Бүген Әдипләр: Айдар Хәлим. Бу йортларның син кайсында икән?
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Б" хәрефенә язмалар

Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре (Шәехзадә Бабич)
Галимҗан Гыйльманов. Әрнүле һәм бөек сер (Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулу уңаеннан)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ОЛПАТ ШӘХЕС ҺӘМ ОЛУГ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Мансур ХӘСӘНОВ. ШИГЪРИЯТ ЧОҢГЫЛЛАРЫНА ЮЛ ЯРУЧЫ ПИОНЕР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ. ТОРМЫШТА ҮЗ ЭЗЕ БАР (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель ГАЛИЕВ. КӘҮСӘР СУЫ ЭЗЛӘП… (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Әнвәр ШӘРИПОВ. ФӘН АРЫСЛАНЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Рифә РАХМАН. ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ, РӘССАМ КУЛЛЫ ГАЛИМ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марс МАКАРОВ. РУХИЯТ ЭНҖЕЛӘРЕН ҖЫЮЧЫ (Марсель Бакиров иҗаты турында)
Марсель БАКИРОВ. ЧУРА БАТЫР
Г.Б.Хөсәенов. БАТЫРШАНЫҢ ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ
М.Гайнетдинов. БАҺАВИ ҺӘМ АНЫҢ «БҮЗ ЕГЕТ КИТАБЫ»
Рәфикъ ЮНЫС. Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?
Туфан МИҢНУЛЛИН. Фәүзия Бәйрәмова
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. ТУГРЫЛЫК (Рәшит Бәшәр турында)
Факил Сафин. Күңелдәге кызыл миләшләр (Рәшит Бәшәр турында)
Равия Абдуллина. Үзенчәлекле язучы (Рәшит Бәшәр турында)
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. КАЛЬБЕҢДӘ НИ СЕР БАР... (Фәрит Бәшир турында)
Айдар Хәйретдинов. Муса Бигиев - Исламчылык идеологы
Айдар Хәлим. Күперләр салучы (Хөрмәт Бикколов турында)
Дамир Гарифуллин. Кем соң ул Мәхмүт Бөдәйли?
Альта МӘХМҮТОВА. ГАБДУЛЛА БУБЫЙНЫҢ ЯЗМА МИРАСЫ
Айдар Хәлим. Бу йортларның син кайсында икән?(Шагыйрә Клара Булатованың иҗадына сызатлар)
Xатыйп Миңнегулов. ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ХАДИМӘСЕ? (Шагыйрә Клара Булатованың 70 яше уңаеннан)
Рафаэль Мостафин. Йөрәк ярасы (Фәтхи Бурнаш турында)
Азат ӘХМӘДУЛЛИН. ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ (Фәтхи Бурнаш турында) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Айдар Хәлим

Бу йортларның син кайсында икән?

Клара Булатова (Шагыйрә Клара Булатованың иҗадына сызатлар)

Клара Булатова тудырган шигъри мирас турында язуы миңа җиңел, ифрат дәрәҗәдә читен дә. Җиңел, чөнки аның шигъриятен яратам, үзен исә күптән беләм — һәм нинди шатлык! — белгән саен аңа булган гражданлык ихтирамым кимеми. Авыр, бу шигърият турында миңа кадәр әйтелгән фикерләрне тагын да тирәнәйтү өчен мәйдан юк, чөнки, кызганычка каршы, инде үзенең алтмыш яшенә җитеп барган күренекле әдибәбез турында моңа кадәр әле бер генә дә төпле мәкалә-тикшеренү язылмаган. Татар әдипләре һәм Әдибәләренең бер-берсенә карата никадәр «игътибарлы» булуы турында сөйли торган гаҗәеп хәл бу. Авыр... Әйтүе дә авыр. Күптән түгел, без Клара белән якын дустыбыз — шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанны югалттык. Чәчән халкы кичергән вакыйгаларны күтәрә алмады Рәшит дускай. Йөрәкләрдән тиз генә уңалырлык яра түгел бу. Ялгышмасам, Афзал ага Шамовның — әллә Ибраһим Газиныңмы? - «Алар өчәү иде» дигән хикәясе бар. Ул татар урта мәктәбендә өйрәнелә иде. Андагы командир — лейтенант Хәлимов нәкъ минем сугышта үлгәң әтием булгандыр дип хыяллана идем мин сабый чакларымда. Әйе, 1965-67 елларда, Казан дәүләт университетында укып һәм соңыннан танылып китәчәк «Әллүки» әдәби берләшмәсен оештырып йөргән елларда бу даирәнең күренекле яшь шагыйрьләре — без өчебез идек. Әлбәттә, арабызда иң күренеклебез һәм тәҗрибәлебез, яшь ягыннан да өлкәнрәгебез Клара иде. Аннан, үз сүзен кулланып әйткәндә, «бәгъребез» Рәшит иде. Рәшитнең бер шигыре «Правда» кадәр «Правда»га үрмәләп өлгергән иде. Ул чакларда мин әле көненә кырык мәртәбә «шигырь язмыйм» дип ант итеп, һаман да шул күңелгә килгән «ызбулыч» шигъри корамаларны кәгазьгә төшергәләгән һәм шул ук Рәшит кушкан «Илгизәр» тәхәллусы-псевдонимы астында шигырьләрен су буе кадәр озынлыкта чыга тор­ган «Әдәби сүз» стена газетасында чыгарган «пишкадәм» идем. Артык истәлекләргә кереп китүдән куркам мин бу язмаларымда. Клара миндә кайчандыр туачак шушы тойгыларны әллә кайчан, алдан сизеп алгандай, Рәшиткә багышланган «Миләш кагы» шигырендә менә бит нәрсә ди:

Миләшләрең һаман ут сымандыр, 
Кучкылланып яна көзләрдә. 
Татлы җимешләрне кем җыйгандыр, 
Әчеләре калган безләргә. 
...Шулардай да бал тәмнәре сизеп, 
(Узган гомер шунда өйрәткән), 
Әчеләрен иләкләрдән сөзеп, 
Татлы каклар коям миләштән...
Мин бу әсәрнең кайчан язылганын да белә алмыйм. Чөнки Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләрендә еш кына китап чыгарганда әсәрләрнен — бигрәк тә шигырьләрнең — язылу елларын күрсәтү мәне булмады. Әдипнең шигырьдән шигырьгә, әсәрдән әсәргә үсеш тенденциясен чамалап, чит илләрдәге шикелле, бер чордан икенче чорга күчкән үзгәреш эволюциясен тоемлап булмый. Әдәбият фәне өчен моннан да зур зарар юк. Әйе, «совет» чорларында, мөхәррирләребезнең мондый табигате җәмгыятебез сәясәте өчен файдалы иде: әйтик, 1952 елда язылган мондый батыр һәм матур шигырьне нигә 1972 елда гына чыгардыгыз дип, Мәгърип тә, Мәшрикъ тә бәйләнә алмый — иң мөһиме — чыккан! Әгәр заманында чыкмый калган булган икән, монда инде хакимият түгел, шагыйрь үзе гаепле, янәсе!... Шагыйрәбез Клара Булатова турында язу менә бу яклап та авыр миңа. Өстәлемдә яткан китапларының берсендә дә шигырьләрнең язылу еллары күрсәтелмәгән.

Әмма шунысы хак, аларда — Әлмәт яме. Ул еллардагы Әлмәт яме. Клара да, Рәшит тә Казанга Әлмәт шагыйрьләре булып, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал, Әдип Маликов, Юныс Әминовлар канаты астыннан чыгып килгәннәр иде...

Сүз дә юк, Клара үзенең 1991 елда чыккан соңгы китабын юкка гына Рәшиткә багышланган «Миләш кагы» шигыре исеме белән атамагандыр. Тормышның, хәятнең үзе кебек, шигърият тә юктан бар була алмый. Ул синең үзеңә кадәр тупланган мирасны үзләштереп, аны буының исеменнән дәвам итү канунына нигезләнә. XX гасыр башындагы боек татар яңарышы чорында аҗаган кебек мәгърифәтебез күген яктыртып алган Маһруй Мозаффария, Гыйффәт туташ, Мәхмүдә Мозаффарияләрдән соң билгеле фаҗигаләр аркасында татар хатын-кыз шигърияте алтмышынчы еллар башына кадәр яңа исемнәр белән байый алмады. Ни кызганыч! Юк, без талантлы, искиткеч нәзберек, нечкә күңелле хатын-кызларыбызны, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Туфан, Исәнбәт кебек титаннарны тудырган һәм тәрбияләгән асыл затыбызны һич кенә дә кимсетергә, гаепләргә җыенмыйбыз. Алла сакласын. Әмма хакыйкатьтән качып булмый: штык очына элү белән куркытылып ясалган Үктәбер инкыйлабыннан соң, әйткәнемчә, илленче-алтмышынчы еллар азагы — алтмышынчы еллар башына кадәр хатын-кызларыбыз шигъриятендә куркыныч бушлык хасыйл булды. Мин моны бу чор тарихында иҗат эшенең хатын-кызларыбыз өчен генә түгел, ир-узаманнарыбыз өчен дә майлы эш булмавына китереп бәйләр идем. Көне-төне ире, баласы, туганнары өчен ут йоткан хатын-кызларыбыз каләмгә тотына ала идеме? Ниһаять, шигъри күгебездә Саҗидә Сөләйманова йолдызлыгы балкыды. Бу йолдызлыкның иң якты йолдызы Клара Булатова иде. Гадәттә йолдыз ялгыз булмый: күк гөмбәзенә күзеңне текәп, бер ноктага озак карап торсаң, һәр йолдызның үз йолдызлыгы була. Ифрат дәрәҗәдә гади, Көндәлек телле, тукымасы белән бик тә «прастуй» тоелган, катлы-катлы чагыштырулар, сүз уйнатулар, образлар эзләү, яшерен фикерләр Күмеп калдыру белән мавыкмаган Клара Булатова татарга көн дә кирәк Улган эчкерсез, сабыйлык шигъриятен тудыра алды. Бу йолдызлыктан Үгенге әйдәп баручы, һичбер арттыру-шыттырусыз әйткән очракта, иҗатларында чын иҗат чалымнары булган Лена Шагыйрьҗан, Эльмира Шәрифуллиналар балкып килеп чыкты һәм үзләре яңа йолдызлыклар тудырды. Юк, бер кулы белән шигырь язган, бер кулы белән камыр бас­кан балалары туу очракларын ниндидер «сугыш-тынычлык» пробле­масына китереп бәйләргә тырышып, янәшәдәге Габдрахман авылыннан Элмәткә килеп, «бер күрергә иде туган якны» дип сыек, «бала-чагалык» корамалары язып азапланган байтак кына шагыйрьләребез бу исәпкә керми. Клара Булатова, Лена Шагыйрьҗан Сәлисә Гәрәева һәм Эльмира Шәрифуллиналар шигърияте дистә еллар гына түгел, гасырлар буе азатлык ләззәтеннән мәхрүм ителгән хатын-кызларыбызның җан сыкравыннан туган үч ул. Алар шигърияте — усал, гаделлек, чын ачыш өчен көрәштә — мактап әйтәм — аяу белмәс, кансыз, хәтта «явыз» шигърият ул. Мондый бергәлек һәм бердәмлек, бер-береңне дәвам итү канунының мондый тере чылбыры бүгенге гомумтатар шигъриятенең үлемсез бай­лыгы бит ул. Әмма... Ни кызганыч, галим-тәнкыйтьчеләребез генә бу үзенчәлекне тоя, ача һәм күрсәтә алмый.

Ватан, Мәхаббәт, Милләт. Әмма бу изге тойгылар һич кенә дә аерым яшәмиләр. Алар шәхестә — Кешедә төенләнә. Клара Булатованың нинди генә шигырен укысаң да, Ватан өчен тар булган офыкларны даулавын күрәсең:

Күлләр җитми, җитми, 
Тарта мине диңгез, 
Бирегез кораблар, 
Кораблар бирегез! 
Бирегез канатлар, 
Канатлар бирегез! 
Бирегез канатлар, 
Биеклеккә ашыйм, 
Яңа йолдыз ачыйм, 
Яңа дөнья ясыйм. 
Бирегез канатлар! 
Бирегез канатлар!..
Бер караганда, офыклар чигенгән кебек. Шагыйрә раславынча, «Зәйдә яз билгесе күренә: кызыл таллар көмеш бөредә». Әмма ул «гел кояшка карап барганда» да «җиттем дип җирнең чигенә, алдана әллә ничә». Безнең милләтебезгә алдану — тормышыбызның, яшәү рәвешебезнең Даими сыйфаты була күрмәсен иде, дип кисәтә ул. Ходай Тәгалә аңа Уганда басып торыр җирен, тын алыр һавасын, эчәр суын, җылытытыр кояшыңa сөйләр өчен телен биргән. Әмма ике башлы, мисез, дибил сәмругъ кошның башкаларны чукырга дигәндә акылы камил: ул татарга үлмәслек кенә агулы җир, сусаудан үлмәс өчен агулы су, тончыгып үлмәс өчен агулы һава һәм әлегә буе җитә алмаган кояшын калдырган, әмма телен тартып алган. Пушкинның телсез Башкорты зур мәгънәгә ия. Шагыйрәбез, чәчмә тел белән озын итеп сөйләргә мәҗбүр булган зур мәгънәне дүрт юлда менә ничек итеп әйтә алган:
И, бу газиз тынычлыгы көннең 
Ни хакына килгән дөньяга?! 
Каннар белән сугарылган җирем, 
Кемнәреңне бирдең син аңа?
Ул бу кайгы-сагышлардан хатын-кыз буларак сыкрый. Аптырагач, үзен яклаусыз ялгыз каен хәленә куя:
Түбәндә урман читендә, 
Сарылар коелып кына, 
Бер ялгыз каен утыра 
Тын гына, боек кына... 
Сер салган тәлгәш — төен ул, 
Ачылмый бөре сыман, 
Кан булып эчкә укмашкан 
Хатын-кыз сере сыман...
Син дә янма, мин дә янмыйм, караңгыны кем куар? Яңа өчен бүген яуга без чыкмасак, кем чыгар? — ди шагыйрә. Әйе, әйе, тагын кабатлый: кача торган вакытмы соң, поса торган вакытмы? Без шулай үз-үзебездән качып, үз-үзебезне сатып яшәү нәтиҗәсендә «авылларда сиртмә бишек тә юк, ә тауларда каен калмаган». Әмма алай түгел иде бит? Нәрсә булды безнең белән соңгы утыз-кырык елда? Шул сорауга җавап эзләп җәфалана шагыйрә. Бу иң газиз җитешсезлекләр аны балачагына алып китә. Менә ни өчен Клара Булатова әсәрләрен укыганда, үзеңне һәрчак балачакның чияле тауларында, хәтфә карлар яуган яланнарында хис итәсең. Анда яңа чабылган үлән, чәчәкләр исе. Хуш истән хәтта тын буыла башлый. Сагынуының соңгы чигенә җиткән саен ул табигатьнең бервакытта да алдана алмас мәгърүр көчен сурәтли, мәхәббәтнең кеше-адәм баласында шул ук табигатькә мәхәббәтнең дәвамы гына булуын раслый:
Җиләкләр алам кулыңнан, 
Чияләр өзеп кабам. 
Җиләкләр кебек кызарам, 
Чияләр кебек янам. 
Аһ, җибәр әле кулымны, 
Ут белән өтәсең бит.
Акыллы башкайларымны 
Дивана итәсең бит...
Клара Булатова тудырган хатын-кыз күңеленең образы якты һәм са­гышлы. Аның искиткеч нечкә тукымасын ул шул ук татлы һава, шул ук табигый бизәкләр белән сурәтли. Игътибар итегез, укучым:
Назга тулы җылы, тымызык көннәр, 
Җир куенында эчке кайнарлык.
 Калкулыклар булып җир күкрәге 
Күккә тигән тулып, кабарып... 
Бу — хатыннар җәе, үзе дәртле, 
Үзе дәртле, кыска гомерле, 
Нинди кыса тыеп тотсын икән 
Бер кузгалса хатын күңеле?
Мәхәббәт—кеше кичерә алган иң бөек тойгы. Чын сөюнең фаҗигале булуы дөнья әдәбиятының нигезендә ята. Сөю гомумән сынау ул. Капма-каршы җенестәге ике шәхес бер-берсен тугрылыкта, рухи сафлыкта сыный. Сөю — мәңгелек шикләнү һәм ике арада тирбәлү. Тормышның асылмалы күперен бары ул гына иҗат итә. Татар мәхәббәт шигъриятенең иң гүзәл үрнәкләрен биргән Клара Булатова үзенең «Кыз җыры» дигән шигырендә иң нечкә кичерешләр дөньясын ача:
Асылмалы күпер, асылмалы, 
Алты үттем күпер аркылы. 
Алты үттем, күңелем басылмады, 
Басылмаска купкан, ахры... 
Капка гына төбе — карама агач, 
Кәүсәсендә — тимгел каралар. 
Үз дигәнем килеп карамагач, 
Ят куллардан кемнәр аралар? 
Асылмалы күпер, чайкал мал ы,
 Ишмә баулар белән бәйләнгән. 
Чайкалма әле, күпер, чайкалма әле, 
Болай да бит башым әйләнгән...
Никадәр төгәллек бу юлларда! Менә ни өчен ул «комсызланып дә», менә ни өчен «ярларда учак сүндереп, төн китә юлсыз гына». Клараның әле без студент чакларда киң билгеле булган «Ялгыз каен» дигән тетрәткеч шигыре бар. Мәхәббәтнең фаҗигачел күзәнәге монда аеруча тирән сурәтләнә. Бу шигырьдә прообраз булып Хәсән Туфан торуы да билгеле кебек. Гади генә сүзләрдән торган, гади генә тәгъбирләр биредә хатын-кыз йөрәген генә түгел, ир-ат йөрәген дә телеп ала:
Һичкемең юк нигә янәшәңдә? 
Гомеркәең ялгыз ник үтә? 
Күләгәңдә бары эссе җәйдә 
Узгынчылар гына ял итә... 
Мәңге сызлар яра салыр өчен 
Йөрәгемә якын килгәннең 
Бер узгынчы гына икәнлеген 
Белмәдем мин, каен, белмәдем. 
Туктамады миндә озакка ул, 
Бөтенләйгә китте янымнан... 
Китәр булгач ташлап, бу җанга ул 
Ник сарылган, нигә кагылган?
Кеше гомере кебек мәхәббәт тә шәхсән тойгы буларак үзенең яралу, чәчкә ату һәм шиңү чорларын кичерә. Әмма чын мәхәббәтнең нибары физиологик шиңүе — ул бары тик җиңү. Чөнки тойгы кала. Тойгы үлемсез. Кичерә белү мәхәббәтне гомерле итә, әмма кичерү җаныңны һәм тәнеңне сату, ваклау, түбәнсенү дигән сүз түгел, ди шагыйрә.
Ялгышың күп булган, ишетсәм дә кайчак 
Авыр сүз исемеңә карата, 
Дөресме-түтелме, кирәкми, тикшермим, 
Ничек бар — шул көе яратам!..
Бу сөюнең иң тотрыклы рәвеше — гакыллы сөюнең үзедер, күрәсең. «Җанда тетрәнүне җиңеп була... Хисләреңне тотып тыеп була... Беләкләргә көч табарга була, ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен?» Шигъри каһарман, «сәвит әдәби фәне» атамасы белән әйткәндә, лирик герой, үзе кичергән мәхәббәт фаҗигасен шундый ук табигатьтән фаҗига аша тасвирлый:
Бер-беребездән сугыш аермады, 
Мәрхәмәтсез үлем алмады, 
Аерылудан иреннәрдә калды 
Баланнарның әче аллары...
Яшерен-батырын түгел, безнең кысыр мәхәббәтне данлаган шагыйрь һәм шагыйрәләребез бар. Мәхәббәт ал арның иҗатында бик тә «коры» килеп чыга. Ничектер исем өчен генә. «Ансыз булмый». Андый шигырьләрне укыганнан соң, синтетик күлмәк кигәннән соң кебек кашындыра. Клара Булатова иҗатындагы мәхәббәт — тулы канльь җирле-орлыклы мәхәббәт. Аның бөек һәм котылгысыз максаты һәм нәселне дәвам итү. Аналыкны мактау Клара иҗатында кайбер гыйрәләребездә еш очраган бары тик «үз балаңны мактау»дан ерак, бик ерак тора һәм һәрчакта да галэми мәгънәгә ия. Монда мәхәббәт нәфрәткә, шатлык-сагышка тиң. Монда бер нәрсә дә үлми, бары тик туа гына. «Бала тудыру йортында» дигән шигырь әйтелгән фикерне ачык раслый аладыр кебек:
Ир-хатынга дөнья уртак, диләр. 
Монда түгел, ләкин уртагы. 
Бу — дөньяның ирләр белми торган, 
Белә алмый торган почмагы. 
Җанны ярып җан ярала монда, 
Ана җаны нинди түзем лә! Бала туа! 
Ана гәүдәсенең Җитмеш җиде җебе өзелә... 
Табигатьнең шундый кануны бу, 
Каршы торып кара, бар, аңа! 
Кан кушудан, көрәш, тартышудан, 
Авыртудан туа бар яңа. 
Яңа кеше җиргә килүдән дә 
Олырак нәрсә була ала соң? Тик... 
Газабын үзе татымаган 
Ирләр моны ничек аңласын?..
Ана булу бер батырлык булса, шуның өстенә мондый шигырь язу - икеләтә батырлык. Гомумән алганда, Клара Булатова җир йөзенә иң киң мәгънәдә иҗат һәм тәрбия өчен килгән. Ул аерым сыйныф, аерым балалар тәрбиячесе түгел, кеше, шәхес һәм кешелек тәрбиячесе.

Клара Булатованың балалар шигърият уты махсус язылмый — «үзеннән-үзе» туа. Анда сабыйның гадэти адымында еш кына галәми ачыш:

Китапларга ник тиясең, 
Дәфтәрләрне ник аласың? 
Бер апаңның дәфтәренә 
Әкәм-төкәм ясагансың. 
Аңар ни дип аңлатыйм мин
 Бу сурәтнең чыганагын? 
Дәрестә бит сөйләп булмый 
Улыңның тик тормаганын...
Миндә табигый сорау туа: ә нигә әле ул бала бу дәфтәргә әкәм-төкәм сурәте төшермәскә тиеш? Даһи бала ул! Даһи сурәт ясаган! Аны бит, әкәм-төкәм кебек, зур абкайлары күпме тапкырлар алдады? Офыкларны киңәйтәбез дип, киресенчә, тарайтмадылармы? Шагыйрә үзе дә раслый түгелме: «безнең буын», беркатлы буын, алга китеш диеп алданган, кая илдә затлы фонтан төзү — булганын да саклый алмаган...»

Халыклар дуслыгы, «бөтенсоюз комсомол-яшьләр төзелеше», Түбәң Кама, КАМАЗ, Әлмәт төзелешләре дигән булып, Татарстанга миллионлаган урыс телле, күп мисалларында очраклы сукбайлар китереп тутырмадыкмы? Үз авылларыбызны, каберлекләребезне сусаклагычлар астында калдырып, кичә генә тыныч кына яшәп яткан татар абзыйларын һәм апаларын күп катлы баракларга куып кертеп, шул ук сукбайларга әйләндермәдекме? Үз милләтебездән, телен һәм ышанычын, динен һәм йоласын югалткан милләтебездән эчкечеләр, асылынып һәм атып үтерүчеләрне тәрбияләмәдекме? Нәтиҗәдә, соңгы утыз-кырык ел эчендә дөньяга килгән сабыйларыбыздан әкәм-төкәмнәр сыйныфы җитештермәдекме? Аһ, бу сораулар, аһ, бу сораулар? Кая Әлмәтнең, Түбән Каманың, Чаллының, Бөгелмәнең бөтен кешелек аһ итеп сокланырлык татар мәктәпләре, татар югары уку йортлары, татар телевидениесе һәм радиосы? Нигә без барыбыз да «әкәм-төкәм» булдык? Сабый бала ул әкәм-төкәмне бик тә дөрес төшергән, димәк, аңарда даһилык сызатлары бар. Шулай була күрсен иде. Җимерттерелгән татар йортлары урынына калкып чыккан унике катлы «шырпы каплары»ның кайсысы татар йорты? Урыслаштыруның моннан да мәкерле ысулы булуы мөмкинме? Син кай­сы йортта, кайсы катта, кайсы фатирда жик чигәсең, милләттәш? Әллә һаман да фатирсызмы? Ике миллиард тонна татар нефтенең, берничә миллион КАМАЗның, миллионлаган тонна каучукның сиңа кайткан бәясе шушымы? Шагыйрә менә шундый сораулар белән җәфалана.

Яңа йортлар арасыннан үтәм, 
Син яшисең шушы тирәдә. 
Бу йортларның тик кайсында икән: 
Кайсы катта? Кайсы бүлмәдә? 
Нинди шәүлә каплый ут яктысын, 
Пәрдә артында кемнең гәүдәсе? 
Бу йортларның кайсы синеке соң? 
Кайсы катның кайсы тәрәзәсе?
Юк, бу йортларның берсе дә безнеке — милләтнеке түгел, һәм бу катлар, бу баракларда Кеше һәм Милләт тәрбияләү мөмкин түгел. Андагы сасы подъездларда сүгенү сүзе язылган, бүлмәләрдә Иван белән Марьядан тыш, ешрак Галимә белән Сабир сугыша. Әкәм-төкәмгә ә сабый исә, моңа көндәлек бер гимнастика һәм күнегү итеп карап, почмактагы телевизордан урыс телендә чираттагы супербоевикны карый...
Бу йортларның үтеп кай баскычын 
Кайсы звонокка үреләсе? 
Бу йортларның кайсы синеке соң, 
Кайсы каты, кайсы бүлмәсе?
Заманыбызның күренекле шигырь остасы менә шундый катламнарны актара...

Әмма Ходай Тәгаләдән бөек мирас — тормыш бар. Кояш әйләнә. Җир яшәрә. «Хак Табигать, белмим, күпме түзәр бу тормышның юньсезлегенә» дип үрсәләнгән шагыйрә, Әлмәт туфрагының шагыйрәнә гөле, тормышның кайчан да бер килеп матураячагына, урланган акчага салынган «кәттиж»ләрнең бер килеп, хезмәт халкына кайтачагына, бер сүз белән, җирдә гаделлекнең җиңәчәгенә ышана:

Безнең дә бит яшьлек бар иде: 
Дүрт фасылы елның яз иде, 
Әлмәт урамнары саз иде, 
Төзекләре эле аз иде, 
Асфальт юллар ул чак юк иде, 
Яшьлек дәрте әмма нык иде... 
Яшьләр өчен җырлар язабыз, 
Димәк, һаман яшьлек яклы без, 
«Бар иде...» дип түгел, «Бар!» — диеп 
Әйтергә дә аны хаклы без...
Айдар Хәлим.
Чаллы. 26.02.95.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013