Бүген Әдипләр: Әгъзам Камал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әгъзам Камал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Нариман Камалов
Фирдәүсә Кәримова
Әгъзам Камал

(1918-1943)

Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинев) 1918 елның 21 январенда хәзерге Татарстанның Апас районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсең, дә туа. 1932—1934 елларда үз авылларында җидееллык мәктәптә (ТБУМда) укый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, финанс-экономика техникумында белем ала, 1937 елда техникумны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстаның Тәкәнеш районында үз белгечлеге буенча эшләгәннән соң, ул яңадан Казанга кайта һәм 1938—1939 елларда «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елның көзендә, армия сафларына чакырылып, хәрби курсларны тәмамлагач, армиядә кече командир булып хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Әгъзам Камал алгы сызыкта сугыша. Канлы бәрелешләрнең берсендә яраланып, шактый вакыт госпитальдә дәвалана, аннары Саратов шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрелә. Училищены офицер дәрәҗәсе алып тәмамлаганнан соң, Әгъзам Камал кабат үз частена — Сталинград фронтына кайта һәм андагы хәлиткеч сугыш операцияләрендә күп мәртәбәләр катнашып, 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.
Әгъзам Камал мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Казанга килгәч, аның шигырьләре өлкә көндәлек матбугатында, альманахларда, күмәк җыентыкларда еш басыла. 1938 елда яшь шагыйрьнең «Җилфердә, байрак!» исемле (Әнәс Галиев белән бергә), ә 1939 елда «һәйкәл янында җыр» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга. Аның поэзиясендәге төп тема — бәхетле совет чынбарлыгы. Ул совет батырларының Котыпны яулап алулары («Дүрт гражданин»), туган илне дошманнардан саклау горурлыгы («Сакта», «Комиссар турында җыр», «Командир»), ана бәхете («Ана») турында дәртләнеп яза, поэзиядәге остазлары Тукай белән Маяковскийга булган соклану хисләрен шигъри юлларга сала.
Фронтның кырыс шартларында да Әгъзам Камал әдәби иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Аның бу чорда язган шигырьләре фронт газеталарында, «Кызыл Татарстан»да һәм «Совет әдәбияты» журналында басыла.
Сугыштан соң шагыйрьнең әдәби мирасыннан үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956) һәм «Алар сафта» (1961) исемле җыентыкларда басылып чыкты. Шагыйрьнең аерым шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителеп басылды.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Әгъзам Камалның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелңан мемориаль тактага язылды.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013