Бүген Әдипләр: Кадыйр Гали
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кадыйр Гали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев

Гасырлар аша килеп җиткән чыганак

Күптән түгел Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәренең 850 еллык тантанасы үткәрелде. Башлыча рус кальгасе булган бу шәһәрчек XV йөз урталарыннан татар тормышы үзәкләренең берсенә әверелә.

Әмма 2002 елда татар мәдәнияте тарихы өчен тагын бер мөһим дата хакында әйтеп ктмичә булмый. 400 ел элек, 1602 елда Кадыйр-Гали бикнең "Җамигыг-тәварих" ("Елъязмалар җыентыгы") дигән әсәре - безнең көннәргә килеп җиткән иң борынгы Татар тарихи хезмәте языла. Бу хезмәтнең язылу сәбәпләрен күзаллау очен Касыйм ханлыгының кыскача тарихына тукталып китәргә кирәк.

1436 елда Олуг Мөхәммәт хан Сарай тәхетеннән куыла. 1438-1439 елларда Урта Иделдә үз позицияләрен ныгытып, ул Бөек Мәскәү кенәзлегепә каршы сугыш башлый. 1445 елда Суздаль шәһәре тирәсендә булган орышта Олуг Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт Бөек Мәскәү кенәзе Икенче Василийны әсирлеккә төшерә. Әсирлектән котылыр өчен Моекәү кенозе зур йолым түләргә тиеш була. Шулай ук бөек кенәз һәм хан арасында төзелгән шартнамәнең үтәлүен күзәтү максаты белән Россиягә җибәрелгән татар түрәләренә көн күрер өчен кайбер рус шәһәрләрен бирергә вәгъдә итә. Мәскәү җирләренә җибәрелгән татарлар арасында ханның кече уллары Касыйм һәм Ягькуп та булалар. 1450 нче елларда Икенче Василий тарафыннан Касыймга һәм аның гаскәриләренә Ока елгасы буенда урнашкан Городец Мещерский шәһәре һәм аның тирәсендәге җирләр бирелә (Касыймга җир биләмәсе бирү Олуг Мөхәммәт белән Икенче Василий арасындагы шартнамәнең бер пунктын тәшкил иткән булуы ихтимал). Соңрак Городец Мещерскийга "Касыйм" атамасы бирелә (татар чыганакларында ул "Кирмән" яки "Ханкирмән" дип атала). Ханлыкның хаким катлавын татар аксөякләре һәм гаскәриләре, ясаклы катлауны — җирле төркиләр (рус чыганакларында алар "мещеряк"лар дип аталалар), мукшылар (мордва) һәм руслар тәшкил иткән. Территориясе һәм халык саны буенча кечкенә булса да, Касыйм ханлыгы озак вакыт Алтын Урда җирләрендә урнашкан төрки-татар дәүләтләре системасының тулы хокуклы әгъзасы санала, чөнки аның хөкемдарлары Казан, Кырым, Әстерхан, Себер ханнары кебек, Чыңгыз ханның Җүчи исемле улы нәселеннән булганнар. Димәк, формаль яктан булса да, Җүчи Олысы (Алтын Урда дәүләте) мирасына дәгъва итә алганнар.

Кечкенә дәүләт тиз арада көчәеп баручы Мәскәү кенәзлегенең тәмам курчагьтна-марионеткасыңа әйләнә, аның ханнары Мәскәү хөкемдарлары тарафыннан куела. Үз мәмләкәтләрендә сыеша алмыйча Россиягә килгән татар аксөякләренә рус хөкемдарлары Касыйм ханлыгында утарлар биргәннәр, үзләренә хезмәт иттергәннәр. Касыйм гаскәриләре белән бергә алар Мәскәү дошманнарына (шул исәптән кардәш татар дәүләтләренә) каршы сугышларда катнашканнар.

1681 елда, дәүләтнең соңгы хөкемдары Фатыйма солтан вафатыннан соң, Касыйм ханлыгы Россия хөкүмәте тарафыннан бетерелә. Моннан соң, төрле авырлыкларга очрасалар да, Касыйм татарлары телләрен һәм мәдәниятләрен саклап кала алганнар. Кызганыч, Совет чорында Касыйм татарларының күбесе ассимиляцияләнүгә һәм руслашуга дучар була. Бүгенге көндә Касыйм шәһәре — Россиядә XV-XVII гасырларга караган татар таш архитектурасы ядкярләре сакланган бердәнбер урын. Касыйм зиратларында XVI — XX йөз башына караган татар кабер ташлары да сакланган. Кабер ташлары исә халкыбыз тарихының иң информатив язма чыганакларыннан берсе булып санала.

Кадыйр-Гали бик "Җамигыт-тәварих"ын рус патшасы Борис Годунов тарафыннан Ураз-Мөхәммәт ханның Касыйм ханлыгы тәхетенә утыртылуына багышлап яза. Бу вакыйга 1600 елда була. Ураз-Мөхәммәт Касыйм тәхетенә билгеләнгәч, аның белән бергә "якын булган кеше'"се — карачысы буларак Кадыйр-Гали бик тә китә. Күрәсең, үз хезмәтен ул тәхеткә яңа утырган хан кушуы буенча яза. "Җамигыт-тәварих" 1602 елның 20 июлендә язылып тәмамлана.

Ураз-Мөхәммәт казакъ ханы Тәвәккәлнең бертуганының улы була. 1586 елдан Ураз-Мөхәммәт "Казакъ урдасының солтаны" буларак русларның Себер елъязмаларында телгә алына. Ул Себер дәүләте хөкемдарының улы Сәедтәк бик һәм телгә алынган карачы Кадыйр-Гали бик белән берләшеп русларга каршы сугыша. 1587 яки 1588 елда бу өч кешене Себер воеводасы Даниил Чулков әсирлеккә төшерә. Россиядә Ураз-Мөхәммәт рус хөкүмәтенә тугрылыклы хезмәт күрсәткән өчен Борис Годунов тарафыннан Касыйм тәхете белән бүләкләнә. Ул вакытта ханлыкның элекке мөстәкыйльлегеннән әсәр генә кала, ә Касыйм ханнары Мәскәү патшаларының хезмәтчеләре хәленә төшәләр. XVII йөз башында Россиядә "Болганчык дәвер" башланганнан соң Ураз-Мөхәммәт ул вакыйгаларда актив катнаша. 1610 елда үз улының әләге аркасында ул Икенче Ялган Дмитрий боерыгы буенча үтерелә.

Укучылар игътибарына Ураз-Мөхәммәт ханның Касыйм тәхетенә утыртылуын тасвирлаган өзекне тәкъдим итәбез. Бу өзекне сайлавыбызның ике төп сәбәбе бар.

Беренчедән, текст заманның башка татар дәүләтләрендә хан утырту мәрасимен (церемониясен) берникадәр күзалларга мөмкинлек биреп, шул ук вакытта Касыйм ханлыгы эчке тормышының кайбер кызыклы нюансларын да күрсәтә. Мәсәлән, Касыйм ханының сәяси яктан зәгыйфь булуына карамастан, хезмәт авторы Ураз-Мөхәммәтне тулы хокуклы мөселман хөкемдарларына карата әйтелгән титулгонваннар белән атый. Бу урында 1963 елда "Җамигыт-тәварих"тан кайбер өзекләрне бастырган Х.Хисмәтуллин сүзләрен кабатларга мөмкин. Ул "Гәрчә Ураз-Мөхәммәтнең ислам диненә һичбер файдасы булмаса да, үзен "насыйреддин" (динне көчәйтүче), Касыйм ханлыгын башка илләр хисабына киңәйтә алмаса да, үзен "әбел-фәтех" (башка илләрне үз иленә сугышып яки ихтыяр белән кушуның атасы [ягъни] кушу эшендә аеруча күп көч куючы) дип атаган. Бу ул замандагы мөселман патшалары өчен бер калып булган", — дип яза2. Биредә бер генә төзәтмә өстәргә кирәк - бу гонваннар белән ханны "Җамигыттәварих" авторы атый. Шул ук вакытта, автор күзаллавынча, ханның мөселман тәкъвалыгы һәм аракы-балларны эчүе парадоксальрәвештә бер-берсенә каршы килми... Икенчедән, тәкъдим ителә торган өзек шул заман татар әдәби теле турында мәгълүмат бирә. "Җамигыт-тәварих"ны беренче өйрәнгән һәм нәшер иткән И.Н.Березин аның телен болай билгели: "автор үз әсәрен татар шивәсендә язган, ләкин, шәрык язучыларының гадәте буенча, аны сөйләм теле белән түгел, ә китап теле белән язарга тырышкан. Гомумән, әсәрнең теле аңлаешлы, әмма аңарда искергән сүзләр һәм [грамматик] формалар очрый" Өзек "Җамигыт-тәварих"ның иң күләмле мөстәкыйль өлеше булган "Дастаны Ураз-Мөхәммәд хан" бүлегеннән алынды. Без аны И.Н.Березин басмасына нигезләнеп, гамәлдәге татар (кирилл) язуына күчердек4.

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. XVI-XVII йөз татар чыганакларында очрый торган термин.
2. Борынгы татар әдәбияты.-Казан,1963.-Б.480.
3. Библиотека восточных историков, издаваемая И. Березиным.-Т.П.-Ч. 1 .-Сборник летописей: Татарский текст с русским предисловием.-Казань,1854.-С.У Әсәрнең авторы, тарихи әһәмияте һәм теле турында тулырак мәгълүматны кара: М. А. Усманов. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв.-Казань,1972.-С.ЗЗ-96.
4. Библиотека восточных историков, издаваемая И. Березиным.-Т.П.-4.1.-Сборник летописей. Татарский текст с русским предисловием.-Казань,1854.-С.165-169.

Ураз-Мөхәммәт ханның Касыйм тәхетенә утыртылуы

[165 б.] Ураз-Мөхәммәд хан әүвәл ибтида сигез йәшендә олуг бабасы Шыгай хандин җөда булдылар үз араларында тәфрика булып. Такы унөч йәшендә үз бабасы Ундан солтан шәһид булды, андин калды. Вә такы берничә вакыт тарлык белән Сәедтәк бинең элендә грифтарлык чикте. Андин уналты йәшендә җөмләтел-кристан падишаһ[ы] Барие Фидыравичның коллыгына хазыйр булдылар. // [166 б.] Ул көндин бу көнгә дикәч падишаһ Барие ханның коллыгында хазыйр ирделәр. Падишаһ хәзрәтләре колын йарлыкап, тарих меңдә, туңыз йылының ахырында ирде, хәмәл борыҗка килеп, сычкан йылы ирде, рамазанел-могаззам аенда унбишенче көн җөмлә урыс падишаһы Барие Фидыравичның хөкеме-йарлыгы белән, уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт-ү сәйасәт белән кул кушырып торыр вә сәйасәт-хөкеме белән Ураз-Мөхәммәд хан бине Ундан солтанны күренешкә алып, бу йирдә падишаһ хәзрәтләре алтын тәхтенә менеп, углы солтан хәзрәт1 бабасыга йәнәшә ултырып, Ураз-Мөхәммәд ханга мөбарәкбад кылды...

Падишаһ хәзрәтләре соһургаллар, ингамлар бәхшиш кылды. Кирмән шәһрен соһургал кылып бирде. Берничә көн падишаһ хәзрәтләре йанында мәүкуф // [167 б.] булып тордылар. Кирмән шәһренең бикләре, мирзалары, кара халкы — ике йөз кеше — анда хазыйр ирделәр. Падишаһ хәзрәтләре иҗазәт бирде Ураз-Мөхәммәд ханга, - алпагыт тылмач кушып, шәүвәл аенда пәнҗешәнбе көн Кирмән шәһрега газем кылды. Кирмән олуглары һәм бергә хан хәзрәтләре коллыгында ирделәр. Бер һәфтә эчендә шәүвәл айының йегерме түртенче көн, тарих меңдә, пәнҗешәнбе көн дәүләт белән мөбарәк кадәм, котлуг рузгяр белән Кирмән шәһрега килеп төштеләр. Берничә көн дәүләт белән гыйш-у фәрагать, әсайышлык кылдылар мөбарәк зил-хиҗҗә айыга дикәч. Андин соң тарих меңдә сычкан йылы мөбарәк зил-хиҗҗә айының унынчы көн[е] ирде, пәнҗешәнбе көн Ураз-Мөхәммәд хан бине Ундан солтанны ханлыкка ултыргыздылар. Олуг вә кечек, барча урыс, татар анда хазыйр ирделәр, тамаша өчен олуг-газыйм йыгын булды. Шәех-Гали ханның салдырган таш мәсҗеде эчендә мулла вә данишмәнд, хафизлар, бикләр, мирзалар - анча бар кем әһле Ислам ирде — ул җәмәгатьләр мәсҗед эчендә җәмегъ булып, иттифак итеп, мөбарәк алтынлыг сандалны килтереп, мәсҗед эчендә кордылар. Барие Фидыравичның йарлыгы белән ул заман алпавыт һәм анда хазыйр ирде. Иске йортның йадкяре2 Бүләк сәйед хотбә агаз кылды, түрт кем ирсә түрт йактан хәзрәте ханны алтынлыг сандалның өстенә күтәрделәр. Йегерме йәшендә Ураз-Мөхәммәд // [168 б.] хан хәзрәтләре ханлыкка ул[т]ырды. Сәлләмәһе-ллаһе вә әбка.

Барча олуг вә кечек, әкябир, мулла вә кәдходаи әһле Ислам җәмәгать хазыйр ирделәр, дога вә сәна кылдылар, вә карачулары, аталык-имелдәшләре нисарлар кылдылар. Барча хазыйрлар хан хәзрәтләр[ы]га мөбарәкбадлык кылдылар. Ничә көнгә дикәч ул ай үткенчә кичә-көндез гыйш-у гыйшрәтка чыркамыши кылды һәм ул заман олуг-газыйм туйлар кылдылар: бал вә гаракы хисапсыз кылды, йылкы вә куй-сыгыр биейар күп үлтерде. Олуг-могаззам // [169 б.] йыгын кылды, һәр бересенә берәр мәнсүб үзә үз урынын тәгъйин кылды. Мулла вә Хафизләргә, бивә-йәтимләргә, тол вә бичарәләргә, туснаклар-[га] хәйр-ү ихсан кылды, бәндәләрне туснакдин алып азад кылды, үкеш хәйр-ү хәйратлар Аллаһы Тәгалә йулында ихсан кылды. Падишаһ Барие Фидыравичның теләген теләде, даим кичә-көндез бер кясәме эчсә, аны йад кылмай эчмәс ирде. Вә такы үзе Аллаһы Тәгаләнең коллыгында хазыйр ирде. Сәрвәре әнбийа Мөхәммәд Мостафа саләллаһе галәйһи вә сәлләмнең рухларына даим дога вә тәзаррыг белән нийазлар кылыр ирде, та Адәм сафиулладин миһтәре әнбийага дикәч, рәсүлнең әһле бәйтләрегә, та андин бирү ничаклы сәхабәләр, әиммә-мәшайехләр, әүлийалар үтеп ирде, һәр даим дога вә тәзаррыг белән анлардин истиганәт кылыр ирде, үксез-гариб вә нәвага рәхем-шәфкать кылыр ирде. Уң кулыда шәригать белән гамәл кылыр ирде, сул кулы белән угры-каракчыны, йаманларны падишаһ Барие Фидыравич хан хөкеме-йарлыгы белән сәйасәт камчысыны йаманларга көтәк орар ирде. Ул сәбәбдин Кирмән шәһре Барие Фидыравич хан дәүләтендә әманлык ирде. Бу сәбәбдин көндин көнгә Падишаһы Ислам насыйред-дин, әбел-фәтех Ураз-Мөхәммәд ханга дәүләт-икъбаль белән ил ашап, йөз йәшәп, та әбәдел-әбәдкәчә дәүләт аңа йар булсын!..

ИСКӘРМӘЛӘР: 1. Биредә Борис Годунов улы Федор күздә тотылса кирәк. 2. Йадкяр сүзенең биредә нинди мәгънә белдерүен ачыклап булмады, күчерүченең хатасы булыр га мөмкин.

Сүзлек

агаз кылу — башлау
Адәм сафиулла — Адәм пәйгамбәр, сафиулла — аның мактаулы исеме
алпагыт — алпавыт
андин бирү — аннан алып
аталык — хан тәрбиячесе
баба — биредә: әти
Барие Фидыравичның коллыгына хазыйр булдылар — биредә Ураз-Мөхәммәд ханның хезмәт итәр өчен рус хөкемдары Борис Годунов хозурына килүе күздә тотыла
бисйар — бик
бәхшиш кылу — бүләк итү, өләшү
газамәт — бөек; карачу газамәт бикләре - бөек карачы бәкләре
газем кылу - юнәлү газыйм — бөек
гаракы — аракы
грифтар — тоткын; читен хәлгә төшкән
гыйш-у гыйшрәтка чыркамыши кылу — күңел ачу белән мәшгуль булу
гыйш-у фәрагать — күңел ачу
даим — һаман, һәрвакыт
дикәч — тикле, чаклы, кадәр
дәүләт-икъбаль — байлык һәм бәхет
ибтида — башта
ил (ашау) — тынычлык(та тору)
имелдәш — сабый чагында хан белән бер хатынны имгән ир-ат. Ханның якын кешеләреннән саналган
иҗазәт — рөхсәт
ингам — биредә: бүләкләр
Иске Йорт — Касыйм шәһәренең бер өлеше истиганәт кылу — ярдәм итүне үтенү
иттифак итеп — берләшеп; бер булып
йад кылу — искә алу
йарлыкау — биредә: бүләкләү
йыгын — җыен, җыелыш
кадәм — адым
карачу — карачы, югары дәрәҗәдәге бәк
Кирмән — Касыйм шәһәре
котлуг — котлы
котлуг рузгяр белән — хәерле сәгатьтә
куй-сыгыр — сарык-сыер
кясә — касә
кәдхода — биредә: мәхәллә башлыгы, җитәкче
көтәк ору — таяк белән сугып җәзалау
күренешкә алу — кабул итү
күчә — урам
миһтәре әнбийа — пәйгамбәрләр башлыгы (Мөхәммәд пәйгамбәр)
мулла вә данишмәнд, хафизлар — дин әһелләре; галим-голәма
мылтык-әндаз — мылтыкчы
мәнсүб үзә — дәрәҗәгә күрә
мәүкуф булу — калып тору
мөбарәк кадәм (белән) — "мөбарәк адым", төкле аяк (белән)
мөбарәкбад кылды — тәбрик итте
нийаз — теләк
нисар — бәйрәмнәрдә акча сибү
нәва — биредә: мескен
рузгяр — вакыт, дәвер
сандал — урындык; тәхет
соһургал (дөресе — сойургал) — теге яки бу феодалга хезмәт итү шарты белән бирелгән җир биләмәсе
сәйасәт камчысы — җәза камчысы
сәйед — сәет, Алтын Урданың таркалуыннан соң барлыкка килгән татар дәүләтләрендә мөселман руханиларының башлыгы. Сәетләр Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән дип саналганнар
сәлләмәһе-ллаһе вә әбка — Алла аңа саулык-сәламәтлек бирсен һәм сакласын
сәна — алкыш; мактау
сәрвәре әнбийа — пәйгамбәрләр башлыгы
туйлар — биредә: мәҗлесләр
туснак — тоткын; тоткынлык
туңыз — дуңгыз
тәгъйин кылу — вазифага билгеләп кую
тәзаррыг — түбәнчелек
тәфрика — низаг
ултыргызу — утырту
хәйр-ү ихсан кылу — хәерле һәм игелекле эшләрне эшләү
хәйр-ү хәйрат — игелекле эшләр
хәмәл борыҗка килеп, сычкан елы ирде — куй йолдызлыгы (март ае) җитеп, тычкан елы киткән иде (төрки хайван ел исәбе буенча яңа ел башы март аенда булган)
әбәдел-әбәдкәчә — мәңгегә
әиммә-мәшайехләр — имамнар һәм шәехләр
әкябир — аксөякләр
әлендә — кулында
әсайышлык кылу — ял итү
әһле бәйт — гаилә
әһелләре (биредә Мөхәммәд пәйгамбәр гаиләсе күздә тотыла)
әһле Ислам — мөселманнар
үкеш — күп
җәлаләт-ү сәйасәт белән — дәүләти бөеклек белән
җәмегъ булу — җыелу
җөда — аерылган
җөмләтел-кристан — барлык христиан
һәр даим — һәрвакыт
һәфтә — атна

Публикацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең баш белгече Ильяс Мөстәкыймов әзерләде
Гасырлар авазы

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013