Бүген Әдипләр: Дибәҗә Каюмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дибәҗә Каюмова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Дибәҗә Каюмова Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Тат. Ямалы авылында 1934 елда (22 ноябер) тусам да, гомеремнең күбрәк өлеше шау-шулы, ыгы-зыгылы, каршылыклар тулы шәһәрдә үтте. Тормыш юлымда олы дәрәҗәле түгел, олы җан лы кешеләр бик еш очрап торды. Утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшләдем. Алар арасында мин матди яктан түгел, рухи яктан баедым. Артка калмаска, күп укырга, күп эшләргә туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык эзләдем, хаксызлыклар күрсәм, рәнҗедем.
Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуны бик яшьли сизсәм дә, ныклап торып яза башлавым алтмышынчы елларга туры килә. Ул елларда язган кайбер әйберләрем укучыларга таныш, ә берничәсе кәгазе саргаеп, үз вакытын көтеп ята бирә. Актив хезмәт юлында арып-талчыгып, кеше пенсиягә чыга һәм ваемсызлана. Мин менә шул паемсызлыктан, ялгызлыктан качарга омтылып, күңел төпкелләрен актарып мөмкин кадәр язарга тырышам.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.

Исемем

Исем - кешенең бик мөһим, бик кадерле, вафат булгач та онытылмый торган билгесе ул. Һәркемнең үзенә гена хас шәхси бер байлыгы, шатлыгы, мактанычы. Безнең халыкта исем аеруча шәхсиләштерелә. Бер генә хәреф үзгәртеп, кешенең үзенә генә хас исем ясап җибәрү модада хәзер. Мәсәлән, Раис, Рафис, Радис, Рәмис, Рәнис; яки Илизә, Илүзә, Илүсә, Илисә; яки Флүсә, Филүсә, Филисә, Филиза һ.б. Бер хәреф бит, бары бер хәреф үзгәртелгән дә, өр-яңа исем ясалган. Мәгьнәсе бармы бу исемнең, дип уйлау юк. Ә бит элек-электән татар халкында исемнәрне Коръәннан алганнар: Шәмсенур, Маһинур, Мөхәмматнур һ.б.
Бик күп исемнәр кешенең кемлеген билгеләгән, әйтерсең, исем атаган саен Ходайның "амин" дигәненә туры килган. Маһинур - чибәр, нурлы йөзле, Батырҗан - батыр булган.
Ә минем исемем - фәкать үземә генә бирелгән, бөтен галәменә бер генәдер. Әткәем - заманы өчен бик укымышлы, мәдрәсә тамамлаган, күпне белергә омтылучы авыл агае иде. Коръән аның өстал китабы. Сүрәләрне әткәм су кебек эчә, өйгә иман нуры биреп, биш намаз укый иде.
Балаларының һәммәсенә да Коръән-шәрифтән алып исемнәр кушкан. Бик оригиналь исемнәр эзләгән, күрәмсең, миңа, соңгы уникенче баласына, "Дибәҗә" исеме тапкан. Моннан да ятрак, беркемдә кабатланмый торганрак исемне табып кара!
Танышканда: "Исемең ничек?" - дип сораучыларга мин иң элек "Минем исемем... бик... авыр" дип көрсенәм, аннан соң кеше сораса-сорамаса да берничә тапкыр кабатлатып күрсәтәм.
- Дибәҗә. Ди-бә-җә.
Барыбер дөрес итеп әйтүчеләр сирәк. Кайберәүләр мине гомере буе "дөбәҗә", я "Диҗәбә", я "Дөбәрҗә", тагын әллә ничек кәкре-бөкре итеп атап йөрделәр. Бәләкәй чакта сабакташларым "Бөгәлҗә" дип үртиләр иде. Үл дә кит инде менә!
Педучилищеда укый башлагач, комсомол һәм профсоюз билетлары, уналты яшьтә паспорт алдым. Документларымда мине "Дибаза" дип язып куйганнар. Бүгенгә кадәр шул исем белән рәсми эшләрдә катнаштым. Гомерем буе шул оригиналь исемем аркасында бик күп галәмәтләргә дучар булырга туры килгәләде.
Аякка шыгырдавык чабата, өскә сырыган фуфайка киеп, Минзәлә педучилищесында укып йөрим. Ач-ялангач булсаң да, сабыйлык үзенекен итә. Шаян, чая чак, кыяк кебек үткен, кәлтәдәй житез чак. Сәгатьләр буе ялыктыргыч дәресләрдә тик утырып буламы соң?!
Беркөнне тарих укытучысы Нәгыймә апа, кыска итеп киселгән чем-кара чәчен гадәтенчә кәкре тарагы белән артка таба елт кына чөеп, тарагын кадап куйды да, түше киң итеп ачылган кара күлмәгенең итәген тарткалый-тарткалый, авызындагы алгы сынык тешен күрсәтеп елмая-елмая, минем янга килеп басты.
- Дибаза! Син кайчан тыныч кына тыңлап утырырга уйлыйсың? - дип, кулын җилкәмә салды.
Мин бөкрәйдем, бөгелдем, сеңдем, юкка чыктым. Өстәле янына барып баскач та, ул:
- Сине әтиең Дибаза дип юкка гына атаган. Егоза дип атарга иде. Дибаза тугел син, егоза, - дип сөйләнүендә булды.
Мине шуннан соң, еш кына Егоза дип тә җибәргәлиләр иде. Ә инде Нәгыймә апаның ире Мөхәммәт абый мине, әллә бик кечкенә булганым өчен, башкалардан аерып үз итә, класс журналында ул укыткан татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куелган иң симез бишлеләр миндә иде бугай. Ул мине такта янына җавап бирергә чакыра, үзе никтер:
- О-о, күрәсезме, җанлы китап үзе минем янга атлый, -
дия.
Мин, ул сүзләрне үземчә аңлап, үсеп киткәндәй булам. Еллар үтте. Алтмышынчы елларда "Гарәпчә-татарча сүзлек" дөнья күрде. Бик күп исемнәрнең мәгънәсе ачылды. Минем дуслар, танышлар кайсы кояш, кайсы айга тиң чибәрләр, асылташтай кадерлеләр, бердәнберләр дип аталганнар. Ә минем... минем исемгә ул сүзлектә "китапның титул бите" дип аңлатма бирелгән. Мин шунда гына аңладым: менә нигә сөекле карт укытучым Мөхәммәт абый мине "җанлы китап" дип атаган икән! Ул минем исемнең мәгънәсен белгән, тик нигәдер моны әйткәне булмады. Менә шулай, бу көнгә кадәр мин китапның титул бите, ягьни бизәкле беренче бите булып яшим.
Элекке кеше баласына исемне бик белеп, иң изге теләкләр белән биргән ул. Шуңадыр, ахыры, гомерем буе мин үземне китаплардан башка күз алдына да китерә алмадым, китаптан аерылсам, мин юкка чыгар идем кебек.
("Кыз бала" китабына язган кереш сүзеннән)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013