Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Дилә Йосыпова Оренбугта яши, аның исеме укучы татар дөньясына күптәннән таныш. Аның шигырьләре, ялкынлы публицистик мәкаләләре Татарстан матбугаты битләрендә дә даими чыгып тора. Өлкәбез укучылары аның “Яңа Вакыт”тагы язмаларын зур кызыксыну белән көтеп ала. Рус һәм татар телләре буенча ике югары белемле педагог ул.
Дилә Тоцк районының Әмирхан урта мәктәбендә директор булып эшли. Мәгълүматымда төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Космик тизлекләр, башка-уйга килмәслек үзгәрешләр чорында яшибез бит. Бер нәрсәгә ышанычым көчле – Дилә кыйбласын үзгәртүчеләрдән түгел. Аның төрле елларда язылган берничә язмасынн тәкъдим итәм.
Мансур Сәгъдиев.

АДАШУ

Җайлы гына тәгәрәгән тормыш арбасы кайгы-хәсрәт түмгәкләре арасына барып керде дә, бар дөньяның астын өскә китерде. Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Хак икән. Хәер, ул чакта Нәҗипнең куәтле чагы, бер-бер артлы килгән кайгы аны аяктан ега алмады. Гомер буе күрше авылга йөреп эшләгәнгәме, күңеле гел читтә булгангамы, гаиләсенә күптән битараф иде ул.

Яратып өйләнде микән ул Әлфиягә, юкмы, инде үзе дә хәтерләми. Әлфия әнисенә охшап сабыр булды. Нәҗибе читкә йөргәндә дә, ирле килеш тормыш арбасын ялгызы гына сөйрәгәндә дә, кан басымы белән интеккәндә дә сер бирмәде, өйдәге серләрне читкә чыгармады. Уңган хатын иде. Гаиләгә акча җитмәде. Саулыгын югалтып колхоз эшенә йөрми башлагач та, кулыннан эш төшмәде аның. Ике-өч кичтә бер шәл бәйли иде мәрхүм. Күз нурларын түгә-түгә шәл бәйләгәндә ниләр уйлады икән мескенкәем?! Әлфиянең кем баласы булуын өйләнгәндә яхшы белеп өйләнсә дә, Нәҗип хатынын еш кына атасы белән битәрләде, атаң гөнаһлары өчен без түлибез, дип талкыды. Бабай кырыс иде шул. Авыл түрәсе булып торган чагында байтак толларны зар елатты, ачка интеккән ятимнәрне кыр-басудан куып җәфалады. Үзенә каршы әйтүчеләрне партия исеме белән куркытты. Тамагы тук, өс-башлары бөтенрәк булса да, Әлфия дә, эне-сеңелләре дә холыксыз атадан әз җәбер күрмәде. Салкын мендәрен кочаклап, иренең бүген кайсы тол капкасын кагасын уйлап, әнкәләре Әсмабикә дә байтак төннәрен йокысыз уздырды.

Вакыт уза торды. Авылда да хуҗалар алышынды. Ләкин Нәҗип кенә туган ягына кайтырга теләмәде, күрше авылга йөреп эшләвен дәвам итте. Иртә китте, кич кайтты. Мал-туарны, йорт тирәсен карау хатын белән үсмер малайлар җилкәсендә иде. Кече улы тумыштан гарип булды. Бала сынын тота алмый иде, үсмәде, ашады да йоклады, елап уянды да тагын йоклады. Бик елаган төннәрендә, өйдәгеләрнең йокысын бүлдерергә теләмичә, Әлфия баланы күтәреп ишегалдына чыгып китә иде. Бер гөнаһсыз сабый үзе дә байтак газапланды. Хатын алҗыды, ябыкты, картайды, чәчләренә вакытыннан алда көмеш йөгерде. Әйтергә генә ансат: бу газап биш ел буе дәвам итте. Күпме йокысыз төннәр, сызланулы көннәр үтә торды. Сабыена берничек тә ярдәм итә алмаган ана эчтән генә янды, ләкин усалланмады, бар дөньяга нәфрәт белән карамады, барысына да өлгерергә тырышты, зарланмады. Болай да шактый читләшкән Нәҗипнең күңеле гаиләсенә бөтенләй суынды. Өйнең яме, ашның тәме китте.

Ташкент якларында яшәүче аналарына кунакка баргач, Фәгыйләне очраткан иде ул. Дәртле иде хатын, кочагы кайнар, иреннәре татлы. Кияүдә булгандырмы, юкмы, анысын Нәҗип сорашып тормады. Хатын ялгызы гына бала үстерә иде. Ләззәт диңгезен бергәләп шактый кичтеләр, күрешми торган араларда мәхәббәт хатлары алыштылар. Хатын иргә, бөтенләйгә күчеп кил, дип күпме генә ялынса да, бәхет-сәгадәт вәгъдә итсә дә, Нәҗип бармады. Күченеп тә килмәде, җепләрне дә өзеп бетермәде, ике арада тик буталып йөрде. Күңеле күптән суынса да, гаиләсен ташлап китәргә базмады ул. Авылда берәү дә аның гөнаһлы мәхәббәт маҗараларын белмәде, хатыны, сизенсә дә, дәшмәде. Күптән инде иреннән бернинди җылы сүз ишетмәсә дә, ялгыз калудан курыкты. Ничә елга бер тапкыр авыл урамнары буйлап каядыр парлашып кунакка бару үзе бер бәхет иде.

Баштарак ишек-тәрәзәне кыюсыз гына каккан кайгы-хәсрәт, әрсезләнеп, түр башына ук менеп кунаклады. Беренче булып сабый якты дөньядан китте. Нәҗип төпчек малай өчен еламады, аның өчен ул бала әллә бар иде, әллә – юк. Әлфия генә бушап калган бишекне кочып-кочып елады.

Күп тә үтмәде, олы улларын хезмәт иткән җиреннән цинк табутка салып кайтардылар. Табутны ачтырмадылар. Ананың йөрәге бу югалтуны күтәрә алмады. Сызып барган шәмнәр кебек ыңгырашмый-зарланмый гына уллары артыннан ул да мәңгелеккә күчте. Өй бушап калды, тәрәз төпләрендә елның һәр фасылында чәчкәгә күмелеп утырган гөлләр үлде, йортның һәр почмагына сагыш оялады. Ишегалдын чүп үләне басты. Нәҗип исә Фәгыйләсе белән әле дә яшертен генә ялкынлы-кайнар хатлар алышып, җае чыкканда күрешеп торалар иде. Хатыны үлгәч, ир сөяркәсенә өйләнешергә тәкъдим ясады. Фәгыйлә дә ялгызлыктан тәмам туйган, берсүзсез ризалашыр дип уйлады ул. Ләкин хатын көтмәгәндә тәкъдимне кире какты. "Инде улым үсеп җитте, өйләнергә җыена, аңардан оят. Иң авыр чакларымда янәшәмдә булмадың, хәзер соң инде", – диде.

Көне буе кеше арасында йөргән, мәзәк сүзе, тәмле теле белән башкаларны авызына каратып тоткан Нәҗипкә буш өйгә кайтып керүе бик авыр булды. Дөрес, йортта әле уртанчы улы да яши, ләкин аның үз дөньясы иде, кич җитсә, киенә-ясана да чыгып югала.

Кич белән өенә кунарга гына кайта торган Нәҗип төннәрне уздыра алмый интекте, тынлык җилкәләрне баса иде, җылы көннәрдә дә туңды, өшеде. Гаилә учагы сүнеп бетеп, көлләрен җил тараткач кына Нәҗип нәрсә югалтканын аңлады. Пенсиягә китәргә берничә ел калгач, эшләгән авылына күченеп китте. Яңа җирдә яңа тормыш башларга өметләнде. Кешеләрдән качып була, әмма үз-үзеңнән качып булмый икән шул. Җитмәсә, төп йортта төпләнеп калган уртанчы улының да тормышы барып чыкмады. Күрше авылдан балалы хатынга өйләнгән иде. Матур гына яшәп киттеләр, тагын бер уллары туды. Килен ирен башка авылга күченергә үгетләде. Ни дисәң дә совхозларда тормыш алып баруы җиңелрәк иде. Яшьләр дә Нәҗип торган авылга күченеп килде. Чуар иде мондагы халык, төрле яктан җыелган төрле милләт кешеләре, тамырларын югалткан дүңгәләкләр төсле, үз гореф-гадәтләрен югалтканнар. монда катнаш гаиләләр аеруча күп иде. Татар бәйрәмен дә, урыс бәйрәмен дә, мукшы, казах, чуашныкын да бер төрле – аракы белән уздыралар иде. Яшь гаилә йортына да яшел елан шуышып керде, бәхетне буды. Ир дә, хатын да эчүгә сабышты, хатын бәйдән ычкынды. Ир өстеннән типтереп көн күрә башлады. Нәҗип боларның барысын да күреп торды, улының мескенлеген күрү әле ачуын кабартты, әле йөрәген әрнетте. Кызгана да иде ул улын, ләкин ярдәм итә алмады. Үзе дә эчкән, хатыннар белән чуалган Нәҗип балаларына үрнәк була алмый, сүзе үтми иде. Улын яклап сүз әйтә башласа, килен мыскыллап көлә генә иде. Гаилә таркалды. Улы ялгызы туган нигезгә кайтып китте. Балаларны хатынның атасы, кода кеше үзенә алып китте. Сөйкемле сөяк оныгын, бердәнбер нәсел дәвамчысын бик сагына иде Нәҗип, ләкин барып күрергә, ярдәм итәргә гел нәрсәдер комачаулады. Ялгыз гына яшәп булмый дип, бер хатынга йортка керде. Башта вакыт уздырыр өчен генә барып йөргән иде дә, аждаһа кочагына ничек кергәнен сизми дә калды. Рәхәт иде Валя янында, бер кайгы да калмый иде. Аш-суга осталыгы булмаса да, күңел ачу мәҗлесләрен әйбәт оештыра иде. Шул оятсыз азгынлыгы белән Нәҗипне үзенә бәйләде дә инде ул. Вакыт-вакыт җирәнсә дә, азгынлыгы үзенә тарта, кыргый халәткә төшү Нәҗипкә ошый иде. Бу инде сиңа үз иреннән дә тарсынган-оялган, тыйнак татар хатыны түгел. Нәҗипнең дә хатын-кызга булган таләбе бик нык кимегән иде.

Яшь егет килеш алты балалы Валькага өйләнгән, балаларын үстерешкән, тормыш төбенә җиттем дигәндә ниндидер могҗиза белән генә исән калган авылдашы Гатаулла Нәҗипне кисәткән дә иде, "Абый, син бу сихерле еланнан ераграк йөр, сихерче бит ул", – дигән иде, ләкин Нәҗип Гатаулла киңәшенә колак салмады, көнләшә дип уйлады. Гатауллага бу хатыннан котылыр өчен төрмә шулпасын да эчәргә туры килгәнне Нәҗип яхшы белә иде югыйсә. Ирләренең чутын-санын Валька үзе дә югалткан иде. Ирләрдән оста файдалана иде хатын, җелеген суырып бетергәннән соң куып чыгара, куып та китә белмәсә, төрмәгә утырта иде. Аракыдан миңгерәүләнгән булсалар да, үзләрен арысландай хис иткән ирләрне ул кибет басарга котырта иде. Күрше-күләннең вак-төякләреннән башлап, поселокта яшәүче карт-коры, яклаучысы булмаган ялгыз хатыннарның байтак әйберләрен "җыештырдылар" алар. Бу эшләрне оештыручының кем икәнен белсәләр дә, хатын судан һәрчак коры чыкты, чираттагы ире төрмәдә утырганда яңа корбан эзләргә кереште. Нәҗип тә шул корбаннарның берсе иде.

Менә бервакыт Вальканың кече улы төрмәдән кайтып төште, таң атканчы очрашуны юдылар. Юа торгач, сәмәкәй дә, ачытырга куйган апарасы да бетеп китте. Нәҗипне күрше мукшы авылына бурычка сәмәкәй алырга җибәрделәр. Валька күптән түгел генә тол калган гармунчы Николай белән кочаклашып җырлашып калды...

Аяк асты боз катыш туңган җир, абынмый-сөртенми генә атларлык та түгел. Өстән явып торган кар җиргә төшәргә дә өлгерми, җил очыртып-болгатып йөртә, биткә сибә, куенга тутыра. Пыяла ватыгыдай каты кар бөртекләре битне сыдыра, алга барырга комачаулый иде, кичкә каршы юлга чыккан Нәҗипне табигать үзе ачулана, битәрли иде кебек. Шулай да ул кире борылмады, юлын дәвам итте. Кырга чыгуга, җил бөтереп кенә алды. Нәҗип кая барганын да аңламаслык хәлгә килде. Буран эчендә поселок та, бара торган авылы да юкка чыкты. Нәҗип адашты. Ниндидер бер көч аны ярсытып, ашкындырып алга әйдәде. Көз белән кыш очрашкан чакта караңгы тиз төшә, тирә-якны эңгер-меңгер каплады. Аякларында басып тора алмаган Нәҗип алга үрмәләде, арыды, хәлдән тайды, ял иткәч, тагын алга үрмәләде. Кинәт кенә калкулыклар арасына барып чыкты. Сәер иде бу калкулыклар. Капшана торгач, Нәҗипнең кулы ниндидер тактага кагылды, тар гына такта кисәгенә тотынып аякларына басты. Сәер такта кабер очына куелган тәре булып чыкты. Адашып йөри торгач, Нәҗип ике авыл арасындагы ярым ташландык каберлеккә килеп чыккан иде. Кайсы якка гына борылса да, каберлектәге тәреләргә бәрелә иде ул. Адашудан курыккан Нәҗипнең башта эченә җылы керсә дә, шатлыгы яшен кебек кыска булды, күңелен шом басты. Кечкенә чагыннан ук зират яныннан үтәргә дә курка иде ул. Йөрәге читлегеннән атылып чыгардай булып типте, күз аллары караңгыланды, теле аңкавына ябышты, шабыр тиргә батты. Ниһаять, каберлек артта калды. Буран бераз басылды, ләкин нык салкынайтты. Юка гына күн куртка кигән Нәҗип нык өшеде. Җылынырга теләп тиз-тиз атлады. Ул инде күптән айныган иде. Тик кая барганын, буранлы төндә нәрсә эзләп йөргәнен үзе дә аңламады. Юлның икенче ягындагы урман полосасына барып кергән иде ул. Бик арыган иде. Күз кабаклары үзеннән-үзе йомыла башлагач, калын гына карама төбенә утырып бераз ял итәргә уйлады. Якында гына утлар җемелдәде. Үз башыннан үтмәсә, берәүнең дә сәгатьләр буе бер чакрым арада йөрүенә ышанмас иде. Бераз гына ял итеп алыр да юлын дәвам итәр. Ул инде кайтып җитте диярлек. Тик нигәдер торып кына булмый, аяк-кулларга биш потлы гер асканнармыни. Күз алдында төсле утлар биешә, йөрәк чәнчеп-чәнчеп авырта иде. Буран эченнән Валька килеп чыкты. Ул ихахайлап, тыела алмыйча көлә иде. Пычрак бармагын Нәҗипкә төртә-төртә көлә иде. Нәҗип, сызланып, күзләрен йомды. Шул минутта аркасында әнкәсенең җылы, йомшак кулларын тойды. Әнисе, ак яулыклы, ак күлмәкле әнисе, аны балачагындагы кебек назлый, башыннан сыйпый, йомшак кына аркасыннан кага, үзе: "И балакаем, кайларда гына адаштың соң син, нигә генә туры юлдан китмәдең?!" – диеп өзгәләнә. Йөзе бик борчулы үзенең. Әнисенең тавышын Вальканың ат кешнәвенә охшаган көлүе күмеп китте. Итәкләрен күтәреп бии-бии үзенә чакырды. Нәҗип кайсы якка да барырга белмичә аптырап калды. "Дөньяда бер тапкыр гына яшибез. Типтереп кал", – диде Валька һәм стаканны тутырып сәмәкәй салды, аны Нәҗипкә сузды. Борынга сасы ис килеп бәрелде, күңелне болгатты. "Балакаем, кулыңа алма бу шайтан суын, дөньяда бер генә яшибез, яшәүнең кадерен бел", – диде әнисе. "Юк, тыңлама ул карчыкны, син – минеке, мин сине беркемгә дә бирмим", – диде Валька һәм Нәҗипнең муенына килеп сарылды. Салкын һәм юеш иде ул. Нәҗип, чирканып, хатынны читкә этте. Валька тагын шашып-шашып көләргә тотынды. Йа Аллам, Нәҗип элек сукыр булды микәнни соң, ничек элегрәк күрмәгән: тояк аяклы икән бит Валька! Чуаланып-киезләнеп беткән чәчләре арасында ике мөгез дә шәйләнә ләбаса! Менә ул пычрак кулларын Нәҗипкә сузды да буа башлады. Тын алуы авырлашты. "Әнием, әнкәем минем, зин-һар, коткара күр, – диеп ялынды Нәҗип, – куркам мин бу хәшәрәтләрдән. Аякларым, кулларым туңа", – диеп әнисенә елышты. "Курыкма, балам, берни дә юк. Төш кенә ул, саташулы төш кенә", – диде әнкәсе. Өстендәге юрганын әйбәтләп япты да: "Яле, улым, бергәләп кабатлыйк әле: "Бисмиллаһир-рахманир рахим...", – диде. Кечкенә Нәҗип әнисе артыннан дога сүзләрен кабатлады...

Кызарып кояш чыкты. Караңгылык та, исерек Валька да эреп юкка чыкты. Айсыз-манарасыз авыл өстендә азан тавышы яңгырады. Нәҗип үз йортына таба атлады. Гөлләргә күмелеп утырган яшел йортның капка төбендә аны япь-яшь Әлфиясе, уллары көтә иде. Кара әле, олы улына солдат киеме бигрәк тә килешә икән бит. Әлегә кадәр әнкәсе кулында булган сабый да яшел чирәм буйлап чырык-чырык көлә-көлә әтисенә каршы йөгерде...

...Йомылып барган күзләрдән саран гына саркылып энҗедәй күз яше тәгәрәде. Туңган иреннәр: "Лә илаһә иллалаһ", – диеп кабатлады.

...Ахырзаман дигәннәре шушыдыр инде, мөгаен: җәе җәй түгел, кышы – кыш... Әле кар яуды, әле яңгыр. Бер көнне тамчы тамса, икенче көнне кинәт кенә суытты. Тәүлек буе дулаган буран тына башлады. Җылы мичкә аркасын терәп, оеп утырган Халидә карчык дертләп китте: кемдер буранда адашып юл таба алмый интегә иде. "Берәү тәрәзә кага, тизрәк өйгә, җылыга кертегез", – диеп кычкырды ул. Телевизор карап утырган кызы тиз генә барып ишекне ачты, ләкин ишек артында беркем дә юк иде. "Бисмиллаһир-рахманир-рахим, – диеп карчык белгән догаларын укырга кереште. – Йа, Аллам, адашканнарга туры юл күрсәт, гөнаһлы бәндәләреңне ярлыка". Күптәннән үзе турында хәбәр бирмәгән төпчеген уйлады. Шул чак тагын тәрәзәне кактылар. "Нишләп кенә утырасыз соң сез, нигә ишекне ачмыйсыз, туңып үлә бит инде, тизрәк кертегез", – диде Халидә карчык. Телевизор тавышы белән чынлап та ишек какканнарын ишетмичә калдык микән әллә, диеп кызы тагын ишеккә барды. Кияү дә кузгалды. Ул абзар-кураларга да күз салырмын диеп ишек алдына ук чыкты. Буран инде тынган, тик бик салкынайт-кан иде. Бөтен җирдә тәртип, маллар тыныч иде. Кияү урамга да күз салды. Капка тирәсендә дә беркем күренмәде.

Ләкин карчык тынычланмады. "Күрмисезмени, адашкан бит ул, инде хәле дә беткән, аяк-куллары нык туңган, ярдәм сорый бит", – диеп өзгәләнде, үзенең чәнчеп-чәнчеп йөрәге авыртты. Кызы әнкәсен: "Беркем дә юк бит, әнкәй", – диеп тынычландырды. Аннары каладагы апасына телефоннан шалтыратты: "Әнкәй саташа башлады, ахры, кайт", – диеп чакырды.

Бу вакытта ак яулыклы, ак күлмәкле ана, сукыр күзләрен билгесезлеккә төбәп, әкрен генә моңлы тавыш белән "Йасин" сүрәсен укый иде...

...Ә тагын ике көннән ана улының фаҗигале үлеме турында хәбәрен ишетте.

"Ватаным Татарстан"



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013