Бүген Әдипләр: Кадрия Идрисова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Кадрия Идрисова

А Ә Б В Г Д Е Җ З =>И<= Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гөлчирә Ибәтуллина Хәбир Ибраһим Булат Ибраһимов Айрат Ибраһим Габдрәшит Ибраһимов Галимҗан Ибраһимов Фәрит Ибраһимов Лира Ибраһимова-Вәлиди Саимә Ибраһимова Энҗе Ибраһимова Мартемьян Иванов Павел Иванов Ямаш Игәнәй Рәүф Игъламов Иделбикә Газиз Иделле Дамир Идиятуллин Рим Идиятуллин Шамил Һидиятуллин Хәмидә Идиятуллина Галимҗан Идриси Кадрия Идрисова Зөлхәбирә Ижбeрдиева Рафис Измайлов Нурия Измайлова Рәмзи Илялов Илтани Илялова Рахман Ильяс Габдрахман Ильяси Җәүдәт Ильясов Әлфия Иксанова Илсөяр Иксанова Рәйсә Имамиева Вахит Имамов Мөҗип Имамов Фәрит Имамов Нәкый Исәнбәт Фаил Ислам Вәдим Исламетдин Мидхәт Исламов Рамил Исламов Эльвира Исламова (Гәрәева) Зимфира Исламова Фәйрүзә Исмәгыйлева Хисаметдин Исмәгыйлев Венера Исрафилова Зөлфирә Исрафилова Рәзилә Исрафилова Әхмәт Исхак Әнәс Исхаков Дамир Исхаков Гөлфия Исхакова Ләйсән ИСХАКОВА Сәрия Исхакова Гаяз Исхакый Госман Исхакый Сәгадәт Исхакый (Чагатай) Ләбибә Ихсанова Риза Ишморат Рәйсә Ишморатова Наил Ишмөхәммәтов
Кадрия Идрисова

Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге

Бәет жанрына бирелгән билгеләмәләрдә бу төр әсәрләрнең шигъри формада гына иҗат ителүе даими күрсәтелеп килә. Шигырь текстының бер юлы тезмә дип атала. Ә берничә тезмәдән оешкан һәм эчтәлек-мәгьнә буенча да, интонацион-синтаксик яктан да төгәлләнгән бәйләм бер строфа тәшкил итә. Анда исә икедән алып 14 кә кадәр тезмә булырга мөмкин. Ягъни, шушы җәһәттән генә караганда, строфа төрләре 13 булып чыга.

Татар халык иҗатында һәм язма поэзиядә строфа төрләренә шактый бай жанр - җырлар. Дөрес, җыр строфасы (куплеты) гадәттә 4 тезмәдән тора, ләкин аларның кайберләре берничә тапкыр кабатланырга мөмкин, еш кына строфа эчендә, башлыча икенче һәм дүртенче юллардан соң, төрле күләмдәге кушымта (рефрен) өстәлә һ.б. Ә менә бәетләргә карата болай әйтеп булмый. Жанр исеменең «ике юллык шигырь» дигән өстәмә мәгънәсе дә сорап торганча, бу төр әсәрләрнең күпчелеге ике тезмәле строфаларны берләштерә. Әйтик, 12 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасының «Бәетләр» томындагы 174 бәеттән 157 се икеюллык, тик 17 се - дүртьюллык строфаларны эченә ала. Әлбәттә инде, строфа төзелешен билгеләгәндә, андагы тезмәләр саны гына түгел, ә һәр тезмәнең үзендә ничә иҗек булуы, ул иҗекләрнең нинди ритмик төркемнәр хасил итүе, соңгыларының нинди тәртиптә урнашуы, тезмәләрнең рифмалашу калыплары кебек күрсәткечләр дә исәпкә алына. Рифма хакында алда әле сүз булыр, хәзергә шуны әйтәбез: строфаны бер бөтен итеп беркетүдә барлык төр рифмалар җитди роль уйный. Икеюллыкларда аларны янәшә рифмалар (а-а) дип атау кабул ителгән, һәр строфада рифмалар алмашына бара (а-а; б-б; в-в; г-г һ.б.лар).

Күпчелек белгечләрнең раславынча, бәет халык авыз иҗаты белән язма әдәбият арасында тора торган жанр. Бу хәл аның тууында, үсешендә, поэтикасы камилләшүдә, шул җөмләдән, жанрның ритмикасында да чагылыш таба.

Табигый ки, бәет ритмикасы, бер яктан, татар халык шигъриятенә хас булган силлабикага, ягъни иҗек саны үлчәменә нигезләнә. Икенче яктан, жанр формалашкан чорларда инде нык үсеш алган классик (язма) поэзия дә аңа зур йогынты ясый. Бәет формалашкан дәверләрдә һәм соңга табарак та (бигрәк тә Алтын Урда дәүләте дәверендә) төрки-татар шагыйрьләре иҗатында аруз системасы өстенлек итә. Аннан бәет чыгаручыларның бер өлеше мәдрәсә шәкертләре яисә кайчандыр, бу уку йортын тәмамлап, аруз метриксын өйрәнеп чыккан зыялылар булуын да истә тотарга кирәк. «Аруз гыйлеме, бөтен ваклыклары белән алганда, гаять күләмле һәм катлаулы. Бигрәк тә аның 300 ләп үлчәмне эченә ала торган метрлар системасын үзләштерү авыр», - дип күрсәтә профессор М.Бакиров. Шуңа күрә дә бу мәкаләдә бәетләрнең ритмикасы иҗек үлчәме нигезендә генә күзәтелә. Күзәтүне ике юллы строфалы бәетләрдән башлыйбыз. Аларның иң кыска тезмәләре унар-унар иҗектән торалар, ягъни 10-10 үлчәменә карый. Менә «Сак-Сок» бәетеннән мисаллар:
Мәдрәсәләрдә | пыяла ишек, || (10:5+5) 
Сак белән Сокның |бәетен ишет. || (10:5+5)

Әнкәй орышты |тимер ук өчен, || (10:5+5) 
Әнкәй каргады  бигрәк юк өчен. || (10:5+5)

Самовар куйды, | чәйләр эчерде, || (10:5+5)      
Эчеп бетергәч, | каргап очырды. || (10:5+5)
«Сак-Сок» әсәренең бер варианты менә шушы рухтагы 60 ка якын икеюл-лыктан гыйбарәт булып, алардагы 10 ар иҗекле тезмәләрнең һәркайсы бишәр иҗекле ике ритмик буынга бүленгән. Буын аралары (цезуралар) сүзләр тәмамланган ачык, буш урыннарга туры килә һәм анда пауза ясала. Цезураның билгесе - вертикаль сызык («|»). Зур цезура - ике сызык. Анысы тезмә беткән төштә - ике шигъри юл арасында була («||»).

«Сак-Сок»ның ритмик буыннарындагы 5 иҗек төрле-төрле сүзләр комбинациясеннән төзелгән: 5 иҗекле бер сүз; 1+2+2 иҗекле сүзләр; 2+3 иҗекле сүзләр һ.б. Ритмнарда ювелир төгәллек күзгә ташлана. Әмма монда мөһим бер искәрмә дә кирәк. Хикмәт шунда, орфография таләпләрен саклап язганда, кайбер ритмик буыннарда иҗекләр саны тиешеннән йә артык булып чыга, йә тулмый кала. Әмма әсәрне сөйләп яисә көйләп башкарганда ритмик кытыршылык сизелми. Бәетләрдә бу түбәндәге орфоэпик нормаларга нигезләнә:

1. Басымсыз иҗекләрдәге кайбер сузыклар әйтелмәскә мөмкин (элезия күренеше).
2. Сузыкка беткән сүздән соң сузыкка башлана торган сүз килсә, ул сузыкларның берсе төшеп кала (сандхи). Мәсәлән, «Сак-Сок» бәетендә:
Ишек алдында | җиктем пар кара ат, || 
Әнкәй каргагач, | яралды канат. ||
строфасындагы «җиктем пар кара ат» буынында бер иҗек артык. Әгәр «пар» сүзен куймасак, мәсьәлә җиңел генә хәл ителер дә иде, әмма безнең шигърияттә «пар ат» бик таралган традицион сурәт. «Кара ат» та шундый ук. Монда инде орфоэпиябез ярдәмгә килә: «кара» сүзе «а» авазьша тәмамлана, «ат» сүзе шуның белән башлана. Берсе төшеп калса, «карат» әйтелеше килеп чыга. Яки:
Урыныбыз урман, | икебез туган, ||
Кавышу юк безгә: | әнкәй каргаган. ||
Ике тезмәдә дә беренче буыннар алтышар иҗекле. Ләкин басымсыз «ы» авазлары әйтелмәгәч (урныбыз урман, каушу юк безгә), ритм үз агышын югалтмый.

«Сак-Сок» бәете һәм аның көе халыкта бик популяр булган. Бөек шагыйребез Г.Тукайның да аның белән нык кызыксынганлыгын искә төшерик. Димәк, 10-10 үлчәменең татар бәетләрендә киң кулланылуы һич очраклы түгел. «Хәдичә бәете»ндә бу хакта атап ук әйтелә.
Бисмилла диеп  бәет башладым, 11 (10:5+5) 
Тәүлек тулганда дөнья ташладым. || (10:5+5)

Дөньядан китү | сәбәбен сөйлим, || (10:5+5) 
Сак-Сок көенә | мөнәҗәт көйлим. || (10:5+5)
10-10 үлчәме эчтәлекләре ягыннан төрле характердагы әсәрләрдә кулланылган. Әйтик, «Яшь ялчы» бәетендә бер ятим егетнең, ач-ялангач көе төрле авыр эшләрдә йөреп, ахырда каты салкын тиюдән чирләп гүргә керүе хакында сүз бара. Алда телгә алынган «Хәдичә бәете»ндә исә героиня тигез, рәхәт тормышта яши. Ул башка төрле фаҗигага тап була: аны котырган эт талый. Әсәрдә бу вакыйга әйтеп кенә үтелә, анда психологик сюжет өстенлек ала. Жанрга хас булганча, мәрхүмәнең үз исеменнән аның ничек үлем газаплары белән көрәшүе, әрнү-ачынулары тасвир ителә.

Шәхси фаҗига бәетләренең күләме, вакыйгасы артык озын булмый. Димәк, аларны кыскарак, ягъни азрак сүзләрдән торган тезмәләргә сыйдыру мөмкин. Ләкин бу гомуми кагыйдә түгел. Зур колачлы хәрби-тарихи бәетләрдә дә 10-10 үлчәме читләтеп үтелми. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы темасына караган «Сигезенче бәет» (ул 96 йкеюллы строфаны эченә ала) башыннан азагына кадәр тик әлеге үлчәм белән иҗат ителгән. Әсәр бик күп фаҗигале картиналарны берләштерә. Анда хәтта туп тарта торган атларның кызганыч хәлләрен тасвирлауга да урын табылган.

Бәет поэтикасы арсеналында 10-10 үлчәме тотрыклы урын алган. Ул совет чоры бәетләрендә дә кулланылуын дәвам итә. Мәсәлән, героик-драматик эчтәлекле «Гражданнар сугышы» бәетендә, яисә Бөек Ватан сугышы темасын гәүдәләндергән «Авыр булса да, итәбез сабыр», «Газиз башкайлар илгә кайтырмы» әсәрләрендә, яисә машинага тапталып һәлак булган Суфия исемле кызның әнисе чыгарган «Хәсрәтем авыр» исемле соңгырак заман бәетендә һ.б.

Строфалары ике тезмәдән торган бәетләрдә 11-11 һәм 12-12 үлчәмнәре дә кулланыла.
Сөйләем бер / хикәят / тыңласаңыз, //(11:4+3+4) 
Бу нә сүз дип / гаепкә / алмасаңыз. // (11:4+3+4)

Чыгып киткән / бер мужик / таң беленгәч, //(11:4+3+4) 
Барып кергән // бер йортта // ут күренгәч. //(11:4+3+4)
«Самовар бәете» исемле бу комик бәеттә 4,3,4 иҗекле ритмик буыннар кабатланып бара. Цезура сүзләр тәмамланган урыннарга туры килә. Әмма кайбер строфаларда шул ук буыннарның урыны алышына: 4+4+3 кә әйләнә.
Чынаякны / мужик учлап / тотыптыр, //(11:4+4+3) 
Салкын су дип / голт-голт итеп / йотыптыр. // (11:4+4+3)
«Җир селкенүнең бәяны» бәетендә дә күпчелек тезмәләрдә буыннар шушы ике вариантта урнашканнар. Аерым строфаларның 12-12 үлчәменә үк күчеп китүе дә күренә:
Кайда китде / хәзерендә / бу бакчалар, // (12:4+4+4) 
һәм айларга / сарыф иткән / күп акчалар? // (12:4+4+4)
Әмма 12-12 үлчәме безнең бәетләрдә күбрәк чагыштырмача озын булмаган дүртьюллык строфаларда кулланыла. Икеюллыкларга аеруча 14-14, 15-15, 16-16 кебек озын үлчәмнәр хас. (Хәтта 19-19 үлчәме дә бар. - «Аючы Дәүлү».) һәрхәлдә алда телгә алынган «Бәетләр» томындагы текстлар шуны күрсәтә. Хан кабере өстенә / кордырдым таш манара // (14:7+7) Дидем: «Үзем үлсәм дә, / исемем күп елга бара». // (14:7+7) «Сөембикә» бәетендәге бу строфаның икенче тезмәсен, «исемем» сүзен «ис-мем» дип әйтеп, интонацион яктан 14 иҗекле ясап була. Хәер, озын тезмәләр арасында берәр иҗеккә артык йә ким булу еш кына күзәтелә.
Аннан киттек Архангельгә / көннәр әйләнде төнгә, // (15:8+7) 
Окопларда яткан чакта / әҗәл көтәбез көн дә. // (15:8+7)
	(Беренче бөтендөнья сугышы: беренче бәет).

Ки сиксән корабы илә / япон гаскәр алып килде, // (16:8+8) 
Ки диңгездән килеп чыккач, безем юлымызны бүлде. // (16:8+8)
	(Рус-япон сугышы: җиденче бәет).
Барыннан да элек, бу мисаллардагы тезмәләрнең 7 шәр һәм 8 әр иҗекле икешәр ритмик буыннан торуы күзгә ташлана. Ә бит алар (бигрәк тә 7 иҗеклесе) халык шигырендә элек-электән үк һәм хәзер дә актив рәвештә җәенке ритмик буын һәм хәтта ки мөстәкыйль үлчәм дә хасил итә торган берәмлекләр. «Әдәбият белгечләре Ф.Коршның һәм В.Гордлевскийньщ тикшеренүләренә караганда, - дип яза М. Бакиров, - төрки халык поэзиясенең иң борынгы үлчәме - 7 дә 7. Бу үлчәү Алтайда һәм Себердә дә, Идел буенда һәм Урта Азиядә яшәүче халыкларның фольклорында да киң таралган».

Әлеге ритмик буыннар бәет тезмәсенең башында йә уртасында урнашса, аларның ахыргы сүзе еш кына эчке рифма тудыруда катнаша. Менә «Сабир Галькәй» бәетеннән бер мисал:
Өстемдәге пустау чикмән, / түбәтәем ука чиккән, // (16:8+8) 
Еламагыз, туганнарым, / изгеләр дә җәфа чиккән. // (16:8+8)
Эчке рифма буын аралыгын тагын да киңәйтеп җибәрә. Шул урында зур тыныш ясап, бер тезмәне ике тезмәгә бүләргә һәм строфаны дүртьюллыкка әйләндерергә мөмкинлек туа:
Өстемдәге / пустау чикмән, // (8:4+4) Түбәтәем / ука чиккән, // (8:4+4) Е
ламагыз, / туганнарым, (8:4+4) Изгеләр дә / җәфа чиккән. // (8:4+4)
8 иҗекле тезмәнең инде үзендә ике ритмик буын (4+4) барлыгы ачык күренә башлый. Рифмалашу исә а-а дан а-а-б-а калыбына, башкача әйтсәк, янәшәдән янәшә-камаулыга әверелә.

Икеюллык строфа итеп язылган аерым бәетләрдә янәшә рифмалар күзәтелми. Алардан һәркайсының икенче тезмәсе беренче тезмә ахырындагы сүзгә бөтенләй аһәңдәш булмаган һәм даими кабатлана торган сүзләр белән (имеш, имди, ирдея, тидия, шул ан, валлаһ һ.б.) тәмалана. Мәсәлән:
Берәүнең баласы юк, берәүнең булса да шук, 
Шуклыгындан аның тук, түзмәенчә ни чара.

Кемнең баласы үлә, кемдин дошманы көлә, 
Кемнең кесәсе бөлә, түзмәенчә ни чара.
	(Югалган башмак бәете)
19 икеюллыктан торган бу әсәрдәге икенче тезмәләрнең унбере - «ни чара», сигезе - «бичара» дип бетә. Тик алар бер тапкыр да беренче тезмәнең азаккы сүзе белән рифма хасил итмиләр һәм, шулай әйтергә яраса, бу бәет өчен «строфа ара рифма» булып хезмәт итәләр. Ә строфаларның үзләренә килсәк, аларда гадәттә 3 урында эчке рифмалар булуын күрәбез. Мондый өлгеләр тарихи эчтәлекле «Казан бәете»ндә дә, сатирик-юмористик рухтагы «Комсыз мулла», «Кашык бәете», «Уңмаган килен» әсәрләрендә дә кулланылган. Дүртьюллык итеп язганда аларның ритмик байлыгы тагы да тулырак ачылып китә. Әйтик, «Кашык бәете»ндә:
Мәдрәсәгә барганда // (7:4+3) 
Йөзләп кашык алсаң да, // (7:4+3) 
Меңләп тамга салсаң да, (7:4+3) 
Югалтырсың тидия. // (7:4+3)
Яки «Уңмаган килен» бәетендә:
Уңмаган булса / килен, (7:5+2) 
Пешерә белмәс / белен, (7:5+2) 
артып өзәргә / телен (7:5+2) 
Сүзгә шәпле / тидия. (7:4+3)
Бу дүртьюллыкларның баштагы өч тезмәсендә рифмалашуның а-а-а калыбы кулланыла, ә дүртенче тезмә ахырында барлык строфалар азагы өчен уртак сүзләр кабатлана. Каюм Насыйри «Фәвакиһелҗөләсә» китабында «Уңмаган килен»нең көе «Бәдавәм» көе шикелледер дигән искәрмә биргән. «Болгар дәүләте чорында язылган һәм язмасы безнең заманыбызга килеп җиткән «Бәдавәм китабы»ның һәрбер дүртьюллыгы «Алла дигел бәдәвам» гыйбарәсе белән тәмамлана, ягъни ... дәвамлы рәвештә Алла сүзен кабатларга өнди. Болгарда ислам динен кабул иткәннән соң да халык арасында борыннан килгән ... мәҗүси гореф-гадәтләр яшәештә булган. «Бәдәвам» әнә шундый йолаларга, мәҗүсилеккә каршы язылган көйле өндәү». - Бу китап турында И.Рәми һәм Р.Даутовның «Әдәби сүзлеге»ндә әнә шундый белешмә китерелә. Менә үрнәк өчен әсәрдән бер өзек:
һәркем җенгә табынса, // 7 
Йә суга нәрсә салса, // 7 
Агачка нәрсә чалса, -III 
Алла дигел бәдәвам. // 7
«Бәдавәм» китабының авторы да, төгәл язылу датасы да билгеле түгел. Әмма мондый үзенчәлекле строфа төзелеше төрки поэзиядә (шул исәптән Идел буйларында) инде XI гасырда ук киң кулланылган. Мәхмүд Кашгариның 1072-1074 елларда төзелгән төрки телләр сүзлегендә («Диване лөгатет төрк»тә) моның мисаллары күп. Шуларның берсендә безнең Идел елгасы мактала. (Китапта Шәһре Болгар турында да мәгълүматлар бирелгән.)
Итил суы ака торыр,
Кыя тәпи кака торыр, 
Балык тәлим бака торыр, 
Күлең тәкый кушарыр.
Текстның үлчәме: 8-8-8-7 (аны татар бәетләрендәгечә 16-15 иҗекле ике-юллык итеп тә язып була). Рифмалашу калыбы: а-а-а-кушарыр. Бу әсәрдәге барлык строфаларның да дүртенче тезмәсе «кушарыр»га рифма сүз белән бетәргә тиеш.

Әлбәттә, строфалары дүртәр юллы бәетләр икеюллыкларны бүлеп язудан гына барлыкка килми. Аларның дүрт тезмәле булганлыгын кайберләренең үзләрендә үк әйтеп куела. Мәсәлән, «Зөлхәбирә» бәете болай башлана:
Әрбагый итеп чыгардылар 
Кичү илләренең имамын...
Кичү иленең (авылының) имамы - үз кызын картада уйнап исправникка оттырган Мостафа мулла. Әрбагый (робагый) - гарәп, фарсы һәм төрки поэзиядә дүрт юллык шигырь. Татар теле сүзлекләрендә бу сүз бәет (халык иҗаты әсәре) дип тә аңлатыла. Робагыйның, шигырь буларак, башка үзенчәлекләре дә бар, билгеле. Бәет чыгаручылар бу очракта текстның нәкъ менә дүртьюллыклардан торуын күздә тотканнар. Кол Гали дә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының строфалары дүртьюллыклар икәнен искәртү өчен «робаги вәзен эчрә дурсун имди» дип язган бит.

«Зөлхәбирә» бәетенең баштагы 6 строфасы 9-9-9-9 үлчәмендә килгән. Шуннан соңгы 15 строфада өченче юллар барысы да 10 ар иҗекле. Ләкин беренче юлның әле 9 гына иҗектән тору очраклары да саклана. Строфаларның бары тик бишесендә генә 10-9-10-9 үлчәме төгәл саклана. Берсендә халык шигыре өчен гадәти төп ритмик буыннар да күзәтелә:
Зөлхәбирә / кызны / күрергә дип, // (10:4+2+4) 
Сотскилар / барды / җыелып; // (10:4+2+4) 
Зөлхәбирә / үзен / үзе чалгач, // (10:4+2+4) 
Исправник / төште / егылып. // (10:4+2+3)
Монда рифмалашуның иң таралган төре - юл аралаш рифмалар файдаланылган. «Сотскилар» һәм «исправник» алынма сүзләрендә, ритмик буынны 4 иҗеккә тутыру максаты белән, татарча әйтелештә т, с һәм п, р тартыклары арасында өстәмә ы авазы барлыкка килә (эпентезаның бер күренеше).

11 иҗекле үлчәм дә дүртьюллык строфалы бәетләрдә кулланылыш тапкан («Аксак Тимер бәете», «Печән бәете» Һ.6.). Ә 12 иҗекле үлчәм аеруча актив дияргә тулы нигез бар. Моның сәбәбе дә аңлашыла. Чөнки силлабикада шушы үлчәм белән Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» поэмасы иҗат ителгән. Әсәр күп гасырлар дәвамында кулъязма хәлендә укылып, сакланып килгән. Ә 1899-1917 еллар арасында Казанда 80 тапкырдан артык китап булып басылып чыккан. Үзгәртеп кору елларында аңа игътибар аеруча көчәйде. Кыскасы, ул халкыбызның аңына, җанына сеңгән. Элекке иҗат әһелләребезнең бәетләр чыгарганда «Кыйссаи Йосыф»тан шигъри өлге алулары бик табигый хәл. Нигездә арузда иҗат иткән Тукай да силлабикада язарга кирәк булганда еш кына шулай эшләгән. «Дустларга бер сүз» шигырен шагыйрь болай башлап җибәрә; «Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим, Юсеф-Ягькуб китабының көен көйлим».

«Йосыф китабы»ның строфалары 12 шәр иҗекле дүрт юлдан торып, а-а-а-им-ди калыбында рифмалашалар, һәр юл 4 әр иҗекле 3 ритмик буынга бүленә. Менә бу күрсәткечләр безнең «Беренче бөтендөнья сугышы» шәлкеменә кергән дүртенче бәет, «Мужик бәете», «Ярлы бәете», «Ялкау кеше бәете», «Хыял», «Кәҗә бәете» кебек әсәрләребезнең барысында да гәүдәләнеш тапкан. Әлбәттә, строфаларда иҗатчыларның камиллеккә, төгәллеккә омтылышы сизелә, чөнки бу сыйфатлар өлгегә иярүдән генә автомат рәвештә барлыкка килмиләр. Менә «Дүртенче бә,ет»тән бер үрнәк:
Без йөрибез | солдатларны | саф-саф саклап, || (12:4+4+4) 
Өстебездә | шрапнельләр | тора шартлап, || (12:4+4+4) 
Шул сәгатьтә  атларыбыз | китә яклап, || (12:4+4+4) 
Кыямәт көн | булдымы әллә | диям инде. || (12:4+4+4)
Строфада иҗекләр санының тигезлеге дә, аларның ритмик буыннарга бүленеше дә, рифмаларның тәртибе һәм яңгырашы да таләпләргә тулысынча җавап бирә. Ләкин моның өчен «булдымы әллә» сүзләрен «булды мәллә» дип укырга һәм «яклап» (йак+лап) сүзенең «йакка (читкә) тайпылу» мәгънәсендә икәнлеген исәпкә алырга кирәк.

Шул рәвешчә, ике юллы строфалардан торган бәетләрдә 10-10,11-11,12-12, 14-14,15-15,16-16,19-19 иҗекле үлчәмнәр кулланыла. Озын үлчәмнәр, тезмә уртасына зур цезура китереп, дүртьюллык итеп тә язылалар: 7-7-7-7', 8-7-8-7, 10-9-10-9 һ.б. Башта ук дүртьюллык формасында чыгарылган строфаларны да күреп үттек. Язма тексттагы тезмәләрдә, алар эчендә ритмик буыннарда иҗек саны кайчак тигез булмаска да мөмкин. Ләкин, шигырь белгечләре әйткәнчә, силлабикада ритм язылыш буенча түгел, бәлки укылышка, көйләп башкаруга яраклаштырылган текст нигезендә билгеләнә.

Билгеле бер тәртиптә кабатланып килгән ритмик берәмлекләр күләм (ягъни иҗекләр саны) ягыннан тигез булулары өстенә, алардагы сүзләр авазлар составы белән дә бер-берләренә якын торса, ритм, һичшиксез, тагын да көчәя һәм матурлана төшә. Бәет текстларында аһәңлеккә, авазларның гармонияле яңгырашына күп төрле чаралар ярдәмендә ирешелә. Арада иң киң һәм нәтиҗәле кулланылганы - рифма - ике яки берничә шигырь юлы ахырындагы аваздай] кабатлаулар... Шигырьне ритмик-интонацион һәм строфик яктан оештыруда катнашу белән беррәттән, ул мәгънәви-лексик яктан да мөһим роль уйный. «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә рифмага әнә шундый бәя бирелә.

Татар бәетләрендәге рифмаларның иң зур күпчелеге - тулы рифмалар, ягъни алар буйдан-буйга бердәй яңгырашлы сүзләрдән торалар: морзадан - морҗадан; башларын - ташларын; киштәсе - иштәсе; упкыннары - дулкыннары; арбага - бармага Һ.6., һ.б.

Рифма парлары берәр генә сүздән торсалар, ул гади дип сыйфатлана. Әле генә санап үтелгән рифмалар әнә шундыйлар. Ә кушма рифмалар ике яки күбрәк сүздән ясалалар: авыл җыелды - авыр тоелды; таш күмер - яшь гомер; кыз башым - күз яшем; кар яуды - кан сауды. Еш кына рифманың бер өлеше бер генә сүздән, ә икенчесе - ике сүздән тора, ягъни, аны шартлы рәвештә ярым кушма дип санарга мөмкин. Бу төр дә аһәңлелекне нык баета: моңаеп - мең гаеп; Миңсылу - киң сулу; ай туган - кайтудан; ут алды - буталды; чаклы бар -яклылар; зур авыл-каравыл... Кайчакта рифмалашучы сүзне кирәкле авазлар белән тулыландыру өчен аның янына мөстәкыйль сүзләр түгел, ә ярдәмлек сүзләр (кисәкчәләр, теркәгечләр) куела: карама - бара ла; бишектә - ничек тә; бүлмәдә - килмә дә һ.б.

Кушма рифмаларның татар бәетләрендә шулай ук еш очрый торган тагын бер төре рәдифле рифмалар. Гарәпчәдә әлеге сүз җайдак артында атланып баручы кешене аңлата. Шуңа охшатып, шигырь юлында рифма артыннан килә торган сүзне рәдиф дип атау кабул ителгән.

Рәдиф - рифма хасил итүче гыйбарәнең бер сүзе тезмә саен кабатлану, дип аңлатыла «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә, рәдиф үрнәкләре итеп Г.Тукайның «Туган җиремә» шигырендәге «ятимлекләр мине - хур вә кимлекләр мине»; «гаркъ итмәде - харкъ итмәде» рифмаларындагы мине һәм итмәде сүзләре китерелә. И.Надиров рәдифләрдән җырлардагы төп рифманың аһәңе арта, яңгырашы тагын да нәфисләнә (туза икән - уза икән, тал булмас - ял булмас, кош кебек - төш кебек) һ.б. дип басым ясап күрсәтә. К.Миңнуллин И.Юзеевнең «Туган ягым каеннары» җырындагы бер строфада тезмәләрнең «калалар инде», «баралар инде», «яралар инде», «салалар инде» дигән рәдиф рифмаларга тәмамлануын, нәтиҗәдә алардагы бердәй яңгырашлы иҗекләрнең саны тагын да артуын әйтә.

Бәетләргә килсәк, аларда рәдиф рифмаларның ныклы бер тәртипкә салынган үрнәкләрен дә очратырга мөмкин:
Илдәге бар дус-ишлөрең янда булса, 
Ә каршыңда кара кашлы яр да булса, 
Теләгәнең бар да булса, алда булса, 
Шул чагында әллә күңел тынар иде.
Әсәрдәге калган дүрт строфаның беренче, икенче, өченче тезмәләрендә а-а-а калыбы буенча бакчаң булса, акчаң булса, ачкан булса яки тулып торса, булып торса, кунып торса кебек рәдиф рифмалар кулланылган. Дүртенче тезмә исә биш строфада да үзгәрешсез кабатлана. Андагы, тынар иде сүзләрен дүртьюллыклар арасындагы рәдиф рифма дип санарга мөмкин.

Бәетләрдә кайчакта мөһим бер фикерне, вакыйганы, фактны тыңлаучы хәтеренә ныграк беркетү, тирәнрәк сеңдерү ихтыяҗы килеп чыга. Шуңа күрә, инде бер әйтелсә дә, ул икенче тезмәдә янә кабатлана. Бу чара строфаны эчтәлек ягыннан гына түгел, композицион яктан да ныгыта.
Абзыйлардан чыккачтын, өйгә кайтып яттым мин, 
Өйгә кайтып яткачтын, башыма хәсрәт таптым мин.
	(Сәхибә матур)

Мәгъсүмә ятим калып, матур булып үскән ул, 
Матур булып, шул муллага яхшы хезмәт иткән ул.
	(Мәгъсумә бәете)

Әткәемне армиягә алып китте машина, 
Машина түгел, ач Гитлер җитте әткәй башына.
	(Әткәемне көтәм әле)
Сәхибәне, җиңгәсен үтергән, дигән нахак яла тагып, нәкъ менә өенә килеп тоталар. Мәгъсүмәнең матурлыгы, бәхет китерәсе урында, аның фаҗигале үлеменә сәбәп була. Әтисен сугышка озатканда кечкенә кызчык аның машинага утырып китүен хәтерләп кала, аның юкка чыгуына шул машина гаепле шикелле итеп тоя. Еллар узып, үсә төшкәч кенә ул хакыйкатьне аңлый. «Машина» сүзе, ике тезмәне ялгап, бәет текстында яңадан кабатлана. Әлеге мисалларның өчесендә дә ялгау бер строфа эчендә башкарыла. Ләкин бу алымның кайчакта строфа белән строфаны тоташтыру вазифасын үтәве дә очрый:
Бу дөньяның | мәшәкате | һәр кешегә, || (12:4+4+4) 
һәр кеше дә | күңел куйган | дөнья эшенә; || (12:4+4+4) 
Бай кеше һәр даим саен | акча санар, || (12:4+4+4) 
Ярлы фәкыйрь  даим тунын | ямар имди. || (12:4+4+4)

Ярлы фәкыйрь | даим саен | тунын ямар, || (12:4+4+4) 
Он-тозына | карый-карый | кулын кадар, || (12:4+4+4) 
Оны беткәч, | ике күздән | кан-яшь тамар, || (12:4+4+4) 
Кайчан гына | язлар җитәр, | дияр имди. || (12:4+4+4)

Кайчан гына | җылы язлар | җитәр, дияр, || (12:4+4+4) 
Утыны беткәч,  салам ягып | җәфа чигәр. || (12:4+4+4) 
Ачы төтен, || ачы язмыш|тан яшь түгәр, || (12:4+4+4) 
Бай кешеләр | кәеф сөреп | йөрер имди. || (12:4+4+4)
Беренче строфаның баштагы ике юлында янәшә рифма килә (а-а). Өченче юлдагы «санар» сүзе рифмасыз калган шикелле, ләкин дүртенче юлда («имди» алдында) аның «яшерен» рифмасы бар - ямар. һәм ул чираттагы строфада тулы хокуклы рифма булып әверелә. Ритмик буыннар 4 әр иҗектән тора. Беренче дүртьюллыкның икенче юлындагы «дөнья эшенә» сүз тезмәсе, «э» сузыгы кыскарып, «дөнья шенә» дип укыла (4 иҗек). Өченче строфаның икенче юлындагы «утыны» сүзендә әйткәндә «ы» сузыгы кыскара (утны) һәм ритм бозылмый. Шулай ук өченче юлдагы «ачы язмыш|тан» гыйбарәсенең «тан» иҗеге укыгында «яшь түгәр» сүзләренә кушылып китә. Ул ритмик буыннар да 4 әр иҗеклегеә әверелә.

Ләкин бу әсәрнең сәнгатьчә нечкәлеге әле башка нәрсәдә чагыла: беренче строфаның дүртенче юлы икенче строфаның беренче юлы, ә икенче строфаның дүртенче юлы өченче строфаның беренче юлы булып кабатлана. Рифмалашу калыпларын төгәл саклау өчен күрсәтелгән строфалардагы «имди» сүзе төшерелгән һәм, үлчәмне тутыру максатында, аларга икешәр иҗекле «саен», «җылы» сүзләре өстәлгән.

Безнең бәетләрдә бер строфа тезмәсенең икенчесенә, икенчесенеке өченчесенә һ.б. күчеп кабатлануына башка мисаллар күренми шикелле. Язма поэзиядә шуңа якын алымнар бар. Мәсәлән, Хәсән Туфан яратып һәм оста кулланган «Хафиз строфасы»нда: «Агыла да болыт агыла», «Илдә ниләр бар икән», «Иртәләр җитте исә» һ.б. Бу мәсьәлә әле өйрәнүне көтә.

Бәет текстларында күп төрле эпизодлар, күренешләр, рухи һәм җисмани халәтләр тасвирлана. Еш кына алар «әллә», «кайсы», «кемесе», «бересе» кебек сүзләрне кабатлау ярдәмендә саналалар:
Кемесе еглаер, атам-анам, дип, 
Кемесе еглаер, калды балам, дип, 
Кемесе еглаер калмыш малы өчен 
Кемесе еглаер газиз җаны өчен...
	(Запастагы солдат бәетләре: икенче бәет)

Кайсы солдат уракта, кайсы солдат еракта, 
Кайсы мескен елап карый, кала алмый елап та.
	(Солдат бәете)

Биек тауның башында әллә сарут, әллә үлән, 
Әллә күрәм, әллә күрмим, әллә күрмичә үләм.
	(Лашман бәете)
Бәетләрдә авазлар аһәңлеге тудыруның әле тагын бик күп алымнары бар: Әйтик, анафора - шигырь юлларының бер үк сүзләр белән башланып китүе; яки эпифора - юл ахырында килә торган кабатлаулар, анафораның капма-каршысы. Болар эченә әсәр һәм персонажлар исемнәре дә керә. Мәсәлән, «Шәһре Болгар» бәетенең юл башларында бу мәшһүр кала исеме 7 мәртәбә кабатлана. «Ашһабад зилзиләсе» (җир тетрәве) бәете 24 икеюллыктан тора һәм аларның ахырлары «харап итте бу зилзилә», «һәлак итте бу зилзилә», «хәйран итте бу зилзилә», «вәйран итте бу зилзилә», «ачы хәсрәтле зилзилә», «дивана итте бу зилзилә», «рәхимсез каты зилзилә», «гомерем кисте зилзилә», «канлы яшь агыза зилзилә», «барын да алды зилзилә» кебек тәгъбирләр белән тәмамлана. Димәк, эпифоралар әсәрнең эвфониясен (авазлар яңгырашын) гына тудырып калмый, ә табигатьтәге бу зур афәтнең аяныч нәтиҗәләрен дә теркәп бара.

Бәет персонажларының исемнәре - алар уңай геройлармы, тискәреме - шулай ук әсәрдә күп мәртәбәләр телгә алыналар. «Салават бәете»ндә бу исем 6 мәртәбә кабатлана. «Акмулла» бәетендә күренекле шагыйрь исеме 23 мәртәбә кабатлана, ул барлык икеюллыкларда диярлек анафора вазифасын башкара. Сатирик персонажлар арасында «Касимский Ибрай» да «калышмый»: 14 икеюллыкта 15 мәртәбә ялтырап ала. Фаҗигале язмышка дучар булган Мәгьри кыз, Әсма, Сахибә, Галимә, Зөлхәбирә, Сәрби, Мәгъсүмә, Гайшә, Тәзкия һәм уннарча башка исемнәр бәетләр лексикасында зур урын алып торалар. «Бәетләр» томындагы 55 әсәр персонажлар исеменә бәйләп аталган. Бу исемнәр, бәет вакыйгаларының үзәгендә торып, тыңлаучыларга зур эмоциональ йогынты ясый.

Кадрия ИДРИСОВА.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төзүче-редакторы А.Г.Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 238 б.
2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Фәнни редакторлар: Т Н.Галиуллин, Д.Ф.Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231 б.
3. Бакиров М.Х. Шигърият дөньясына сәяхәт: Фольклордан язма шигырьгә күчеш тарихыннан. - Казан: Татарстан газета-журналлар нәшр.,1999. - 238 б.
4. Курбатов X. Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 164 б.
5. Миңнуллин К. һәр чорның үз җыры. - Казан: Мәгариф, 2003. - 400 б.
6. Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча белешмәлек). - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 399 б.
7. Татар халык иҗаты. Бәетләр/Төзүчеләре: Әхмәтова Ф.В., Надиров И.Н., Җамалетдинова К.Б. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 360 б.
8. Шарипов А. Зарождение системы стихотворных жанров. - Казань: Изд-во Казан, ун-та, 2001. - 364 с.
"Мәйдан" журналы, 2012, № 10.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013