Бүген Әдипләр: Камбәр Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Камбәр Хәбибуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
shagir-kh.htm Камбәр Хәбибуллин 1930 елның 3 февралендә Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында ветеренария врачы гаиләсендә туган.

Картаймасаң, яшьлек узмый ул!

Камбәр Хәбибуллин үзенең бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган. Әмма табибның профессиональ шөгыле аның күңелендәгә кайнар хисләрне кысаламый, ул шагыйрь йөрәкле булып яши. Бу аның ихластан сөйләшә торган, һәрчак ачык йөзле холкында да чагыла. Шактый өлкәнәеп килүенә карамастан, ул бүген дә яшьләрчә өлгер, аның зиһене нык, шаянлык сыйфатлары да һич кимеми саклана.
Аның бай тәҗрибәле тормыш багажы күңеленнән һәрдаим ташып торучы шигъри юллар тудыруга сәбәпче була. Камбәр Хәбибуллин тормыштагы гаделсезлекләргә, сәясәттә килеп чыга торган буталчыкларга, милләтебезне, туган телебезне кыерсытучы кимчелекләргә һич тә битараф түгел, ә бәлки шул юлда ал арны төзәтү юнәлешендә үзенең ачык, бик саллы фикерләрен шигъри юлларга салып әйтә.Ул гади генә сөйләшкәндә дә бик эчкерсез, синең җаныңа-йөрәгеңә кереп, ачык фикерен белдерә.
Камбәр Хәбибуллинның иҗаты үсмер малай чактан ук башлана. Ишле, авыр тормышлы гаиләдә үсү, тормыштагы туктаусыз үзгәрешләр аны чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәгә. Күп укый ул. Авыл китапханәсендә укылмый калган китап та калмагандыр. Бигрәк тә шигырьләр аның күңелен биләп ала. Шул чорда ук хәтеренә сеңеп калган Тукай, Дәрдмәнд, Хәсән Туфан, Шәехзада Бабич, Такташ шигырьләрен бүгенгәчә яттан белә ул.
Еллар арты еллар узса да,
Тынгылык бирми бар хәл күңелгә -
Күз алдымда тора ул кешеләр -
Исән кебек әле бүген дә, -
дип Камбәр ага авыр тормышның, җәбер-җәфа чиккән авылдашларының күңел дөньясын - сагышларын да, шатлыкларын да ача. Мәсәлән, «Мөхтәр» шигырендә Такташ Мокамаеның хисләре дә чагыла сыман Камбәр ага шигырьләрендә:
Коммунизмга диеп эшләдек тә
Кордык илне таштан, тимердән,
Капитализмга әйләнеп кире кайттык -
Байлар өчен тормыш бер дигән, -
дип йөрәге белән сыкрый, гаделсезлекләргә җаны әрни. Тормыштагы гаделсезлекләрне ачарга шагыйрь мәсәл жанрына да мөрәҗәгать итә. Әнә, мәсәлән, юл хәрәкәтен күзәтүче бүре белән төлке яныннан берәү дә үтеп китә алмый.
Табиб Камбәр Хәбибуллинның тормыштагы юлы дөреслек юлы, ул яраткан хезмәтендә-шөгылендә ямь-тәм таба, ирешкән уңышлары белән шатлана:
Моңарчы аптырап тормадык
Кыенлыклар каршында.
Көнен-төнен сынатмадык -
Без эшләдек барсын да, -
дип, җәмгыять алдында үз йөзен билгели. Шагыйрь гомере буе туган җиренә тугры, аннан бервакытта да аерылмый:
Туган авыл, туган туфрак
Олыгайгач юксындыра-
Һәрчак сиңа кайтырга дип,
Йөрәгем ярсып тора,-
дип туган төбәгенә гимн җырлый. Камбәр Хәбибуллин иҗатында аның гаҗәеп оптимистик рухлы булуы чагыла. Мәсәлән, ул болай ди: Яшик әле күкләр күкрәтеп, Киитмасак та яшьлек ярына!

Азнакай районының «Маяк» газетасы журналисты
Әсхәт Сәгыйтдинов.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013