Бүген Әдипләр: Шәриф Камал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шәриф Камал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Шәриф Камал
(1884-1942)
Классик язучы, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (Мордва АССРның Рузаевка районы) Пешлә (Татар Пешләсе) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алгач, 1896—1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы кадим мәдрәсәдә укый. Кырыс холыклы, иске Карашлы атасына материаль яктан бәйле булудан котылу өчен, Шәриф Камал шәкерт чагыннан ук үз көнен үзе күрә башлый: җәйләрен Мәскәү—Казан тимер юлында төрле яллы эшләрдә йөри, 1901 елда исә, бер сәүдәгәргә ялланып, Рига шәһәренә китә. Анда берникадәр вакыт торгач, төплерәк б^лем алу нияте белән, башта Төркиягә, аннары Мисырга барылучыга. Ләкин Гатериаль як кысынкы булу сәбәпле, ике елдан кире Россиягә әйләнеп кайта 1903—1904 елларда, Украинадагы күмер шахталарында, Каспий диңгезе дагы балык промыселларында эшли.
1905 елгы революцияне Ш. Камал Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый. Шул ук вакытта ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен — мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Революция җиңелеп, илдә реакция чоры башлангач, Ш. Камал, туган авылы Пешләгә кайта һәм 1910 елга кадәр шундагы мәдрәсәдә балалар укыта. Үзенең белемен күтәрү өстендә дә даими эшли, рус әдәбиятын, аерым алганда, М. Горький, А. Чехов иҗатларын тырышып өйрәнә. Шушы чорда (1909) ул проза жанрындагы беренче әсәрен — «Уяну» исемле хикәясен яза һәм аны Оренбургта чыга торган «Шура» журналына җибәрә. Озакламый хикәя басылып та чыга.
1910 елда Ш. Камал, гаиләсен ияртеп, Оренбургка күчеп килә һәм шул елдан алып Бөек Октябрь революциясенә чаклы «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшриятында хисапчы, ә соңга таба редакция хезмәткәре булып эшли.
Ш. Камалның Оренбург чоры зур иҗади активлык белән характерлы. Алты-җиде ел эчендә ул утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә, атаклы «Акчарлаклар» (1914) повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915) исемле сатирик комедиясен иҗат итә. Шул чор татар җәмгыятенең төрле якларын, бигрәк тә хезмәт кешеләренең (сезонлы эшчеләр, балыкчылар, шахтерлар), интеллигенция вәкилләре тормышын реалистик картиналарда һәм үзенчәлекле образларда тасвирлаган «Акчарлаклар» повесте һәм хикәяләре белән Ш. Камал революциягә кадәрге татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Аның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Кеше образларын психологик планда гәүдәләндерү, эмоциональ-лирик моң, аз сүз белән бирелгән тирән мәгънә, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең хикәяләренә әнә шул сыйфатлар хас.
Бөек Октябрь революциясен Шәриф Камал Оренбургта каршылый һәм революциянең беренче көннәреннән үк үзенең язучылык каләмен Октябрь казанышларын саклау эшенә багышлый. 1918—1919 елларда ул Оренбургта чыккан «Эшчеләр дөньясы» исемле большевистик газетада, аннары Төркстан фронтының Беренче армиясе политбүлеге органы «Кызыл йолдыз» газетасында эшли һәм языша. 1919 елның көзендә аны Коммунистлар партиясенә член итеп алалар.
1920—1921 елларда Ш. Камал Оренбургтан ерак булмаган Чебенле авылында коммуна оештыруга катнаша. Соңрак Оренбургка яңадан кайтып, балалар йорты мөдире, укытучылар профсоюзының губерна бүлеге идарәсендә кассир һәм тәэминат бүлеге мөдире була, укытучылар хәзерли торган курсларда дәресләр алып бара, 1924—1925 елларда исә «Юл» (соңрак — «Сабан») исемле газетада башта редколлегия члены, аннары җаваплы редактор хезмәтләрен үти.
1925 елның көзендә Ш. Камал ВКЩб)ның Татарстан өлкә комитеты карамагына җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенең партия бүлеге мөдире итеп билгеләнә, Соңыннан ул Татар мәдәнияте йортында гыйльми секретарь (1928), Главлит хезмәткәре (1929—1932), Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире (1933—1935) вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы елларын ул профессиональ язучы булып яши.
Совет чорында Шәриф Камал зур күләмле проза әсәрләре һәм драмалары белән танылды. 1927 елда әдипнең «Таң атканда» исемле романы басылып чыга. «Акчарлаклар» повестеның дәвамы рәвешендә язылган бу әсәрендә автор элек бәхет эзләп йөргән геройларының социалистик революция шартларында зур көрәшләр аша чын дөреслекне һәм бәхетне табу юлына аяк басуларын сурәтли.
1928—1934 еллар арасында Шәриф Камал драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Бу чорда аның бер-бер артлы «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин», 1934) исемле әсәрләре языла һәм Татар дәүләт академия театрында уңыш белән бара. Бу әсәрләр татар сәхнәсенә эшче образларын, хезмәт ияләренең үз арасыннан үсеп чыккан яңа совет интеллигенциясе вәкилләрен алып менүе һәм шул чор тормышын кискен конфликтларда, сәнгатьчә тирән һәм дөрес итеп чагылдыруы белән әһәмиятле.
Утызынчы елларның ахырында, драма әсәрләре язу белән бергә, әдип үзе-нен совет чоры иҗатындагы иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Матур туганда» исемле романы өстендә бирелеп эшли. Берничә томнан торачак зур элопеянең беренче китабы итеп уйланылган бу роман 1937 елда аерым китап булып басылып чыга һәм шундук татар совет прозасының зур казанышы итеп бәяләнә. Әсәрдә Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яңа тормыш туу процессы белән бәйле киеренке вакыйгалар турында сөйләнә һәм шул дәвернең реаль картиналары фонында дистәләрчә тормышчан типлар, характерлар бирелә. Соңыннан (1940 елда) автор романның сәхнәләштерелгән ва- риантын да эшли.
1939 — 1940 елларда «Совет әдәбияты» журналында әдипнең «Ныклы адымнар» исемле яңа романы («Матур туганда»ның дәвамы) басыла башлый. Ләкин әсәр тәмамланмый кала. Моңа сугыш комачаулый. Бөек Ватан сугышы башлану белән Ш. Камал үз каләмен фашист илбасарларына каршы юнәлтә: матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый, «Март» исемле хикәясен бастыра һәм «Сафура» исемле пьеса яза башлый. Ләкин 1942 елның 22 декабрендә әдип кинәт вафат була.
Шәриф Камал үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән совет халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучы. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә, 1939 елда Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар.
Ш. Камал 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Аның турында

Г.Халит. Шәриф Камал. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 315-338 б. Казан, 1986.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013