Бүген Әдипләр: Кадыйргали
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кадыйргали

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Тәүфикъ Кәримов
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
«Җамигыт-тәварих»ның беренче нөсхәсендә әсәрнең авторы яисә күчерүчесе дип сүз йөртергә мөмкин булса да, баштан берничә кәгазь төшкәнлектән һәм соңгы битнең аскы ягы ертылганлыктан, Березин язучыны «джалаирец» дип кенә ала. Анда «тәсниф кылды» (иҗат итте), «бителде» (язылды) сүзләреннән соң «Кадыйргали би» диелгән һәм нәсел шәҗәрәсе дә күрсәтелгән. Шуңа да карамастан, Березин зур саклык белән якын килгән, тулы күчермәсе табылгач, әсәр һәм аның авторы тәмам ачыкланыр дип уйлаган. Галимнең бу ышанычы соңыннан аклана да.
Г. Рәхим тапкан «Т. 40» кулъязмасында: «...әл-хакыйрь эл-фәкыйрь бәндә нәваи Кадыйргали би битде» (...кимсетелгән, мескен, сыкранучы бәндә Кадыйргали би язды),— дип бик ачык әйтелгән. Аскарак «Кадыйргали би» алдыннан «кәтәбе» күчереп язучы) сүзе булса да, аннан соң: «тарихның мең дә унберендә куян елы мөбарәк мөхәррәм аеның ахырында шинбә көне бу «Тарих»ны тәмам кылды. Ушбу тарих әүвәл ушбу китапның нөсхәсенең тарихыдыр»,— диелгән. Болар Кадыйргали бәкнең китап авторы булуы турында сөйлиләр, һәм әсәр 1602 елда июльнең унбишләре тирәсендә язылып беткән була. Икенче кулъязма фәнгә күптәннән билгеле булып, бу хакта тикшеренүләр чыгуга да карамастан, К. Җунисбаев аны 1965 елда Казанда үзе тарафыннан табылган рәвештә сөйли һәм «1602 елда күчерелгән» дип, ялгыш аңлата.
Кадыйргали бәк тормышының күп яклары әле ачылмаган. Ул үзен җәлаир кабиләсенең тарак тамгалы ыруы белән бәйли. Бу ыру Уразмөхәммәднең ата-анасына хезмәт күрсәтеп килгән; ерак бабасы Сәртак Чыңгыз хан вакытында нойон (бәк) булган. Аксөякләр нәселенең вәкиле Кадыйргали Уразмөхәммәдне Касыймга хан итү тантанасында аны алтын тәхеткә күтәреп утыртучы атаклы дүрт бәкнең уңнан беренчесе була. Димәк, Кадыйргали бәк Уразмөхәммәд алдында гына түгел, бигрәк тә Мәскәү каршында дәрәҗәле кешеләрдән саналып, Касыйм ханлыгының патша сараена якын даирә әһелләреннән булган дип уйларга кирәк.
©Татар әдәбияты тарихы китабы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018