Бүген Әдипләр: Галиәсгар Камал
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галиәсгар Камал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Галиәсгар Камал

(1879-1943)

Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов) 1879 елның 6 январенда (искечә — 1878 елның 25 декабрендә) Казанда вак һөнәрче — мехчы гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер, Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра, Алты яшьләренә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893—1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер үк вакытта өч класслы русча мәктәптә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г. Камал әдәбият һәм театр сәнгате беләң кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г. Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Г. Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы рево« люция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.
1905 ел революциясе Г. Камалның культура өлкәсендәге эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты киңәюгә зур этәргеч була. 1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета «Казан мөхбире»ндә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-наширләрнең матбугат өлкәсендәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китәргә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге «Азат» газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме «Азат халык» дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г. Камал наширлегендә һәм редакторлыгында чыга башлый. Ләкин «Азат халык»ның гомере озын булмый: унбиш саны чыккач, социалистик-демократик эчтәлектәге мәкаләләр бастырганы өчен, газета туктатыла, редакторы Г. Камал судка бирелеп, йөз сум штраф түләргә хөкем ителә. Г. Камалның шуннан соңгы журналистлык хезмәте башлыча «Йолдыз» газетасы белән бәйле: вакытлыча китеп торуларны исәпләмәгәндә, ул анда 1917 елның октябренә кадәр ашли. 1908 — 1909 елларда ул шулай ук, Г. Тукай белән бергә, революцион-демократик эчтәлекле «Яшен» исемле көлке журналы чыгара. Г. Камал, бу журналның нашире, рәсми редакторы булу өстенә, анда күп санлы мәкалә, шигырьләре һәм карикатуралары белән дә актив катнаша.
Бу чорда Г. Камалның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы ЬәМ татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм практик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» һәй Г. Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашы һәм практик ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар культурасы тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә. Профессиональ театр туу Г. Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907 — 1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. «Бәхетсез егет» (икенче варианты, 1907), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Уйнаш» («Өч бәдбәхет»нең үзгәртелгән варианты, 1910), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Дәҗҗал» (1912), «Каениш» (1912) —революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткен, үзенчәлекле сатира чаралары белән буржуаз җәмгыять тәртипләрен, мещанлыкны тәнкыйть иткән бу драма һәм комедияләр әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән саналалар.
Г. Камалның бу чор әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге иҗаты «а бай эчтәлек һәм актуальлеге белән аерылып тора. 1905 — 1915 еллар арасында әдип «Казан мөхбире», «Азат», «Азат халык», «Әльислах» һәм бигрәк та «Йолдыз» газеталары битләрендә иҗтимагый тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә багышланган йөзләрчә публицистик, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, фельетоннар бастыра. Аларда да адип, сәхнә әсәрләрендәге кебек үк, үткен күзле политик, тынгысыз тәнкыйтьче һәм үз халкының мәнфәгате, культура үсеше өчен ихлас кайгыртучы гражданин буларак күз алдына килеп баса.
1914-1917 еллар арасында Г. Камал, газетадагы журналистлык эшеннән тыш, рус һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый гына сәхнә әсәрләре тәржемә итә. Алар арасында А. Н. Островскийның «Гроза» (1914), француз драматургы Мольерның «Саран» (1914) һәм «Ирексездән табиб» (1916), Й. В. Гогольнең «Ревизор» (1916), төрек драматургы Г. Хәмиднең «һинд кызы» (1917) әсәрләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгатенең үсешенә, формалашуына уңай йогынты ясыйлар.
Бөек Октябрь революциясен Г. Камал зур канәгатьлек һәм иҗади активлык белән каршылый. Совет властеның беренче көннәреннән үк ул татар совет көндәлек матбугатында хезмәт итә башлый һәм «Эш», «Эшче», «Кызыл жөрәшче» газеталары битләрендә гражданнар сугышы чорының төрле актуаль темаларына багышланган күп санлы политик, сатирик шигырьләрен — атаклы декламацияләрен бастыра. Халык авыз иҗатына ияреп яисә борынгы дини поэзия әсәрләренә пародия рәвешендә язылган бу декламацияләр яңа тормыш тәртипләрен ныгытуда һәм яшь совет иленең дошманнарына каршы халык массаларын оештыруда зур агитацион, тәрбия хезмәтен үтиләр. Соңыннан (1921 елда) алар, бергә тупланып, «Декламацияләр» исеме белән аерым «китап булып басылып чыгалар.
Искелеккә каршы көрәш, яңалыкны раслау темасы Г. Камалның егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында иҗат иткән «Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман», «Могҗиза», «Ысул кадимче», «Җантаһир белән Җанзөһрә» жебек сатирик комедияләренең һәм «Хафизәләм иркәм» (1921—1922), «Күзсез мастерлар» (1930), «Өч тормыш» (1930) кебек пьесаларының да төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук фикерне драматургның производство темаларына багышланган кечкенә күләмле эстрада әсәрләренә карата да әйтергә мөмкин.
1923 елда Г. Камалга, иҗат эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән, Хезмәт Батыры дигән, ә 1926 елда, татар театрының егерме еллыгында, Татарстанның халык драматургы дигән мактаулы исемнәр бирелә. Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Ул Казанның М. Горький исемендәге Үзәк культура паркындагы туганнар каберлегенә күмелгән. .
©Совет Татарстаны язучылары

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018