Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Римма Ратникова
Ришат Рәҗәпов
Гали Рәфикый
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА
Габделбәр РИЗВАНОВ
Габделбәр РИЗВАНОВ
"Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Габделбәр Газиз улы РИЗВАНОВ 1949 елның 27 нояберендә туган.

CУ СИБЕП ҮСТЕРГӘНДӘЙ ҮСТЕРДЕЛӘР

– Габделбәр абый, 60 яшең тулган көнне иң җылы котлау сүзен кемнән ишеттең? Гомумән, туган көннәр, юбилейлар уздыруга мөнәсәбәтең ничек?
– Иң җылы сүзне коллективтан ишеттем. Туган көннәр, юбилейларга әлләни мөкиббән китмим. Әмма дә ләкин уздырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Котлаулар ишетүе бик күңелле булды. Очып йөрдем ул көнне. Котлыйлар, җылы сүзләр әйтәләр, мактыйлар, дәрт өстиләр.
– Яшьлегеңдә республикабызның бер районына баргач, печән алып кайтмыйча интервью бирмим, дигән икән бер мелиоратор. Ләкин шул вакытта аптырап калмавың турында сөйләгәннәр иде.
– Булды андый хәл. Лениногорск районындагы "Спартак" дип исемләнгән хуҗалык мелиорация буенча бик алга киткән иде. Шунда мин газетага бер мелиораторның чыгышын әзерләргә тиеш идем. Райком кешесе белән бардык. Ул көнне хуҗалыкта печән өләшкәннәр икән. "Мин сөйләшеп утыруга каршы түгел, әмма печән алып кайтасым бар. Гаиләдә без хатын белән икәү генә. Әгәр печән алып кайтырга булышсагыз, кичен әңгәмә корабыз", – дип әйтте ул агай. Алдынгы мелиоратор булгач, аңа печәнне дә бик мулдан биргәннәр иде. Печәнне алып кайттык, өйдек. Район вәкиле дә тирләп-пешеп эшләде. Мелиораторның күңеле булды. Кичен, эш беткәч, интервью бирде. Төнлә яздым. Иртән стенографисткага тапшырдым. Икенче көнне ул газетада басылып та чыкты.
– Сәнгать яратучылар сине "Салават сүзе" газетасы редакторы, Салаватның иҗатына, тормышына мөнәсәбәтле китапларны төзүче-редактор буларак та белә. Салават белән ничек уртак тел таптыгыз? Салават сүгенә, диләр бит, авыр холыклы түгелме?
– Миңа калса, ул бик җиңел аралаша торган кеше. Аның белән бер дәрәҗәдә якын итеп сөйләшкәндә уртак телне тиз табасың. Билгеле, мөкиббән китә дип әйтмим. Аның тирәсендә йөргәндә, аныңчарак булганда, Салаватка якынаю бик ансат. Әлбәттә, тапталып беткән сораулар бирүче матбугат әһелләрен өнәми. Анысы дөрес. Шул ук вакытта Римзил Вәлиев, Асия Юнысова кебек журналистларны бик хөрмәт итә, алар белән бик рәхәтләнеп сөйләшә.
– Сине Казандагы бер концертны да калдырмый карап бара дип сөйлиләр. Ничек иренмисең дә, акча кайдан җиткерәсең? Әллә үзең дә җырлыйсыңмы, бездән – хезмәттәшләреңнән генә яшереп йөрисеңме?
– Мин җырламыйм. Әмма җырлаган, гармун уйнаган кешене бик яратам. Җыр, сәнгать эшләргә дә, яшәргә дә булыша. Сәнгатьне яратсаң, яшәве җиңлерәк. Мин, чынлап та, барча концерт-спектакльләрне карап барырга тырышам. Татар театрларына гына түгел, Качалов театрына да йөрим. Опера театрына барып җитә алганым юк. Сәнгать арыганлыкны бетерә, кәефне күтәрә. Аннан минем әлләни билет алып йөргәнем дә юк. Таныйлар, кертәләр. Мин урын даулап йөри торган кеше дә түгел. Сәхнә артында да карыйм. Басып та, баскычта утырып та карарга мөмкин. Күңел ачу чараларында булудан үземә илһам, дәрт алам.
– Казан белән янәшәдәге бер бистәдән дача урыны сатып алган идегез. Ул "сакаллы төзелеш" ни хәлдә? Әллә анда чәчәк җыеп кайтырга гына барасызмы?
– Йорт әкренләп булса да төзелеп бетә инде. Бик матур мунчасы бар. Җыйнак кына өе. Мин аны бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен алмадым. Анда барып ял итеп кайтам. Гадәттә анда мунчага барабыз. Дөресен әйтим: анда бер нәрсә утыртмадым. Барып печән чабам. Минем бит туган авыл Казанга якын. Авыл якын булгач, бәрәңге-мазарын аннан алып киләм.
– Дусларыгыз арасында Фатыйх Сибагатуллин, Рәис Мөбарәкҗанов, Ислам Әхмәтҗанов, Илсур Хөснетдинов, Мөнзил Фәхриев, Мөнир Төхбәтуллин кебек шәхесләр булуын беләбез. Алар белән дус булу кыен түгелме?
– Алар үзләрен бөек дип санамыйлар. Сезнең, безнең кебек гади кешеләр. Шундый кешеләр арасына кергәнгә мин бик шат. Әйе, чынлап та дустанә мөнәсәбәттә яшибез, алардан игелек тә күреп яшим инде. Мин бит күпне дәгъвалый торган кеше түгел. Әле кичә Әтнә районыннан озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән күренекле шәхесебез Фәйзи абый Галиев шалтыратты. "Син килә идең дә, чәй куйсак, бер чынаяк чәй эчеп, икенче көнне бик матур мәкалә яза идең"... – дип хатирәләргә бирелеп алды. Андый кешеләр белән аралашу рәхәт. Әле мин еш аралаша торган Әсгат абый Галимҗанов та бар. Ул мине бик якын итә. Күрәсең, шундый шәхесләр белән дуслык булдыру үзеңнән торадыр инде.
– Кешедәге иң яратмаган сыйфатыгыз нәрсәдән гыйбарәт тә, үзегез беренче чиратта кайсы җитешсезлегегездән котылыр идегез?
– Сүзендә тормаучыларны яратмыйм. Ышандырып та үтәмәгән, вәгъдәсендә тормаганнарны аңламыйм. Үземчә шаярткан булып, таныш-белешләрне алдап, авыр хәлдә калдырганым булды. Әле дә шул чирдән арынып бетә алганым юк.
– Яшәү принцибыңны бер генә җөмлә белән әйтә аласыңмы?
– Үземә дә әйбәт, кешегә дә яхшы булсын.
– Кулыгызда бер миллион сум акча тотып караганыгыз бармы?
– Бу бик зур акча. Ул хакта уйлаганым да, төшкә дә кергәне юк.
– Күңелдә, их шуны эшләп булмады, дигән үкенечләр юкмы?
– Үкенечләр бар. Гомер бик тиз үтә бит. Чит өлкәләргә, чит җирләргә күбрәк барасы калган икән. Булыр әле, булыр, дип уйлыйсың. Әйтик, Удмуртия, Киров өлкәсе якында гына бит. Соңгы елларда чит илләргә йөрү мөмкинлеге артты. Башка милләт кешеләре белән дә ешрак аралашырга кирәк булган икән.
– Җәмгыятебездә журналистларның кадерен беләләрме? Белмәсәләр, белдерү өчен нәрсә эшләргә тиешбез?
– Әлбәттә, иң элек үз кадереңне үзең белергә кирәк. Мин журналистикада эшли башлаган заманда журналист бик дәрәҗәле кеше иде. Берничә мисал гына китерәм. Өлкә комитетыннан авыл хуҗалыгы өчен җаваплы секретарь Фәрук Садыйков сәфәргә чыкканда еш кына мине алып йөри торган иде. Авылда сыер савучылар, механизаторлар янына баргач, ул: "Минем кулымда сезгә бирергә акча да, орден, медальләр дә юк, әмма сезнең хакта матур итеп язарга үзем белән журналист алып килдем", – дип әйтә торган иде. Ул шулай дип әйткәч ничек язмыйсың инде. Шулай бервакыт ул Яшел Үзән районындагы Ильич исемендәге колхозга зона семинарына алып барды. Терлекләрне җәйге лагерьларда асрау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Аның Мәскәүдән, Үзәк комитеттан кайтып эшли генә башлаган чагы. Күргәзмә әсбаплар, лозунглар белән танышып чыкты да сыер савучы бер кызны үз янына чакырып алды. "Сеңлем, укып бир әле, нәрсә дип язылган монда?" – дип сорады ул аннан. "Абый, минем өчен түгел ул", – диде сыер савучы. "Кем өчен соң ул?" – дип кызыксынды секретарь. "Космодемьянская өчен", – диде кыз. Ул вакытта партиянең шәһәр комитетында Космодемьянская беренче секретарь иде. Садыйков колхоз рәисен, партия оешмасы секретарен, Космодемьянскаяның үзен дә чакыртып алды да: "Нишләвегез бу – лозунглар, өндәмәләр килгән кеше өчен язылырга тиешмени? Килгән кеше татарча белмәсә, нәрсә язылган монда, дип үзе кызыксынсын, кирәксә тәрҗемә иттерсен", – дип аңлата башлады. "Күтәреп чыгыгыз әле шушы мәсьәләне", – дип журналистларга да мөрәҗәгать итте. "Мин "Социалистик Татарстан"да "Күгәйдә татарчаны онытканнар" дигән мәкалә бастырдым. Бу бит әле татар теле дип җан атып йөргән чор да түгел. Матбугатка игътибар көчле иде, безнең белән санлашалар иде, диясем килә.
Газетаның дәрәҗәсе дигәннән, Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә кагылышлы да берничә хатирәм бар. Аның республикада мелиорация тармагы өчен җаваплы чагы. Газета елына өч-дүрт тапкыр мелиорация техникасының торышы, кадрларның әзерлеге турында мәгълүматлар бастыра иде. Гадәттә югары органнардан мәгълүматлар рус телендә генә килә иде. Минтимер Шәрипович исә "Социалистик Татарстан"га язманы һәрвакыт саф татарча әзерләде. Ул вакытта документларны татарча әзерләүнең зарурлыгын беркем дә күтәрми иде югыйсә. Шуннан аның үрнәгенә иярүчеләр табылды.
Ул елларда безнең янга танылган шахматчыбыз Рәшит Нәҗметдинов, минем аның белән шахмат уйнаганым да булды, аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов, райком секретарьлары даими килеп йөри иде. Ул чорны сагынам мин. Хәзер бит күп кенә түрәләр кабул итү бүлмәсеннән дә үткәрми. 35-40 ел элек хәлләр башкача иде шул.
Журналист сүзенең тәэсире дигәннән. Шулай бер тапкыр халык контроле комитеты белгече белән Чирмешән районына чәчүгә бардык. Солычаның котырган вакыты, ничек итеп бетерергә белмиләр. Райкомның беренче секретаре солычаның үсеп чыкканын көтәргә, шуннан соң гына җирне сөреп чәчәргә әмер биргән. Халык контроле комитеты белгечләре бу хәлне бер дә хупламады. Мин "Иртәгә соң булыр" дип исемләнгән мәкалә яздым. Шушы язма уңаеннан обком бюросында сүз булды. Күргәннәр, игътибар иткәннәр. Райком секретарена нык кына эләккән дә. Газетага игътибар-ихтирамның бер чагылышы иде бу.
– Кызыгыз Ләйсән Хаҗиева милли киемнәр тегүче буларак танылып килә. Итекче, читекче һөнәренә алынып, үзегез дә аңа булышырга җыенмыйсызмы – Кукмара ягында туып үскән кешеләр кул эшләренә оста бит. Итек басмасагыз да, итеккә олтан сала беләсездер? Әллә итек тә баса беләсезме?
– Итек баса белмим. Яшьли авылдан киттем. Әмма итеккә олтан сала беләм (аны син дә беләсеңдер). Итек басканнарын күргәнем бар дип кенә әйтмим, әти итекче иде. Ул шуның белән тормышны алып барды. Әни гомер-гомергә шәл бәйләде. Безнең якта итек басалар, шәл бәйлиләр (дөрес, хәзер суган, бәрәңгене күпләп үстерә башладылар). Без – алты бала. Әти-әни шул һөнәрләре белән безне үстерде. Ләйсәнгә килгәндә, аның да эше – иҗади эш. Минем хатын да заманында бик оста тегүче иде. Ләйсәннең модельер һөнәрен үз итүенә аның да йогынтысы булды. Мин исә аны рухландырып торам. Бу урында әтием – итекче, кызым – читекче, дип әйтергә буладыр.
– Сез бәхетлеме? Гомумән, бәхет нәрсә ул?
– Бәхет – ул зур төшенчә. Әмма дә ләкин үземне бәхетсез дип әйтергә бернинди дә җирлек юк. Яраткан эшем, матур гаиләм бар. Хәзер оныклар үсеп килә. Ходай Тәгалә шулай насыйп итте инде: коллективта гөлгә су сибеп үстергән шикелле үстерделәр мине. Гел уңай килде. Шушы яшькә җитеп бернинди дә авырлык күрмәдем. Үткән тормышымнан да, бүгенгесеннән дә канәгать. Дуслар, туганнар белән дә гел яхшы, дустанә мөнәсәбәттә. Бер кеше белән дә сүзгә килгәнем юк. Килергә язмасын да. Әүвәл, туган көн уңаеннан зурлап кунак чакырып тормаска да уйлаган идем. Менә шушы араларда гына әлеге фикер үзгәрде: бәйрәм итеп алу күңелне үстерү өчен дә кирәк икән. Бәхет, мөгаен, үзеңне башкаларга да кирәк икәнлегеңне тоюдыр ул.
Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 238-239 | 27.11.2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013