Бүген Әдипләр: Рүзия Камаева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рүзия Камаева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Фирдәүсә Кәримова
Рүзия Камаева
Камаева Рүзия Мәҗит кызы 1962 нче елның 1 сентябрендә хәзерге Әтнә районы Күшәр авылында дөньяга килә. Әле дә туган авылында гомер итә. Урта белем алганнан соң, укуын Казанда дәвам итә, тик тәмамларга насыйп булмый, юл һәлакәте хыялларын чикли.
Рүзия Мәҗит кызы - җырлар һәм китаплар авторы, аның “Тырысым тулы җиләк”, “Күңел җырым - дәва” китапларын шигырь сөючеләр үз итте. “Минем сөю кайда йөри икән?” клибы да карап, тыңлап туйгысыз. “Күңел чыңы”түгәрәге, “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.
“Әтием Мәҗит белән әнием Гөлзада - гади колхозчылар. Тормышларын, бар булмышларын безне - балаларын тәрбияләүгә багышлаган самими җанлы, авыл кешеләре. Әтием - бик оста гармунчы һәм җырчы, әнием бик оста биюче булганнар. Әтием соңгы көннәренә кадәр гармуныннан аерылмады, җырлавыннан туктамады. Авариядән соң, язмыш кушуы буенча коляскага утыргач, мин шигырьләр яза башладым. Туганнарым, дусларым һәм шигырьләрем миңа тормышымның караңгы, болытлы көннәрен оныттырдылар. Яңадан тормышка кайтардылар. Еласам да язам, шатлансам да язам. Шигырьләрем – минем тормышым, минем җан авазым, минем шатлык- кайгыларым, минем сөюем... Мин үземнең шигырьләремне укыган, бәя биргән, тәнкыйтьләгән һәм хуплаган барлык кешеләргә бик рәхмәтлемен! “- ди Рүзия Камаева.
 Җәйге кич иңде

Яңгыр ява тышта. Әллә җәйге,
Әллә көзге яңгыр. Белмәссең.
Быелгы җәй кебек безнең ара-
Суынып бара бугай. Сизәмсең?
Кояш көтеп күккә баккан күзем,
Таба алмый һичбер җылы нур,
Кире төшә яшьләремә манылып,
Күңелемне айкый сагыш-җыр.
Синең тарафтан да салкын иңә,
Җан түремә үтеп, өшетеп.
Шомыртыма кунып былбыл сайрый
Үз моңына минекен иш итеп.
Яңгыр ява... җылынырмы ара?
Моңнарыма төреп хисемне
Сиңа юллыйм. Йөрәк ялкыннарым
Ташлар эретерлек ич инде!!!
Яңгыр яуган җәйге кич иңде...

   Мин дөньяны яратам

Кем дөньяны ничек күрә инде...
Коеп яңгыр ява, көн сүрән.
Ә мин,әнә, кара болыт аша,
Якты кояш нурларын күрәм.
Кем дөньяны ничек күрә инде...
Үпкәм юк һич аңа карата.
Мин бит аны караңгы төннән соң
Таң атканы өчен яратам!
Кем дөньяны ничек күрә инде ...
Буй-буйлымы,әллә сызыклы?
Ә миңа ул уйламаган җирдән
Килгән бәхет белән кызыклы!
Кем дөньяны ничек күрә инде...
Берәү -ак, ди, берәү каралта.
Ә мин аны агы-каралары,
Бар булганы белән яратам!!! 
 

   Кайда дәва?

Елый-көлә үтәм тормыш юлын,
Бу гадәтем минем тумыштан.
Җанымны таш итеп катырмасын...
Күпне өмет итмим язмыштан.
Елап туганмындыр бу дөньяга,
Көлә-көлә тәпи киткәнмен.
Елый- елый шатланамын һаман,
Көлеп кайгыларны кичәмен.
Егылам да як-ягыма карап,
Әрнегән урынны көлеп уам.
Тән авыртуына түзеп булыр,
Җан авыртуга кайларда дәва?

   Бәхет көтәм

Кояшчыклар җыеп алып кайттым,
Болыннардан кочак тутырып.
-Җан ярама дәва булмасмы?- дип,
Вазаларга куйдым утыртып.
Иртәнге җил гөлнең керфегеннән
Таң чыкларын өреп төшергән.
Шул гөлләргә карап шигырь язам,
Күз яшьләрем битне пешерә.
Ромашкадай ап-ак күңелләрнең
Уртасында сары сагышы.
Таҗлар кебек коела айлар, еллар-
Гомерләрнең үтеп барышы.
Ак чәчәкләр кебек ак күңелгә
Сагыш сарылары кунса да,
Язмышымнан шатлык өмет итәм,
Бәхет көтәм, бер уч булса да...
 

   Хәтер кайтавазы

Минсез бик күп еллар утәр… Берчак
Исләреңә килеп төшәрмен дә,
Капкан ашың йота алмый, торып
Тәрәзгә карашын төбәрсең дә,
Онытылган шигырь дәфтәреңне
Эзләп алырсың ерак почмактан,
Юллар арасыннан омтылгандай
Табарга назларымны кочактан…
Хәтер-энә сызландырыр казып,
Ис(е)ңә төшәр учыңдагы кулым,
Сагыш тулы, яш(е)рен куз карашым…
Күләгәсе тиздэн аерылуның…
Дәфтәр битен үбә-үбә күккә
Карашыңны төбәрсең дә.
Җаның сызланудан ачы яшең агар,
Аңлап вакыт дәваламаганын.
Мин булырмын бик ерак җирләрдә…
Ул илләргә бырып җитми хатлар.
Ул бары тик уйлар, төшләр иле,
Исеме дә аның шуңа- Хәтер!
Аңны ярып яшендәй уй узар, -
Мин бит сулыштай кирәк булганмын! -
Дәфтәрдәге юллар биешерләр…

Сизми өстәлдә аш суынганын….

   Ярдәм ит дөньяны аңларга

Дәш инде... Ишетәмсең? Юксынам...
Дөньялар караңгы,сөйкемсез...
Бу салкын, дөм- кара төннәрдә
Булырга теләмим мин синсез!
Калдым да җиде юл чатында,
Бик куркам борылып карарга.
Һичьюгы бу кичтә дәш инде...
 Ярдәм ит дөньяны аңларга.
Хәтердә гел соңгы күрешү
Йөрәкне җилкетеп яңара.
Назлардан эрегән җанымны
Калдырма утларда янарга.

Дәш инде, бәгырем, дәш инде,
Күңелемне салмачы зарларга.
Тик синнән көч алам яшәргә,
Чарасыз тынлыктан арала!
Мин синсез. Бер эндэш. Хәзер дәш...
Төн буе көтәрмен. Соңлама!
Коткарчы газаплы уйлардан...
Ярдәм ит дөньяны аңларга!!!

   Яшәү кадере

Авыр булган чакта елмая(а)лам,
Күз яшьләре аша көлә(а)лам,
Кайчакларда шундый гамьсез кебек,
Җиңел һәм җилбәзәк була(а)лам.
Шаяра(а)лам, барына түзә алам, 
Үпкәләрем һич тә күрсәтми,
Йөрәк сыкрап, җаным елаганын
Ярый әле беркем күзәтми.
Көнләшәләр кайчак: “Бәхетлесең,
Кайгы күрми яшисең!”- диләр.
Мин елмаям бары:” Кайгы күрми,
Бәхет килмәгәнен белмиләр...”
Көләр идеммени кайчандыр бер,
Кайгылардан үксеп иңрәмәсәм?
Юатыр идемме яралы җанны
Үз җанымны сагыш кимермәсә?
Гел рәхәттә генә,уйсыз яшәп,
Кайгы, борчу мине узса урап,
Яшәү кадерен белер идеммени,
Көрәшмәсәм үлем күзенә карап?!!

   Язгы хисләр

Май аеның назлы киче,
Бер йотым гамьсезлеге-
Жанда шәм-йолдыз кабыза
Язларнын әрсезлеге.
Шомырт исе тирә- якта,
Сиреньнәрне җил үбә,
Көдрәләрен назлап тарый
Чиста хисләрен түгә.
Шушы сихри мизгелләрдә,
Күкләрдән дулкын булып,
Агыла шифалы уйлар
Жан яраларын юып.
Күксел күлмәген кигән май
Күңелләргә эндәшә -
Күреп калыгыз, гүзәллек

Дөнья сезгә өләшә!-
Яхшылык кына теләгез,
Теләкләр чынга аша.
Май-шаян да, сихри дә ул,
Бәхет йөри янәшә.
Йоклап калмагыз майларның
Язгы бәхет төнендә.
Саклый күрегез тапканны,
Югалтмый бөртеген дә.

   Өшегән йөрәкләр

Без - ике чаткысы бер җылының,
Төрле йолдызлыкларда адашкан.
Караңгылыктан арыган җаннар
Ничек берсен-берсе эзлэп тапкан?
Күкләр безгә, димәк, шулай язган,
Беребезне бер(е)без җылытсынга.
Ике сүнгән йөрәккә - бер ялкын,
Уртак җылы - ике туңган җанга .
Яланнарда буран улаганда,
Төннең шыксыз, салкын упкынында
Югалулар җиңел, аерым-аерым
Дөньяларның котсыз тоткынында.
Бары бер юл безгэ, уртак сукмак-
Котылу чарасы, бик кирәктә-
Сүнәр- сунмәс янган нәни учак-
Ике туңып-өшегән йөрәккә.

   Китәләр

Йолдызлар коелган төннәрдә
Инәлеп теләкләр телибез.
Кешегә тумыштан язылган
Язмышлар барлыгын белмибез.
Йолдыздай атыла гомерләр,
Якыннар, сөйгәннәр китәләр...
Күкләрдә атылган йолдызлар
Җаннарны сыздырып үтәләр.
Кан саркый ярадан,күз яше
Тоз белән юадыр-ачыта...
Йолдыздай сүнәләр теләкләр...
Булмый шул калып та, качып та...

http://matbugat.ru/news/?id=19612

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013