Бүген Әдипләр: Кәрим Кара
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәрим Кара


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Кәрим Кара

Үзем турында

Мин, Кәримов Һади Бари улы, 1956нчы елда Учалы районы Ахун авылында дөньяга килгәнмен. Әтием гомер буена шофер булып эшләде, әнием хаклы ялга чыкканчы фермада сыер сауды. Без ишле гаилә булдык, 6 бала үстек, мин иң кечесе, 5 апам бар. Алардан күреп иртә укырга өйрәндем, шуңадыр инде 6 яшьтән мине укырга бирделәр.
1974нче елда Бөре педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. 1978нче елда институтны тәмамлап, Аскын районы Күнгәк авылына укытучы итеп җибәрделәр. һәм шул авылда төпләнеп калдым. Өйләндем, өй салдым, балалар үстердем.
Шактый соң гына буш вакытларымда язу-сызу белән шөгыльләнә башладым. Тора-бара иҗат эше мине ныклап әсир итте. Бер-бер артлы язмаларым басыла торды. Бүгенге көндә утыздан артык повестьларым, егермедән хикәяләрем басылган. Исәнлек булса, алдагы гомеремдә тагын яңалары туар дигән өмет белән яшимен.
Чынлап та, нидән башланды соң әле иҗат эше белән җенләнүләр?.. Унбиш яшьләр тирәсе булгандыр, район гәзитендә минем беренче хикәямне бастырып чыгардылар, «Тәмәкенең зарары» исемле юмореска иде. Ул чактагы шатланулар, ул чактагы очынулар... Үзең язган сүзләрнең ташка басылганын күрү аңлатып бирә алмаслык бәхет бирде миңа. Авылдашларым хәтерли булыр, ул чакта мин берсен дә танымый, урамның гел уртасыннан гына йөрдем. «Шуннан соң башланды инде», дигән сүзләр көтәсездер дә, тик... юк шул, бик озак елларга язу эшләре тукталып торды. Яшь чакта кыз-кыркын тирәсендә уралып вакыт калмады, институтта уку елларында китап төпләре «кимердем», эшли башладым, өйләндем. Теләк булмады түгел, шул дәвердә теге «чир» эчтә гел кыштырдап, күңелне җилкендереп торды. Ниһаять, кырыкка якынлый башлагач, батырланып тагын кулга каләм алдым. Беренче хикәяләрем «Кызыл таң» гәзитендә дөнья күрде. Телгә алырлыкларын санап үтәм: «Нәрсә кирәк кешегә?», «Керерсең утларга да...», «Балачакка мәдхия», «Йолдызлар атылмасын...» Зур күләмле әсәрләргә дә алындым. «Тулпар» журналында «Лашбайга сәяхәт», «Шаяру», «Инфаркт», «Кыпчак», «Принцлар һәм принцессалар», «Банан Хисами», «Агыйдел»дә «Матильда», «Аргамак»та «Без әнкәйнең йөрәгеннән чыктык», «Казан» журналында «Тәкъдиреңә язган булса», «Идел»дә «Пацифист», «Качкын» повестьлары дөнья күрде. Төрле матбугат басмаларында бүгенге көндә «Безнең бомжның үлеме», «Теге дөньядан кайту», «Статист», «Бәхет кошы — саескан» әсәрләре үз чиратларын көтеп яталар. Нишлисең, укучым, кайда да чират хәзер. «Тегендә» әнә чират юк, диләр дә бит, тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә бар, берсүзсез кабул итәләр, ди. Әле бу җирдә бераз йөрисе иде бит әле, йөрисе, язасы.
— Нигә язасың? — диләр миңа. — Язганнарың гел күңелне кыра, йөрәкне яралый. «Кара» ди бит әле үзен. Яз шатлыклар турында. Әйләнә-тирәне күзәт: нинди матур, нинди рәхәт тормыш... Мин дикъкать белән тирә-якка күз салам да, бер генә дә шатлыктан үрле-кырлы сикерәсем килми, валлаһи, сезнең ничектер. Әйе, кара мин, кара халыктан чыкканмын, аксөякләр нәселе түгелмен. Көн дә бәйрәм, көн дә туй түгел бу дөнья миңа. Сыкрап, күз яшьләре түгеп, тешләр кысып, тормыш арбасын тарткан замандашларым, мин — сезнең арагызда! Сез шатланган чакта — минем күңелем хөр, сөз кайгыга калганда — мин кара янам. Минем язганнарым барысы да сезнең турыда. Бер кәлимә сүз алдашканым юк, кем дә бармак төртеп күрсәтә алмас. Әгәр шулай булмаса, мин язмас та идем... Дан өчендә, акча өчен дә язганым юк минем. Ташпулатлар да төземәдем, чит илләрне гизгәнем юк. Ә матур тормышка килгәндә, бүгенге тормыш күбрәк урлаганнарга, кычкыртып талаганнарга, намус-күңелләрен сатканнарга матур, ахры. Ходай ерак тотсын андый «матурлыктан»,
— Нигә язасың? — дип сорыйлар...
Кичке караңгылыкта томан сарган урманнарга карыйм, өздереп сайраган таң кошына колак салам, күк йөзендә балкыган гәрәбә йолдызларга күз кысам да, күкрәк тутырып сулап әйтәм:
— Язам әле...

Без әнкәй йөрәгеннән чыктык

Кеше хәтере шулай корылган: шатлык, уен-көлке килә дә китә, ә кичергән авырлыклар онытылмый. Бер ара югалып күмер арасында куз булып ята, кайчакта дөрләп кабына, йокыны ала, йөрәкне телгәли. Истәлекләр ирексезләп кабат-кабат үзләренә кайтаралар, алардан качып котылып булмый. Менә ничә көннәр инде мин кабат балачак илемдә йөрим. Анда минем мәңге тере әнием...

ӘНИ ИДӘН ЮА

Әнием сөйләгәннәрдән: "Шулай сине ияртеп судан кайтып киләм. Сиңа ике-өч яшьләр тирәсе булгандыр. Барганда колындай уйнаклап бардың да, кайтканда тауга каршы менә-менә арыдыц ахрысы. Шунда көянтә элмәгенә ябышып миннән сорап куйдың: - Әни, мин үлеп китсәм, син нәрсә эшләр идең? Әх, хәйләкәрлегең! Тулы чиләкләр белән сине дә күтәреп алдым. - Үлә курмә, улым, йөрәк парәм, - дип сөя-сөя алып менеп киттем. Хәл кергәч син үзең дә: - Ярар, алай булгач, үлмәм инде, - дип ризалашып куйдың"...

Әнием идән юа... Иртән генә апалар юган иде дә, югыйсә, ял көне бит бүген...
Тышта төн, себертмә буран. Бар авыл йоклап беткән. Әнием ике бүлмәнең дә утын ялт иттереп кабызып куеп, тирләп-пешеп идән юа. Ян-як караватта, мич буендагы такта диванда төшләр күреп, изрәп апаларым йоклый. Шыгырдап күчерелгән урындык тавышларын да, лач иттереп идәнгә бәрелгән мунчала тавышларын да ишетми алар. Тик мин генә уяу, мич башыннан әнине күзәтәм. Аның битеннән әллә тир бөртекләре, әллә күз яшьләре тәгәри. Кайчакта "Уф-ф!" - дип ыңгыраша да онытылып тора, тагын идән туласына тотына.
Без әле яңа гына аның белән кунактан кайттык. Иртәдән бирле әни очынып-канатланып йөрде. Кара таңнан фермага барып сыерларын карап кайтты, эштән соң Хәлимә апаларга кереп өч каз йолкып-эшкәртеп өлгерде, аннан соң тагын фермага кичке савымга йөгерде.
Инде без аның белән каз ите ашарга барырга җыенабыз. Ялгыз хатынны исемләп зур кунакларга чакырмыйлар, ешрак эшләп ашый торганнары эләгә: каз өмәсеме шунда, я мал суйганда эчәк юумы. Ләкин кунак кунак инде ул, сирәк ишетелә бу сүз безнең өйдә. Мин күптән инде формаларны киеп, барырга әзерләнеп, сандык өстендә көтеп утырам. Ә әни канатлана, канатлана! Силос исе сеңгән киемнәрен яхшыга алмаштырган да (ул ис бетәмени инде, ул канга сеңә!) битен җиләк сабыны белән кызартып юа, муеннарына мул итеп "Сирень" хушбуен сибә, бер айлык акча биреп алган мамык шәлен иңенә салып, бәләкәй генә көзге тирәсендә бөтерелә. "Тегене алып бир әле, моны китер", - дигән сүзләргә, аның тирәсендә апалар бөтереләләр. Безнең бәләкәй генә өйгә бәйрәм шатлыгы таралган. Мин дә шат: әллә күпме тәм-том, әллә күпме кызыклар була ул кунакларда...
Кунак җыйган өй эссе. Әче балдан авыз итеп өлгергән кешеләрнең йөзләре кызарып ялтыраган. Барысының да тавышлары көр чыга, телләр чишелгән чак. Хуҗабикә соңгарак калып килгән Хәмит абый белән Сәкинә апаны табын артына урнаштыра.
- Менә монда, мич буена, җылыга үтегез әле, Сәкинә килен, бигрәк лә соңга каласыз инде, - дип үпкәләп тә куя.
Ишек төбендә башын чөеп, үз хакын үзе белгән кунак - телгә беткән Сәкинә апа чатнап тора:
- Юк инде, җаным, җылы мичкә әнә тол хатын Нәҗибә сөялсен. Безнең кабыргаларны җылытырга ирләребез ба-ар.
Һәм кинәт янында торган иренең биленә төртеп алды. Анысы сизмәстән "ых" итеп бөгелеп төште.
Тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды: бар өстәл дәррәү көлеп җибәрде. Көлүнең тәмен белеп, ихлас күңелдән көләләр. Барысы да көлә. Мин аңламадым әле, аптырап яларга карыйм. Аякларын ныклап терәп, башын артка ташлап, рәхәтләнеп, үз сүзләренә үзе куанып Сәкинә апа көлә. Безнең каршыда утырган Мәүлит бабай хахылдый. Кырында Сәрвәр әби тигез кеткелди. Фасаттар картның күзләреннән яшьләр чыккан, тастымал кадәр яулыгын күзләренә каплап ыңгыраша, әллә авызыннан төкереге дә тама инде? Арырак Сабит абый "гы... гы... гы" дип гырылдый. Почмакта утырган Зәкирә апаның гына йөзендә гаепле елмаю. Минем Хәлим дусның әнисе ул, аларның да әтисе юк. Көләләр, барысы да көләләр... Әни чынлап та мич кырында, ишек төбендә утыра икән. Аның янында, иң читтә мин - бәбкәсе.
Кунаклар көлделәр дә оныттылар. Инде шау-гөр киләләр, бер-бер-сен уздырып нәрсәдер сөйлиләр. Ул арада каяндыр гармун сөйрәп чыгардылар. Аңа кушылып Зәкирә апа җырлап та җибәрде:

Тәрәзә төбендә гөлем, ай, югалды,
Әйтегезче, дуслар, аны кем алды-ы...

Мин әниемә карыйм. Аның иреннәре калтырый, куллары бертуктаусыз ашъяулык чукларын бөтерәләр.
Каз ите дә бик тәмле кебек тоелмый миңа, минем елыйсым килә. Еламаска тырышып, тешләремне кысам да, аска иелеп бер үк сүзләрне кабатлыйм: "Ярар, әни, менә мин үзем үскәч... Менә мин үзем үскәч... Менә мин үзем үскәч..."
Гафу ит мине, әни. Үсеп җиткәч тә мин сине сый тулы табыннар артында утырта алмадым. Хәзер кабер туфрагыңа ятып сорыйм синнән: "Булдыра алсаң, гафу ит мине, әни-и..."
Төн уртасы. Әнием идән юа. Әйтерсең, тормышның бар пычракларын юып ташларга тели ул. Әллә тир, әллә күз яшьләре аның битендә. Аны жәлләп минем дә күз яшьләрем тама. Бүген дә. Үлгәнче.

КАРА ЧАҢГЫЛАР

Әнием сөйләгәннәрдән: "Биш кыз артыннан алтынчы булып син» малай тугач, әтиецнец ничек шатланганын белсәң икән... Сөенчегә Сара карчыкка шау чәчәктән күлмәклек алып бирде.
- Минем малай, минем малай... - дип кенә сөйләшер иде, Бәхетле идек ул чакта..."


Бер атна инде минем әти юк. Onb бар ул, ләкин безнең белән тормый. Иртән эшкә киткәндә, кич эштән кайтканда безнең өй турыннан үтеп йөри. Этебез Актырнак аны күреп алса, чыелдап каршына ташлана, җибәрмәскә теләп, күкрәгенә аякларын куя. Әти узып киткәч тә, әллә күпме артыннан озатып бара. Мин болармы капка ярыгы аша күзәтеп торам. Урамга чыксам, барысы да бармак төртеп күрсәтерләр кебек: әнә ул .малай начар, шуңа күрә әтисе аны яратмаган, ташлап чыгып киткән...
Ә бүген мәктәптән кайтып керсәм, әти йорт буйлап нәрсәдер күтәреп килеп ята, "Әти!" - дип шатланып аңың каршына йөгердем. Кызара-бүртенә нидер күтәргән әтидә миңем кайгы юк иде , "Аяк астында буталма", - дип кычкырды да, мине узып алга атлады. Шул чакта гына мин трактор арбасын күреп алдым. Анда шактый әйбер төялгән: безнең йомшак пружиналы карават, безнең шкаф... Читтә мин җәй йөрергә өйрәнермен дип өметләнгән велосипед тора. Әти үзенең әйберләрен алырга килгән икән... Мин күңелсез генә өйгә кереп киттем. Өйгә керсәм... Чаңгылар, өр-яңа, ялтырап торган кара чаңгылар көтә мине! Бөтен күрше-тирә малайларының хыялы. Әле дә аптырыйм, андый "юк-барга" әни акча каян алгандыр? Әтигә үч итеп, кешегә бурычка кереп, без синнән башка да яши алабыз менә, дип күкрәк сугуы булгандыр, күрәсең.
Мин ашарга онытып чаңгылар белән мәш килдем. Аларны сыйпап, иснәп, ялап та карадым. Выжылдап шуып үтәр хәлгә китерү өчең эше күп иде әле аның. Каеш үткәрергә урта җиреннән тишек тишәргә кирәк, Мин янып торган мичтә пычакны кыздырып әвәрә килдем. Юк, булмый. Өй эче төтен белән тулды. Каешны өстән кадак белән кагып кына куярга туры килде.
Җилкенеп, чаңгыларымны кысып кочаклап, өй алдына чыгып киттем. Көн җылы, һавадан эре-эре кар бөртекләре коела. Әти тулмаган зур трактор арбасын һаман тутыра иде әле. Мин пималарыма чаңгыларны ничек итсә алай бәйләдем дә арбаны тирәләп шуарга тотындым. Тирдан-пешеп мин кара чаңгылар белән яңа яуган карны ярдым да ярдым. Әти алырын алып бетте ахрысы, мине туктатып:
- Кая, бир әле карыйм чаңгыларыңны, - диде.
Мин, балкып, аңа чаңгыларымны суздым. Әйбернең кадерен белә әти, тырпаеп торган кадакларны күргәч, чырае бозылды, чаңгыларны атып ук җибәрде:
- Эх, яхшы әйберне юкка чыгаргансың, юньсез малай!
Башым аска иелде, тамагыма нәрсәдер тыгылган кебек булды. Кинәт бөтен нәрсә шыксызланып калды: ярты ихатаны алып утырган иләмсез трактор арбасы да, бер якка авам-авам дип караеп утырган утынлык та, хәтта кап-кара булып ялтырап яткан чаңгылар да...
Ә кар яуды да яуды. Әйтерсең, кар бөртекләре бу караңгы дөньяны тизрәк каплап куярга ашыгалар иде... Чаңгы эзләре югала: кар астында кала, язгы сулар булып ага. Ләкин бала чакта күңелгә салынган, йөрәкне әрнеткән эзләр генә югалмый икән...

ЯШИСЕҢ ӘЛЕ

Әнием сөйләгәннәрдән: "И-и, ул чакларда акча җиткерә алмый интектек тә соң инде без. Авыздан өзеп йомырка, сөт, каймак җыя идек тә, көянтәләп базар юлын таптый торган идек. Җәй җитсә, кара көзгә кадәр җиләк-җимеш җыябыз.
Бервакыт шулай апаларың белән көртмәле җыярга киттек. Исәбебез, саткан акчасына Рәзилә апаңа күлмәклек алырга. Уңмады юлыбыз, Шүрәле тавын аркылыга-буйга йөрдек, чиләк төпләре дә күмелмәде. Кайтканда күрше Сәкинә:
- Рәзилә, бигрәк бәхетең юк икән, - дип шаяртып эндәшкән иде, Рәзилә апаң чиләкләрен читкә бәреп еларга тотынды:
- Минем бәхетемне бер чиләк көртмәлегә тиңләмәгез, - дип үксепме-үкси.
Шуннан соң мин әтиеңнең талауларына карамастан, фермага сыер саварга барып йөрдем. Өч көн эшләгәнгә сигез сум акча алдым. Менә байлык, менә бәрәкәт! Бер апаңа сатин чалбар алдык, дәфтәр-каләмнәр, әле чәй-шикәрлектә артып калды. Менә шуннан соң акчага тиенеп киттек инде без..."


Яңа кием безнең өйдә зур байлык иде. Кызлар, өй тулы кызлар, алар өчен яңа тасма да тау зурлык бәхет. Ләкин бит берсенә генә, калганнары арасында елашу, чыр-чу. Мин үзем яңа, иске, кызларныкы, зур, бәләкәй дип аерып тормадым, барысын да рәттән кидем. Шулай да, безне дә бәхет урап үтмәде, үсә төшкәч, миңа һәм апама пардан бумази бушлатлар алып бирделәр. Эченә мамык куеп сырылган, тездән түбән төшеп торган җылы бушлатлар иде алар. Апаныкы көрән, минеке зәңгәр. Килешеп тора, шундый матур әйбер килешми димени. Без бушлатлар эченә чумып, өйдә түзеп утыра алмый идек. Ләкин кемнән сөенче алырга, кая барырга? Әти читтән килгән кеше, әти ягы өчен без киселгән икмәк. Безне кешегә санап кабул иткән урын - ферма. Тышта салкын битләрне өтеп ала. Без өшемибез, без бит баштанаяк мамык эчендә, йөгерәбез җитәкләшеп фермага, пималарның тишек икәнлекләрен сизмибез дә.
безнең өр-яңа бушлатларны күргәч, әни белән бергә эшләгән Сәлимә апа белән Хафаса әби ах иттеләр! Бумазины чеметкәләп, эчен-тышын әйләндергәләп карадылар. Башка күчтәнәч юк та юк инде, күпкәнче яңа сауган сөт эчерделәр. Безнең шатлык эчкә сыймый, яңа бушлат киеп, кәкре пималарда ерыпмы-ерабыз ферма тизәген. Җырлашлар килә. Нигә җырламаска, икәүләп җырлыйбыз каяндыр килеп эләккән җыр ертыгын:

Ак чабата, ак оек,
Чабата башы кыек...

Тагын да кычкырыбрак, ферманы яңгыратып:

Ак чабата, ак оек,
Чабата башы кыек...

Шулчак минем кыек пималар таеп китмәсенме! Яңа бушлатым белән мал сулары җыелган улакка тәгәрәдем. Җыр туктады. Ах-ух килеп мине улактан тартып чыгардылар. Яңа бушлатымның карар җире калмаган. Минем күздән яшь коела, Исле сырмадан туктамый пычрак ага. Я Алла, күрәсеңме син үз ятимеңне? Тышка чыккач та шыкырдап туңган бушлатны мин көчкә сөйрәп өйгә кайтып егылдым. Кичке якта бар тәнем ут булып яна иде. Әллә салкын тиюе булды, әллә күңел сынуы - мин бик озак мич арасындагы такталарда аунадым.
Озак еллар аша мин карап торам: юрган бөркәнгән нәзек муенлы малай, өзек-өзек тын алып, йокыда онытылган. Битләре кызарып чыккан, маңгаенда вак кына тир бөртекләре. Менә ул сискәнеп күзләрен ача, ашыгып арык куллары мендәр астын капшарга тотына. Анда аның әнисе чирли дип жәлләп алып биргән, дөньяда иң тәмле ризык дип белгән ике-өч прәннек булырга тиеш. Әллә шаян апалары, ул йоклап киткәнне саклап торып, сиздерми генә алып тәмләп караганнармы? Бар икән. Ул берсен алып кулында кысып тора. Ашый алмый шул, ашасы килми. Малай хәлсез гәүдәсен тагын юрган эченә яшерә. Өметсез күзләрен тәрәзәгә төби.
Ярар, менә шулай тартышып бераз ятарсың да, тотынып-үрмәләп тышка да чыга башларсың. Яз кояшының юмарт нурлары сиңа көч өстәр, баш әйләндерерлек саф һава ябык күкрәкләреңә үтеп, үзенең шифасын бирер...
Яшисең әле син, яшисең. Синең әле тәкъдиреңә язган мәхәббәттән исерәсең бар, үз улыңны кулларыңа сикертеп сөясең бар. Яшисең әле...

МИН ТӘРӘЗӘ ВАТАМ...

Әнием сөйләгәннәрдән: "Мин дә ир җилкәсенә таянып кеше кебек яши алган булыр идем. Ирнең көен көйләп, аңа ярарга тырышып яшәсәм. Мин балалар, балалар дип яшәдем. Шуларның арасына кердем. Әтиегезнең узе өчен яшисе килде, минем бер генә гомерем, диде. Нишлисең, язмыштыр инде...

Безнең өй эче буш, күңелсез булып калды. Әни, апалар, мин - өй эче тулы кеше югыйсә, һәркем эчтән генә сызылып әтине юксына. Элеккечә юк-бар сәбәп табып апалар чыр-чу килмиләр, үзара тарткалашулар, үпкәләшүләр бетте. Әни, мескен әни иртә-кич фермада сыерлары белән булышып, эш белән онытыла ахрысы, өйгә кайтса, чәй эчкәннән соң арыдым дип урын өстенә яту ягын карый. Ята да ята шулай стенага борылып, әллә йоклый, әллә йокламый. Андый чакларда без аяк очларына гына басып йөрергә тырышабыз, сөйләшкәндә дә - пышылдап кына. Җитмәсә, эшсез яткан күрше хатыннары җәелеп утырып сәгатьләр буе җанны телгәлиләр: "Бигрәк яхшы иттең аерылып... Бер рәхәт күрмәдең шул иблис белән... Тынычлап калдыгыз..." Безнең әтине кырыкка төрләндереп хурлыйлар. Дөрес әйтмиләр алар„ Эче тулы начарлык кына булган кеше юк ул. Төрле чаклары булгандыр: яхшылары да, начарлары да, Ә менә безнең искә хәзер гел яхшы яклары гына төшә. Апаларга бигрәк тә аптырарсың: күпме чыбык эләкте бит инде үзләренә, ә һаман (әни өйдә юк чакта) әти миңа шуны алып биргән иде, әти мине ярата иде дип бер-берсен уздырып әллә булганны, әллә уйлап чыгарып шунда, бер-берсе алдында мактанышалар. Мин аларның сүзенә катнашмыйм. Малай кеше ич мин. Ә малай кешеләрне әтиләре һәрвакытта ныграк ярата. Алар моны беләләр. Тик үзем генә шикләнеп куям, яратмагандыр ла...
Өй арасында ир-ат кулы юклыгы сизелә башлады. Абзар капкасы күгәненнән ычкынып аркылы басып калды. Мин кадаклар юнәтеп каккалап та булашкан идем< аны урынына куярга көч җитәмени? Тора канаты каерылган килеш. Пычкы үтмәсләнде, бер түмәр утын кисеп төшерүләре үлем, балта сабы какшаган. Их, кайтсын иде ди ул әти! Апалар да шуны телиләр.
Апалар усал минем. Беркөнне Фатиха апам белән Рабига апам мәктәптән кайтканда әтинең яшь хатынының кызын туктатканнар. Гәүдәгә таза минем апалар, теге хәсрәт катып калган баскан урынында. "Кайтар безнең әтине. Синеке түгел ул, безнеке!" - дип төрткәләп, тиргәп елатып кайтарып җибәргәннәр. И-и, алай гына кайтарып булса, мин күптәннән дус малайларны җыеп... Аена бер тапкыр әти безгә кереп чыга. Өстәл артына килеп утыра да сүзсез генә кесәсеннән ниндидер кәгазьләр, акча янчыгы чыгара. Без өйдәгеләр бер читкә өелешеп, шым булып аны күзәтәбез. Әллә ничек ят булып тоела ул андый чакта. Ул утыра, алдындагы кәгазьгә нәрсәләрдер яза, әнидән кул куйдыра да өстәлгә биш-ун сум акча салып чыгып китә. Әни аны "илимент" китерә ди, үзе күпме тели, шулай бирә, ди. Ул илимент дигәннәре һәрберебезгә берәр сум да төшми икән ич. Ә бер көнне әти кызмача килеш керде. Әни тиргәшә-тиргәшә аны өйдән куды, күршеләрне чакырам, дип шәленә тотынды. Моннан соң әти зур якка үтәргә кыймады, аш өендә калып мине үз янына чакырып алды. Тубыкларына утыртты да баштан сыйпады, аркадан какты.
- Әх, улым, бернәрсә дә белмисең шул... Әх, улым, дүрт аяклы ат та сөрлегә... - дип кабатлады да кабатлады.
Кыен да, рәхәт тә иде миңа әтинең кочагында утыру. Кырылмаган сакалы кытыкны китереп биткә ышкылды, кулларының җылылыгы бер кат күлмәк аша тәнгә сизелеп торды. Ул киткәч, апалар:
- Нәрсә сөйләде, нәрсә сөйләштегез? - дип тарткаларга тотындылар.
Нәрсә әйтим инде мин аларга? Күрше хатыннар әнине үгетлиләр, балаларыңны җибәр, диләр, карасын, ярдәм итсен, балалар каны тарта ул, диләр. Әнә Муса карт чыгып китеп караган иде дә, өч малае барып өч яктан тарткалап алып кайттылар, диләр. Әни, үзенчә ниндидер өметләр баглап, бер көнне кече апам белән мине, өс-башка барын киендереп, әтиләргә җибәрде. Яшь хатын, яшь хатын, диләр, безнең әнидән әллә күпмегә карт бер ямьсез апа икән. Әти нәрсә карагандыр? Ишек төбендә таптанып, оялып-кызарып торганда, шул апа безне сөйрәп дигәндәй сәкегә китереп утыртты. Кызы безне күрүгә икенче якка чыгып качты. Алай күңелле генә апа икән, ягымлы гына сөйләште, сәке астыннан унике телле гармун алып безгә уйнап күрсәтте. Миңа да үземә тотып, телләренә басып карарга рөхсәт итте. Чынаякларга без ишетмәгән-белмәгән ниндидер буза дигән эчемлек салып бирде. Миңа ошамады: шикәрсез, суга он салып буталган кебек. Кайтканда безгә метр ярымлап кара ситса тоттырды.
Без ашыгып, кем-узардан йөгерешеп кайттык, күргәннәребезне түкми-чәчми әнигә сөйләдек. Ул тауарны алып әйләндереп-әйләндереп карап торды да: "Моннан нәрсә тегәсең, йә сихерләгәндер әле", - дип, аны чоланга ук чыгарып куйды. Башкача без ул хатыннарга бармадык.
Инде кыш үтеп китте, инде яз, урамда төнен дә туктамый гөрләвекләр ага. Без әни белән Сафура апаларга кич утырырга бардык.
Сафура апа үткен хатын, шуңа күрә әни гел аның белән киңәш-табыш итеп яши. Әле бүген дә менә ярты төн ике тол хатын киңәштеләр. Мин комод өстендә утырган радиоалгыч төймәләрен басып, колагын боргалап төрле тапшырулар тотам. ;Ә Сафура апа әнине "пракарульга" барырга димли. Әгәр гариза язып, илиментның әз түләнгәнен белдерсәң, пракаруль әтинең эш хакыннан тотып калып илимент түләтә, ди. Минем әкият китапларыннан корольләр турында укыганым бар, ул пракаруль дигәннәре кем була икән?
Без соң гына тайгалак урамнардан өйгә таба атлыйбыз. Юлыбыз әти белән яшь хатынының өе кырыннан үтә. Тәрәзәләрендә ут ялт итеп тора, тәрәзә төпләрендә яран гөлләр, челтәрле пәрдә. Без йотлыгып икәүләп шул тынычлык, бәхет бөркелгән тәрәзәләргә карыйбыз. Әни туктап ук кала. Кинәт ул йөреп-йөреп, каранып-каранып нәрсәдер эзләргә тотына. "Балаларын ташлап... яшь хатын кирәккән аңарга..." -дигән әрнүле сүзләре генә ишетелә миңа. Тапты бугай, чүгәләп аяк астыннан нәрсәдер алырга тырыша. Мин дә килеп, аяк астына кулларымны сузам. Таш икән, тик җиргә ябышып туңган, берничек тә кузгатып булмый. Чылтырап аккан кар суы кулларны өшетә, кулның тиреләре ташка, туң җиргә суела - алып булмый. Әни зәһәрләнеп, ярсып туң җирне бармаклары белән тырный.
Алды бит! Ул саллы гына ташны миңа суза:
- Мә, улым, якынрак барып бәр шуларның тәрәзәләренә. Көлеп, шатланып кына ятмасыннар, кемнәрнеңдер бәгырьләре өзгәләнгәндә. Курыкма, син бала кеше. Мин менә монда ышыктарак көтәрмен.
Мин ташны алам да, бар көчемне салып, нурлар чәчеп торган тәрәзәгә тондырам. Чылтырап пыялалар коела, өйдә ут сүнә. Кеше әсәре булмаган буш урамнар буйлап без әни белән җитәкләшеп йөгерәбез. "Шул кирәк, шул кирәк, әйеме, әни?" - дип шатланып сикерә-сикерә чабам мин. Әни эндәшми. Нигә эндәшми, нигә шатланмый икән?

ЙӨРӘК ЯРЫП ЧЫККАН БАЛА...

Әнием сөйләгәннәрдән: "Бер елны әллә нәрсә булды шул балага. Фатиха апаңны әйтәм. Кузгә күренеп ябыга. Ашаган да кебек узе. Икәүләп пычкы белән утын кисәргә чыгабыз. Бер-ике тапкыр тарта да:
- Әнкәем, бераз ял итеп алыйк әле, - дип туктата. Бер түмәрне дә туктап-туктап кисәбез. Өйдә дә гел ятарга гына тора. Тукта әле, мин әйтәм, кабергә кертәм ич мин бу баланы.
Чынлап та үпкәсендә таптылар. Калага урнаштырып кайттым больниска. Бераз вакыт ута, хәбәр килә, өстәп менингит дигән чир аяктан еккан, һушына да килә алмый икән апаң. Мин елап-елап кала юлын таптыйм.
Ходайның рәхмәте, терелде бит. Шалкан кебек тазарып кайтып төште. Бер үлемнән котылды бу бала, дип юрадым, озак яшәр".


Әнием чирли минем. Йөрәге авырта. Бүген бөтенләй авыр сулап урын өстендә ятып кына тора. Мин мәктәптән кайткач, бар эшләрне эшләдем дә өстәл артында дәрес әзерләп утырам. Шулчак капка зыңгылдап ачылып ябылды, тәрәзә аша хат ташучының башы күренеп калды. Телеграмма! Әни урыныннан торып ук минем янга килеп утырды. Биш кдоы биш якка канатларын каккан чак. Кайсы нинди хәбәрләр җибәргән икән? Мин үз алдыма укып чыктым да әнигә карадым. Күтәрерме икән бу хәбәрне, түзәрме икән таушалган йөрәге?
- Шуннан, кайсы бәбкәмнән, зарыктырма, нәрсә язган? - дип ул мине ашыктырды.
- Бик күңелле хәбәрләр түгел шул, әни. Фатиха апаның хәле начаррак дип сукканнар.
Әни, мин әйткәнне аңларга теләгәндәй, бер ара тын утырды, кеткелдәп көлеп куйды. Мин куркып киттем.
- Хәле начар, имеш. Сөйләмә юкны. Кияүгә чыгып ята ул чукынчык кызыкай. Тизрәк килсеннәр дип шулай язган ул.
Менә сиңа мә! Мин аны язылганнарга ышандырырга тырышып карадым:
- Юк, әни, чирли дип язганнар телеграммага. Нигә алдасыннар ди. Әни миңа ачуланып ук китте.
- Юкны сөйләп утырма. Аллага тапшырдык, яше җиткән. Хәерле кияү туры килсен балакаема.
Күзгә күренеп хәл керде аңа, терелеп китте. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә кереп-чыгып әйберләр эзләде, сандыгын актарды. Үзе сөйләнде:
- Барам, улым, барам. Үз баламның туена карурманнар да кичәрмен. Син, улым, дөньяны яхшылап көтеп тор. Әллә ни эш юк, сыер бозауламас әле. Эчерсәң, ашатсаң, үз тамагыңны үзең карасаң...
Күршедән-күршегә йөреп бурычка акча җыйды, күчтәнәчкә каз алды. Кергәннәргә шатланып, гаҗәпләнеп яңалык сөйләде:
- Фатихам кияүгә чыгып куйган. Чакырып язган әнә. Нинди кешедер инде ул чит җирләрдә. Үзебезнең татар кешесе булсын иде, Ходаем...
Җыйды, төйнәде, чирен онытып, кичке автобуска чыгып китеп тә барды.
...Без әнине каладан машина белән барып алдык. Әни кабинага утырды, мин толыпка төренеп кузовка, Фатиха апам кырына үрмәләдем. Салкын гыйнвар төне иде. Җил себереп ялтыраткан асфальт буйлап безнең машина чаба. Мин толыпка төренеп апамны кочаклаганмын да: "Фатиха апа, Фатиха апа-а", - дип үкереп елыйм. Ләкин ишетми мине апам, аңа салкын да түгел, тәкъдир язган киявенә - табутка сыенган да күзләрен мәңгегә йомган...
Бу кара кайгыдан соң әни карчыкка әйләнде. Әнә ул, тәрәзә кырына утырган да кулындагы рәсемгә карый. Анда зур фикус гөле янында торган Фатиха апаның авылда чакта ук төшкән рәсеме. Әни тамырлары бүртенеп чыккан куллары белән әкрен генә аның битен сыйпый, аның белән сөйләшә, кайчакта ишeтелер-ишетелмәс көйләп куя:

Каз бәбкәйләре, ай, сары икән,
Тезелеп-тезелеп суга бара икән.
Йөрәк башларына кан саудырган,
Йөрәк ярып чыккан бала икән...

Ә күзеннән туктамый яшьләре ага да ага...

СОҢГЫ СҮЗ

Әнием сөйләгәннәрдән: "Кара таңнан яки ярты төндә куркабыз шул ферма юлларында йөрергә", - ди торганнар иде бергә эшләгән хатыннар. Мин курыкмадым, һәрвакыт эчемнән генә узем белгән догаларны укып, теләп йөрдем:
- Я Аллам, балаларыма тазалык бир, бәхет бир, озын гомерле кыл; бәхетләре булмаса - гомерләре булмаса да ярый.., - дидем. Әллә Шуңа курә Фатиха апаң кыска гомерле булдымы икән?.."


Минем әтием киң алдырып, дөньяның артына тибеп яшәгән кеше түгел. Гомере эш белән үтте аның. Сугышта булган, машинасы белән Сталинградта минада шартлаган. Сугыштан күп медальләр белән бергә үпкә чире алып кайтып, гомер буе туберкулездан интеккән. "Шофер Гали" иде аның исеме халыкта. Авылның беренче шоферы, картайганчы руль артында... Буталчык булды аның тормышы. Үләр алдыннан гел мине чакырган диделәр. Ләкин мин йөргән юллар еракта иде, кайтып соңгы юлга озатып, каберенә туфрак сала алмадым...
Әни дә башкаларны этеп-төртеп, алга үтә торган кеше түгел иде, мәрхүмә. Башын аска иеп, ике кулының алдында булган эшне эшләде дә эшләде. Кабергә дә йөгереп йөргән җиреннән, кинәт, ашыгып кереп китте. Барган җире Җәннәттер. Андый кеше дә Җәннәттә булмаса, белмим, кемнәр өчен тәгаенләнгәндер ул урын...
Фатиха апам да гөнаһсыз кыз бала, әни янында булыр.
Әни, анда сез әтине дә читкә какмагыз инде. Ни дисәң дә, чирек гасыр нужа йөген бергә тарткан якын яртың. Гафу ит син аны, әни, Рахманыбыз да бит ярлыкаганны ярлыкармын ди Китапта, ә без инде аны күптән гафу иттек һәм сезнең барыгызны да сагынып кына искә алабыз. Өчәүләшеп көтегез безне,.. Килер бер вакыт - бер-бер артлы без анда барыбыз да җыелырбыз, барыбыз да тагын бергә булырбыз. Үзебезгә язылган язмышларның үткәннәрен бергәләшеп искә алырбыз: бер еларбыз, бер көләрбез...
"Аргамак" журналы, 1996, № 9.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013