Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов
Фәрит Батталов

Мин – Фәрит, шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар әсирлегендәге көрәштәше Абдулла Батталның кардәше. Туганнарыбыз, Абдулла абыйны иң яхшы белүче – минем әти Фуат, дигән фикер белән килешә иделәр, чөнки ул аның белән авылда бүтәннәргә караганда озаграк яшәгән.

Әтинең сүзләренә башка туганнарның, авылдашларның хатирәләрен дә өстәсәк, шундый портрет килеп чыга:Абдулла Баттал (Габдулла Вазыйх улы Баттал) 1916 елның 1 маенда элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле гаиләдә туган. Ун баладан исән калган алтының бишенчесе булган. Ул тугач та әниләре авырган һәм Габдулланы күрше хатыннары имезгән. Аксыл йөзле, сипкелле егет булып үскән. Сипкелне бетерү өчен шундый ысул бар дигәнне кемнәндер ишетеп, чыпчык эзләреннән алган кар белән битен сөртеп тә караган. Җиде класслы авыл мәктәбеннән соң Чистайда урта мәктәпне тәмамлый; колхозда, аннары әтисе кебек Донбасс шахтасында эшләп ала. Уен-көлкеле, җор телле, шаян кеше булган. Балаларны үлеп яраткан. Аның тирәсендә гел бала-чага чуала, ул аларны ияртеп урманга менә, шигырь юлларына салып агачлар, үләннәр, чәчәкләр турында кызык әкиятләр сөйли. Ул киң холыклы, бик юмарт, ярдәмчел; кешеләр белән бик тиз аралашучан була. Зур Тигәнәлегә шәһәр-район җиреннән кем генә килмәсен, аның белән башта Габдулла танышкан. Таныша да, өйгә дә чакыра. Әнисе тиргәнә, син алдан кисәтер идең, улым, мин табын-мазар хәстәрләп куяр идем, болай кунактан оят бит, ди.

Тора-бара егет, Салих абыйсыннан (Салих Баттал – күренекле шагыйрь, очучы) үрнәк алып, хәрби хезмәткә китү турында хыяллана башлый. Салихның очучы фуражкасын, аннары аның зәңгәр йолдызлы будёновкасын киеп урамга чыкканда, Габдулла һәрдаим кызларның игътибар үзәгенә эләгә. Шул будёновкада ул колхозчылар белән 1930 елда югары уңыш җыеп алган өчен бирелгән күчмә байрак астында карточкага төшкән. Бу фотографиядән зурайтып алынган Габдулла рәсеме классик булып китте – шул рәвештә итеп аны төрле плакатларда һәм, әлбәттә, Казан Кремле янындагы барельефта да күреп була. (Габдуллага бертуган Ләйлибәдәр апасының уллары искиткеч охшаган булып, шулардан берсе – Нариман – рәссам Искәндәр Рафиковның «Җәлилчеләр» исемле картинасына күчергеч булып торган) Салих абыйның улы Виктор: «Габдулланың «армиядә миңа ат белән кылыч бирәчәкләр», дигән сүзләре исемдә калды», – дигән иде.

Үскәч, Габдулла Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Ләкин бер еллап укыгач, бәхетсезлеккә юлыга: пар ат җигелгән арбага утырып складтан азык-төлек алырга барганда, Болакка җитәрәк, атлар дулап китә дә, Габдулла егылып төшә һәм аягын сындыра. Аны госпитальгә салалар, ә терелгәч, янә тикшереп, хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Шуннан аның бер аягы аз-маз аксый торган булып кала. Тик Габдулла төшенкелеккә бирелми. Ул кире Зур Тигәнәлегә кайтып, клуб мөдире булып эшкә урнаша. Нинди генә кичәләр, нинди генә уеннар оештырмый! Ул клубта эшләгән елларда авыл гөр килеп яшәгән. Атна саен концерт, спектакль куела, һәркайсында Габдулла йә алып баручы, йә нәфис сүз остасы, йә артист булып чыга. Баянда да ул оста уйнаган. Хәтта Батталлар гаиләсе концерты да куелган: барысы җырлаган, биегән, Салих дәртләнеп шигырь сөйләгән. Габдулла үзе дә лирик шигырьләр яза (район газетасында күп басылган алар), тәнкыйть мәкаләләренә дә оста. Авылда берәр җитешсезлек, кимчелек күрсә, «утка бастыра», ә мәкалә астына «Г.Баттал» дип имза куя. Галимҗан абые: «Син язасың да, миңа бәйләнәләр», – дип ачулана. Шуннан Габдулла исемен «Абдулла» дип үзгәртә һәм бу исеме астында танылып кала да.

Аның кулдан төпләп ясаган җыентык дәфтәрләре шактый була. Минем әти: «Габдулла исән калса, шигърияттә, бәлки, Салихны да узып киткән булыр иде», – дия иде. Кызганыч, дин күзлегеннән карап, әнисе шул дәфтәрләрне яндырып бетергән булса кирәк. Бервакыт Габдулланы Казанга радиодан чыгыш ясарга җибәрәләр, авыл җитәкчеләрен үтереп мактаган текст тоттыралар. Ул заманда тавышны магнит тасмасына язу әле юк, «тере эфир» гына, шуңа күрә күп кеше микрофон алдында югалып кала. Хәтта үз шигырьләрен яттан белгән Хәсән Туфан да шуларны китаптан укып сөйләгән. Ә микрофон алдына беренче баскан Габдулла Туфан шигырьләрен яттан, чатнатып укып биргән дә, аннары авыл җитәкчеләрен үз сүзләре белән тәнкыйтьләгән – ялганны яратмый, куштанлыкны сөймәгән. Күпмедер вакыттан соң аңа район газетасында корреспондент урынын тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы алдыннан Габдулла берничә ай редакция хезмәткәре булып эшләп алган. Үзе теләп, Фин сугышына китмәкче булган, алмаганнар. Сизенгән төсле: «Гомерем кыска булыр», – дия торган булган ул. Казанга килгәндә Габдулла Ләйләбәдәр апасында тукталган. Әсирлектә дә үзенең «үлем карточкасы»н тутырганда, тору урыны дип ул – Казан, ә ата-анасы дип, Ләйлибәдәрне һәм аның ире Гарифны атаган. Шул рәвешле ул әнисенә кайгысын җиңеләйтер өчен эшләгән, дип ишеттем. Әтиләре, минем бабам Мөхәммәтвазыйх, 1940 елда вафат була.

1938 елда Габдулла үз авылыннан Хәдичә исемле кызга өйләнә. Рәйсә атлы кыз балалары да туган. Тик сабый ике яше тулыр-тулмас вафат була. Сугыштан соң әти, авылга бер кайтканда, Хәдичәне тегермәндә очраткан. Булмады безнең бәхетләр, дип елаган Хәдичә. Соңыннан, Габдулланың әнисеннән рөхсәт сорап, ул бүтән кешегә кияүгә чыга. Анысының ике баласы була, шуннан тагын җиде балалары туа. Соңгы елларында Хәдичә, шуларда торып, 2003 елда үлгән.

Бөек Ватан сугышы башлануга Абдулла фронтка китәргә ашкына һәм бу максатына ирешә дә. Аның сугышкан, әсирлеккә эләккән урыннары безгә билгеле түгел. Моны аның яшерен оешмадагы көрәштәше Фәрит абый Солтанбәков та белмәгән (мин аның белән танышып өлгергән идем). «Ул турыда Абдулладан сорашканым булмады», – дип җавап бирде ул миңа. Әсирлектә Абдулла абый Гайнан Кормаш җитәкләгән яшерен төркемгә керә, элемтәче вазифасын үти. Кормаш, Хәсәнов, Солтанбәков белән фашистларга каршы листовкалар тарата. Хыянәтче аркасында төркемнәре фаш ителгәч, 1943 елның 10 нчы августыннан башлап, аның бөтен әгъзалары кулга алына, ә 1944 елның 25 августында Абдулла Баттал ун иптәше белән бергә гильотинада, сигезенче булып, җәзалап үтерелә.

***
Сугыштан соң, «җәлилчеләр» дип аталганнары турында нинди генә хәбәр кайтмасын, аларның, шул исәптән Габдулланың да, сатылганына бер туганыбыз да ышанмаган. Югыйсә, адәм баласы гайбәткә тиз ышана. Яшерен заводларның берсендә мастер булып эшләгән әти үзе турында: «Менә, халык дошманының энесе», – дигән авыр сүзләрне гел ишетеп торган. Аны дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәннәр исемлегеннән дә сызып атып барганнар. Вакыты белән бу хәл бераз җиңеләйсә дә, әти, эшләгән цехтан китеп, шул ук заводның конструкторлык бюросына күчкән. 1966 елда Муса Җәлилгә һәйкәл ачу да халыкта йөргән фикерне әллә ни үзгәртмәде – кемнеңдер хыянәтче булган дигәненә ышану, намуслы булган дигәненә караганда тизрәк ябыша бит. Абыйсын хыянәтче дип һаман телгә алу әтинең дә холкын боза барды һәм, минемчә, ахыр чиктә сәламәтлеген какшатты. Җитмәсә, Брежнев заманында хәрби билетларны алмаштыру кампаниясе нәтиҗәсендә, әтинең сугышта катнашканы турында язуы да юкка чыккан. Шул сәбәпле, ул тиешле таныклыгын да ала алмаган. Менә шулай: хәрби бүләкләре – орден-медальләре дә бар, ә таныклыгы юк – ялган исем белән йөрүче кебек. Шуңа түзә алмыйча, пенсиягә чыкканда, әти берьюлы партиядән дә чыкты. Соңыннан, бик зур көч куеп, аның сугышта катнашканлык статусын торгыза алгач, минем кулымнан яңа таныклыкны әти дәвалап булмый торган авыру хәлендә алды, шунда кул куярга да аның хәле җитмәде. Бер ай ярым да узмыйча, ул дөнья куйды…

Бервакыт әти: «Абдулланың әсирлектә һәлак булуы хәтта яхшыга булды. Сугыштан кайткан булса, аны Сталин лагерьларында үтергән булырлар иде», – диде.

…1990 елның мартында безгә аноним хат килеп төште. 1969 елда Төркиядә үлгән тарихчы Габделбари Баттал турында «Татарстан яшьләре» газетасындагы мәкалә кырыена хаталы, ямьсез язу белән тутырылган язма ята иде:

«…Баталов, вы врёте, что ваш брат казнён – он жив, он фашист, предатель… Ты хуже абдуллы (исем кечкенә хәрефтән – Ф.Б.), вас судить надо…» – һ.б. Почерк һәм хаталар буенча анонимны таныдык: унбиш ел элек бу кеше безнең туганыбыз булып китте, һәм аның улы уңайсызланып булса да, безнең фаш итүебезне таныды.

Мәгълүм ки, 1994 елда Кормаш төркеме әгъзаларын җәзалап үтерүгә илле ел тулу уңаеннан Җәлил һәйкәле артында аларга барельефлар ачылды. 1999 елда Абдулла Батталның туган авылында авыл советы карары нигезендә, урамнарның берсенә аның исеме бирелде (Салих Баттал, Муса Җәлил урамнары да бар). 2003 елның 8 маенда авылда тантаналы рәвештә Туган якны өйрәнү музееның яңа бинасы ачылды, шуның бер бүлмәсе Батталларга багышланган. Язучы Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән 1990 елның 5 маенда СССР президенты Михаил Горбачёвның «җәлилчеләр»не үлгәннән соң I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында Указы да чыкты. Бу хәбәрне ишетү безнең өчен бәйрәм кебек булды. Бигрәк тә – әти өчен! Бу Указны үтәп, ел ярымнан Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев геройларның туганнарына орденнар тапшырды. Ә 2005 елда алар «Бөек Җиңү» орденына да лаек булдылар.

***
Хәзер инде берничә моңсу, әмма дә үзем өчен һич тә бәхәссез булган фикерләрем белән дә уртаклашасым килә. Җәлилнең көрәштәшләре, бөтенесе дә диярлек, аның күләгәсендә кала бирәләр. Аларны кайвакыт аерым, кайвакыт «иптәшләре» дип, Җәлилнең йә чираттагы туган көнендә, йә җәзалап үтерелгән көннәрендә генә телгә алалар. 2006 елның 23 августында Җәлилнең фатир-музеенда язучы Рафаэль Мостафин сөйләгәнчә, язучыларның «җәлилче»ләргә Советлар Союзы Герое исемен бирү үтенечен Мәскәүдә берничә мәртәбә кире каккач, исемнәрен шәһәр урамнарына, торак пунктларына биреп булса да мәңгеләштерү карар ителгән иде. Чынбарлыкта бу карар да фәкать Абдулла Алишка карата гына үтәлгән. Сүз уңаеннан, «җәлилчеләр»нең исемнәрен бирү-бирмәү аларның элекке профессияләренә карап хәл ителгән, дигән фикер туа. Язучы Җәлил белән Алиш исемнәрен мәңгеләштерү – бик тә урынлы, ләкин аларның иптәшләре – элекке укытучы, Госстрах инспекторы, колхозчы-клуб мөдире, сатучы, төзүче, бухгалтер һәм хәрби хезмәткәрләр – әсирлектә алардан һич тә ким булмаган батырлык күрсәткәннәр ләбаса.

Җәлилне, үлгәннән соң, Герой итеп, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән 1956 елда бүләкләгәннәр, ә иптәшләре, Бөек Ватан сугышы орденына да 1990 елда гына – Җәлил бүләкләнгәннән соң 34 ел узгач кына лаек булдылар. Җәлилгә һәйкәлне 1966 елда ачканнар, иптәшләренә барельефларны 1994 елда – 28 елдан соң. Урамнар чираты кайчан җитәр икән? Әллә Җәлил исеме кушылган урамнар саны иптәшләренең исемнәре булмавын тулысынча аклыймы?!

2007 елның 17 февралендә «Яңа гасыр» телеканалында барган «Хәерле иртә» тапшыруында профессор Хатыйп Миңнегулов, Җәлилнең тууына 101 ел тулуга багышлап, болай дип әйтте (язма буенча сүзгә-сүз китерәм): «Йөзьеллыгы узды, аннан тыш – берьеллык. Әле менә шушыннан соң да шактый чаралар уздырылыр, ләкин әле Муса Җәлилне, үзенең эшчәнлегенә, үзенең иҗатына югары лаеклы дәрәҗәдә күтәрә алганыбыз юк. Ә бит Муса Җәлилнең менә шундый эшчәнлеге, фидакярлеге шулкадәр зур, һәм аны инде, теге, татарның бер символы итү кирәк, бу һич тә инде арттыру түгел». Ә мин бу эш күптән арттырып үтәлгән, дип уйлап йөри идем әле… Бер-беренә тиңнәрдән фәкать берсен генә нык «аллалаштыру» аңа ихтирамны ныгытмый бит. Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановның «Зачем живым Долина смерти?» китабында язганы белән тулаем килешәм: «Такие «приписки» только компрометируют Джалиля» («В чём заключался подвиг Джалиля?» мәкаләсе, 181 бит).

Шул ук елда – 25 августта, Кремль янындагы чираттагы митингта Татарстан мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров: «Җәлил – татар халкының горурлыгы, какшамас милли рух символы», – диде. Туфан Миңнуллин: «Җәлилне без конкрет язучы, герой буларак кенә искә алмыйбыз, татар халкының символы буларак, батырлык үрнәге буларак искә алабыз…» Шагыйрь Ренат Харисның чыгышы бүтәннәрдән конкрет булуы белән аерылып торды: «Мәрмәргә, гранитка, бронзага әйләнгән кешеләрнең исемнәре, һичшиксез, энциклопедияләрдә булырга тиеш иде, әйе бит? Әмма ләкин сез безнең энциклопедияләрне, энциклопедик сүзлекләрне актарып карасагыз, Сәлим Бохаров турында да, Зиннәт Хәсәнов турында да, Абдулла Батталов турында да, хәтта Гайнан Кормаш турында да аерым мәкаләләр таба алмассыз… Аларның исемнәрен, һичшиксез, энциклопедияләрдә, китап битләрендә ныграк һәм тирәнрәк калдырырга кирәк». Бу фикер күптән ап-ачык иде, ләкин аның мондагы аз санлы җәмәгатьчелек алдында булса да әйтелүе күңелемә хуш килде.

«Моабит дәфтәре» исемле нәфис фильм (заманында «Вузовец» кинотеатрында барды) туганнарыбыздан беркемгә дә ошамады. Алар фикеренчә, фильмда Җәлилнең көрәштәшләре турында рәтләп әйтелмәгән, Абдулланы уйнаган актёр да аның үзенә ни төс-кыяфәте, ни холык-фигыле белән туры килми.

Кормашның яшерен төркемен фаш итүдә Батталның гаепле икәнлегенә нинди дәлилләр бар? Имеш, ул провокаторны танымыйча, аңа төркемнәре турында сөйләгән… Иптәшләре аны ышанучан кеше итеп сыйфатлаганнар, дигән сүзгә мин, мәсәлән, документларга нигезләнгән «Люди и маски» исемле китаптан өзек китерә алам (Карчевский Ю., Лёшкин Н., Уфа, 1982): «Можно документально подтвердить, что и Курмаш вёл откровенные разговоры с Ямалутдиновым, да и с Исламгуловым и Тинчуриным тоже (фашист агентлары – Ф.Б.)» (102 бит); «Пока Джалиль готовил на кухне ужин, Мурзагулов знакомился с немногочисленной библиотекой… Между страницами 46-47 был заложен листок, исписанный по-татарски… Это было «Обращение к солдатам легиона». Оно призывало принять участие в дне «Х», повернуть оружие против гитлеровцев…» (104-105 бит); В одной из «Моабитских тетрадей» Муса Джалиль указал, что предал подполье Ямалутдинов… Но он знал лишь нескольких человек и только в Едлино. Тюремному же заключению подверглось сразу несколько десятков – одновременно в Едлино, Берлине и на Украине» (109 бит).

2006 елда Рафаэль Мостафинның «Муса Җәлил турында истәлекләр» исемле китабы чыкты – бераз тулыландырылган булса да, чынбарлыкта Гази Кашшафның 1964 елда чыккан «Муса турында истәлекләре»ннән ерак китмәгән». Ләкин яңа автор монда чыннан да кызык нәрсәне керткән – подпольщик Михаил Иконниковтан алган ике хатның өзекләрен шундый кереш сүз белән биргән: «Әлегәчә басылмаган шул ике хаттан өзекләр китерәм. Сүз, нигездә, Әхмәт Симай турында бара. Ләкин бу хатлар Җәлил һәм башка җәлилчеләр кичергән хәлләрне тулырак күзаллауга ярдәм итәләр» (218 бит – Ф.Б.). Иконниковның бер хатыннан шушы өзек мәгънәле: «Рабендорф лагерена ике качкынны тотып кайтаргач, Симаевка тагын бер борчу өстәлде: баш күтәрергә әзерләнгәндә генә, яшерен оешма кешеләре, саклану чараларын онытып, кирәкмәгән кешеләргә ышаныч белдереп, үзләрен сиздерделәр… Алар әле күп нәрсәне судтан соң гына аңлап алалар. Бер-берсенең хатасын күрәләр, ләкин үпкәләү юк. …Муса чамасыз ышанучан иде, хәер, төркемдә бер ул гына түгел, ышанучанлык аркасында башкалар да интегә. Чөнки совет кешесе арасында ниндидер сатлык җаннар бардыр, дип берәүнең дә башына килми. Бу – Җәлилнең төп ялгышы, ди Симаев. Шушы чамасыз ышаныч аркасында Җәлилнең листовкаларны кая яшергәнлеген дә беләләр…» (223 бит). Әлбәттә, «ышанучанлык аркасында интегү»челәр арасында Абдулла абыйның да булуын мин фараз итә алам, тик нигә «башкалар»да «Баттал»га әверелгәннәр?!

Ниһаять, Фәрит Солтанбәков үз китабында болай яза: «50 нче елларның урталарында һәм ахырларында матбугат битләрендә җәлилче каһарманнар турында истәлек-язмалар күренә башлагач, «Идел-Урал» легионында, Едлинода бергә булган иптәшләребезнең кайсысыдыр тарафыннан саксыз рәвештә: «Абдулла Батталовның, үзе дә сизмичә, сатлык җан Ямалетдиновка артык ышануы, аны тизрәк үз ягыбызга аударырга ярдәм теләве, фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итте кебек», – дигән ялгыш фикер әйтелә. Аннары шул фикер Җәлил һәм җәлилче каһарманнарның тормыш юлын өйрәнүче мөхтәрәм язучыларыбызның һәм тарихчы галимнәребезнең китапларына да кереп китте. Мин дә моңа, ничектер, үз вакытында тиешле игътибар бирмәгәнмен – шуңа бик үкенәм хәзер. …Төннәр буе йокламыйча, Баттал турында еш уйланам – аңа карата әйтелгән хаксыз сүзләрне тәмам юкка чыгарып, намуслы, пакь исемен сөйгән халкыма кайтарырга телим. …Соңыннан, гестапочылар тарафыннан кулга алынгач та, фашистлар өчен «теш үтмәслек чикләвек» булды ул» (67-68 бит).

Аргументлар булмагач, Абдулла абыйның артык ышанучанлыгына хәтта без дә ышана башладык. Фәрит абый белән бу хыялыбызның тиз арада тормышка ашуы әле дә шикле (инде ул да вафат). 50 нче елларның ахырларында «җәлилчеләр»дән «хыянәтче» тамгасын бетергәннәр, тик Батталга гына аны «беркатлы» дигән тамгага алмаштырганнар. Шулай килеп чыга…

Рафаэль Мостафин әйтүенчә, легиондагы Шамбазов исемле әсир-рәссам, допросларда имеш-мимешләргә сылтап, Җәлилне җәзалап үтермәгәннәр, ул немецлар белән бергә Көнбатышка качкан, дигән. Шамбазов күрсәтүенә таянып, Җәлилне хыянәтче дип санап, 1946-1952 елларда аңа каршы җинаять эше кузгаталар. Бу сылтаманы тикшерер өчен «компетентлы органнар»дан хәтта Көньяк Америкага да махсус кеше җибәрәләр… Нигә соң әле Җәлил турында ишетелгәнне шулай нык тикшерәләр, ә Баттал турында гайбәт дәвам иттерелә – яшерен булмаган шундый чыганаклар була торып та?! Артык ышанучанлыгын монда кем күрсәтә соң, «мөхтәрәм язучыларыбыз һәм тарихчы галимнәребез» түгелме?

***
Әсирлектә Җәлил шәп шигырьләр язган, шуңа күрә дә аның патриотик шигырьләренең бер өлеше туган иленә кайта алган, дип уйлыйм. Шуннан соң Җәлилне яшерен төркемнең оештыручысы һәм ялгышмый торган җитәкчесе, дип саный башлаганнар. Иконников хатларында, дата итеп, 1980 нче ел күрсәтелгән, ә Рафаэль Мостафин аларны беренче мәртәбә 2006 елда гына бастыра. Димәк, бу тарихи вак-төякләр киң җәмәгатьчелек өчен егерме алты ел буена сер булып торган!

Иптәшләренә биргән сүзендә торып, Фәрит Солтанбәков Баттал турындагы хатирәләре белән 2001 елда гына, китап язып, уртаклаша алган, анысы да (китап чыгаруы) балалары һәм бер киявенең матди ярдәмендә. Фәрит абый сөйләгәнчә, Абдулла абый үз мәзәкләре, шаян сүзләре белән иптәшләренең күңелләрен гел күтәреп торган, дуслары төшенкелекне, тоткынлыкта булуларын да онытып җибәргән. Рафаэль Мостафин әйтүенчә, шуның өчен фашистлар Батталны аерым камерада тотарга тырышкан. Әллә шундый киң күңелле, җор холыклы булганга – Абдулла абыйны бүтәннәр өчен «яшен уздыргыч» итеп сайлаганнармы, дип тә уйлый башладым мин.

Тарих фәннәре докторы, Абделхан Әхтәмҗан «Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму» исемле китабында Баттал турында болай дип яза: «Именно к нему, человеку доверчивому, эсэсовцы подсадили провокатора, который и навёл на след подпольной группы» (94 бит); Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» спектаклендә дә Баттал иптәшләре алдында үкенә: «Сез бит беләсез, мин бит ышанучан кеше. Әнә шул ышанучан булуым аркасында монда килеп каптык! Мине бит кешеләргә ышанырга өйрәттеләр; кеше булгач – минем өчен барысы яхшы. Кемнең чын кеше, кемнең сатлык җан икәнен аера алмыйм…». Шагыйрь Ренат Харис «Җәлилчеләр» поэмасында Батталның гаеп хисеннән өзгәләнүен күрсәтергә тырыша:

– Сатлык җанны таный алмадым
һәм күрсәттем җепнең очын мин.
Вөҗдан газабының ялкынын
йотып янам шуның өчен мин…

…Бу юллар әле ихтирам белән язылган, ә менә Диас Вәлиевнең «День «Икс» пьесасында (1986 елда сәхнәдә бер куелып, ул тиз онытылган да) Абдулланың иптәшләреннән берсе ярсулы тавыш белән: «Ну, почему Баттал ляпнул, что восстание состоится четырнадцатого! Ну, почему…», – дип кабатлый. Минемчә, Кормаш төркеме әгъзалары турында «яңа ачылган», ә чынбарлыкта күптән билгеле булган фактларга таянып язылган пьесаның өченче варианты килеп чыгуы дөрес булыр иде.

Юриспруденциядә: «Шикле фаразлар гаепләнүче файдасына юралырга тиеш», – дигән кагыйдә бар. Нигә соң җинаять ясаганнарга карата кулланыла торган бу кагыйдә патриот булып танылганнарга карата кулланылмый? Менә шулай, Кормаш белән Баттал әлегә төркемнәрендә ике «полюс» булып кала: беренчесен шуның җитәкчесе итеп танып бетермиләр, икенчесен исә халыкта Германиядә булган бөтен яшерен челтәрне беркатлылыгы аркасында ачкан кеше, дип саныйлар.

2008 елда Мари Республикасында урнашкан «Кичиер» санаториесында ял иткәндә, мин санаторий китапханәсендә Мари Республикасы районнарына багышланган берничә китап күрдем. Мәсәлән: «История сёл и деревень Республики Марий Эл. Сборник документальных очерков». Бәрәңге районына багышланган китапның 158 битендә, Кормаш укытучы булып эшләгән Куян авылы турында шундый юллар таптым: «Немало подвигов совершено куянковцами на фронтах и в тылу. Особое предпочтение жители деревни отдают своему земляку Гайнану Курмашеву, боровшемуся с фашистами в плену рядом с поэтом-героем Мусой Джалилем. Г.Курмашев героически погиб, возглавляя антифашистскую подпольную группу в концлагере». Күргәнегезчә, авторлар бөтен нәрсәне үз исемнәре белән атарга оялмаганнар һәм Җәлил ролен кечерәйтеп күрсәткәнбез, дип санамыйлар. Ә авторлар итеп монда «координационный и редакционный советы, комитет Республики Марий Эл по делам архивов, Государственный архив Республики Марий Эл, администрация муниципального образования «Параньгинский район», дип язылган.

***
Алты елга якын әзерләнеп, 2009 елда мин кызым Наилә белән, ниһаять, Германиягә барып кайттым. (Кызыбыз Наилә инглизчә иркен сөйләшә, ә немецлар бу телне аңлый.) Берлинда таныш тәрҗемәчебез Джон Нокс белән өчебез Штауффенбергштрассе урамындагы Герман Каршылык музеена бардык; Татар-башкорт мәдәни үзәгенең рәисе Венера Вәгыйзова, безгә юл күрсәтеп, Кормаш төркеме әгъзалары җәзалап үтерелгән урынны – Плетцензее төрмәсенең мемориаль өлешен карадык, хәтта Берлинның Шарлоттенбург районы ЗАГСында Абдулла абыйның үтерелүе турындагы таныклыкны да ала алдык. Герман Каршылык музееның компьютер базаларында Җәлилнең балачак рәсемнәреннән башлап, бөтен иҗаты диярлек чагылган, ә иптәшләренең – рәсемнәре дә, «үлем карточкалары» гына. Музей хәзмәткәре Андреас Хэрбст әфәнде (Andreas Herbst) Абдулла Баттал турында бөтен булган мәгълүматны үзенә җибәрүебезне үтенде. Казанга кайткач та без, аңа немец теленә тәрҗемә итеп, Абдулла абыйның биографиясен, берничә фоторәсемен юлладык. Берлиннан моңа җавап – «herzlichen Dank» алдык.

Гайнан Кормаш музее җитәкчесе Фәйрүзә Вәгыйзова белән элемтәгә кереп, шул ук елның декабрендә улым Камил белән әлеге авылга барып кайттым. Музейларын карап, мәктәп балаларына Берлинга баруыбыз хакында сөйләп, Кормашның туганнарына да кереп чыктык. Җәлил иптәшләренең үлгәннән соң орден белән бүләкләнүен монда белмәгәннәр дә, район үзәгендә – Бәрәңгедә Кормашка һәйкәл кую мәсьәләсе дә тынып калган.

2011 елның 25 августында, митингтан соң, Михаил Черепанов* мине абыйның фамилиясе телгә алынган хатлар белән таныштырды. Язучы Рафаэль Мостафинның легионерлар белән язышкан хатлары иде бу. Рафаэль әфәнде шуларны аңа васыять иткән булган. Хат авторлары язганча, Сәйфелмөлеков, Батталов, Хәсәновны немецларга хыянәтче Җәмалетдинов (Ямалетдинов) саткан.

Шул елны Михаил мине тагын бер «кызык» кәгазь белән таныштырды. Бу – Эстрин Е.А. исемле берәүнең 2011 елның 15 гыйнварында Россия президенты аппаратына җибәргән «идеологик диверсия»се, «Казанның үзәгендә ун хыянәтче һәм фашистларның астыртын булышчыларына урнаштырылган барельефлар» турындагы әләге. М.Черепанов үтенече белән, мин аңа Татарстанның мәдәният министрлыгына тапшырыр өчен, Эстрин язуына бәя биреп җибәрдем. Аның бу соңгы хатына, юридик бәя дә биреп, массакүләм матбугат чараларында бастырырга тәкъдим иттем – әлбәттә, автор фикерен үзгәртер дип түгел, гайбәт ташкынын туктатып карар өчен генә. Аның бу «кисәтүләр»е белән җәнҗаллы, «Барбаросс инкыйразы» исемле, суд бәяләмәсе буенча Муса Җәлилнең намусына кагылган пьеса арасында нинди аерма бар соң?! Кызганыч, бер аерма бар монда: пьеса буенча Татарстандагы РФ Прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты яла факты нигезендә җинаять эше кузгатса, ә Эстрин «исх. 2015-221 от 13.04.2011» номерлы «белгечләр»дән генә чираттагы җавап ала. Шул җавап аны чираттагы «сигнал» язуыннан туктата аламы соң?

Ә 2011 елның 9 сентябрендә, ниһаять, миңа «Моңлы бер җыр» пьесасының авторы Туфан ага Миңнуллин җавап бирде. Аның белән очрашып сөйләшергә мин күптәннән тырыша идем. 25 августта митингта үзен күргәч, мәкаләмне кәгазьдә бастырып аңа тапшырырмын, дип килештек. «Син барысын да дөрес язгансың, шуңа күрә Абдулла Батталны гаепле итеп күрсәткән урынны пьесадан алып ташлармын», – диде Туфан ага. Күренекле драматургтан шундый сүзләрне ишетергә мин өметләнмәгән дә идем… Чыннан да, «Яңа Гасыр» телеканалы фондындагы пьеса язмасыннан ул урын юкка чыккан.

Кормаш төркеменең тарихын ныграк беләсе килеп, бервакыт, моны немецларның үзләреннән сорашып була бит, дигән фикер башыма килде. Берлиндагы Герман Каршылык музееның 2009 елдан бирле безгә таныш хезмәткәре Андреас Хэрбст әфәндегә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем: «Бу темадан «Geschichtes Stunde» – «тарих дәресе»н алыр өчен безгә нинди дә булса белгеч белән очрашып булмасмы икән?» – дидем. Хэрбст әфәнде безгә Бернд Флорат (Bernd Florath) исемле хезмәткәренең электрон адресын биреп, аны нәкъ шул төркем тарихы буенча эксперт, диде.

Ниһаять, 2013 елның 23 июлендә мин кызым белән икенче мәртәбә Берлинга очып килдем. Кызыбыз Наиләгә карап, бу юлы чит илгә барыр алдыннан хәтта мин дә бераз немец телен өйрәнеп, хәл кадәри сөйләшеп тә йөрдем. Икенче көнне без Хэрбст әфәндегә кереп, аннан алган адрес буенча Флорат әфәнденең эш урынына киттек. Ул – «элекке ГДРның хөкүмәт куркынычсызлыгы хезмәте документлары буенча федераль вәкаләтле вәкил» булып чыкты («Der Bundesbeauftragte für die Unterlagen des Staatssicherheitsdienstes der ehemaligen DDR»).

Бернд Флоратның безнең сорауларга биргән җавапларының асылы шул: 2002 елда Прага архивында Кормаш төркеме әгъзаларының «рейх дошманнары» булуын исбатлый торган мәгълүмат табылганнан бирле бүтән яңалык юк. Бу төркемгә кагылышлы бердәнбер документ (ассызымлап әйтәм – сүз нәкъ документлар турында бара) – тоткындагы кешеләрнең теркәү карточкалары. Герр Флоратның эш урыны – федераль архивның бер өлеше. Хәрби архив Фрайбургта урнашкан. Хәрби суд архивы сугыштан соң Прагага күчерелгән, ләкин аның зуррак өлеше югалган, төркем әгъзаларыннан сорау алу протоколлары да сакланмаган. Легион солдатлары өчен төркем чыгарган газеталары да Фрайбургта булырга тиеш, тик алар хәзер дә укылмаган, чөнки рус, татар, гарәп хәрефләре белән бастырылган текстларны аңлаучы Германиядә табылмаган. Бу газеталарны профессор Абделхан Әхтәмҗан карап алырга җыена иде.

«Идел-Урал» легионындагы төркем немецларның пропаганда ячейкасы булып саналган. Ләкин татарлар һәм башкортлардан төзелгән беренче батальон Кызыл Армия ягына күчкәннән соң, гестапо, ул немецларга каршы агитация алып бара, дип шикләнә башлый һәм төркем әгъзаларын кулга алырга шул шик җитә дә. Гестапо өчен алар арасында аерма булмаган, барысы да «хыянәт» өчен хөкем ителгән. Төркемнәре фаш ителүендә дә кемнеңдер гаебен күрсәтә торган фактлар юк. Җәзалап үтерер алдыннан барысын да коточкыч рәвештә газаплаганнар…

Германиядән кайткач та кайберәүләр мондый фикер әйтте: имеш, анда музей белән төрмәгә кереп чыгар өчен генә вакыт, акча әрәм итәсе идеме?! – диделәр. Алай икән, нигә соң кешеләр үз туганнарының каберләре янына барып, аларны чистартып кайта?! Сугышта катнашучыларның оныклары, торыннары, бабаларының һәлак булган урыннарын беләсе килеп, эзләп йөри?! Яу кырында ятып калганнарның сөякләрен эзләүчеләр экспедицияләргә китә?! Ни өчен архивлар эшли?! Кемгәдер нахак гаеп тагылса, һәм бу гаепләнүче сезнең туганыгыз булса, ни эшләргә?!


http://beznenmiras.ru/kem-ul-abdulla-battal/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013