Бүген Әдипләр: Сәет Кальметов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәет Кальметов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Сәет Кальметов
(1918-1992)
Драматург Сәет Гани улы Кальметов 1918 елның 20 апрелендә Башкортстан АССРның Яңавыл эшчеләр поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. Яшүсмер малай чагында ул Ташкентка туганнары янына китә, шунда җидееллык мәктәпне һәм сәнгать студиясен тәмамлап, 1937—1938 елларда — Ташкент, 1939—1941 елларда Чиләбе татар театрларында художник-декоратор, ә Ватан сугышы башлангач, производствода агитплакатлар чыгаручы художник булып эшли. 1943 елның җәендә ул үз теләге белән фронтка китә һәм Беренче Украина фронты гаскәрләре составында Берлинга кадәр сугышчан юл уза.
Сугыш бетеп, армиядән кайткач, С. Кальметов 1959 елга кадәр Ютазы, Буа колхоз-совхоз театрларында режиссер, художник булып эшли. Буа театрында эшләгәндә, 1947 елда, үзенең беренче сәхнә әсәрен — «Безнең кияү» исемле бер пәрдәле комедиясен яза. Пьеса Буа, Мамадыш театрларында куела. Драматургның икенче әсәре —«Тын алан шаулый» (1951) пьесасы да, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачыларда кызыксыну уята. Шуннан соң С. Кальметов, Әлмәт драма театры белән иҗади элемтәгә кереп, илленче һәм алтмышынчы елларда үзенең «Нуриянең дуслары», «Соңгы очрашу», «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Уйланырсың, кодагый», «Зәкия», «Сөенеч һәм көенеч» исемле драма һәм комедияләрен иҗат итә.
Сәет Кальметовның дистәдән артык драма әсәрләре төрле елларда «Үсү юлы», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда һәм авторның үз китапларында басылып чыкты. Драматург бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, фельетоннар авторы буларак та билгеле.
Сәет Кальметов —1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018