Бүген Әдипләр: Закир Кадыйри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Закир Кадыйри


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Закир Кадыйри
Илгиз КАДЫЙРОВ
Илназ Кадыйров
Исхак Казаков
Гакыйл Камалетдинов
Алинә Камалиева
Ризидә Камалова
Рәис Кашапов
Фәридә Каштанова
Рифат Каюмов
Нәүбәһар Кәбир
Фатих Кәрими
Марат Кәримов
Гөлгенә Кәримова
Наилә Краева
Ибраһим Кули
Фатих КУТЛУ
Равил Күрaмшин
Мөршидә КЫЯМОВА
Гарәп теле белгече, журналист, публицист, тәрҗемәче Закир Хәлим улы Кадыйри 1878 елда Сарытау төбәгендә туа*. Бохара, Мәдинә (Гарәбстан) мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге «Әл-әзһәр» университетында белем ала. 1906 елда Русиягә кайткач, Рәшит казый Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Әт-тилмиз» («Укучы») газетасында языша. 1907-1913 елларда Оренбургта «Хөсәения»дә, аннан Уфада «Галия» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Шул чорда «Гарәп нәхүе» (1912), «Гарәп сарыфы» (1912) исемле дәреслекләрен, гарәпчәдән «Тәхрир әл-мәръат» («Хатын-кыз азатлыгы», Казан, 1909), «Әл-миръат әл-җәдидә» («Яңалык көзгесе», Казан, 1909), атаклы гарәп әдибе һәм галиме Җөрҗи Зәйданның (1861-1914) «Ислам мәдәнияте тарихы» (Уфа, 1913) исемле тәрҗемә китапларын бастырып чыгара. Дөрес, тәрҗемәләренең чуар теле Г.Тукай, Ф.Әмирханнар тарафыннан тәнкыйтькә дә очрый.
1914-1918 еллар арасында З.Кадыйри Уфада чыккан «Тормыш» газетасының мөхәррире була. Февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүдә һәм Казанда узган Бөтенрусия мөселманнарының I һәм II съездларына катнаша. 1917 елның 4 декабрендә Уфа шәһәрендә ачылган Милләт Мәҗлесе җыелышында Милли Идарәгә әгъза итеп сайлана. Милли идарәләр туздырылгач, 1919 елда чит илгә чыгып китә.
З.Кадыйри гаиләсе белән (хатыны — шагыйрә Сания Гыйффәт) башта Кытайда, Төркиядә, 1936 елдан Финляндиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә күчеп, гомеренең ахырына кадәр шунда кала. Ул 1954 елда Әнкарә шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гарәп нәһүе: дәреслек. — (?). — 1912.
Гарәп сарыфы: дәреслек. — (?). — 1912.
Тәхрир әл-мәръат. — Казан (?), 1909.
Әл-миръат әл-җәдидә. — Казан (?), 1909. 3 ә й д а н Җ. Ислам мәдәнияте тарихы. — Уфа (?), 1913.
* Соңгы вакытта матбугатта күренгән хәбәрләргә караганда, З.Кадыйри хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. («Сөембикә». — 1992. — № 11. — 18 б.)
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013