичарак күзaллаган.
Габделҗәббарны бу елларда, күрәсең, тәсауыф әдәбиятында сурәтләнгән гаделлек хакындагы купшы сүзләр, нык яшеренгән социаль демагогия дә җәлеп иткән булса кирәк. Фаразның дөреслеккә якын булуын «Кыйсса»ның идеяләре күрсәтә. Матди байлыктан ваз кичеп, дәрвишлек юлын сайлаган Ибраһим солтан, Эльдорадо эзләгәв кебек, утыз-кырык ел ил гизеп йөреп тә, әллә нинди нәтиҗәләргә ирешә алмый: бер җирдә аны җәберләүчене кыйныйлар, икенче җирдә үзе» тотып яралар, өченче урында мәсьәлә коры сүз, буш бәхәстән узмый. Нәтиҗәдә — кире кагу бар, раслау юк дәрәҗәсендә. Чын суфичык әдәбиятта, мәгълүм булганча, «раслау» бик нечкә һәм эзлекле рәвештә эшкәртелә, шуңа күрә дә ул гасырлар буена кеше аңын били килгән.
Кыскасы, яшь Кандалыида суфилык идеясе җитәрлек дәрәҗәдә» көчле булмый. Шуңа күрә соңрак, реаль тормыш киртәләре белән турыдан-туры бәрелешкә кереп, китаби өйрәтүләр һәм шәхси омтьь лулар арасындагы аерманы ачыграк күрә башлагач, элекке нык булмаган суфичыл идеяләр нигездән үк җимерелә.
Шуның белән бергә Габделҗәббарның үзенә генә хас шәхси сыйфатларын — хислелек һәм көчле темпераментлы, дөньяга тәнкыйть күзе белән карый алу зирәклегенә, фикерләрен турыдан ярып әйтә» алу сәләтенә ия, уз-үзенә нык ышанган көчле шәхес булуын да истән чыгармыйк. Уңышсыз кайнар мәхәббәт, үзе янып сөю, ләкин сөйдерә-алмау, көенү, бәхет турында уйлау, кеше гомеренең тиз узучанлыгьш тирән тою — боларның һәммәсе бергә җыелып, «Рисалә» һәм «Кыйс-са»ларда вәгазьчелек юлы белән иҗат итә башлаган шагыйрьне соңрак бөтенләй икенче якка борып җибәргән. Шәхси бәхетсезлеге аша чын бәхетнең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген тоеп аңларга тырышкан шагыйрь элгәредәй яшәп килә торган бәхет хакындагы өйрәтүләрдә» йөз чөереп, тормышка, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә үзенчә — яңача карый башлаган.
Әлбәттә, шәхси башлангычка болай төртеп күрсәтү белән мин Кандалый иҗатындагы үзгәрешләрнең, зур борылышның табигатен субъектив тойгы белән генә чикләргә җыенмыйм. Сүз бары тарихи зарур борылышның конкрет шәхес аңында — алдынгы фикер гамәлләрендә актив хәрәкәт рәвешендә гәүдәләнүгә сәбәп булган этәргеч факторлар хакында гына. Әлеге борылышның үзенә-һәм асылына килсәк, ул иң элек XVIII—XIX йөзләрдә череп таркалган крепостнойлык тәртипләрен кысрыклый-кысрыклый социаль-иҗ~ тимагый тормышыбызда урнаша барган буржуаз-демократик мөнәсәбәтләр дигән сүз иде. Яңа мөнәсәбәтләр яңа фикерләр тудырган кебек, бу фикерләрне яңа әдипләр үзләренең яңа геройлары, Димәк, кеше хакындагы яңа концепцияләре аша уздырырга тиеш иделәр. Габделҗәббар Кандалый, шагыйрь буларак, бездәге шул яңарышның күренекле һәм гаять үзенчәлекле бер вәкиле булды да.
Буржуаз-демократик мөнәсәбәтләр китерә торган мондый яңалыкларның объектив закончалыклы күренеш икәнлеген яхшырак аңлар өчен безгә андый этапларны иртәрәк узган җәмгыятьләрнең тарихында булган мәдәни һәм әдәби күренешләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, Югарыда Данте (1265—1321) һәм Бокаччо (1313—1375) исемнәре телгә алынган иде. XIX йөз башы татар шагыйре иҗатын өйрәнгән чакта XIII—XIV гасыр итальян әдипләре мирасына мөрәҗәгать итүдә акылга сыймаган бернәрсәдә юк. Халыклар һәм илләр конкрет социаль үсеш баскычларына төрле чорларда менгән кебек, әдәби фикер яшәешендәге үзләштерелүе зарур казанышларга да милли әдәбиятлар, конкрет халыкларның социаль үсеш дәрәҗәләренә муафикъ рәвештә, төрле чорларда ирешәләр. Объектив шартлар аркасында феодаль формация югарылыгына соңрак күтәрелгән, ул үсеш этабын озаграк узган Россия халыклары җөмләсендә татарларга да капиталистик тәртипләр, Көнбатыш Европаның алдынгы илләренә караганда, биш» алты гасырга соңгарып иреште. XV йөздән башлап безнең җирлектә барлыкка килгән идеологик торгынлык, рухи дөньядагы регресс (ихтимал, Идел буйларын XIV гасыр ахырында Аксак Тимер яулары җимереп, талап, таптап киткәннән соң аерата көчәйгән кире процесс..,), икеләтә изелү хөкем сөргән XVI—XVIII йөзләрдә «иң югары» ноктасына җитү аркасында, әдәби фикеребезне хәтта XIII—XIV гасырда ирешелгән дөньявилык дәрәҗәсеннән дә түбәнгәрәк төшереп җибәргән иде. Борынгы чор суфи шагыйрьләреннән төрки телле Әхмәт Ясәви (1166 елда үлгән), Сөләйман Бакыргани (1186 елда үлгән), фарсы-та-җик телендә иҗат иткән тәсауыфчыларның иң күренекле вәкилләреннән Шәех Гаттар (1142—1220) әсәрләренең XV—XVI йөзләрдән алып XIX гасыр урталарына кадәр татар дөньясында, бигрәк тә мәктәп-мәдрәсәләрдә төп әдәби репертуарга әверелә язуы (кайбер төбәкләрдә тәмам әверелеп бетүе!) әлеге регресс күренешенең бәхәссез дәлилләреннән санала ала. Шулай булгач, XIX гасырның беренче яртысында, җирлегебездә капиталистик мөнәсәбәтләр туа барган чорда иҗат иткән татар шагыйре мирасын XIII—XIV йөзләрдә яшәгән, Италиядә буржуаз мөнәсәбәтләр урнаша башлаган заманда әдәбиятка яңа геройлар, кеше хакында яңа концепцияләр алып килгән Данте һәм Бакаччолар белән чагыштырып карау бер дә очраклы түгел.
Бу чагыштыруның, тышкы охшашлыклар эзләүгә кайтып калмыйча, әдәби фикер үсүдәге эчке закончалыкларны исәпкә алудан килеп чыгуы түбәндәге фактлар белән раслана. Әгәр Данте тудырган Беатриче образы, элекке традицияләргә оппозиция рәвешендә, реаль җир кызын олылау һәм шул чибәргә табыну аркылы шагыйрьнең үз мәхәббәтен тасвирлауга хезмәт итсә, Кандалыйның Сахибҗәмалга багышланган әсәрләре дә гадәти авыл кызына кайнар сөю, үз хисен бөтен дөньяга ачыктан-ачык игълан кылырга омтылу нәтиҗәсендә туган. Әгәр Бокаччоның «Декамерон»ы үзенең шаянлыгы һәм туры сүз-лелеге, вакыт-вакыт әдәп чамасын югалта язган хәлдә сөю хисенең нәфислеген дөньявича дөрес яктыртуы белән җир мәхәббәтен раслаган, шуның аркылы аскетизм идеяләрен кире каккан булса, Габделҗәббар Кандалый да, Бакаччо кебек үк, диннең асылына кагьь лып тормаган килеш, элек дини тәгълимат монополиясендә калган мәхәбәт (Алланы сөю!) идеясен күкләрдән җиргә төшерә, җәннәт кысаларыннан тышка чыгарып, сәба җилләренә утыртып, салам түбәле авыллар буйлап очырып җибәрә!..
Әдәби фикеребезгә Кандалый алып килгән бу яңалык, гомум социаль-иҗтимагый тормышта башланган зур үзгәрешләрнең язма традициядәге чагылышы, ягъни бербөтеннең өлеше булган кебек, шагыйрь үзе дә фикер иясе, хәрәкәт вәкиле сыйфатында ялгызак күренеш түгел иде. Аның яшьлек чоры Габденнасыйр Курсави (1776-— 1812), Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарилар (1754—1834) актив -иҗат иткән, шулар эшчәнлеге нәтиҗәсендә торгынлык («иҗтиһад мөнкарыйз») фәлсәфәсе җимерелә башлаган, кеше аңына — хөрлек, гамәленә аңлылык таләп итүе уртага куелган катлаулы һәм кызыклы заманга туры килде. Дини иман ул шәхси инану булганда гына ихлас ышаныч югарылыгына күтәрелә ала, дигән өйрәтү нәкъ шушы едларда формалашкан, шуңа күрә динне рәсмилектән, ягъни дәүләттән аеру мәсьәләләре дә уртага куелган иде. Кандалый иҗатының, җитлеккән чорында, шагыйрьнең вәгазьчелектән тәмам йөз чөереп, кешенен шәхси дөньясын җыр объекты иткән соңгы этабында, иҗтимагый көрәш мәйданына Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889), Хөсәев Фяезхановлар (1828—1866) чыкты. Чак кына соңрак аларның эстафеталарын Мифтахетдин Акмулла (1831—1895), Каюм Насыйрилар (1825—1902) күтәреп алдылар. Шул рәвешчә абстракт теория кыяфә-нлә нисбәтән тар даирәләрдә башланган фикердәге эзләнүләр киң Җәмәгатьчелек дөньясына чыгып, алдынгы акылларны биләп алды, онкрет иҗтимагый хәрәкәткә әверелеп, практик нәтиҗәләрен бирә башлады...
Дөрес, бу җәмәгать эшлеклеләре белән Кандалый арасындагы багъланышлар аерым конкрет фактлар рәвешендә өстә генә бүлтәеп ятмыйлар. Аларның һәммәсен мәгънәви уртаклык — эчке рухи уртаклык бер җепкә терки. Ул уртаклык гомум социаль прогресска бәйле төп иҗтимагый бурычтан — Кешене аңлау, Кешенең тормыштагы урынын, хокукын һәм вазифасын билгеләү, дәрәҗәсен тану бурычыннан гыйбарәт иде.
Әгәр Кандалыины Утыз Имәни белән чагыштырып карарга теләсәк, Габдерәхим хәзрәтне без тормыш искелеген тәнкыйтьләү процессында үзенең фикерләү һәм язу стильләре буенча шул искелекнең эчендә — чорларны бүлеп тора торган тарихи сызыкның «теге ягында» кала биргән хәлдә күрәбез. (Заманында Галимҗан Ибраһимов та Шиһабетдин Мәрҗанине, аның тышкы, формаль консервативлыгын күздә тотып, шулай дошман крепосте эчендә диверсия оештырган яңалык тарафдары, кыю көрәшчегә охшаткан иде.) Әмма Габделҗәббар хәзрәт «Рисалә» һәм «Кыйсса»ны Утыз Имәни платформасында (дөресрәге, шул тирәдәрәк торып) яза башлаган булса, «Фәрхи», «Сахибҗәмал» һ. б. күпчелек әсәрләрен иҗат иткән вакытларында әлеге сызыкның бире ягына чыккан иде инде. Бу күренеш исә Габделҗәббар Кандалый иҗатының бер гомер дәвамында төгәл ике чорны иңләп алуын барлыкка китерде.
Кандалый белән Мифтахетдин Акмулла иҗатларының эчке багланышларына килсәк, монда да уртаклыкның бер үк вакытта бик катлаулы һәм гаять гади булуын күрербез. Әгәр башлангыч чор мәгърифәтчелек идеологлары күтәреп чыккан шәхеснең рухи ирке, кеше дәрәҗәсе проблемалары Кандалыйда индивидуумның хис һәм интим тормыштагы хокукы, бәхете яссылыгында каралып, бәхет турындагы традицион өйрәтүләр кире кагылган, алар урынына мәхәббәт хакында яңа концепция тәкъдим ителгән булса, адәм баласының шәхсән иреккә хаклылыгын бернинди шик астына алмаган Мифтахетдин Акмулла кешене гомум иҗтимагый тормыштагы хөрлеккә чакырды.
Шул рәвешчә, Утыз Имәнидә иман иреклеге төсендә, Кандалыйда хис һәм шәхси хөрлек сыйфатында гәүдәләнгән идеяләр бергә кушылып, Акмуллада яңа баскычка күтәрелде — кешенең шәхси иреге, хөрлеге аның гражданлык бурычы, активлыгы белән бергә үрелде. тоны Кандалыйда «сөйгән йар» сыйфатын, интим хис халәтен тасвирлау өчен кулланылган сурәтләү чаралары һәм образларга Акмулада гел иҗтимагый эчтәлек йөкләнүеннән дә күрергә мөмкин. Әйтик,. Габделҗәббар гәүһәр, җәүһәр һәм якутларны сылу кызның бит-кыяфәт күркәмлеген күз алдына китерү өчен кулланса, Акмуллада әлеге гәүһәр-җәүһәрләр ярдәмендә гакыллы сүз, хикмәтле фикер төшенчәләре гәүдәләнә.
Кандалый белән Каюм Насыйри арасындагы рухи багълянышка килсәк, монда артык күп сөйләп торуның хаҗәте юк. Мәгърифәтче галим, «Фәвакиһ-ел-җөләса» китабында «Сахибҗәмал» әсәренең беренче фәнни басмасын эшләгән чакта, Габделҗәббарның, югарыда бер әйтелгәнчә, чын шагыйрь икәнлеген махсус билгеләп, мондый нәтижә чыгара: «Татар теле дигән телемезнең һөнәрендән мәзкүр шигырьләр вә әбйатлар, вә мәкальләрдән башка мөнәсәбәтле нәрсәләр табылмады» (579 б.). Димәк, «Сахибҗәмал» теле Насыйрига кадәрге әдәби татар теле— халык сөйләшенә якын язма тел өчен үрнәк булып, мәкальләр теле белән бер дәрәҗәдә тора икән!
Әгәр демократ галимнең бу икърарын, ул таянган фактик материАлларга соңгы елларда әдәби хәрәкәткә кертелә килүче башка Исәрләрнең дә тел-стиль үзенчәлекләрен кушып карасак, шулай ук тел өлкәсендә шагыйрь кичергән эволюцияне эзлекле рәвештә исәпкә алсак, адәби телебез тарихы хакындагы белемебез төгәлләнә, аныклана тишәчәк. Моңарчы бездә хөкем сөргән караш — яңа дәвер әдәби телебезне халыкчанлаштыручы сыйфатында бер Габдулла Тукайны гына исәпләү, йәисә андый миссияне бары Каюм Насыйрига гына кайтарып калдыру да зур тарихи процессны аңлаудагы белемебез җитмәүнең яки фактик материАлларда артык «төпченергә» теләмәүнең нәтиҗәсе иде. Тарихи эзлекле булсак, әдәби телебез халыкчанлашу юлында Насыйри эшчәнлеге билгеле бер этапны, ә Тукайлар иҗаты исә нәтиҗәне тәшкил итә. Чынлыкта иске язма телебездән жанлы халык сөйләшенә нигезләнгән яңа дәвер татар әдәби теленә күчү процессы иң элек Габделҗәббар Кандалый иҗатында башланды. һәм ул процесс, крепостнойлык төзелеше җимерелү чорына туры килгән, социаль аң рәвешендә системага әверелгән омтылыш буларак, Кандалый иҗатында ук төгәлләнү дәрәҗәсенә җитә язган нәтиҗәләренә дә иреште.
Каюм Насыйри исә шушы башлангычны күтәреп алды, аны үстерер, куәтләндерер өчен кулыннан килгән барлык чараларын күрде. Галимнең киң колач җәйгән публикаторлык эшчәнлеге, әдәби әсәрләре, тел өлкәсенә караган махсус хезмәтләре — һәммәсе дә әлеге гомум башлангычның икенче яссылык һәм югарылыктагы дәвам итүе иде.
Ләкин XIX гасырда бездә милли коммуникацияне әдәби тел даирәсендә дә нормаль тәэмин итә торган төп чараның — вакытлы матбугатчың бөтенләй булмавы, шулай ук мәдрәсәләребездә хөкем сөргән традицион тәртипләрнең көчлелеге тәү башта аерым иҗат һәм эш-чәнлекләрдә гәүдәләнгән әлеге прогрессив башлангычка тиз арада киң канат җәеп, тирән тамыр җибәрергә мөмкинлекләр бирмәде. Шуңа күрә ул тенденция тәмам җиңеп чыга алмыйча, иске омтылышлар белән бәрелеп, буталып, бер өскә чыгып, шунда ук читкәрәк кысы-рыкланып дигәндәй, яшәвен дәвам итте. Крепостнойлык җимерелү чорында барлыкка килгән әлеге халыкчанлашу тенденциясе яңадан куәтләнеп, бөтенләй җиңеп чыксын өчен иҗтимагый тормышта демократлашу процессының яңа баскычка күтәрелү шарты зарур иде.
Ул зарур шартны 1905 елгы революция тудырды. Шул революция җимеше буларак әдәби мәйданга чыккан Габдулла Тукай иҗатының башлангыч, ягъни әле «күз... эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел» чорында, иске традицияләр тәэсиренә бирелеп, әсәрләрен катнаш телдә язды. Әмма әлеге революция казанышлары нәтиҗәсендә туган татар вакытлы матбугаты ныгып өлгергәч, ягъни милли консолидация вчен көчле коммуникацион чаралар барлыкка килеп, «саф, ачык күзләр белән, чын аң белән» эшләү мөмкинлеге барлыкка килгәч, халыкчан әдәби телебезнең җәүһәрләре булган «Шүрәле» һәм «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Туган тел» һәм «Милли моңнар» тудылар.
. Шулай итеп, татар халык сөйләм теленең урта диалектына нигезләнгән яңа әдәби телебез формалашты. Әгәр Тукай җитәкчелек иткән бу катлаулы процессның узган йөзнең 80—90 елларында Исмәгыйль Гаспринский эшчәнлеге тәэсирендә бөтен Россия төркиләре дөньясында киң таралган гомумтөрки «корама» тел нигезенә оппозиция рәвешендә барлыкка килүен, җиңеп чыгуын һәм бу көрәш дәвамында ориентир итеп халык теленең конкрет диалекты сайлануын исәпкә алсак, монда да Тукайга Кандалый тәҗрибәсен үрнәк итү мөмкинлеге бар иде. һәрхәлдә, Г. Тукайның 1907—1909 елларда, нәкъ үз иҗаты башындагы «корама» теллелек чиреннән арынган вакытында, «Габделҗәббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре»н яшь чактан ук «бик яратып», аларны «аңларга» теләп, хәзергечә әйтсәк, анализлап, укуын кат-кат искә төшерүе* очраклылык түгел, бәлки үзе татыган тәэсирне икърар итүнең кинаяле билгесе иде. Кандалый-да очрый торган кайбер талымсызлык, дорфалык күренешләренең әлеге истәлекләрдә хаклы рәвештә тәнкыйть ителүенә килсәк, бу инде бер үк вакытта Кандалыйдан соң татар әдәбияты ирешкән реалистик принципларның казанышы да, Тукай эстетикасына хас дәрәҗәнең чагылышы да иде.
Кандалый — Тукай сюжетына тукталган чакта һәр ике шагыйрьнең дә борынгы истәлекләрдән бер үк чыганакка — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабына мөрәҗәгать итүләрен, шул истәлекнең поэтик һәм техник казанышларыннан иҗади файдалануларын онытмыйк. Кандалый яшьрәк чакта «Нәзъме Йосыф», («Нисъф-ел-мөлякъәт...») шигырьләрен (ихтимал, «Кәҗә бәете»н дә) язган булса, Тукай да иҗатының башлангыч чорында борынгы болгар-татар шагыйренә ияреп, шул дәвердәге башка әсәрләренә караганда гади телле «Дустларга бер сүз» (1905), «Яз галәмәтләре» (1906), «Бәхре сани» («Кечкенә генә бер көйле хикәямнең өлеше, 1906) шигырьләрен тудырган иде.
Халык авыз иҗаты мирасына мөрәҗәгать иткәндә дә Кандалый белән Тукайның юллары еш очрашкан. Мәсәлән, Габделжәббарның («Сәнең башың ирер мисле пудаука...») дигән шаяруы белән Тукай каләменнән чыккан «Егет илә кыз» шигыренең дә бер үк халык юморыннан файдаланып иҗат ителгәнлеге шик тудырмый. Кандалый халык җырларын иҗади үзгәртеп алуда, аерым дүртьюллыкларны үз текстына кертеп җибәрүдә тапкырлык күрсәткән шикелле, Тукай да үзенең мәшһүр «Авыл көйләре» циклында халык җырларыннан файдалану һәм өйрәнүнең яңа төрләрен тапкан иде.
Кандалый иҗатында стихияле төстә башланып киткән, мәгәр системалы рәвештә дәвам кылган һәм бездәге хатын-кыз эмансипациясенә хезмәт иткән фикерләрнең Тукайда аңлы омтылыш, төзек идея буларак үстерелүен исәпкә алсак, тагын бер кызыклы нәтиҗәгә киләбез. Ул — XX йөз башында, башкг мөселман халыклар белән чагыштырганда, татар хатын-кызлары ирешкән зур иҗтимагый, мәдәни казанышларның «елга башында» Кандалый эшчәнлеге дә тора дкгән нәтиҗәдән гыйбарәт.
Ике чордагы башка-башка шартларда яшәгән, тормыш юллары, тематикалары нигездә бер-берсенә туры килми торган ике шагыйрьнең дә иске татар мәдрәсәләренә карата шулай бер төрлерәк фикер йөртеп, бер төсле кырыс хөкем чыгарулары очраклы гына түгел, әлбәттә.

Шулай итеп, бер яктан, «Рисалә»дән алып «Сахибҗәмал»га кадәр Кандалый узган конкрет юлга, икенче тарафтан, Утыз Имәни иҗатыннан башлап Тукайга кадәр әдәби фикеребез кичергән үзгәрү һәм үсү процессына гомуми бер караш ташладык. Нәтиҗәдә язма традициябез тарихында Кандалый тоткан конкрет урынны әтрафлырак һәм төгәлрәк күзАллау мөмкинлеге туды. Бер сүз белән җыеп әйткәндә, Габдерәхим Утыз Имэни әл-Болгари, Шәмсетдин Зәки, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла һәм башка күпләгән шагыйрь һәм әдипләребезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә үскән, баеган, камилләшкән, шул рәвешчә Урта гасырлардан Яңа заман югарылыгына күтәрелгән, Габдулла Тукайның фидакяр иҗатына традицион нигез булып хезмәт иткән әдәби фикеребез тарихында шагыйрь Габделҗәббар Габделмәҗит улы Канда-лыйның мирасы, үзенең зурлыгы, иҗтимагый әһәмияте белән төгәл бер дөньяны, кабатланмас әдәби сыйфаты һәм чын оригинальлеге җәһәтеннән сүтелмәс олы төенне тәшкил итә икән.

Шагыйрь мирасын мөмкин кадәр һәрьяклап барлау, әсәрләренең табылган, аныкы булуы расланган хәтлесен әдәби һәм фәнни хәрәкәткә кертү бурычын алга куйган бу китап егерме елдан артык эзләнү, материaллар туплау нәтиҗәсендә шушы кыяфәтен алды. Ләкин бу килеш тә ул күләме буенча төгәллеккә, текстларның матбугатка әзерләнү сыйфаты, принцибы җәһәтеннән камиллеккә дәгъва итәргә җыенмый.
Соңгы елларда китап өстендә эшләү вакытында үзләре тапкан материАллар хакында хәбәр итүләре, шәхси коллекцияләрендә, архивларында саклана торган күчермәләр белән таныштырулары өчен каләмдәшләремнән Шакир Абиловка, Марсель Әхмәтҗановка, Рафис Әхмәтовка зур рәхмәтләремне әйтәм (алардагы материАлларның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге һәр конкрет истәлеккә бирелгән библио-текстологик искәрмәләрдә күрсәтелде). Катлаулы текстларның мәгънәләрен, тарихи реалийләрен ачыклауда, яисә башка шәһәрләрдә саклана торган күчермәләрдән копияләр алдыруда күрсәткән булышлык» лары өчен Җәмил Зәйнуллинга, Нурия Гәрәевага һәм Ульяновтан Фарук Галимовка рәхмәтләр күндерәм.
Кулъязманы редакциягә әзерләү һәм редакцияләү процессында текстларның тарихи дөрес укылышын аныклауга, шул рәвешчә төгәлсезлекләр не киметүгә сизелерлек өлеш керткән өлкән шагыйребез Әхмәт ага Исхак, нәшрият редакторы Рәис Даутов алдында да бурычлы булып калам.

Миркасыйм Госманов.

Казан — Васильева — Казан. 1966-1977—1987.
^Өскә^

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...