Бүген Әдипләр: Журналистлар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Журналистлар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр Әминов
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Флорид Әгъзамов
(1936-2005)

Осталар остазы

Ул зур дәүләт бүләкләре дә алмады, аның исеме зур мөнбәрләрдән дә артык макталмады, ул хәтта түгәрәк юбилейларын да үткәрә алмыйча арабыздан шактый иртә китеп барды. Гәрчә Татарстан журналистикасының патриархларыннан берсе булган Флорид ага Әгъзамов исемен бүген дә бик күпләр олуг остаз, педагог һәм галим буларак яхшы хәтерлидер.

Флорид Әгъзамов узган гасырның икенче яртысында безнең республикабыз өчен, алай гына да түгел, бөтен Идел буе, бигрәк тә милли татар журналисткасы өчен кадрлар әзерләүнең, тәрбия­ләү­нең башында торды. Ул канат куеп чыгарган шәкерт-журналистлар кайларда гына эшлә­ми бүген?! Татарстанның һәр районында, республи­ка­ның барлык матбугат органнарын­да, башка республика һәм өлкә­ләрдә, Мәскәүнең үзендә... Илнең төп басмасы “Российская газета”ның редакторы булып аның шәкерте Владислав Фро­нин эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Татарстандагы баш мөхәррирләрнең күпчелеге шулай ук Әгъ­замов мәктәбен узган.

Флорид Әгъзамов кыюсыз гына университет бусагасын атлап кергән дистәләрчә татар балаларының беренче булышчысы, ярым ятим нәү­мизләрнең килеп сыеныр кешесе була белде. Аның әнә шундый киң күңелле, олы җанлы гуманист шәхес булып формалашуы үз тормыш юлы­ның сикәлтәләре белән дә бәйле булгандыр.

Ул 1936 елда Башкортстандагы Чакмагыш районы­ның матур табигатьле Бикмәт авылында дөньяга килә. Шул гүзәл табигатьнең тәэсире булгангадыр инде, аңа кечкенәдән үк иҗат итү, язу җене кагыла. Тик авыр, бала-чага күтәрмәслек башка шөгыль­ләргә керешергә туры килә: “уфалла” белән урманнан утын, яланнан салам ташый, кирпеч суга, печән чаба, салам эскертли. Ул заман балаларына сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була. Шул ки­түдән Флоридның атасы әйләнеп кайтмый, кеп-кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, яу кырында газиз башын сала.

– Әй, яшьли нужаны күреп тә карады соң, – диләр Фло­ридның авылдашлары.

Тормыш дигәнең әнә шулай кыйнап, шагыйрь Хәсән Туфан әйтмешли, “еламаска өйрәтә” торган үги әти дә була ала икән. Хәер, бу кыйнауларның үз файдасы да булмый калмагандыр. Һәр нәрсәне фәкать тырышлык белән генә алырга кирәгенә Флорид шулай яшьли өйрәнә. Бу тырышлыгы аңа сугыштан соңгы авыр елларда, күршеләрендәге Яңа Каты урта мәктәбен тәмамлаганда кө­меш медаль “бүләк итә”.

Кечкенә яшьтән атаклы шагыйрь булырга хыялланган Флорид зур өметләр белән татар әдәбиятының Мәккәсе булган Казанга юл ала. Аны монда да тормышның авыр зынҗыры көтеп тора икән. Универси­тетның татар бүлегенә укырга кергән егет студентлар тормышының ачлы-туклы бөтен михнәтлә­рен башыннан кичерә. Аннары Флорид Питрәч районына барып эләгә. Шул вакыттан башлап Ф.Әгъзамовның бө­тен гомере журналистикага барып тоташа. Аның сәлә­тен, тырышлыгын күреп, тиздән “Социалистик Татар­стан”га эшкә чакырып алалар. Монда ул шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләп бара.

– Тормышның иң истә­лекле еллары булды алар, – дип искә ала иде Флорид Има­мәхмәтович. – Бөтен татар мә­дәниятенең үзәгендә кайнарга туры килде бу чорда.

Чынлап та, яңа әдәби әсәрләргә, спектакльләргә язылган дистәләрчә рецензия, әдәбият-сәнгать әһел­лә­ре­безгә багышланган очерклар, күренекле әдипләр, танылган актер һәм җырчылар, композитор һәм рәссамнар белән даими аралашулар рухи яктан искиткеч баеткан журналист Флорид Әгъ­замовны. Соң­рак, газетаның баш мө­хәррире булып озак еллар эшләгән, танылган журналист Шәмси ага Хам­ма­товның урын­басары итеп билге­ләнгәч тә, бөтен республика иҗ­тимагый тормышында актив катнашырга туры килә аңа.

Кеше тормышында язмышка кискен үзгәрешләр кертүче берничә вакыйга бул­мый калмый. Флорид Әгъ­замов өчен мондый вакыйга 1968 елда була. Ул Мәскәүдә журналистика буенча аспирантурага керә. Анда диссертация язу өстенә, башкаланың мәдәният хәзи­нәләре белән таныша. Диссертация яклап Казанга кайткач, янә “Социалистик Татарстан” газетасы мөхәррире урынбасары, янә әдәбият-сәнгать, мәдә­ният дөньясы...

Күп тә үтми, партия өлкә комитетына чакырып, аңа Казан дәүләт университетының яшь тармакларыннан берсе булган журналистика ка­федрасын җитәкләргә тәкъ­­­дим итәләр. Заманы шундый: партия кушкач, бармый хәлең юк. Шулай итеп, Ф.Әгъзамов Идел буе төбәге өчен журналист кадрлар әзерләүче үзәкне аякка бастыру һәм ныгыту эшенә ке­решә. Укытуның формаларын төрләндерү, гыйльми эшне җан­ландыру, редакцияләр белән элемтәне ныгыту, студентларны активлаштыру юнәлешендә зур көч куя. Үзе исә әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшли, татар календарен чыгаруны дәвам иттерә, тәрҗемә эше белән шө­гыльләнә, журналистикада гуманизм принцибын тикшереп, китаплар, мәкалә­ләр чыгара, төрле конферен­ция­ләрдә фәнни докладлар ясый. Кафедрага җитәкчелек итү белән бергә, универ­ситетның филология факультеты деканы итеп сайлана. Бу елларда Ф. И. Әгъ­замов журналистика бүлеген факультет итү, татар журналистикасы кафедрасы ачу идеясен тормышка ашыра, факультетның беренче деканы, кафедраның беренче мө­дире була.

Җәмәгать эшлеклесе буларак та танылган кеше иде безнең Флорид Имамәхмә­тович. Озак еллар Татарстан Журналистлар берле­генең президиум әгъзасы булды. Журналистика теоретигы гомере буе республика матбугатында публицистик мәка­ләләре белән чыгыш ясады. Чирек гасыр буе татарча стена календарьларын чыгаруда катнашты.

Үзенең тормышы, яшәү рә­веше белән сөекле остазыбыз кешелеклелек дигән бөек принципка тугры булды. Булачак каләм иялә­рен беренче чиратта үзенең шәхси үрнәге, си­рәк очрый торган киң кү­ңел­лелек, кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбияләгән бу олпат затның исеме, һич­шиксез, Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән инде язып куелды!

ВАСИЛ ГАРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013