Бүген Әдипләр: Барлас Камалов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Барлас Камалов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Барлас Камалов

(1930-2004)

Барлас Хәмит улы Камалов 1930 елның 17 январенда Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Аның бала чагы һәм мәктәп еллары Буа районының Янтуган, Исәк, Күл-Черкен авылларында уза. 1943 елда Исәк җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. 1944—1949 елларда Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәптә укый, аннары, Казанга килеп, педагогия институтының тарих-филология факультетында югары белем ала, 1953—1956 елларда шул ук институтның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый.
1956—1959 елларда Б. Камалов Буа район газетасы редакциясендә тәрҗемәче, соңыннан җаваплы секретарь һәм редактор урын-фасары булып эшли. 1959 елның октябрендә исә аны республика комсомолының матбугат органы «Татарстан яшьләре» газетасы редакторы хезмәтенә күчерәләр. Монда эшләү дәверендә (1959—1962) Б. Камалов ВЛКСМ өлкә комитетының бюро члены итеп сайлана һәм комсомолның XIV Бөтенсоюз съездында делегат булып катнаша.
1962—1966 елларда Б. Камалов «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм Татарстан радиосында иҗтимагый-политик тапшырулар Дуенча баш редактор булып эшли. Алтмышынчы еллар ахырыннан башлап УЛ професиональ язучылык хезмәтендә — фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул 1953 елдан КПСС члены.
Барлас Камалов — проза жанрында актив һәм нәтиҗәле эшләүче язучыларның берсе. Аның беренче хикәясе («Күңел газабы») «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында 1953 елда, ә «Гомер иткәндә» Дип исемләнгән беренче китабы 1959 елда басылып чыга. Шул вакыттан соңгы ике дистә ел эчендә төрле газета-журналларда һәм аерым китаплар, җыентыклар булып аның йөздән артык хикәясе, егермегә якын повесте, күп санлы очерклары, публицистик язмалары, мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күргән. Авторның иҗат кыйбласы — бүгенге тормыш. Ул язучы буларак үзе яшәгән заманга аеруча сизгер карашы, әсәрләрендә заманның актуаль мәсьәләләрен вакытында кузгатырга, күтәрергә омтылуы — оперативлыгы белән тора. Әсәрләренең тематикасы да шактый киң. Ватан сугышы елла-яки бүгенге авыл кешеләренең, бигрәк тә яшьләрнең яшәү рәвешен, хезмәтләрен, уй-фикерләрен һәм мәхәббәтләрен тасвирлаган «Яшь имәннәр», «Яшьлек эзләре» (1968), «Күңел кыңгыраулары» (1969), Буа шикәр эшчеләре тормышына багышланган «Үр менгәндә» (1961), Кама буендагы гигант төзелешләрне үзәккә алган «Сыналыр чак» (1965), «Канатлы кырмыска» (1979), партия һәм комсомол җитәкчеләре образларын заманча катлаулылыгында яктыртуны максат итеп куйган «Ялыкмаслар» (1972), «Сарсаз кызы (1975) кебек повестьлар, авторның бүгенге көн тормышы белән төрле яклап һәм якыннан кызыксынуы, аны даими өйрәнүе турында сөйлиләр.
1984 елны «Казан утлары» журналында (1, 2 нче саннар) әдипнең Яңа әсәре—«Өметең өзелмәсен» исемле романы басылып чыкты.
1980 елда Б. Камаловка Татарстан АССРның атказанган культура нигы дигән мактаулы исем бирелде.
Б. Камалов—1961 елдан СССР Язучылар союзы члены.


©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013