Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Флүзә Фәррахова
Фаил Фәтхетдинов
Әхтәм Фәтхи
Рәдиф Фәтхуллин
Рәисә Фәхразиева
Айгөл Фәхретдинова
Айгөл Фәхретдинова

Тарих эзләре буйлап яки Иске Татар бистәсендә күргәннәрем...

Танылган француз язучысы Виктор Гюгоның “Нотр дам де Пари” (“Париж Изге ана соборы”) романын укымаган кеше сирәктер. Тарихи Ситэ утравында урнашкан соборның Парижның рухи “йөрәге”нә әверелүенә нәкъ менә язучының әлеге әсәре сәбәп булган диләр. Романны җентекләп укыган кеше аны фаҗигале мәхәббәт өчпочмагы турындагы әсәр дип бервакытта да ялгышмас. Культурология дәреслеге урынына кулланырлык бу әсәрне язуның максатын автор кереш сүзендә ачык аңлата: максатларымның берсе – милләтемдә үзебезнең архитектурага мәхәббәт уяту, ди дуслары белән иске Париж буйлап сәяхәт итәргә яраткан язучы. Урта гасыр һәйкәлләренең 19 нчы гасырдагы хәлен Гюго, шул рәвешле, Нотр дам де Пари соборы язмышы мисалында күрсәтергә тырышкан. “Вакыт кулы белән салынган зыян биредә беренче булып күзгә ташлана. Аннан соң сәяси һәм дини чуалышлар соборга тәртипсез рәвештә үз эзен салган. Модага иярүләр, төзелеш сәнгате үсешенең түбән тәгәрәвеннән туган зәвыксызлык һәм купшылык җимерүләрне ахырына җиткереп килә”, - ди ул. Шушыларны санап узган автор урта гасыр архитектура ядкарьләренә нәкъ менә зәвыксызлык, мода шаукымына иярү күбрәк зыян сала дигән фикергә килә.

Әлеге проблемалар безгә дә ят түгел. Ул татарларның рухи мәркәзе булган чал тарихлы Казанда мәдәни-тарихи ядкарьләрне күпләп югалта барган 21 нче гасырда тагын да актуальләште. Ни аяныч, безнең тарихи-мәдәни ядкарьләребез булган биналарның бүгенге мескен хәленә, Болгар номерлары кебек һәйкәлләребезнең нигезенә кадәр җимерелүенә ваемсызлыгыбыз һәм заман шаукымына ияреп кыйммәтләрне санга сукмавыбыз китерде. Моның тирәнлеген аңлау өчен татарның күренекле сәүдәгәрләре, мәгърифәтчеләре, дин эшлеклеләре, меценатлары эзләрен саклаган Иске Татар бистәсенә күз ташлау да җитә.

Иске Татар бистәсе 16 нчы гасырның икенче яртысында Казанның көньяк-көнбатыш читендә кала Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынып, татарлар читкә чыгарылгач барлыкка килгән. Бистә шартлы рәвештә Печән базары тирәсендәге, Юнысовлар мәйданы тирәсендәге йортларга һәм сәнәгать зонасына (Петцольдның сыра кайнату, бертуган Крестовниковларның сабын кайнату, башка сәүдәгәрләрнең тире иләү, эшкәртү һ.б. завод-фабрикалары) бүленә. Бу төбәктә татар милләтенең борынгыдан килгән рухы яши, иң авыр заманнарда да дини-милли йолалар үтәлә. Беренче таш мәчетләр дә нәкъ менә биредә төзелгән. Соңрак Иске Татар бистәсендә мәчет-мәдрәсәләр, кунакханәләр, сәүдәгәрләрнең ташпулатлары төзелә. 17 гасыр ахырларында бистә шәһәр чикләренә керә. Этнограф, тарихчы Карл Фуксның 1844 елда нәшер ителгән “Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях” китабында бистәдә йортларның күбесе ике катлы булып, агачтан салынуы, шул ук вакытта таштан салынганнары да очравы искәртелә.

Бүген башкалабызны туристлык үзәге итү өчен күп эшләр башкарыла. Аның имиджын үстерү, читтә таныту өчен зур көч һәм акчалар сарыф ителә. Дөньякүләм мәртәбәле ярышларны кабул итәргә дә өйрәнеп киләбез. Ә татар башкаласының йөзек кашы булган Иске Татар бистәсе һаман ярым җимерек хәлдә яшәвен дәвам итә. Ә бит чит төбәк һәм илләрдән туристлар Казанга глобализм җимеше булган пентхаусларны, “аквариумнар”ны түгел, нәкъ менә каланың тарихи урыннарын карарга дип килә. Танылган Казан блоггеры, экскурсовод, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова да бистәнең туристлар арасында зур сорау табучы маршрутка керүен раслый. Тик бүген бу урыннар рухи азык бирүгә караганда күбрәк кызгану хисе уята шул.

Татар традицияләрен туплаган бистәдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең күбесенең саклана дигән исеме генә бар. Бу ял көннәрендә биредәге урам-тыкрыкларга сәяхәт ясап, шундый авыр уйларга чумып кайттым. Юлымны заманында Татар бистәсенең иң бай һәм аристократик үзәк урамы саналган Захарьевская урамыннан башларга булдым. Белгәнебезчә, 20 гасыр башларыннан ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри исемен йөртә. Кабан күле янында урнашкан бу урамны үзәк урамнарга якынрак урнашкан булгангадыр бәлки, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, төзек, бистәнең башка урамнарына караганда берничә башка өстен дип атарга була.Урамны 18 гасырның икенче яртысында төзелгән, күптән түгел генә төзекләндерү узган мәһабәт Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре нурлый. Гомумән алганда, бистә территориясендә алардан тыш тагын Печән Базары, Әҗем, Борнай, Зәңгәр мәчет кебек иң матур иман йортлары урнашкан. Үзләре, шөкер, төзекләндерелгән булса да, күбесенең урнашкан урамнары күңелне кайтара.

Эчкәрәк кергән саен урамнарның һәм биналарның хәле мөшкелләнә бара. Быел 125 еллык юбилее бигеләп үтелгән мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән урам ярым җимерек һәм күптән төзекләндерүне көтеп яткан биналардан тора. Бары Юнысов мәйданында Тукайның әдәби музее урнашкан Шамил йорты гына тышкы яктан күңелне җылыта. Хәер, музей бинасының да эчке яктан ремонтка мохтаҗлык кичерүен беләбез. Ә менә музейның артында ук диярлек чүплек өемнәренә очрармын дип һич уйламаган идем.Чүплеккә әйләнгән урын патриот шагыйрь Фатих Кәрим урамына карый. Бу урамда Иске Татар бистәсенең агач архитектура ядкарьләреннән Кәвешче йорты гына утырып калган. Ул Казан өязенең Чувашлы авылыннан (хәзерге Биектау районы) бирегә күченеп килгән һәм вакытлар узу белән Казан халкы арасында кәвешче Кәрим буларак дан алган С.Кәримов истәлеген саклый. Әлеге йортка дәүләт архитектура ядкәре дигән элмә такта куелу да бинаның бер өлешен янгыннан саклап кала алмаган. Бина мескен хәлдә урамның йөзен бозып утыра бирә. Ә менә шул ук урамда урнашкан элеккеге Юнысов-Апанаев йорты бәхетле ул яктан. Ике катлы зур гына бу таш бина төзекләндерелеп казанлыларның сәламәтлеген саклауга хезмәт итә бүген. Биредә хәзер 7 нче шәһәр поликлиникасы урнашкан. Фатих Кәрим һәм Сара Садыйкова урамнары чатындагы 1810-1815 елларда сәүдәгәр И.Габделкадыйров акчасына төзелгән Зәңгәр мәчет тә реконструкциядән соң бу урамның бизәгенә әверелгән.

Сара Садыйкова урамының үзенә килсәк, Иске Татар бистәсендә татар халкының моңлы сандугачы исемен йөрткән урамның булуы бер дә гаҗәп түгел анысы. Тик сәнгать әһеленең исеме сәнәгый зонада урнашкан урамга бирелү башка сыеп бетми. Композиторның гомеренең соңгы елларында Нариманов һәм Татарстан урамнары чатындагы йортта яшәвен исәпкә алганнар дисәң дә... 2006 елда башкаланың топонимика комитеты Нариманов урамының Татарстан урамыннан Вахитов мәйданына кадәрге өлешен Сара Садыйкова исеме белән атап файдалы гамәл башкардык дип уйлаганнардыр инде. Урамның бүгенге күренеше турында сүз аласы да килми. Сүтелеп бетә алмаган ярым җимерек йортлар, яңа сафка баскан күпкатлы торак массивлары, автомобильләрне стихияле кую урыннары, пычрак тыкрыклар – барысы да бар монда. Хәтта кайбер йортларда бүгенге номерлары белән Нариманов урамы вакытында йөрткән номерлары икесе дә сакланган. Шушы җимереклекләр урынында кайчандыр вәгъдә ителгән көянтәле кыз һәм җырлаучы фонтаннарны эченә алган “Җидегән чишмә” композициясен күрәсе килгән иде...

“Нәфис-Косметикс” заводыннан чыккан бөтен авыр исләрне үзенә туплаган, торак йортлары бөтенләй диярлек булмаган янәшәдәге урам татар профессиональ музыкасына нигез салган мәшһүр Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Урам түгел, дөресрәге тыкрык ул. Элек Пләтән урамы дип йөртелгән. Биредә бүген биналар сүтелгән урыннарда агачлар баскан бушлык я булмаса коймалар белән уратылган ниндидер склад кебек биналар утыра. Бирегә илһам чыганагы эзләп килү кая, булганы да чыгып очарлык.

Татарның күренекле сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Садыйк Әхтәмов исемен йөрткән урам да янәшәдә генә. Әхтәмовның тарихи һәйкәлләргә зур ихтирам күрсәткән шәхес булуы мәгълүм. Үзешчән коллективлар белән спектакльләр куеп, ул аннан җыелган акчаларны Сөембикә манарасын төзекләндерү өчен биргән. Садыйк Әхтәмов матбугатта да актив язган, үз мәкаләләрендә, халык белән очрашуларда тарихи һәйкәлләргә сак карау, аларны саклап киләчәк буыннарга тапшыру хакында гел җиткереп килгән. Бүген шушы шәхеснең үз исемен йөрткән урамга карагач, күңел әрни.

Исеменнән үк аңлашылганча, Сафьян урамы 18-19 гасырларда татар һөнәрчеләре, читек-чүәк осталары яшәгән, сәүдә иткән урын буларак кайнап торган. Кызганыч, бүген бу данлыклы урамның исеме генә калган. Ә биредә сәүдәгәр Апанаевларның 3 катлы йорты ярым җимерек килеш утыра. Советлар Союзы Герое, Сталинград өчен сугышларда һәлак булган якташыбыз Фәрит Фәтхуллин исемен йөрткән урамны күргәч, Габдулла Тукайның сүзләрен азрак үзгәртеп шомландыра төнлә түгел көндезләрен дип кабатлый башлыйсың. Татар бистәсенең сәнәгать зонасында утырган бу урам кайчандыр шәхси йортлардан торып, бүген алар урынында калыккан мәһабәт төзек йортлар бармак белән генә санарлык. Калганнары я сүтелеп, урыннарын үлән баскан, яки чүп-чар өеменә әйләнгән, кайберләре карачкы кебек утыра бирә. Бары бу урамны ямьләүче бердәнбер бина - Әҗем мәчетеннән яңгыраган азан тавышы гына күңелләрне бераз тынычландыра. Ул булмаса, шик-шөбһә салучы әлеге урамга ирекле баштан килүнең кирәге булыр идеме икән...

Ә бит 1990 нчы еллар башында ук бистә территориясе саклау зонасы дип игълан ителеп, “Иске Татар бистәсе” префектурасы оештырылган, бу урынны реконструкцияләү һәм торгызу буенча бихисап проектлар эшләнгән иде. Биредәге һәйкәлләрнең күбесе Казанның меңъеллыгына торгызылырга, төзекләндерелергә тиеш иде. Тик аларның, кызганыч берсе дә тормышка ашмады. Алай гына да түгел, төзекләндерүгә яраксыз дигән сылтау белән тыюлык зонасында ядкарьләрне юкка чыгару дәвам итте. 2007 елда бистәне туристлар җәлеп итәрлек итеп яңартуны Испания архитекторы Хосе Асебильога да тапшырып карадылар. Анысы да барып чыкмады.

Бүген элекке префектураны законда каралган вәкаләтләре булмаганга, берни эшли алмады дип аңлата шәһәр җитәкчелеге. Шушы хатаны соңлап төзәтергә булса кирәк, күптән түгел “Иске-шәһәр-Старый город” префектурасы оештырып, аның префектына зур вәкаләтләр бирелде. Россиядә, гомумән, өстән фәрман булмыйча эш башлау гадәткә кермәгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каланың тарихи үзәген төзекләндерүгә җитәкчеләрнең игътибарын юнәлткәннән, үзе Казанның тарихи үзәгендә җәяүле экскурсияләрдә катнаша башлаганнан соң гына шәһәр җитәкчеләре тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклау, торгызуны чынлап торып кайгырта башлады. Бәлки, ниһаять, безнең буыннарга да Иске Татар бистәсенең соңга калып булса да яңарышын күрергә насыйп булыр.

Tatar-Inform.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013