Бүген Әдипләр: Тәүфикъ Камалиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Тәүфикъ Камалиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Тәүфикъ Камалиев

(1940-1980)

Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлих улы Камалетдинов) 1940 елның 3 февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Алтынчы-җиденче сыйныфка кадәр туган авылы һәм Апас районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче сыйныфны Казанда тәмамлый. Аннары икееллык техник училищеда слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, 1958-1961 елларда Казанның С.Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1961—1966 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Т.Камалиев 1980 елның 13 февралендә кинәт вафат була), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Т.Камалиев әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында килә. Аның туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен үз эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары тулысынча диярлек производство һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыкларында да шагыйрь, үз темасына тугрылыклы калып, гади хезмәт кешеләренең уй-хисләрен шигъри юлларга салырга омтыла. Т.Камалиев — 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ромашкалар эзлим: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 20 б. — 8000 д. Сабыр канатлары сынмый: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 56 б. — 6000 д.
Сезгә генә сөйлим: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 71 б. — 4000 д.
Хәләл көчем белән: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 80 б. — 5000 д.
Яшьлеккә кайту: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 63 б. — 3000 д.
Ак өметләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 136 б. — 1700 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Яшел килеш яфрак коелды... // Казан утлары. — 2000. — № 2. — 184-185 б.
Нигъмәти И. Хәтердә исеме яңарды // Шәһри Казан. — 2000. — 16 март.

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013