Бүген Әдипләр: Хисам Камалов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хисам Камалов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Хисам Камал
(1926-2017)
Татарстанның халык язучысы Хисам Камал (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында игенче гаиләсендә туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач та туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый: җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә, атлар карый.
1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алып, 1944 елның апреленә кадәр мәгълүм Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында хәзерлек курслары үткәннән соң, май башында туп-туры фронтка озаталар. Ул Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары яңадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елның 26 февралендә X. Камалов кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла. Бу юлы җәрәхәт бик җитди булып, егеткә ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп, 1946 елны ул инвалид булып өенә кайта.
Шул ук елны X. Камалов Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, училищены тәмамлагач, Казанга килеп, 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам итә. Аннан унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул — язучы-профе-сионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
X. Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Педагогия институтында укыганда ул институттагы һәм республика яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөри. Тәүге басма шигырьләре дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Соңга таба «Казан ут лары» журналын да һәм башка матбугат басмаларында катнаша башлый. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче мөстәкыйль китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Шушы тәүге китапларындагы шигырьләрендә үк шагыйрьнең бөтен иҗатына хас темалар һәм сурәтләү үзенчәлекләре ачык билгеләнә. Аның игътибар үзәгендәге темалар — Ватан сугышы, Туган җир, Туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Менә шуларны шагыйрь, тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, солдатларча кырыс һәм төгәл детальләр аша, табигый тонда сурәтләргә омтыла. Аның шигырьләре, форма, ритм җәһәтеннән кайчак кытыршырак тоелсалар да, укучыны үзенчәлекле шигъри образлары һәм фикер-хисләренең ихласлыгы һәм табигыйлеге белән җәлеп итәләр.
X. Камал — күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну» (1958), яшьләр арасындагы мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы» (1961), узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында шагыйрьнең туган ягында барган икътисади һәм көнкүрештәге үзгәрешләрне хатирәләр һәм фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар» (1966), Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы» (1973) кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тоталар.
Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында активрак иҗат итә. Үзе яшәгән чорның бәла-казаларга мул чынбарлыгын, фронттагы юеш-салкын окопларда һәм тылдагы хезмәт вахталарында афәтле сугыш фаҗигаләре чорын зур түземлелек белән кичергән гади кешеләрнең — үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын күпертмичә-бизәмичә, бөтен кырыс хакыйкатенә тугрылык белән сурәтләп биргән «Һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1982), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» (1982) кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләр әдипнең проза жанрындагы зур иҗади уңышларына мисал була ала.
Гомумән, 1955—2000 еллар арасында әдипнең татарча оригиналында һәм рус теленә тәрҗемәдә барлыгы егерме сигез китабы дөнья күрә. Шул арның егерме бере — шигырь җыентыклары, җидесе — проза әсәрләре, шул җөмләдән биш роман. 2004 елгы «Казан утлары» журналының 10, 11, 12 нче саннарында «Үксезләр» исемендә әдипнең чираттагы яңа романы басылып чыкты. «Ьәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камал 1986 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 2001 елда исә, татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышларын искә алып, аңа Татарстан Республикасының халык язучысы дигән шәрәфле исем бирелде. Хисам Камал — 1958 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

Сайланма әсәрләр: 5 томда.—Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. 1 нче том: «Ьәркемнең гомере бер генә»: Роман. «Бердәнбер ул»: Повесть. Фронт язмалары.— 352 б.— 3000. 2 нче том: «Безне өйдә көтәләр»: Роман. Фронт истәлекләре.— 4006.—3000. 3 нче том: «Үлгәннән соң яздым»: Роман.— 415 б.— 3000. 4 нче том: «Түләнмәгән күз яше»: Роман. Хикәяләр.— 334 б.— 3000. 5 нче том: «Югалган бәхет»: Роман. Хикәяләр.— 334 б.— 3000.
Яңадан сафка: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1955.— 38 б.— 3000.
Чияле тау: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1956.—59 б.— 4000.
Зәй буенда: Поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.—43 б,— 5000.
Тормыш дулкыннары: Поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1968.— 120 б.— 4000.
һәркемнең гомере бер генә: Роман.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.—262 б.—15000.
Күңел: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.— 272 б.— 4500. Бердәнбер ул: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.— 144 б.— 15 000.
Безне өйдә көтәләр: Роман.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 3846.—15000.
Үлгәннән соң яздым: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 432 б.—30000.
Түләнмәгән күз яше: Роман, повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 283 б.— 5000.

Кыскача библиография

Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
Фәйзи Ә. Шагыйрь биографиясендә — халык биографиясе// Китапта: Әдипнең эрудициясе.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.— 225— 230 б. Маннапов С. Тормыш үзәннәреннән: Хисам Камалов иҗаты турында уйлану//Казан утлары.—1980.—№ 3.—152—160 б. Ахунов Г. Таяну ноктасы//Шәһри Казан.— 1996.— 19 апр. Галимуллин Ф. Күңелдәге язулар//Мәдәни җомга.—1996.— 17 апр. Гаффар Ә. Йөрәк дәрьясы//Мәгърифәт.— 1996.—9 май. Камалов Б. Яралы бөркет хәзинәсе//Шәһри Казан.— 1996.— 12 апр. Вәлиев Мөдәррис. «Мин чигенә алмыйм...» // Казан утлары.— 2001.—№ 4.—180—182 б. Сөнгатуллина Г. Ваз кичмәсен кеше яшьлектән//Мәдәни җомга.— 2001.-- 21 сент. Вәлиев Мөдәррис. Утны күчер!//Китапта: Гамәл дәфтәре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 141—150 б.

Иҗаты турыңда каләмдәшләре

Иҗат эшләре белән генә шөгыльләнә башлаганнан соң, ягъни 1967—1975 еллар арасында, Хисам Камалның өр-яңа иҗат уңышларының шаһиты без. Менә «Тормыш дулкыннары», «Бәхет телим», «Өмет», «Каен суы», «Язмыш елмаюы» исемле китаплар... Бу китапларга аз гына яңадан күз салып узыйк. Чөнки, беренчедән, элегрәк язылган байтак әсәрләре дә, яңалары да, дөресрәге, шагыйрь гомеренең зур өлеше — шушы китапларда; икенчедән, шушы китаплар шагыйрьнең осталыгы һәм фикри тирәнлеге, дөньяга карашы һаман үсештә икәнне раслый; өченчедән, алар — Хисам Камалның иҗатта үз принципларына һәм тормышка, мәхәббәткә даими тугры булуына дәлил.
Рөстәм Мингалимов, шагыйрь,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1976

Татар әдәбиятына ул тормышчан поэзия, солдат поэзиясе, хезмәтне һәм батырлыкны данлаучы поэзия алып килде. Миңа ул гомере буена таяну ноктасы эзләгән кеше булып тоела. Минемчә, таяну ноктасы тапкан инде ул. Халык язмышы - аның таяну ноктасы. Тик ул бер тапканга гына ышанып ятмый, шуны төрле сфераларда, төрле кешеләрдә сынап карый — картларда һәм яшьләрдә сыный; афоризм дәрәҗәсенә җиткән фәлсәфи фикерләрен җай гына, кычкырмый гына, тыйнак кына итеп ак кәгазьгә төшерә, аның рухындагы тирән яраларны, ал арны дәвалау ысулларын әйтеп бирә.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996

Шул ук вакытта Хисам Камал сугышны сурәтләүдә Габдрахман Әпсәләмов һәм башка кайбер каләм әһелләре юлыннан китмәде. 1986 елда республикабызның Г.Тукай бүләгенә лаек булган «Нәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» романнарында ул, сугыштагы кеше хәлен бизәргә тырышмыйча, бөтен кырыслыгы белән, дөреслеккә туры калу юлын сайлады.
X. Камалның сугыш турында язган әсәрләренең көче, ал арның тәэсир куәте — шунда.
Фоат Галимуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1996

Хисам Камалның рухи һәм иҗади бәхете (батырлыгы дисәк тә буладыр) шунда ки, ул — җиңүчеләр рәтендә кайткан, шул дулкынның бер вәкиле булып әверелгән фронтовик-язучы, үз иҗатында коры пафоска, ялган энтузиазмга, декламациягә корылган юнәлешне түгел, ә бәлки халыкчанлыкка, сәнгать-лелеккә, фикри җегәргә, фәлсәфи уйлануларга йөз тоткан юнәлешне сайлый. Гөлсинә Сәнгатуллина, 2001


Хисам Камалов

Язмышым — әсәрләремдә...

Баксаң, мин инде шактый гомер кичергән бер әдип икәнмен. Уен эшмени, «язучы булам» дигән кебегрәк уй белән кулыма каләм алганга да ярты гасырдан артыграк вакыт узып киткән икән. Әле дә хәтерлим: мин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган елларымда ук (1950—1954 еллар була инде ул), институттагы һәм республика яшьләр газетасы каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөреп, үземчә әдәбият-сәнгать «казанында» кайный башладым, һәм тәүге басма шигырьләрем дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрде. Соңрак «Казан утлары» кебек могтәбәр журнал битләрендә дә яңадан-яңа шигырьләрем басыла торды. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче мөстәкыйль китабым, ә тагын бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгым нәшер ителде. Әйтергә кирәк, әдәби җәмәгатьчелек минем иҗатымны бик тиз күреп алды. Иҗатымның башлангыч чорында миңа Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Әнвәр Давыдов һәм, әлбәттә, Сибгат Хәким кебек могтәбәр затлар зур ярдәм күрсәттеләр; алар миңа, ул еллардагыча әйтсәк, «солдат поэзиясе»нең бер вәкиле буларак, һәрдаим олы ышаныч белдерделәр. Чынлап та, мин үз иҗатымда тормыш-чынбарлыкны матур бизәкләргә төрмичә генә, бөтен кырыслыгында тасвирларга тырыштым.
Әйе, мин бит фронтовик-солдат та идем, сугыш дигән мәхшәрнең авыр йөген, ачы хәсрәтен үз җилкәмдә татырга туры килде миңа. Минем укучыларыма да шул хакта сөйләп бирәсем, гыйбрәт итеп тасвирлап күрсәтәсем килә иде. Ә моның өчен, кем әйтмешли, шигырь кысалары тар кебек тоелды. Шул рәвешле, үзем дә сизмәстән, прозаик булып киттем. Ә моның өчен бар көчеңне биреп, җәелеп эшләргә кирәк. Кыскасы, 1967 елдан мин язучы-профессионал булып киттем, ягъни казна эшендә эшләмичә, фәкать әдәби иҗат «эше» белән генә шөгыльләнә башладым. Нәкъ менә шулай: иҗат — эш ул, бик авыр да һәм ләззәтле дә хезмәт. Шушы гомер эчендә татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителеп егерме сигез китабым дөнья күргән икән. Димәк, бүгенге еллар биеклегеннән торып караганда, язучы буларак гомерем бушка узмаган икән дип әйтә алам.
Аннары мин үз укучымны таптым дип әйтә алам, язучы өчен моннан да татлырак кичерешнең булуы мөмкин түгел. Шөкер, җитәкче даирәдә дә хезмәтемне күреп ала белделәр дип саныйм. Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булу һәм Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мәртәбәле исем бирелү шуның бер матур мисалы дип беләм. Мин бар булган сәләтемне биреп, ихлас күңелемнән халкым өчен — татар укучысы өчен яздым һәм халкым язучысы була алуым белән чиксез бәхетлемен.
Шушы уңайдан минем тагын бер генә сүз әйтеп узасым килә. Мин көндәлек тормышта алдашуны яратмыйм һәм иҗатымда да алдашмаска тырыштым. Бу минем яшәеш һәм иҗади кредом булды. Кырыс хакыйкать — ялган-матур бизәкләргә караганда бик күпкә саваплырак гамәл, минемчә.
2005
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018