Бүген Әдипләр: Рәйсә ЮСУПОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәйсә ЮСУПОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айсу Эринч
Салават Юзеев
Миргазиян Юныс
Рәшит Юнысов
Дамир Юрашлы
Рәйсә ЮСУПОВА
Гөлнур Якупова
<Фәнис Яруллин
Марс Яһүдин
Эсфир Яһудин
Закир Һади

ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ

Көтелмәгән кунаклар

...Җәйнең соңгы көннәре—август азагы иде бу. Бер төнне мин күз яшьләремә буылып уяндым: көчегебезне бүреләр урлаган, имеш. Имеш, кешеләрне ярдәмгә чакырам, «Тэтчер! Тэтчер-рр!» дип тә кычкырып карыйм, тик мине ишетүче юк; җитмәсә тавышымны да бүреләрнең хоры бүлә:
«У-у-ү-э...»
«У-у-ү-э...»
...Йә Хода, ярый әле төш кенә бу, дип калтыранам. Шөкер, төш кенә... дип юанам, урам утларының тәрәзәбезгә төшкән яктысына да куанып.
Ә өстәге катта бәби елый: у-у-ү-э, у-у-ү-э... һәм мин йөрәгемнең дөп-дөп тибүен җиңеп, җиңел сулап куям. Беләм, йоклый алмаячакмын инде бүтән. Торырга кирәк, булмаса... Кырык эшем кырык якта көтеп торганда, болай яту килешми.
...Чәй кайнатып, ашарга әзерләп бетергәндә генә— ирем уяныр вакыт—алты тулды. Йокы бүлмәбезгә, аны уятырга ашыктым. Ирем инде торган, гадәтенчә балконда физик күнегүләр ясау белән мәшгуль әнә. Кулы белән ымлап, мине дә чакыра җитмәсә. Вакытым булмаса да, йөзендәге серле елмаюны шәйләп, янына чыктым. Ул урамга ымлый: «Карале, «тегеләр» тагын килгән бит»,—ди.
...Балконыбыз каршындагы тамашаны күреп, мин телсез калдым. Алты эт! Алтау... Тезелешеп, бер-берсеннән яртышар метр гына ара калдырып утырганнар әнә. Ә күзләре... өмет тулы күзләре балконыбызга текәлгән. Цирк этләремени, өрми-нитми, утырган килеш кенә койрыкларын болгап, мине сәламләгән булалар. Ә ирем... Ирем исә аларга ишарәләп: «Этләр бездән акыллырак шул,—ди.—Ә без—кешеләр... Ялкау бит без, ялкау. Йә, кайсы егетнең кызы йоклаганда саклап торганын ишеткәнең бар? Менә сине... йокыдан уянуыңны берьюлы алты егет саклаганы булдымы?!»—дип шуклана, һәм шундук залга, креслода йоклап ятучы этебезгә эндәшә: «Әй, Тэтчер, егетләрең килгән әнә, ә син, понимаешь, йоклап ятасың»,—дип көлә.
Тэтчерыбыз, билгеле инде, ике генә сикерә һәм... һәм башын балконның рәшәткә челтәренә тыгып, күрше-тирәне уятудан курыккандай ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдап, «Һау» дип ала. Дусларын сәламләве бу.
...Маэмаебыз инде ишек янында—сабыр гына көтеп утыра. Аның белән сөйләшә-сөйләшә ирем дә киенә. «Син, Тэтчер, кара аны, егетләр дип дөньяңны онытма. Сәгать сигездә апаң эшкә китә. Ә хәзер инде җиденче ярты. Сәгать ярымнан, как штык, өйдә бул!»—дип, әмерен юллый, сәгатенә дә күрсәтеп-күрсәтеп ала...
Мин тәрәзәгә капланам. Шофер әнә машинасының киереп ачкан ишегенә таянып директорының утырганын көтә. Ирем утырырга ашыкмый сыман, ул әле «егетләр» уратып алган көчегебезне күзәтә. Ә тегесе, Тэтчерыбызны әйтүем, дусларының берсенә дә аерым игътибарын юнәлтмичә генә, «менә мин» дигәндәй, башын мәгъруранә күтәрә төшеп бер бөтерелеп алды да алга ыргылды. Аның артыннан дәррәү кубып «егетләр» ташланды.
...Кинәт кенә сискәндереп ишек кыңгыравы чылтырады. Аңа чәлпәрәмә килгән касәмнең чыңы кушылды. Идәнгә чәчелгән керәчләренең ялтыравына сокланып, ишек ачарга кирәклеген дә онытып торам икән ләбаса—чылтырау янә кабатланды.
—Апа-а!—дим ишегемне ачып, Һәм күреп алам: ул үзе генә түгел. Аның артында әнә килене белән оныгы да елмая.
—Әлфияләрне озата килүем әле бу. Сентябрь җитә бит. Айгөл мәктәбенә ашкына. Поезд көтеп Петровскида утырганчы, Казанда йөриселәре килде. Кибетләр ачылганчы дип сиңа кердек әле менә,—ди апам, иртүк килеп керүләренә аклангандай.
Чәй яңарткан арада мин Айгөл белән сөйләшкәләп алам. Өченчегә бара икән инде Айгөлебез. Әле быел юбилее да булачак—ноябрь башында ук ун яшь тулачак икән үзенә. Шуңа күрә алармы кунакка чакырган да инде дәү әнисе.
—Казаныбыз ошадымы соң?—дигән булам. —Әллә үзегезнең Ижевск матурракмы?
—И Казан матур, и Ижевск. Дәү әни миңа все-все показала: и зоопарк, и цирк!—ди Айгөл. Ә үзенең күзләреннән... бриллиант нурлары бөркелә.
Мин имәнеп китәм. Йә Хода, әтисенә бигрәкләр дә охшаган шул: чибәрләрнең дә чибәре—бу сеңлем. Бәхеткәйләрең генә булса иде, ярабби, дип, күңелемнән генә теләп алам. Әтисенең генә... кызы туганчы ук дөнья куюы,Һай,аяныч, һәм, ирексездән, еРерме алты яшьлек хәрби очучы улын югалткан апама да күз салып алам.
Ул әнә оныгына диваныбыз түрен бизәүче «Мехлы аю»ны сузып маташа. Үзе: «Ошыймы сиңа, кызым? Ошаса, апкит син бу уенчыкны»,—дип кодалый.
Айгөл исә миңа карый: ачуланмыйммы, янәсе. «Рөхсәт» дигәнне белдереп, мин башымны кагам.
—Ишетмисезмени, ишегегезне кемдер кага анда,—диеп, Әлфия дә безнең янга чыга.
Сәгатькә күз ташлап алам: сигез тулган икән шул инде. Тэтчерны кертеп, мин ванна бүлмәсендә су әзерләгән арада, Айгөл зарланып ала:
—Маэмай Һаман ишек янында утыра. Чакырып-чакырып та килми...
—Аягын юмыйча үтми инде ул,—дип аңлатам сеңпемә.
...Ә бераздан Айгөлнең чырык-чырык көлүе бүлмәләрне тутыра. Ошбу ике бала, Айгөл белән Тэтчерны әйтүем, йөгерә-сикерә, шуыша-шуыша, дөбер-шатыр килеп качышлы уйнау белән мәшгуль. Чын тамаша инде менә!
Айгөл маэмайны ваннага ябып куя да, үзе йокы бүлмәсенә—йә шифоньерга, йә карават астына кача. Тэтчер исә туп-туры ул качкан урынга барып туктый Һәм миңа карый: бераз гына эзләгән булып кыланыйммы, янәсе. Керфегемне кагып «әйе» дигәнне аңлатам. Ул инде залга чыгып диван артларын караган була, кухняны да калдырмый, балконны да урап керә, ишек төбеннән дә әйләнеп килә Һәм... Һәм шуннан соң гына Айгөл качкан урынга килеп, «Һы» дип аваз сала. «Менә син кайда икәнсең», диюе инде бу. Һәм шушы мәлдә кием шкафы «шартлый».
Оныгының шатлыгы, күрәм, апама да күчкән. Ул елмаеп:
—Бигрәк дусландыгыз әле, кызым. Икегездә бер үк яшьтәге бала булгангадыр инде,—ди.
—Бер яшьтә түгел лә без. Миңа скоро 10 яшь тула, ә маэмайга—6 гына ай,— дип җаваплый оныгы.
Мин аңлатып бирүне кирәк табам.
—Кешеләр яше белән этләр яше тәңгәл килә алмый. Чөнки маэмайлар ун-унбиш ел гына яши. Унсигез-унтугыз ел яшәүче этләр гомумән бик сирәк. Кешеләрнең 90-94 яшенә тиң булыр иде бу. Ә Тэтчерның 6 ае нәкъ менә синең 10 яшеңә туры килә. Хәзер икегез дә бер үк яшьтәсез.
—Ә Тэтчерга 1 яшь булганда?..—ди Айгөл.
—Бу инде 20 яшьлек кыз дигән сүз.
—Әгәр ул 14 ел яшәсә...
—Димәк, кеше гомеренең 75 яшен яшәгән була инде ул.
Апам янә оныгына эндәшә.
—Карале, кызым, әллә соң картаеп беткәнче Тэтчерны үзең белән алып кына китәсеңме?! Әнә апаңны да бер мәшәкатьтән коткарыр идең...
Аның болай шуклануы кәефемне кырды, һәм мин коры гына:
—«Курчак аю» түгел бит ул. Тэтчер—акыллы җан, гаиләбез члены,—дип бүлдем.
...Инде эшкә китәргә җыенып, мин апага акча сузам: Айгөлгә берәр бүләк алырсың, диюем бу.
Күрәм, алар китәргә ашыкмыйлар шикелле. Ә миңа ашыгырга кирәк: сәгать Юда җыелыш буласы. Мин үземнең җыелышка ашыгуымны Һәм кибетләрнең дә инде ачылыр вакыты җитүен искәртеп алам.
Апамның исе дә китми:
—Күршеләрегездә калдырырмын ачкычыңны. Безгә әле иртәрәк,—ди.
Тэтчер әйтмешли, «Һы»! Кунакны куып чыгармассың бит инде.
Аларга хәерле юл теләп, ачкычны кайсы күршедә калдыру мәслихәт булуын аңлатып, ишеккә юнәлдем. Тэтчер, гадәттәгечә, ишек янына килеп озатып калды.

Хыянәт
Ул көнне...
Ул көнне кичен Тэтчер мине каршы алмады. Гадәттә, эштән кайтып ишекне ачам гына, ул шундук пәйда була, Һәм мин чишенгән арада, йә, хәлләрең ничек, бик арымадыңмы дигәндәй, күзләрен мөлдерәтеп янымда утыра. Эштә булган хәлләрне сөйли-сөйли мин әкрен генә чишенәм. Һәм, гаҗәп, үземдә рәхәт бер бушану тоям: дөнья мәшәкатьләре, вак-төяк күңелсезлекләр онытылып тора. Ә бу юлы... бу юлы—юк, күренми Тэтчерым. Бүлмәләрне дә урап чыгам—юк инде, юк! Ә бәлки... бәлки ирем көндезге ашка кайтып, урамга чыгаргандыр үзен?
Шундук телефонга ябышам.
—Юк,—ди ирем,—обедка кайтмадым, ресторанда гына ашадым. Балкон ишеге ачык калмаганмы соң? Бәлки «егетләре» килеп чакыргандыр үзен.
«Егетләр» күрдем дип өченче кат балконыннан сикерергә җүләр дип беләсеңме әллә син аны, дим күңелемнән генә; шулай да үземдә бәләкәй генә өмет уяна.
Ишегенең биген ачып балкон бусагасын атлыйм Һәм...,аптырап калам: Ходаем, Тэтчерыбызның «егетләре» килгән ләбаса! Алтау! Әйе, әйе, алтысы да... Димәк... димәк, болар Тэтчерны күрмәгәннәр. Аны йә апа, йә Айгөлләр алып киткән, димәк.
Телефоннан гына такси чакырдым. Һәм шәһәр читендәге Петровски бистәсенә караңгы төшкәнче үк барып та җиттем.
Мине күргәч, апам агарынып китте.
—Син?!.. Ничек киләсе иттең?
—Тэтчерны алырга килдем. Безне такси көтә әнә.
—Этең бездә түгел бит.
—Ә кайда соң ул? Айгөлгә биреп җибәрдеңме?
—Урамда йөри торгандыр. Эт бит ул бүледә йөрергә тиеш.
—Кайсыгыз чыгарды соң аны урамга? Өйдә сез калдыгыз лабаса!
—Мин берни дә белмим. Синнән соң туры Петровскига кайтып киттем.
—Сүз куешып урладыгыз инде алайса.
...Урлаганнар! Әйе, әйе, урлаганнар!!!
Ошбу уй башыма дулкын-дулкын булып бәрелде, һава җитми башлады, тез буыннарымның җегәре бетте, Һәм мин урындыкка ишелдем...
Таксиның туктаусыз сигналы кайтырга кирәклекне искәртә. Аякларымны көчкә сөйрәп, мин урамга, Һавага чыктым.
Юл буе мин үз-үземне юатып кайттым. «Бүледә», Казанда гына булса, кайтачак бит ул, кайтачак. Гади генә эт түгел ич ул—минем Тэтчерым. Башка этләр кебек өрми, нәкъ кешечә—быдыр-быдыр сөйләшә; татар Һәм рус телләрендә сөйләгәнне аңлый, хәтта ки уй-теләкләрне дә тою, сизү сәләтенә ия... Күк йөзен әнә йолдызлар бизәгән. Бу йолдызларга карап та өйгә юл табарсың, Аллаһы боерса, дип, күңелемнән генә Тэтчерыма эндәштем. Һәм ничектер җиңелрәк булып китте, җаным беркадәр тынычланды, ышаныч туды.
Билгеле, мин бер-бер артлы Тэтчерның маҗараларын да күз алдыма китердем.
...Шулай беркөнне иртә белән мин иремә улыбызның дипломлы килеш Һаман эш табалмый йөрүен искәрттем. Ирем:
—Дөрес әйтәсең, Искәндәрнең эш проблемасын хәл итәргә кирәк!—дип сөйләнә-сөйләнә киенә дә башлады.
—«Эшен» бетергәч тә өйгә кертеп җибәрерсең,—дип, мин аңа Тэтчерны да иярттем.
Ике сәгатьтән соң ирем үзе генә кайтып керде.
—Тэтчер кайда?!—дидем мин бусагада ук.
—Бәй, кермәдемени? Мин бит аны лифтка утыртып кертеп җибәргән идем.
Бергәләп эзли башладык: йорт тирәсен әйләнәбез, очраган бер кешедән сорашабыз—юк, берәү дә белми, беркем дә күрмәгән безнең Тэтчерыбызны!
Аптыраган бер мәлдә сигезенче подъезддан Марс исемле эте белән Диние дигән үсмер чыкты Һәм туп-туры безнең янга килде.
—Әллә Тэтчерны эзлисезме? Мин аны бая, ике сәгатьләр элек күрдем. Ул үзебезнең тукталышта 9 нчы трамвайны көтеп утыра иде.
—Ничек инде ул—9 нчы трамвайны?!
—Мин 14нче трамвайдан төштем. Тэтчер аңа утырмады. Ә моның артыннан 9нчы килә иде.
...Без 9 нчы трамвайда улыбыз Искәндәр янына ашыктык.
Ишекне улыбыз Тэтчер белән бергәләп ачты.
—Димәк, Искәндәрнең эш проблемасын Искәндәр янында, аның фатирында хәл итәбез, Һәм бу эштә син дә катнашырга тиеш, дип уйладың инде син, ә, Тэтчер?—диде ирем Һәм көлеп җибәрде...
Ә тагын бервакыт... Әйе, иремнең энеләренә баргач, янә хәйран калдырды бу акыллы җан.
...Ишекне безгә кодагый-әби, ягъни килендәшемнең әнисе ачты. —Чәй эчәдер идем әле,—дип, безне дә кухняга чакырды. Һәм ул шундук киявеннән зарлана башлады. —И кызымның бәхеткәйләре булмады шул. Интегепләр дә яши инде балакаем. Көн күрсәтми бит Әнвәр энегез мескенкәемә. Яклашсам, миңа да акыра-бакыра...
Нәкъ шушы мәлдә кухня бусагасында Әнвәр үзе дә дә күренде, һәм аны Тэтчер, «быдыр-быдыр» килеп, тирги башлады. —Җә инде, Тэтчер, ачуланма; моннан ары алай эшләмәм. Чын менә! Мин бит аларны яратып кына орышам,—дип акланды беркайчан, беркем алдында да сер бирмәүче энебез.
Әмма маэмаебызның гына туктарга Һич исәбе юк, тетмәсен тетепме-тетә энебезнең.
Тэтчерның әрләвенме, әллә инде күз карашынмы... артык күтәрә алмыйча, Әнвәр залга чыкты. Тик маэмай да артыннан калмады; анда кереп тә әле бик озак тиргәде үзен.
Кодагыебызның исләре-акыллары китте. Кәефе күтәрелде: «Ай, акыллы Тэтчерыгыз»,—дип мактый-мактый куанды. Хәсрәтле йөзенә көләч нур иңде. Сөенү шатлыгы бөтен барлыгын биләде.
Сөенмәслекмени: үзен аңлаучы, яклаучы бар икән ләбаса!..
...Йә, шушындый акыллы җан өйгә юл таба алмасмы?!.. Җитмәсә, ис сизү сәләте дә гаять көчле ич әле үзенең. Әйтик, иремнең кайтып җитәренә өч-дүрт чакрымлап ара калганда, ул инде ишек янына килеп утыра. Йөзләгән-меңпәгән машина дулкынында «үзенекен» ничек тоядыр, Хода белсен.
Бермәлне безгә бер чиләк чия күтәреп хезмәттәш кызларым килеп керде, һәм:
—Сиңа мәшәкате әзрәк булыр, бу чияне төшеннән чистартып чыгыйк әле,— дип, үзләре шундук эшкә дә тотынды.
Кешеләрне яратучы, кунаклар килгәнгә сөенә белүче Тэтчерыбыз, билгеле инде, каршыбызда утыра. Әмма бераздан... бераздан ул тәрәзәгә карап алды да, колакларын тырпайтып ишеккә йөгерде. Кызларның чакыруына исә, «абыйны гына каршы алам да, киләм» дигәнне аңлатып, башы белән ишеккә ымлады.
—Әй, Тэтчер, кайда абыең, 7-8 минут үтте бит инде? Кил безнең янга, юкка алданып утырма анда,—дип, кызлар көлешә башлады. Тэтчер исә, «белмисез шул» дигәндәй, безнең тарафка башын мәгъруранә борып акыллы күзләрен шук елтыратып алды да, янә ишеккә текәлде.
Нәкъ шул мәлдә, кызларны хәйран калдырып, ишек кыңгыравы чыңлады. Һәм ирем... кунаклар булуына Тэтчердан ким куанмаучы көләч йөзле ирем бусагада пәйда булды...
—Төшмисезмени?—дип, шоферның кулыма орынуы уйларымнан айнытып җибәрде. Шунда гына мин кайтып җитүемне, таксиның йортыбыз каршына ук килеп туктаган булуын шәйләдем.
...Өченче катка әллә очып мендем, әллә өч кенә атладым; ишеккә килеп каплангач кына еш-еш сулавымны тойдым. Ишек шундук ачылды.
Иремнең сораулы карашына да бары күзләрем генә җавап бирә алды: «Тэтчер белән икегез бергә көтәсездер кебек тоелды». Иремнең күзләре исә: «Мин дә бергәләп кайтуыгызга өметләнгән идем», дип җаваплады, ә куллары бусага аша миңа сузылды, һәм мин аның киң күкрәгенә капланып ачы күз яшьләремне койдым.
...Икенче көнне газеталарда Тэтчерны күрүче яки табучы кешегә бүләк вәгъдәләгән белдерүләр калдырып, мин вокзалга, Ижевскидан килүче поездны каршыларга йөгердем.
...Состав буенча бер вагоннан икенче вагонга йөгерә-атлый, проводницаларга бер үк сорауларны кабатлыйм:
«Ижевскига барганда сезнең вагонга көчек Һәм ун яшьлек кызы белән утыз биш яшьләрдәге ханым утырмадымы?..»
«Күрмәдегезме?..» «Ишетмәдегезме?..» Чалара башлаган мыеклы машинист агай гына күңелдә өмет уятырлык сүз әйтте:
—Өч вагонның проводницалары студент кызлар иде. Менә алар белсә генә инде...
—Алар кайда? Кайсы вагоннарда?
—О-о, алар үзләренең институтларына йөгерде бугай шул инде. Сентябрь җитте бит.
—Кайда укыйлар?
—Монысын сезгә отделкадрда гына әйтә алырлар.
...Аяныч, кадрлар бүлегенең ишеге йозаклы иде...
Кичен... кичен ирем яңалык җиткерде: ул вокзал башлыкларында булган. Анда аңа белешергә Һәм үзенә хәбәр итәргә вәгъдә биргәннәр.
Ә тагын ике көннән аларның хәбәре иреште: чыннан да студент кызлар вагонында бер кыз бала юл буе көчеге белән уйнап барган. Алар Ижевскида гына төшкәннәр. Ә тагын ике көннән башлыкның хәбәре иреште: чыннан да студент кызлар вагонында бер кыз бала юл буе көчеге белән уйнап барган. Алар Ижевскида гына төшкәннәр.
Шул ук көнне мин «Казан-Ижевск» поездына утырдым.
Җирсү
Инде менә... төн уртасында, Ижевск каласында, вокзалга якын гына биш катлы йортның кысан аш бүлмәсендә Әлфиянең өзек-өзек сөйләгәннәрен тыңлап утырам.
—...Кичә кичен ул юкка чыкты. Качты... Ияләшә бугай дип уйлый гына башлаган идем... Башта, ике тәүлек буе берни дә ашамаган иде. Менә кичә җамаягын да ялмап куйды. Аннары күзен ярым йомып көнозын кымшанмыйча ятты. "Ияләшә" дип уйларлык иде шул.
Кичен урамга алып чыккач кына әллә нишләде: иснәнде дә иснәнде. Борын яфраклары киңәйде, колаклары үрә катты. Шул чакта якынлашып килүче поезд тәгәрмәчләренең тыкылдавы ишетелде. Маэмайны әсәрләндергән бу тавыштан котылырга теләп, мин аны керү ягына тарткалый башладым.
Өйгә кергәндә тынычланган кебек иде инде ул. Керү белән кухняга, өстәл астына шуышты, башын тагы тәпиләре өстенә салды. Ә күзе Һаман "аю"да булды.
..."Нинди хөкем чыгарсаң да—мин риза" дигәндәй, Әлфия тынып калды. Ә бераздан, нидер исенә төшеп, тәрәзәгә борылды. Мин дә шул тарафка карадым Һәм... имәнеп киттем: анда, тәрәзә төбендә—минем "Мехлы аю"ым!
...Менә ни өчен Тэтчерым үзенә урынны кухняда (җитмәсә,өстәл астында!) сайлаган икән, йә Хода!.. Әйе, әйе, "Аю" ана туган өйне искәртеп торучы бердәнбер юаныч булган.
Теге чакта... Ярый әле ул көнне мин бу кадерле сувенирны биреп җибәрергә риза булганмын. И язмыш!..
...Бүлмә эченнән ишетелгән ыңгырашу авазы уйларымнан бүлде. Ыңгырашуга "ән-ни!" дигән өн дә өстәлеп, сискәндереп җибәрде.
—Айгөл саташа,—диде Әлфия.—Гел шулай саташып йоклый.
"Бар, тынычландыр кызыңны" диюемне аңлатып, мин Әлфиянең кулына кагылып алдым. Әмма ул кузгалырга ашыкмады, ишеккә текәлгән көе урынында калды. Мин дә шул якка борылдым Һәм... Һәм анда, кухня бусагасында, ап-ак озын күлмәкле кыз бала кочагында... Тэтчерымны күреп тынсыз калдым.
...Күкләрнеңҗиденче катыннан мине җиргә төшерергә Әлфиянең бер җөмләсе җитте; аның "Куеп тор әле, Айгөл, шул Марусяңны" диюе булды—мираж юкка чыкты. Инде ул урында... бала кочагында... маэмаем кебек үк күксел-соры төстәге песи иде.
Бәхет бүләк иткән әлеге күренешнең мираж гына булып, шул ук мизгелдә юкка чыгуыннанмы, әллә шушы хәтле нык алданып җирсенүдәнме—тамагыма төер утырды.
Үземне көчкә кулга алып, мин, ниһаять, телгә килдем:
—Песиегез... Марусягыз була торып Тэтчерны урлау—нигә кирәк иде?!..
—Без аны урламадык. Маэмайны безгә дәү әнием биреп җибәрде.
—Ничек инде ул—"биреп җибәрде"? Маэмай аныкы түгел бит.
Кызының сүзләренә Әлфия ачыклык кертте:
—Айгөл дөрес әйтә, Тэтчерны апкитергә кайнанам кушты. "Эт монда комачау гына, үзегез белән апкитсәгез, апагызны авыр бер мәшәкатьтән коткарачаксыз", диде. Маруся атлы песиебез барлыгын әйткәч, "юлда адаштырырсыз, жә берәрсенә биреп җибәрерсез; аны мин Казанда адаштырып-адаштырып карадым инде— барыбер кайтты, ә Ижаудан кайта алмаячак", диде... Сезгә комачау икәнен белгәч, Марусяга уйнарга иптәш булыр диеп апкиткән иек...
...Әлфиянең сөйләгәннәре, ниһаять, аңыма барып җитте, әмма күңел кабул итә алмады. "Ник?", "Ни өчен?" дип сөрән салудан көчкә тыелып, хәтер-хатирәләремдә актарына башладым. Тик... чигәмне берөзлексез "юлда адаштырырсыз", "адаштырырсыз..." дигән өн кысып, гаҗиз калдыра.
..."И апа! Апа!.. Тэтчерның сиңа ни зыяны тиде соң?" дип пышылдавымнан айнып киткәндәй булдым, Һәм уйларым да Петровски бистәсе тирәсендә әйләнә башлады.
Бистә белән бергә апам Һәм Тэтчерга кагылышы булган вакыйга-хәлләрне дә күз алдыма китердем.
...Әйе, ул чакта әле көчеккә ике генә ай иде. Мин өч көнлек командировкага китәргә юллама алдым. Ирем Мәскәүдә эш тармагы буенча киңәшмәдә булганлыктан, Тэтчерны күршеләрдә түгел, Петровскида апада калдыруны кулайрак күрдем.
Апа кире бормады, "Сумкага салып аны да үзең белән апкитәсең барые" дип, шуклана-шуклана алып калды. Ә мин кайткач... "һушны алган бияләй хәтле генә бу нәмә" турында кабат-кабат сөйләде.
...Бер көнне апа Казанга, мотоциклы белән машинага бәрелеп, больницада савыгып килүче төпчек улы янына барырга чыккан. Сәфәре дә уң булырга охшап тора икән: урман сукмагыннан олы юлга аяк басуга ук "Матюшино" автобусы күренгән...
—...Автобус шәһәргә якынлашып килгәндә генә,—дип дәвам итте апам,— бер хатын чырылдап җибәрде: "күсе", "күсе!" диеп акыра-бакыра башлады. Шул минутта теге "күсе" минем дә аягыма бәрелде. Утыргычымның астына карасам—исем китте—Тэтчер борыны белән балтырыма төртә: "Мин әле бу, биредә бернинди дә күсе юк, курыкма", диюе инде үзенчә.
Теге хатынны тынычландыру өчен мин маэмайны өскә күтәрдем. Көлү тавышларыннан автобус шартлый дип торам...
Тэтчерыңны әйтәм, нинди хәйләкәр бит, ә?! Сумкама тәм-том ризыклары тутыруымны күргәч, бу күчтәнәчләр белән сезгә барырга җыенам дип белеп, кайтырга уйлаган бит тәки... Форточкадан чыгып, агач-куаклар артына кача-поса тукталышка килүе әле бер хәл, ә менә беркемгә дә күренмичә, сиздермичә генә автобуска керә алуы, шундук утыргычлар астына яшеренүе... Бусы инде— могҗиза!..
Маэмайның галәмәтләре турында сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә "Павлюхин" тукталышына килеп җитүебез дә сизелми калды. Төшеп кенә өлгердек, РКБга баручы автобус килеп туктады.
Кырмыска оясыдай мыж килеп кайнашкан халык арасыннан Тэтчерны бер читкәрәк апкиттем дә: "Мин килгәнче шушында гына утыр",—дидем. Көчек автобуста китеп баруымны томырылып карап калды.
Больницадан соң тагы тукталышка килсәм... күзем шар булды—тәки көтеп утыра бит! Адәм ышанмаслык хәл: ике айлык нәмә... дүрт-биш сәгать буена мин калдырган урыныннан кымшанмаган да! Сөйкемле дип жәлләгәннәрдер инде, алды тулы сый: күмәч сыныклары, колбаса-сыр кисәкләре, морожный стаканы, көнбагыш өеме...
Калдырып киткәндә бөтенләйгә хушлашкан идем—апкитмәгәннәр шул...
"...Бөтенләйгә хушлашкан идем—апкитмәгәннәр шул".
И Раббым, ризасызлык төсмерләре салынып әйтелгән бу җөмлә—апаның Тэтчерны өнәмәве хакында мине кисәтергә, Һичьюгы искәртергә тиеш иде ләбаса!
Әле моңа өстәп, үзенең бер килүендә... тәгәрәгән каләмемне алу өчен Тэтчер йоклап яткан кәнәфине күчерүемне күреп, "Ал-ла, бигрәк кадерле инде, креслосы-ние белән күтәрмәсең—олактырасы нәмәне; "эт тормышы" диләр тагы, миңа эләксен иде әле шушындый эт тормышы" кебек гыйбрәтле сүзләр белән безнең тарафка төксе караш ташлавы да—минем "күзне ачмаган".
Хәер, сиземләгән булсам да... әһәмият биреп бетермәгәнмендер. Чөнки соңгы айларда апа белән Тэтчер арасындагы мөнәсәбәт күз алданырлык, акыл томаланырлык дәрәҗәдә дустанә иде бит. Маэмайның туганымны ихлас яратуы, аның килүенә чиксез шатлануы минем үземне дә сөендерә иде. Әйе, әйе, апа килгән саен аның каршысына утырып Тэтчерның өй хәлләрен сөйләве, ә туганымның: "шулаймыни?", "и-и, шулай булдымыни?", "алай икән!" дип, маэмай сөйләгәннәрне җөпләп тыңлавы—үзе бер тамаша, үзе бер бәйрәм иде. һәм мондый минутлар, ошбу күренеш—тормышыбызның матур бер бизәгенә әйләнгән иде.
Гадәттә мондый диалог ун-егерме минутлар дәвам итә; ә кайчакта, Тэтчер китеп барган җиреннән борылып килеп янәдән "сүз башлаганда", озаккарак та сузыла. Бу очракта апа: "әле сөйләп бетермәдеңмени?", "оныткансыңмыни?", "әйтәсе сүзләрең калганмыни?" диеп соклана-соклана тыңлый, һәм... һәм артыннан: и сылудыр ла үзе, ә күзләре... тач кеше күзләре инде, дип кала.
Гаҗәп, безгә килгән бүтән кунаклар белән Тэтчер мондый озын "әңгәмәләр" кормый. Без сөйләшкәндә исә ара-тирә "сүз" кыстыргалап, тыңлап кына утыра. Ә апага... фәкать апага гына—бөтенләй аерым мөнәсәбәт!
Нигә алай? Сәбәбе нидә? Моның җавабын кем белә?!..
Кайвакыт апа үзе белән маэмайны да прогулкага чакыра. "Шәһәр кибетләрендә йөрербез дигән идем, апаңның вакыты юк әнә; сиңа да бер прогулка булыр— киттек, Тэтчер",—ди.
...Бу "прогулка"ларның Тэтчерны адаштыру өчен махсус оештырылуын кем уйлаган инде ул чакта?!
—...О-о, тагын ностальгия!..
Айгөлнең бу сүзләре мине сискәндереп, айнытып җибәрде, һәм мин сеңпемнең өстәл астына ишарәләүче кул хәрәкәтен шәйләдем.
—Нишләтәсең инде аны—сагына бит.—Әлфия дә өстәл астындагы песиләренә ымлады.—Марусяны әйтәм, Тэтчер яткан урынны килә дә исни, килә дә исни... Яраткан идек тә, качты шул Тэтчер, качты...
—Нишләп качырдыгыз соң?
—"Лампочкам янды, синең запасың юкмы?" дип, кичен күршем кереп чыкты. Ишекне ачып-ябу да җиткән бит әнә... Әйтәм бит: поезд килүен тоеп нык борчылган иде ул.
—Эзләп карадыңмы соң?
—Бүген көне буе вокзал тирәсен айкадым.
—Соң?..
—Дежур миллиционер бәләкәй генә бер этнең төне буе вагоннар янында бөтерелүен күргән. Куып-куып та китмәгән көчек.
...Димәк ...димәк, маэмаем үзенең поездын—әйе, әйе, тәгәрмәчләренә хәтле туган илкәенең җилен сеңдергән поездны эзләгән...
Төнге очрашу
Әлфиянең ай-ваена карамыйча, үземнең арыган булуымны да искә-исәпкә алмыйча, шул ук төндә кайтасы иттем.
Мин вокзалга килеп җиткәндә "Ижевск-Казан" поездына утырту башланган иде инде. Утырасы вагонымны карый-карый атлаганда кемдер җиңелчә генә иңбашыма кагылып: "Нихәл,якташ!"—дип эндәште. Борылдым Һәм... дөньядагы иң кадерле кешемне күргәндәй, кычкырып җибәрдем: —Ярабби, мыеклы машинист!..
Якташым көлеп җибәрде hәм:
—Якыннарым миңа "Федя" дип эндәшә. Кемгәдер—Федор, кемнәрдер өчен бик күптәннән Федор Андреевич инде мин,—дип, танышырга кулын сузды.
—Федя!.. Федор!.. Федор Андреевич!..—-Әнә шулай такыпдый-такылдый, мин ике куллап аның беләгенә ябыштым.—Сез... сез минем өчен бу караңгы төндә күкләрнең җиденче катыннан иңгән кояш кебек,—дидем... Һәм тукталып калдым. Ходаем, ул минем болай дулкынлануымны дөрес аңлармы?!
Дөнья күргән кеше аңламыймы соң! Йөзендәге елмаюын да киметмичә,Федор әфәнде минем бу шигемне юкка чыгарды.
—Маэмаен юллап Ижевскига ук килеп җиткән ханым алдында чал башым үзеннән-үзе иелә.—Ул, чыннан да, әз генә чүгә төшеп, башын иде.—Ә хәзер эзләү-эзләнү нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләгез инде?!..
Түкми-чәчми генә сөйләп чыктым да йөзенә текәлдем.
—Бөтен өметем сездә инде, Федор Андреевич. Сезнең менә хәзер очравыгыз да юкка түгел бит ул. Тэтчерымны сез... нәкъ менә сез табарсыз кебек тоела. Урлаган кешеләреннән ул кичәге төндә качкан. Дежур милиционер аның биредә, вагоннар тирәсендә йөрүен күргән. Димәк, ул Казан поездын, үзе килгән вагонны, ягъни сезнең составны эзләгән.
—Кичәге төндә биредә бүтән бригада иде. Карагыз әле... Нишләп әле сез маэмайны нәкъ менә поезд белән кайтырга тиеш дип уйлыйсыз? Аның автобуска, яки очраклы бер машинага утырып китү ихтималын нигә исәпкә алмыйсыз? Бәлки әле җәяүләп кайтыр; бәлки инде юлдадыр ул, ә?!
—Гафу итегез, минем болай уйлавымның үзенә күрә логик нигезе бар. Быел без җәй буе Васильево янындагы бакчабызга йөрдек. Бакчага поезд белән барабыз икән—поездда кайтабыз да. Машинада барсак, билгеле инде, машинабызда кайттык. Әле тормыш тәҗрибәсе булмаган, алты айлык Тэтчер өчен гадәткә әйләнгән бер кагыйдә кебегрәк инде бу! Ижевскига поездда килгәч...
—Аңладым... Шулай да, маэмайның миңа очрау ихтималы бик аз; юк дәрәҗәдә дисәм—дөресрәк булыр. Көнчыгыштан—көнбатышка, яки киресенчә, көнбатыштан көнчыгышка йөрүче бик күп поездлар Казан белән Ижевск калалары аша уза. Тагын... бездән Ижевскига килүче, яки бу шәһәр аша үтүче Казан поездлары бар. Димәк. Ижевск аша тәүлегенә дистәләгән состав, йөзләрчә-меңнәрчә вагоннар үтеп тора. Күбрәк түгелме соң бу—үзегез әйтмешли, бала яшендәге көчек өчен?! Чынбарлык, хөрмәтле ханым, менә шундый... Йә, ничек ярдәм итә алам инде мин сезгә?
—Аласыз, Федор Андреевич, аласыз! Сез Казан машинистларының барысын да беләсез бит. Машинистларга да, үзегезнең проводницаларыгызга да минем үтенечемне җиткерсәгез, маэмайны күрүләре турында алар, Һичшиксез, сезгә хәбәр итәрләр. Ә сез—миңа!.. Менә монда адресым белән телефоным язылган!
Мин шушы сүзләр белән якташыма визиткамны суздым.
—О-о, сездәге оптимизм!—башын чайкый-чайкый, Федор әфәнде сәгатенә күз ташлап алды.—Вокзал башлыклары әмеренә инде менә сезнең гозер дә өстәлде. Бу эшкә ныклап тотынмыйча булмас, ахры. Ә хәзер кузгалырга вакыт. Сез дә безнең поездда кайтасыздыр бит?! Хәерле юл телим!
Күңелемдә өмет кузы калдырып, ул паровозына ашыкты.
...Ә көн үзәгендә мин янә аның көр тавышын ишеттем.
—Хәзер үк Юдино бистәсенә барыгыз!?—Машинистым адрес атады.— Мәрьямне сорарсыз. Бу хатын алдагы составның купе вагонында эшләде. Федор Андреевич җибәрде диярсез.
Мин дулкынлануымнан ык-мык килгән арада телефонымда кыска-кыска гудоклар гына ишетелә иде инде.
Икенче вагон
...Хуҗабикә сүзен:
- Алар поезд кузгалыр вакытта гына килеп җиттеләр,—дип башлады.—Әни кешенең кызына текәлгән күзләре бик тә борчулы иде. Шунда, аларның аяк астында, ананы юатырга теләгәндәй, нидер әйтеп маташучы көчек тә күземә чалынды... И ул көчек! Ул булмаса, мине эштән очырачаклар иде бит...
—Мәрьям ханым купеда ни булганлыгын сөйли башлады. Аның сүзләре бәгыремне көйдерә; Тэтчерым урланганнан бирле юньләп йокы күрмәгән, ялны белмәгән күзәнәкләрем сулкылдый, һәм мин ул төндәге вакыйгалар эчендә маэмаемның бөтен хәл-халәтен күз алдына китердем.
...Бу урыны җайлы иде Тэтчерның. Куаклык әйбәт бер куыш кебек икән: теге, үзен куып интектерүче милициядән дә яшерде бит менә; күзәтү, йоклап алу өчен дә уңайлы: чирәм-үләне дә йомшак, җылы да әле, җитмәсә. Аны монда алып килгән поезд күренгәнче шушында йоклаячак ул; менә бусы, паровозы "пошкыра" башлаганы гына китсен дә... рәхәт бер йокыга талыр.
Ә-Һә, кузгала бугай инде, проводница да әнә бер аягы белән вагон баскычына басты. Басты... Һәм нигәдер тукталып калды.
Маэмай проводница борылган тарафка күз салды. Вокзал ягыннан йөгерүче ике хатын-кызны ул да күреп алды. Менә инде аларның сүзләре дә аермачык ишетелә башлады. Чү, болар бит туган телдә, әйе, әйе, аның (ягъни Тэтчерның) апасы, абыйсы сөйләшә торган газиз телдә сөйләшәләр ләбаса!
—И кызым,—ди бит әнә өлкәне,—безнең Ижау ул Казанның бер районы кебек кенә. Ничекләр яшәп китәрсең, ничекләр укырсың икән инде син ул Казан калаларында?! Әтиең дә кайтып җитмәде ичмаса. Үзебезнең машинада илтеп, урнаштырып кайтасы иде дә бит, самолетлар очмаган шул: җир тетрәгән Ташкентта. Бер кире килсә килә бит ул—билетлары да шушы икенче, купелы вагонга гына калган, хәерсез. Юлдашларың җүнле кешеләр булса ярый ла. Күкрәкләреңне дә капламаган бу кофтаны кигәнсең, җитмәсә. Ялгыз кыз баланы аерым купеда кемнәр яклар, йә Ходам?!
Ананың бу монологын артык тыңлый алмыйча, ике-өч сикерүдә алар каршысында пәйда булган Тэтчер: "Үзем, үзем яклыйм кызыңны, борчылма?!"— диюен сизми дә калды.
Аның бу "сүзләрен" хуплагандай, кузгалуны аңлатып паровоз кычкыртты.
Кызның чемоданнарына ышыкланып, маэмай да вагонга үтте. Купеда берәү дә юк иде. Тәрәзә янында, "сандыклы сәке" астында, аяк киеме сыярлык кына урын бар. Көчек шунда шуышты.
—Синең урының шушысы!—Кыз бала артыннан ук кереп җиткән проводница Тэтчер яшеренгән "сәке"гә ымлады.—Ят та йокла, үскәнем. Юлдашларың бүтән купеда, иптәшләре янында. Алар кайтканчы йоклаган бул, яме?!
Вагон хуҗасының әмер кебегрәк әйтелгән бу сүзләре сагайта калды. Ананың бөтен борчу-хәсрәт дулкынын үзенә алган маэмай бу минутта үз поездында, үз вагонында кайтырга ниятләве турында бөтенләй оныткан иде инде. Бөтен барлыгы белән ул шуны гына белде: бу кызны якларга кирәк! Әмма кемнән, нәрсәдән якларга кирәклеген әлегә сизенми, тоемламый иде ул.
...Вагонның талгын гына тирбәнүе йокыны китерә башлады. Бөркү булса да кыз җәймәсен башыннан ук ябынды: йокларга җыенуы инде бу!..
Күрше купедагы берәүнең гырлаганын тыңлап ята торгач, маэмай да үзенең күз кабаклары авыраюын тойды. Селкенеп аласы, йокыны куасы иде дә бит, кызны уятудан куркып, кымшанырга кыймады.
Шулай да кыймылдарга, бу кысан почмакта оеый башлаган аякларны язарга кирәк иде.
Тэтчер купеның өстәле астына шуышты, Һәм аякларын сузып җибәрде. Тәпиләре шундук җылы җәймәгә орынды. Кызны уятырга, "җәймәң идәнгә төшкән" дип кисәтергә кирәк иде. Кофтасыннан тартса... әйе, әйе, кыз уянып беткәнче почмагына шуышырга өлгерә бит әле ул.
Маэмай "сәке-ятак"ка үрелде, әмма нәкъ шул мәлдә ишектә ят тавышлар ишетелде.
...Купеда пәйда булган өч әзмәвернең дә күзләре кулларын дугалап чалкан йоклап ятучы кызга текәлде. Аларның бу карашыннан көчекнең йоннары тырпайды; Һәм ул бөтен барлыгы белән караңгы почмагына сеңде. Тумыштан килгән үзен-үзе саклау инстинкты иде инде бу.
Ниһаять, әлеге адәмнәр бер-берсенә ниләрдер әйтеп, көлешеп алдылар. Ят телдәге сүзләрне аңпамаса да, гәпнең кызга кагылышы барлыгын тойды маэмай, һәм бу тою-сизенү дулкыны аны почмагыннан кубарып, алгарак этәрде. Хәзер тегеләрнең бөтен хәрәкәтен күзәтә ала иде инде ул.
Менә берсе каршы як "сәке-сандык"ны ачып, шешәләр чыгарды. Икенчесе диппомат-портфеленнән шоколад алды. Маэмайның авыз суларын китереп, купега казылык исе таралды.
Һәр сүзенә каты басым ясап:
—Крр-асавица,—дип башлады өлкәнрәк күренгәне Тэтчер да аңлаган телдә,— тор әле, тор; синдәй кызлар юлда йоклап, гомерләрен заяга үткәрергә тиеш түгелләр; тем более Сергоның туган көне—табыныбызны матурлаш!
Маэмай күңеленнән генә кызга: "Торма!"—дип ялварды. Тик кыз бала торды һәм әзмәвер күрсәткән урынга шуышты.
Аны үзләре белән таныштыра-таныштыра, касәләрне сыеклык белән тутырдылар. Араларында яшьрәк күренгән Серго дигәне кыз янына утырды.
—Туган көн хөрмәтенә!—дия-дия, өлкәне кызга да касә сузды.
—Мин... мин... кичерегез инде, мин эчмим бит,—диде кыз бала тотлыга-тотлыга.
—Бу—француз коньягы—дөньяда иң затлы эчемлек. Моңардан баш тарту— бик зур гөнаһ санала,—дип кыстады әзмәвер.
Кыз янә башын чайкады.
—Ә безнең кавемдә хәмер эчү—гөнаһ! Мин—мөселман кызы,—диде ул, ниһаять, кыюлана төшеп. Шешәдәшләр күз карашлары белән генә аңлашып алдылар.
—О-о, әбиең әнә ничек яхшы тәрбияләгән үзеңне! Сезнең халыкның традицияләрен без бик хөрмәт итәбез. Булмаса, болай эшлик: син Сергога исәнлек-саулык теләп, сок кына эчәрсең—бәйрәм бозылмасын инде...
Янә "сәке-сандык" ачылды. Өстәлгә әфлисуннар тәгәрәде, сок каплары куелды.
Купедә эссе-тынчу иде. Юлдашларының кузгалуыннан файдаланып, кыз да урыныннан торды; кечкенә сумкасыннан кулъяулыгы алып,сөртенгәндәй итенде.
Кызның Һәр хәрәкәтен күз угында тоткан Серго тәрәзәне ачты. Купе урман исе белән тулды. Өстәлнең икенче ягына килеп баскан кыз исә тәрәзәдән башын тыгып чәчәк исләре аңкыган Һава сулаудан тыелып кала алмады. Ә бу мәлдә тегеләр хәмер белән мөлдерәмә касәгә сок тамызу белән мәшгуль иде.
—Утырышабыз!—диде катгый тавыш.—Касәләребезне тын алмыйча гына бушатабыз да, крр-асавицабыз йокларга ятар, ә без бәйрәмне бүтән купедә, дуслар янында дәвам итәрбез. Йәле, эчеп җибәр әле, матур-кай, согыңны!
Маэмай борыны белән кызның аягына орынды: "Эчмә, эчә күрмә!"—дип әйтүе иде бу.
Агайлар шуклана, дип уйлады кыз. Әмма үзенең касәгә үрелгән кулы, ток тоткандай, тукталып калды. —Җә, җә. әллә виноград согын да эчмәс идеңме?!
Аяк өсте баскан әзмәвер касәне алып кызның иреннәренә тигезде. Туташ башын чөеп җибәрде. Бик уңайлы поза иде бу: теге адәм, "тәмлеме сок?" дия-дия, аның авызына хәмер койды.
Кинәт кенә хәле китеп күз кабаклары авырайган кыз баланың башы Сергоның иңбашына ишелде.
—Ну, без киттек,—диде теге агай Сергога.
Ә икенчесе ыржаеп:
—Безгә калым тиешлеген онытма!—дип өстәде.
—Бөтенесе дә әйбәт, искиткеч әйбәт булыр,—дип сөйләнә-сөйләнә, Серго кызны ятагына салды. Үзе аннан күзен алмыйча гына чишенә башлады.
Менә ул чишенеп бетеп кызга таба иелде. Хәзер Тэтчерга аның аяклары гына күренә иде. Маэмай тагы бераз шуышты Һәм... Һәм кызның кофта сәдәпләрен ычкындырып маташучы йонлы кулларны күреп алды. Менә ул куллар бер сәдәпне ычкындырды, икенчесен йолкып ыргытты, ә чираттагысын... кофтасы-ние белән бергә умырып атты.
Йоклап яткан кызның ялангач тәненә әлеге куллар орынган бер мәлдә, маэмай ятакка сикерде Һәм, "тиясе булма!" дигәнне аңлатып, "һау-һау"лап алды. Ерткычка әверелгән адәм аны шундук тибеп очырды.
Тэтчер бу юлы әзмәвернең җилкәсенә үк сикерде Һәм колагына тешләрен батырды. Кыргый тавышлар чыгарып, әзмәвер үкереп җибәрде.
Үкерә-үкерә, улый-улый Серго маэмайны тәрәзәдән томырды.
Тәрәзә аша очкан мизгелдә Тэтчер купе уртасында, проводница кочагында үзе әле генә намусын саклап калган кызның яшьле күзләрен күреп алды; ачык ишек янына җыелган кешеләрне дә шәйләргә өлгерде ул.... "Казан утлары" № 1-2, 2008. Кызыксынсагыз, калган өлешен журналын юллап табып укыгыз...

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013