Бүген Әдипләр: Әнәс Камал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнәс Камал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Әнәс Камал

(1908-1978)

Праматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камал (Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов) 1908 елның 20 февралендә (яна стиль белән— 5 мартта) Казан шәһәрендә татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал гаиләсендә туа. Кече яшьтән үк әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап, язучылар, артистлар белән якыннан аралашып үсә, сигез яшеннән сәхнәгә менә, «Шәрекъ клубы»нда үткәрелгән кичәләрдә катнаша башлый: хорда җырлый, шигырьләр сөйли, соңга таба спектакльләрдә эпизодик рольләрне башкара. Аның каләм тибрәтә башлавы да шушы чорга карый. 1921—1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары («Хуҗа Насретдин әфәнде», «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә», «Җизнәкәй» һ. б.) үзешчән сәнгать түгәрәкләре тарафыннан Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән «Биш меңле Гайнетдин» исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга.
Театрга, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт 1928 елда Ә. Камалны Казан сәнгать техникумына китерә. Техникумда укыган чорда ул берникадәр вакыт Казан эшче дәүләт театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли һәм үзе дә бу театр репертуары өчен кече формалы сәхнә әсәрләре яза. 1931 елда, техникумның театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Ә. Камалны Татарстанда яңа төзелгән Беренче районара колхоз-совхоз театрына эшкә җибәрәләр. 1935 елга кадәр ул шунда режиссер, артист, художник-декоратор һәм театрның директоры булып эшли. Бер үк вакытта шул заман авыл тормышының, колхоз төзелешенең актуаль мәсьәләләрен яктырткан, уңай һәм кире күренешләрне сәхнәдә җанландырган күп санлы эстрада әсәрләре — сатирик шигырьләр, скетчлар, водевиль, интермедия һәм «Давыл» (1930), «Ике көч» (1931) кебек күләмле пьесаларын иҗат итә.
1935 елда Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә профессиональ колхоз-совхоз театры (хәзерге Минзәлә дәүләт театры) оешканнан соң, Ә. Камал Казанга кайта һәм 1955 елга кадәр «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә — әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында — редактор Һәм Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант вазифаларын башкара. Бу елларда драматургның иҗат активлыгы тагы да арта: «Туй» (1939), «Буран» (1943), «Сәлам хат» (1947), «Юллар» (Г.-Х. Садри белән соавторлыкта, 1950), «Март бураннары» (1955) кебек күп пәрдәле һәм берәр пәрдәле дистәләгән драма һәм комедияләре языла. Бу пьесаларның күпчелеге шул замандагы үзешчән сәнгать коллективларының репертуарына кереп, озак еллар буе сәхнәдән төшми уйналып йөри.
Ә. Камалның балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре дә игътибарга лаек. Ул Татар дәүләт курчак театры өчен Г. Тукайның мәшһүр поэмасы нигезеңдә «Кисекбаш» (1951) исемле комедия яза, атаклы рус балалар язучысы А. Гайдарның «Школа» («Мәктәп», 1956) дигән повестен һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә; әтисе Г. Камал һәм башка күренекле тарихи шәхесләр турындагы тирән эчтәлекле, сәнгатьчә матур тел белән язылган хикәяләре һәм истәлекләре исә, кат-кат басылып, хаклы рәвештә укучыларның мәхәббәтен казана.
Ә. Камал 1978 елның 18 мартында вафат булды. Ул 1939 елдан СССР язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013