Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова
Диләрә Зөбәерова
(1930-2000)
Диләрә Гази кызы Зөбәерова 1930 елның 9 январенда Татарстанның Сарман районы Күтәмәле авылың, да туган. Җидееллык мәктәптән соң, башта Алабуга педагогия училищесын (1948), аннары Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1952). Шул ук елны Татарстан китап нәшриятына эшкә җибәрелеп, 1955 елга кадәр анда яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор хезмәтендә була. 1955—1959 елларда Татарстанның төрле төбәкләрендә укытучы, район мәгариф бүлеге инспекторы, район газеталарында тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр һәм 1960—1962 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире урынбасары булып эшли. 1962—1985 елларда Д. Зөбәерова республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә бүлек мөдире хезмәтендә. Ул—1960 елдан КПСС члены.
Д. Зөбәерова әдәби иҗат эшен поэзия әсәрләре язудан башлый. 1948 елда «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында аның «Тимурчылар» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан бирле республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда яшь авторның күп санлы очерклары, әдәби язмалары, хикәя һәм шигырьләре басыла. Башта ул күбрәк журналист буларак таныла (Д. Зөбәерова 1966 елдан СССР Журналистлар союзы члены), һәрчак юлда, хезмәт кешеләре арасында булу, җанлы тормыш эчендә кайнау аңа журналистик язмалары һәм әдәби әсәрләре өчен мул материал тупларга мөмкинлек бирә. 1969 елда «Казан утлары» журналында (№ 6) Әдибәнең беренче зуррак күләмле әсәре — «Дустым авазы» исемле повесте басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелекнең уңай бәясенә лаек була. Авторның «Куш өянке шаһит» (1970), «Кыр чәчәге» (1973) дигән повестьларын да укучылар җылы каршылыйлар. Хәзер язучының берничә дистә хикәя, нәсер һәм дүрт повесте тупланган өч китабы бар. Аларны берләштергән уртак тема шул: автор бүгенге яшьләр тормышын сурәтли, аларның хыялларын, мәхәббәтләрен, тормыштагы каршылыкларны җиңә-җиңә алга таба баруын лирик, романтик буяулар белән бирергә омтыла.
Әдәбият һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Д. Зөбәеровага 1980 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Д. Зөбәерова— 1971 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013