Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зиннур Насыйбуллин
Миләүшә Насыйбуллина
Рәзинә Насыйбуллина
Гөлфиназ Нәбиуллина
Заһидә Нәбиуллина
Фәридә Нигъмәтҗанова
Гөлүсә Низаметдинова
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Азат Низамиев
Рашат Низамиев
Флүрә Низамова
Илһам Ногманов
Әлфинур НОГМАНОВА
Энҗе НОГМАНОВА
Вакыйф Нуриев
Лилия Нурмөхәммәтовa
Розалина Нуруллина
Илһам Гайсә улы Ногманов 1963 елның 17 июнендә Чирмешән районының Ибрай Каргалы авылында туа. 1980 елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, «КамАЗ»ның двигательләр заводында оператор булып эшли. 1982—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткач, бераз заводта эшли, аннары, Чирмешәнгә кайтып, «Ленин юлында» (хәзерге «Безнең Чирмешән») газетасы редакциясендә корреспондент була, соңрак район мәдәният йортында хезмәтен дәвам итә. 1991-1998 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында белем ала. Университетны тәмамлагач, «Татар-информ» матбугат агентлыгында тәрҗемәче, аннан Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институтында редактор булып эшли, 2002 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.

Коръән

Нинди серләр синдә яшеренгән, 
Ачалмаган җирдә беркем дә? 
Мөэмин-мөселманнар яши алмый, 
Укымыйча сине бер көн дә.

Һәр сүрәңдә күпме тылсым-кодрәт, 
Җанга шифа-сихәт бирүче, 
Аны ихлас белән укыганның 
Күңелендә калмас бер үче...

Балачакта ятлаган сүрәләр 
Хәтеремнән әгәр җуелса, 
Һәр көн саен аларны кабатлау 
Кирәк түгел кебек тоелса, —

Әби-бабам рухы рәнҗер сыман, 
Әти-әни тыныч ятмас, дим, 
Килер көннәремнең бер таңы да 
Имин булып бүтән атмас, дим...

Изге Коръән,
Гарешләрдән иңеп,
Күпме гасырларны иңләгән!
Шушы Китабыңнан аерма дип,
Бер Ходаем, сиңа инәләм!

Изге сәгатьтә

Уемда ашам мин күкләргә, 
Онытып бу дөнья гамьнәрен. 
Күңелем нечкәрә, тоямын 
Хәятның илаһи ямьнәрен.

Илаһым, мин дә, дим, бер бәндәң, 
Хатадан түгелмен һич хали. 
Шәфкать ит, ярлыка, ташлама, 
Галәмдә берүзең ич Гали.

Догамны кабул ит, Илаһым, 
Сәҗдәләр кыламын каршыңда. 
Иманнан яздырма нәселем, 
Түреңне насыйп ит гаршеңдә.

Син рухи сердәшем, тиңдәшсез 
Һәм чиксез мәрхәмәт иясе. 
Яд итеп һәрдаим үзеңне, 
Килә мең шөкерләр диясе.

Биектән иңә күк бу вакыт -
Сихри көч, дәрт өстәп җаныма. 
Коелган шикелле хис итәм 
Тамчылар сабырлык җамыма.

Күңелне били бер хозурлык, 
Кальбем нурлана тагын да, 
Ходаем, бу изге сәгатең — 
Намазга оеган чагымда.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018