Бүген Әдипләр: Рәфикъ Юныс
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфикъ Юныс


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
shagir-h.htm Рәфикъ Юныс—Арча районы, Кәче авылыңда 1943 нче елның 1 нче мартында туган.
"Ю" хәрефенә язмалар

ШАГЫЙРЬ, ПУБЛИЦИСТ...

Күп шигырьләр, берсеннән-берсе кызыклы, фәлсәфи публицистик язмалар һәм күренекле шәхесләр белән уздырган тәфсилле әңгәмәләр авторы Рәфикъ Юнысның 2000 елны "Татарстан референдумы" дигән гаҗәеп китабы да дөнья күрде. Әмма, нигәдер, әдипнең бу күпкырлы матур иҗаты әдәби тәнкыйтьтә тиешле бәһасен алганы юк әле. Ул һаман да тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә кала бирә.

Рәфикъ Юнысның үзенең 60 яшьлегенә багышлап язган менә бу шигыре дә, бәлки, юкка гына тумагандыр.

Хыял тәмен татып ымсынам мин,
Татлы төшләр куреп үртәләм.
Гөл-чәчәкле нурлы бу дөньядан
Шуып үтте бары күләгәм.
Шуып утте салкын күләгәм.

Бүләк гомер, бердәнбер бу гомер
Башланмаган килеш азакта.
Канда тып-тын купме гайрәт ята,
Җанда күпме кайнар наз ята.
Җанда әле күпме наз ята!

Тоям төптә тонык гөрелтеләр.
Олы язмыш мине көткәндер.
Бөредәге "мин "не уятырга
Баштан сыйпау, бәлки, җиткәндер?
Чәчтән сыйпау, бәлки, җиткәндер?

...Өлгермәдем, ахры, табылып мин,
Өлгермәдем, ахры, кабынып.
Дөньягыздан, ахры, китәрмен мин
Уянмаган янар тау булып.
Янмый калган янар тау булып.


Юк, Рәфикъ дус, ни өчен әле син: "...Өлгермәдем, ахры, кабынып",— дип язасың? Ничек кенә кабынгансын әле!.. Сөбханалла! 2000 нче елны дөнья күргән "Татарстан референдумы" дигән китабыңны укыгач, бер генә укучы да тетрәнми калмагандыр. Һәм ул бик күп акыл ияләрен, хәтта гаҗәпләндерде дә. Әйе, гаҗәпләнмәслек тә түгел шул... Бер фәнни институт галимнәре бергәләп башкарырлык эшне—бу олуг тарихи хезмәтне Син бер үзең, нәкъ зур галимнәрчә (гел документларга гына таянып), нинди төгәллек һәм осталык белән башкарып чыккансың.

Татарстан китап нәшриятына да зур рәхмәт! Шушы үтә сәяси китапны, авторга хөрмәт илә теләктәшлек күрсәтеп, һәр укучыны кызыксындыра алырлык зәвык белән бастырып чыгарган. Ул— Казан ханлыгының руслар тарафыннан басып алынуга нәкъ 450 ел тулар алдыннан укучы кулына килеп керүе белән дә аерым әһәмияткә ия. Р. Юныс, бу хезмәте белән, бәйсезлегебез өчен көрәшнең әле дә булса дәвам итүен һәм халкыбыз алдында тагын да катлаулырак һәм мәкерлерәк сынаулар торганын да искәртә. Шигырендә әдип "Өлгермәдем, ахры, табылып мин", ди бит әле...

Китапның эчтәлегендә саналган бүлекләрнең исемнәре генә дә бик күп нәрсәне аңлата. Мәсәлән, "Петр патша васыять әйткән" дигәнендә—урыс мен-талитетының башка милләтләрне кысуга, бетерүгә нигезләнгәнен автор саллы мисаллар белән дәлилли. Ә инде "...Татар башына татар җитә" дигәнендә—үз татарларыбыз арасында да референдумга каршы көрәшүчеләрнең мәкерле эшләре фаш ителә. Мәсәлән, Казан университетында белем алып, унсигез ел Татарстанның партия өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләп киткән Фикрәт Табеевның һәм кайбер шәүкәтле Мәскәү татарларының безнең референдумга катгый рәвештә каршы чыгуларын җитди документларга таянып яза. Р. Юныс язмышыбыз кыл өстендә торган елларның һәр вакыйгасын җентекләп язып барган. Мисал өчен, референдум башланырга бары ике көн кала Россиянең Конституция суды рәисе В. Зорькинның Россия Югары Советы сессиясендә ясаган чыгышында "Башланырга мөмкин иксез-чиксез башбаштаклык Россиянең бөтенлегенә генә куркыныч тудырып калмый, ул канлы дулкын булып Татарстанның үзен дә тончыктырачак... Без хәзер упкын читендә торабыз",— дигән сүзләре китерелгән. Бу ясалма истериканың максаты, әлбәттә, Татарстан җитәкчеләрен куркыту һәм халыкның башын бутау. Нинди генә коткылар булмасын, референдум үтте һәм ул бөтен татар дөньясын уятты. Аның татар язмышына, Татарстан язмышына тәэсире, бәлки, мәңгелек белән исәпләнер",— дип язды автор.

Әйе, дүрт гасыр ярым коллыкта яшәгән татар халкының, азатлык өчен, тагын бер мәртәбә җитди талпынып караган еллары иде бу. Аның һәр вакыйгасы тарихи документларга нигезләнеп, бер китап булып тупланган икән— димәк, бу китапның кыйммәте еллар узган саен үсә генә барачак. Күренекле язучыбыз Миргазиян Юныс бу китап турында язган мәкаләсендә: "Китапның эчтәлеге таныш иде дияргә була. Нишләп соң күңел шул та-. ныш эчтәлекне яңача кабул итә? Нигә шул унбер ел элек узган вакыйга тәнне чымырдата, тешләрне кысарга мәҗбүр итеп тетрәндерә? Ә нигә соң без, татарлар, тыныч кына яши алмыйбыз? Нигә без көрәшергә тиеш? Менә бу сорауларга Рәфикъ Юнысның китабында йөрәк акылы һәм баш акылы белән эзләп тапкан дәлилле җаваплар бар. Ул җаваплар тышлыкны ачу белән, суверенитетка каршы листовкалардан, китапны укый башлаганчы ук, килеп бәреләләр",— дип язган иде. ("Мәд. Җом". 2 сан, 2003 ел.)

"Татарстан референдумы" китабы, шөкер, тәрҗемәче Гөлсирә Гайнанова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән. Аның чит телләрдә дә басылуы бик тә зарури.

Бу китапның тагын бер зур уңышы— авторның җитди сәяси материалларны җиңел укыла торган матур тел белән мавыктыргыч итеп яза алуында. 2002 елны референдумның 10 еллыгы уңае белән җәмәгатьчелек тарафыннан үз бәһасен алыр әле бу китап, дип көткән идек, билгеле. Авторның, нәкъ үзе шикелле, тып-тын гына, 60 яшьлек юбилее дә үтеп китте. Ни хәл итмәк кирәк, референдум үзе дә инде күләгәгә күчә бара... Китапның авторы—шагыйрь үзе дә кирәгеннән артык тыйнаклыгы бе-ләнме—никтер "шуып үткән күләгә" булыбрак яшәүне кулайрак күрә ахры. Ә аны язган көннәрендәге искиткеч күтәренке халәте һәм мөстәкыйльлек алабыз дип, сабыйларча шатланып һәм ышанып, хыялланып йөргәннәрен менә бу шигыре бик ачык аңлата.

Сау бул, Рәсәй

Сау бул, Рәсәй. Аерылабыз.
Аерылабыз—рәнҗемә...
Каян килгән миңа бу көч?
Аптырыйм үз-үземә.

Азу түгел карт көнемдә—
Әйтмәсеннәр нахак сүз.
Бирнәм сиңа түгел иде.
Алдың мине никахсыз.

...Чәчем белән җир себердем,
Учым белән җир сөрдем.
Үзеңнән дә урысрак
Күпме малай үстердем—

Мантымадың! Гел хәерче!

Гел җитмәде юрганың.
Ә аякны һаман суздың.
Юл бастың йә урладың...
Сатып эчтең булганын.

Яратам дип бикләп тоттың,
Шикләндең гел, иснәндең.
Фарсыдан да, төректән дә,
Гарәптән дә көнләдең.

Соңгы елларда анысы
Яшәдек тату гына.
Чөнки "Татарстан " дигән
Калды тик атым гына.

...Инде ярты мәет идем.
Шунда могҗиза булды:
Төпчек малаемның теле
Үзебезчә ачылды!

Гүя шунда сихер кайтты,
Шартлап сынды зынҗырым.
Бар икән бит, сау икән бит
Үз иманым, уз җырым!

Аем кайтты—аны җаннан
Суырып алып кара син.
Сау бул, Рәсәй! Мылтык терәп
Яраттыра алмассың!..

...Тату яшик, асыл тормыш
Корыйк диеп ярыштан,
Кулын бирә сиңа күршең—
Ирекле Татарстан!


Әмма референдумнан соң булган вакыйгалар, хыял күкләрендә йөзгән егетне шап итеп җиргә төшерде дә куйды. Аның үзенең дә бу турыда китабына әрнеп язган юлларын тыныч кына укып та булмый: "Дөньяның кызыгы китте. Элек, күзне тырнап ачу белән, радиога ябыша торган идем. Бар дөньямны онытып гәҗиткә чума торган идем. Татарстанга кагылышлы һәр хәбәр миңа үтә кызык иде. Дөнья хәлләрен дә җентекләп күзәтеп бардым, чөнки ул дөньяда минем Татарстаным бар иде.

Менә шул Татарстанны миннән урладылар. Әллә ниләр бүләк иткән төсле, барабаннар кага-кага урладылар аны... Мин "татар" дип, "милләт" дип көрәшеп йөргән кеше түгел. Ләкин миңа кинәт дөньяда яшәүләре күңелсез булып китте. Гүяки җанымның бер өлешен кисеп .ташладылар... Минем илемне беркайчан да тәртип булмаган һәм булмаячак иләмсез олы илнең бәләкәй бер кисәгенә әйләндерделәр" ("Татарстан референдумы", 159 нчы бит).

Көннәр үткән саен укучылар тарафыннан бу китапка игътибар үсә барды. "Нигә бу олуг тарихыбыз җәмәгатьчелегебезнең бәясен моңарчы ала алганы юк" дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады.

Ниһаять, Татарстан Язучылар берлегенең идарә карары белән "Татарстан референдумы" китабы өчен Р. Юныска Гаяз Исхакый премиясе лауреаты дигән исем бирелде.

Китапның соңгы 42 нче бүлегендә кыскача гына, референдумнан соң ниләр булганы тасвирлана. Бүлекнең исеме үк күп нәрсәне аңлата шикелле—"Референдумнан соң: мыек кына чыланды..." Без аны авторның "Чигенәбез" дигән шигырендә бик ачык күрәбез.

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.
Чигенәбез.
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр
Качасыңмы син дә, каһарман?

...Меңнәр безне әзер өзгәләргә,
Яклап колбасалы коллыкны.
Йә, елыйкмы утырып?
Тынычланып,
Таш астында җәсәд булыйкмы?

... "Халык бит юк",— дисең.
Әйе, аны
Берәмтекләп әле җыясы:
Мәңге туңнан, казып сөңге белән,
Чыгарасы татар кояшын.

...Җиңеләбез, ләкин җиңдермичә,
Тез чуктерми җанны, вөҗданны.
Бер исән кул калса, байрак итеп
Шул күтәрер уртак иманны.

Бу төкәнмәс көрәш—җиңүгәчә,
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын—
Бабайлардан оныкларгача...


Әдип референдум карарларыннан чигенә башлауның сәбәпләрен дә эзли: һәм ул аны матбугат конференциясендә журналистлар тарафыннан куелган: "Хәзер Татарстан Россия составындамы? Юкмы?"— дигән сорауга М. Шәймиевнең: "Халык референдумга куелган сорауга: "әйе" диде, киләчәктә үзебезнең хокуклардан кирәк кадәр файдаланырбыз" ("Шәһ. Казан". 1992 ел, 25 март) "Күпләрне борчыган сорауга ачкычны менә шул сүзләрдә күргән идем мин. Файдаланырбыз. Кирәк кадәр. Ә кирәклек кимәлен кем хәл итә? Димәк, кирәк санаган кадәр файдаланырбыз. Теләгебез, кыюлыгыбыз җиткән кадәр, дип өстәсәң дә буладыр. Ләкин безнең референдум урныларына "әйе"ләрне тутыруыбыз—ул бит дәүләт җитәкчеләребез-нең кесәләренә сәяси капитал тутыру гына түгел. Без, халык, аларга бурыч йөкләдек, хокукларны бирсәк, шул бурычны үтәр өчен бирдек",— дип яза автор.

Үтәлдеме соң ул бурычлар? Үз вакытында бу сорауга мөхтәрәм язучы Әмирхан ага Еники болайрак дип җавап биргән иде. "...Безнен президентыбыз мөстәкыйльлек өчен көрәшкәндә үзен чын демократ итеп күрсәтте. Милли азатлык хәрәкәтенә таянып, Татарстанны суверен дәүләт итеп таныта алды. Бу аның Мәскәү белән килешүгә кадәрге эшчәнлеге. Килешүдән соң исә, демократлык артка чигенде, аның коммунистлыгы яңадан алга чыкты. Нәрсәдән күренә бу? Барысыннан элек идарә итү ысулларында... Без гүя Обком заманасына кайттык. Шул ук өч кешедән торган пирамида: иң югарыда президент, икенче урында—Дәүләт Советы Рәисе, өченче урында—Премьер-министр... Фикри хөрлек, хәбәрдарлык заманнары үтеп бара". (Ә. Еники "Кояш баер алдыннан", 1996 ел, 169-170 битләр.)

Татарстанның язмышын хәл итүдә (бигрәк тә соңгы вакытларда губерналаштыру турында фикерләр йөргәндә) татар халкы, һичшиксез, үз сүзен әйтергә, үз таләбен куярга тиеш. Мөстәкыйльлек, милли азатлык халыкларга бары тик чын демократия аша гына килә. Әмма, ни кызганыч, чын демократия дигәнебез Россиядә һаман ераклаша гына бара шикелле...

Шулай да, Рәфикъ Юныс, үзещ генә хас үҗәтлек белән киләчәктә дә бернигә дә карамыйча, Татарстан референдумы тарихын туктаусыз өйрәнеп, аны тулыландырып торачагын белдерә. ("Татарстан референдумы", 161 бит.)

Чыннан да, бу китап әле язылып бетмәгән шул. Ул елларда республиканың мөстәкыйльлеген саклап калу өчен, үзенең бай мөлкәтен булдыру аерата зарури иде. Русия карамагындагы 98% предприятиеләрне Татарстанның үз юрисдикциясенә кайтару өчен көрәш искиткеч катлаулы барды. Мәскәү тарафыннан, иң бай предприятиеләрне кулларыннан ычкындырмас өчен, кеше әйтеп ышанмаслык, үтә мәкерле чаралар күрелде. Үзәк телевидение һәм Мәскәүдәге төрле матбугат журналистлары, хәтта чит ил вәкилләрен дә тартып, безнең предприятиеләргә агылдылар. Цехлар буйлап эшчеләрне референдумга каршы ачыктан-ачык котыртып йөрүдән дә тайчанмадылар. Россия хөкүмәте тарафыннан нинди генә киртәләр, аяк чалулар, хәтта икътисади блокадалар ясалмасын, беренче булып, бу тәвәккәл адымны дөньякүләм әһәмияткә ия булган Казан компрессорлар заводы ясады. Үзебезнең гәзит битләрендә бу адымга сокланып, аны беренче карлыгач дип атасалар да, әмма Мәскәү бер көн эчендә заводка хәрби заказларны туктатты. Бер мең биш йөз кеше эшсез калды. Җибәрелгән продукцияләр өчен түләнергә тиешле акчаларны Россиянең үзәк банклары аша гына, ә түләү срокларын өчәр-бишәр, хәтта аннан да күбрәк вакытларга суза башладылар. Финанс хисаплары белән эш итүдә предприятие директорларының хокукларын кисәргә тотындылар. Бу— чынбарлыкта, Татарстан юрисдикциясенә күчкән предприятиеләргә икътисади блокада иде.

Мәскәү ни генә кыланса да, барыбер бер-бер артлы Әлмәт насос заводы, Татнефть предприятиеләре, Түбән Кама химкомбинаты һ. б. предприятиеләр дә Татарстан юрисдикциясенә күчтеләр. Кемнәргәдер һич мөмкин булмагандай күренгән бу вакыйгалар, билгеле инде, Мәскәү өчен җан тартышына тиң булгандыр. Ә татар халкы өчен, бу гасырлар буе хыялланып көткән чиксез горурлык хисләре тудырганын тасвирлый алырлык сүзләрне тапса, фәкать Рәфикъ Юныс кебекләр генә табар кебек.

Ни аяныч, Россиядә яңа президент сайлангач, референдум яуланышлары юкка чыгарылды. Соңгы елларда Мәс-кәүдә тоталитаризм, унитаризм тенденцияләре көчәйгәннән-көчәя бара. Киләчәктә бу тарихи китапның тулыландырылган һәм дәвам да ителгән яңа басмасы туар әле дип ышанасы килә.

Рәфикъ Юнысның башка публицистик язмалары да бик тә үзенчәлекле. Җитмеш -сиксәненче елларда Ш. Хөсәенов, Ш. Биктимерв, С. Садыйкова, М. Мәһди белән уздырылган әңгәмәләрендә, ә 1995 елдан башлап җибәргән зур күләмле "Тәфсилле әңгәмәләр"ендә бу үзенчәлек бик ачык күренә. Кемнәр генә юк әңгәмәдәшләре арасында... Мәскәү гуманитар университеты ректоры Юрий Афанасьев, профессор Әгъдәс Борһанов, дума депутаты Фәндәс Сафиуллин, язучылардан—Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Разил Вәлиев, Рәис Даутоң, галимнәрдән— Миркасыйм Госманов, Фаяз Хуҗин, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков, "Азатлык" радиосыннан Фәрит Иделле. Референдумнан соң илдә икътисад һәм сәясәтнең гел халыкка зарарга үзгәреп торуы аркасында Р. Юныс әңгәмәдәшләренең күбесе белән кабат тәфсилле-тәфсилле әңгәмәләр уздырып, аларны "Идел" аркылы укучысына җиткерә бара. Шулар арасында татар күңеленә хуш килгән, Рәсәйдә милли мәсьәләне гадел рәвештә хәл кылырга ярдәм итә алырлык күп фикерләр әйткән Ю. Афанасьев үзенең "Опасная Россия" дигән китабы чыгу белән бер китабын Рәфикъка бүләк итеп җибәрә. Татар халкының, гомумән, бөтен Русия халкының күзен ачарлык фикерләр тупланган бу китапта. "Идел" журналы үз укучыларын, аның татарчага тәржемә ителгән өзекләре белән дәвамлы рәвештә таныштыра бара.
Гомумән, Р. Юныснын бер генә әңгәмәсе дә—алдан әзерләп килгән сорауларга чиратлап жавап алу гына түгел инде. Бу—чын-чынлап гапләшү. Еш кына—фикерләр чәкәләшүе, бәхәсләшү дә. Кайчакта әңгәмә барышында һич көтелмәгән фикер-нәтиҗәләргә дә ирешелә, яки әңгәмәдәшнең монарчы һич игътибар ителмәгән яклары ачылып китә. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллин белән әңгәмәсе бик кызыклы. Шагыйрьнең әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр һәм каләмдәшләре тарафыннан дистә еллар дәвамында һәр "маңгай сырына" хәтле эшләнеп, "Заман, иҗат, шәхес" дигән китап белән инде "пичәтләп куелган" образының әңгәмә вакытында ничек тагын да ачьша төшкәнен гүяки үз күзләрең белән күреп торасың.

Легендага тиң шәхес—Фәнис Яруллин һәм аның хатыны Нурсөя белән узган" ел хастаханә шартларында уздырган әңгәмәсенең соңгы йомгаклау өлеше укучыларны нык уйландыргандыр. "...Фәнис Яруллин—Указ буенча гына түгел, чын-чынлап халык шагыйре, халык язучысы, татарның горурлыгы. (Фәнис язганны халык сеңдереп кенә бара. 37 китабыннан берәрсенең сатыл- мый ятканын күргәнегез бармы?) Ләкин ничә миллионлы татар халкы аны бергәләшеп тәрбия кыла алмый. Аерым-аерым, чиратка салып та карамаячак ул аны. Менә без, Язучылар берлеге аппаратында, редакциядә утыручылар да җәрәхәтләр, бинтлар белән кайнашырга теләмәбез. Әлегә мондый ихтыяҗ да юк. Кан басымы җәфалаган шушы ябык-чандыр хатын гына аяктан егыла күрмәсен. Ә без үзебезнең кулдан килгәнне эшлик. Бу соклангыч кешеләрнең кәефләрен көр тотарга тырьпыыйк... Һич югы, бүген урындык биләгәнгә, вакытлыча гына безнең карамакта булган гәҗит-журнал битләрен һәм юлларын кара көеп санап утырмыйк. Ауганнан соң мсйҗиза белән генә торып баскан җилкәнгә өргән җилне дә күпсенмик".

Бу фикерләрең өчен мең рәхмәт сиңа, Рәфикъ!

Рәфикъ Юнысның җитмешкә якын шигырен эченә алган беренче шигъри җыентыгы "Вакыт чылбыры" исеме белән дөнья күргән. Шушы җыентык белән танышкач, татар әдәбиятының классигы мәшһүр язучы Нәкый ага Исәнбәт шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирә һәм болай дип яза. "...Ул җитди шагыйрь, башка күп кенә шагыйрьләребез кебек күп сүзле дә, буш сүзле дә түгел. Төрле якка чәчелми, түгелми, җыйнак. "Вакыт" дигән сүз Юныс өчен хәлиткеч тарихи этап.

Ишетәм, күрәм:
Авыр шыгырдап
Әйләнеп тора вакыт чыгыры
Урала аңа тарих чылбыры!
Заманалар арты заман чорнала.
Хәзер безнең буын сынала.
Ныклык сорала!

Минем йомшаклык бик аз сизелер.
Ә без йомшасак—чылбыр өзелер!


Вакыт, аныңча, аерым кешеләрнең генә түгел, аерым халыкларның да язмышын, аларның булачагын гына түгел, авыз ачып торсаң, булмаячагын да хәл итеп яткан, бүгенге көн, безнең хәтәр һәм кайнар көнебез. Тарихны ясау урынына аны югалту яки соңга калу аркасында ике арада вакыт өзеклеге килеп чыгу, мирасны югалту һәм аны иясез калдыру. Сигез генә юллык "Алка таптым" шигырендә бу бик матур сурәтләнә.

Югалттыңмы аны күршегә
Утырмага кереп барганда?
Табылмагач, "пәри тап!"— диеп
Ялваргансың булыр аңа да.

Табылды бит! Бүләк—бер үбү!
Яулык читен ачып кара да...
Тик алканы ничек тапшырыйм—
Ике йөз ел безнең арада...


Тарихта күпме кыйммәтле алкаларыбызны соңга калып таптык, ияләренә җиткерә алмадык, күпмеләрен бөтенләйгә югалттык! Менә нәрсә ул вакыт һәм аны югалтуларыбыз.

Тарихта тагы да хәтәррәк—үткән белән киләчәк ара һәм нәсел күпере өзелү. Яшәп-яшәп тә, хәтта шәҗәрәң дә калмау мөмкин икән. Шагыйрь андый хәлгә калмау өчен шәҗәрәсен ерак киләчәккә җибәрә һәм болай ди:

Дөнья дигән урманда
Тормыш—оя корганда
Югалмасын мизгелләр!—
Җибәрәмен шәҗәрә!

Үткер вакыт хәнҗәре!—
Мин санаган кешеләр
Бар да тере иделәр...
Югалмасын исемнәр!—
Онык белсен бабасын!
Җибәрәмен шәҗәрә.


Шагыйрь безнең замананың төрле дәһшәтле хәвеф-хәтәрләреннән кисәтсә дә, ул үзе алдагы тарихыбызга өметсез карамый. Киресенчә, киләчәкне яулап алырга чакыра.

Киләчәккә барыйк, дуслар,
һөҗүмгә барган кебек.
Елларны алыйк, кайчандыр
Калалар алган кебек!


Нәкый ага Исәнбәт аның менә шушы шигырьләренә игътибар иткән һәм яшь шагыйрьнең киләчәгенә зур өметләр баглаган.

Рәфикъның шигъри җыентыклары: "Вакыт чылбыры", "Сүнгән яшен", "Син һәм мин" исемнәре белән, юка гына кәгазь тышлыкта, эчке битләре дә иң арзанлы сары кәгазьдән басылып чыкканнар. Кыяфәтләре белән бу китаплар мескенрәк булып күренсәләр дә, ач та укып кара син аларны (әгәр таба алсаң!). Андагы бай хәзинә таң калырлык. Ул бөтен нәселеңә, балаңның балаларына, оныкларына җитәрлек. Фәнис Яруллин әйтмешли—кадерен белгәннәргә! Әйе, шагыйрьнең күпме уйланулары, хыяллары, үкенечләре, йөрәк яралары hәм укучысын кисәтер өчен күпме гыйбрәтле фикерләре сыйган кечкенә генә бу китапчыкка. Автор бу китабын "Вакыт чылбыры" дип юкка гына атамаган икән. Шагыйрь вакыт агышын аеруча үткен тоя, үзенең шигырьләрендә аның тарихи, фәлсәфи, лирик һәм драматик чагылышларын калку итеп күрсәтергә омтыла. Китапньщ эчтәлегендә шигырьләренә, тематарына карап, сигез бүлеккә бүлеп һәрберсенә беръюллык шигырь формасында исемнәр куйган. (Матур алым). Мәсәлән, "Туплар ярылганда туганбыз без...", "Туган яклар туган як ул..." һ. б. Ә соңгы "Син һәм мин" (1993 ел) дигән китабындагы бүлекләрнең исемнәре, минемчә, тагы да отышлырак, анда икешәр юллы шигырьләр куелган. Алар-ның үзләрен генә рәттән укып чыгуга күңелдә әллә никадәр фикер уяна, җан рәхәтләнә. Китапның иң соңгы битендә "син" белән "мин" шигыреннән түбәндәге юллар киерелгән.

Алда—юллар: Ай-Кояшка,
Йолдызларга барасы.
Анысы булыр. Үтеп кара
"Мин " белән "син " арасын!


"Мин" белән "син"—егет белән кыз, ир белән хатын яки ике күрше. Гүя ике дәүләт тә ул. Менә шул "мин" белән "син" чигендә моңсу хәлләр дә, кайгылы хәлләр дә, мәзәк эшләр дә булып тора. Шагыйрь каләме аларны лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләргә, җыр текстларына әйләндергән. "Син һәм мин" җыентыгы турында шагыйрь Зөлфәт: "Бу китапны түш кесәмдә йөртәсем һәм бүтәннәргә дә умрйсым килә. Сөенсеннәр-көенсеннәр әйдә, уйлансыннар-пошынсыннар..."— дип яза.

Рәфикъ Юныска күптән вакыт инде, барлык шигырьләрен бергә туплап, каты тышлы, яхшы кәгазьле бер затлы китап итеп дөньяга чыгарырга. Шигырь сөючеләр дә кинәнер иде...

Аның кайбер шигъри юлларында очрый торган сәерлек үзенең дә, шәхес буларак, сәеррәк кеше булуын раслый шикелле...

Килә минем кулга аласым
Бер атналык тукран баласын.
Эрер иде кебек җанда боз
Әгәр шуны сыйпап карасам.
Куяр идем аны күкрәккә:
Зәгыйфь муйнын йөртеп—тук-тук-тук—
Әйдәле бер чукып карасын—
Йомшартмасмы йөрәк ярасын!
...Ләкин аны каян аласын—
Бер атналык тукран баласын?
Куркыр да ул әле аннан соң...


Якын дусты шагыйрь Илдус Гыйләҗев тә "Шундый дустым бар минем" дигән шактый күләмле мәкаләсендә аның кайбер очракларда күрсәткән сәерлекләре турында шаярып язган иде. "Сәерлеге шагыйрь иткәнме, әллә киресенчәме, әйтүе кыен. Сәерлек аның ит ашамавында, аракы эчмәвендә, тәмәке тартмавында, коеп яңгыр яуганда да йөгерергә чыгып китүендә, юк-бар төркемнәргә иярмәвендә генә түгел, ә фикер сөрешендә, яшәү рәвешендә. Ул үз фәлсәфәсен булдырган зат",— дип язган иде. ("Мәдәни җомга" 28.02.2003 ел)

Рәфикъның тагын бер сәерлеген, дөресрәге, егетлеген "Татарстан яшьләре" гәзитендә эшләгән чагында Иделнең башланып киткән җиреннән Казанга кадәр 1500 чакрым җирне җәяүләп, бер ялгызы сәяхәт кылуында да беләм мин. Аның бу сәяхәте турындагы язмасын тыныч кына укып та булмый. Нинди генә хәлләргә тарымый ул анда, 35 көн буена. Кайбер урыннарында: әллә ничә чакрымнарга сузылган куе урман эченнән бара-бара төнгә кала, коеп яңгыр ява, барган саен су башта тубыктан, аннан тездән, өстәвенә су тулы тирән-тирән чокырлар башлана. Кычкырып үлсәң дә бер кеше ишетмәячәк тә, күрмәячәк тә. "Бетә бит инде бу, бетә", дип чынлап торып хафага төшәсең. Инде Казанга кайтып җитәм дигәндә Идел елгасы аша үтә торган тимер юл күперенә килеп җитә. Аны да җәяү үтү теләге белән күпергә таба юнәлә бу. Әмма анда мылтыклы сакчыны күреп туктап уйга кала. "Ярый да ул документларымны карарга риза булса... Якын килә башлауга сразу атып җибәрсә... Шулай итеп, күперне поезд белән үтәргә мәҗбүр була. Һәм моны ул җәяүле сәяхәтенә хыянәт керү дип кабул итә, гәрчә үзенең бер гаебе булмаса да.

Рәфикъ шәхес буларак тирән фикерле, зур мәгълүматлы, бай рухлы кеше. Күрә алмаганы: милләтебездә очрый торган хөсетлек, көнчелек сыйфатлары. Үзенә искиткеч таләпчән, кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле булуы белән дә аерылып тора. Шул ук вакытта аны аңлап бетерүе дә кыен.

Үземә дә җитми сүрән генә
Янган йөрәгемнең җылысы.
Күңелемдә минем начарлык юк.
Яхшылык аз. Начар шунысы!

дип яза ул үзе турында.

Никадәр генә зур эшләр башкарса да, "Идел"е өчен җанын фида кылырга әзер булса да, ул үткән күп көннәреннән канәгатьсез кала һәм болай дип яза.

И, мәгънәсез үтә көннәр!
Ай әрәмгә үтә лә,
Күпме өмет шытым килеш
Шиңеп калды түтәлдә.

Күпме хыял кысыр калды!
Юк максат һәм теләк.
Хуҗасын җуйган сәгать күк
Текелди тәндә йөрәк.


Аңларга да була кебек... Шәхси иҗатына вакыт җиткерә алмавыннан тумый микән аның бу халәте? Күпләр әле белмәсә дә, үз күңелендә күпме әдәби байлыкның ак кәгазьгә сибелә алмыйча бикләнеп ятканын тоймаса, болай ук дип язар идемени?

Ә кайбер шигъри юлларында хыялы белән генә булса да үзен юатып, тынычлана төшә кебек.

...Чакырган бит—угы түгелмендер,
Урыным бар бугай дөньяда.
Цезарьларга карап көлгән кояш
Миңа да бит әнә елмая!

... "Син дә әле эзсез югалмассың.
Чагылышың яшәү күгендә
Шәфәкъ булып бераз янар әле!"—
Дип пышылдый хыял күңелгә.


Юк, Рәфикъ дус: "Шәфәкъ булып бераз янар әле!"—дип кенә өметләнеп утырыр чак түгел хәзер. Сезгә күпләр: "Иҗтиһат ит, эшкә башла, гомер узъш барадыр",—дип әйтәчәкләр. Тәрҗемәи хәле белән дә таныштырып китим инде.

Рәфикъ Юныс—Арча районы, Кәче авылыңда 1943 нче елнын 1 нче мартында якты дөньяга килә. Әтисе—Габделвәли утлы Юныс 81 яшенә кадәр, диннең иң нык тыелган елларында да, халыкның зур ихтирамы белән, шушы авылда муллалык хезмәтен башкара. Ике якны да бертигез күреп, ике хатын, ике йорт тота. Беренче хатыныннан өч бала, икенче хатыны Гыйльмебаяннан алты бала тәрбияләп үстерә. Рәфикъ төпчек бала (әтисе дә Габделвәлинең төпчеге, Габделвәли бабасы Вәлид атлы дәү бабасының төпчеге булган. Кызык бит, ә?). Габделвәли бабасы турында мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани бик матур фикерләр язып калдырган. Рәфикъның олы апасы Галия (әтисенең өлкән хатыныннан туган беренче кыз) Ш. Мәрҗани мәчете имамы Хәбир Яруллинның никахлы хатыны. Шушы уңайдан Рәфикъның бабасына багышлап язган шигыре белән дә танышып китик.

Габделвәли бабама

"...диндар, бик игътибарлы, төзек фикерле. Яхшы табигатьле, туры сузле һәм укымышлы кеше иде. Хаҗ кылып хөрмәт казанды. Алдан куручәнлеге белән, китаплар тикшеру, хакыйкатьне эзләудә көчле фикерле булуы һәм эш-чәнлеге белән аерылып тора иде. Мелла Әбенасыр Әл-Курсавиның дусларыннан булды."
Ш. Мәрҗани.

...Якын да ара, ерак та
Әтиемә син—ата.
Төпчегеңнең төпчегемен—
Арада гасыр ята.

Упкын ята!—баласы мин
Тәһарәтсез дөньяның.
Сихерле бер йокыдан мин
Әле яңа уяндым.

...Ныклык эзләп, исемеңне
Дога кебек кабатлыйм:
...бине Вәлид, бине Максуд
Әл Кәчеви... Ярабби!

Булмасамчы буш орлыгың
Нәселебез хурлыгы!


Рәфикъ—күбрәк ачысын татып үскән сугыш еллары баласы. Өченче сыйныфта укыганда ук үз әнисе вафат була. Шул көннән башлап, әтисе беренче хатынын төп йортка күчерә. Икенче оя балалары аны электән үк дәү әни дип йөрткәннәр һәм тату, матур яшәгәннәр. Күрәсең, дәү әни үзе дә балаларны аермаган, тигез күргән. Шулай да, үз әниең—үз әни була инде ул... "Зәңгәр чардуган, ак каен..." дигән шигырендә моны тоймый мөмкин түгел.

Зәңгәр чардуган, ак каен...
Үзгәрде барыр юлым.
Килдем, әнием, сизәсеңме—
Яраткан, төпчек улың!

...Кытыршы кулларың белән
Битемнән сөя идең.
"Алдашма, улым, гадел бул,
Әйбәт бул!" дия идең.

Зәңгәр чардуган, ак каен.
Бар да югалдымыни?
Синнән, әнием, әнием, синнән
Шул гына калдымыни?

Зәңгәр чардуган, ак каен,
Хушыгыз, ары китәм.
Әйтсеннәр кешеләр: "Кара,
Әнисе төсле икән бу,
Әнисе төсле икән!"


Күп тә үтми Рәфикъ дәү әнисез дә кала. Әти кешегә тагын өйләнергә туры килә. Рәфикъ икенче үги әнисе—Факиһә ханымны да бик җылы, сагынып искә ала. Үги әнисенең бертуган сеңлесе Хөснури Тукай-Кырлайда озак еллар башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Аларның әтиләре Хәбибрахман, бабалары Фәтхерахман мәзин һәм имам хезмәтләрен башкаралар. Тукай үзенең бер язмасында Фәтхерахман бабай турында мондый юллар язган, "...әллә ул әтием белән дус б$|дымы икән, миңа еш кына, сәдака итеп, 5 әр тиен акча биргәләгәнен һәм шул акчага Әтнә базарыннан ак күмәч алып, юл буе тәмләп ашап кайтканын яза",—дип сөйләгән иде Рәфикъ.

Унбиш яше тулар-тулмаста ул әтисен дә югалта. Кәчедә VII нче сыйныфны тәмамлагач, шул сыйныфтан бер үзе, җиде чакрым ераклыктагы Арчаның 2 нче урта мәктәбенә укырга керә. 1960 нчы елны аны уңышлы тәмамлый. Анда татар теле һәм әдәбиятын укыткан, бик күп әлифбалар авторы булган Сәләй Гатич Вәлидовны горурланып искә ала. "Ул безне бары бер ел укытты. Әмма шул бер елда да безгә күпме мәгълүмат биреп, татар әдәбиятына зур мәхәббәт тәрбияләп өлгерде",— дип остазына рәхмәт укый.

Армия хезмәтенә кадәр башта колхозда, аннан төзелештә эшләп ата. Армиядән соң Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1969 елны аны уңышлы тәмамлап, "Татарстан яшьләре" гәзитендә 16 ел эшләгәннән соң, 1985—91 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор һәм баш редакторның урынбасары, 1992 елдан инде 13 нче елын "Идел" журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары йөген җигелеп тарта. Бу журналның иң актив авторлары: "Идел"не Рәфикъ Юныстан башка күз алдына да китерә алмыйбыз",— диләр. Аның үтә дә таләпчән, шул ук вакытта, искиткеч кешелекле кеше булуын тирән хөрмәт итәләр. Табигатьнең олуг бүләге саналган Мәхәббәткә илаһи карашы, аерата саф мәхәббәткә гомере буе мәдхия җырлавы белән дә зур ихтирамга лаек ул.

Могҗизалар күп дөньяда.
Тик кайда ул җитү сиңа!
И Мәхәббәт, берни тормый
Ташны алтын итү сиңа!


Менә аның янә кечкенә генә бер шигырендә күпме матурлык...

Кулымда нәни төенчек,
Анда нәни кешечек.
Бәйрәм күк күңелле бүген
Һәм сәер әллә ничек.

Нинди әти ди әле мин!
Тота да белмим менә...
Күлмәкләр таптым—мап-матурын!
Тапмадым исем генә.

Янымда бара әнисе,
Кыяфәтемнән көлеп.
Үзен дә бик сагындым шул,
Ул да бер буләк кебек!..

Безнең нәни бүлмәбезне
Бизәдем бик тырышып.
Аш та пешердем. Өстәлдә
Өч тәлинкә, өч кашык.


Шагыйрь үзе бу шигырен бик гадигә саный, бәлки, аның укучыга ничек тәэсир итү көчен уйлап бетермидер. Монда гаҗәеп чиста, саф мәхәббәт һәм шул мәхәббәтнең беренче татлы җимешен кулларыңа алу бәхете чагыла. "Өч тәлинкә, өч кашык" дигән юлларында инде тулы гаилә киләчәгенә ышанычлы Өмет салынган.

"Татарстан референдумы" китабын рус теленә тәрҗемә иткән Гөлсирә Гайнанованың шагыйрьгә биргән менә бу соравы да бик табигый шул:

—Рәфикъ, сезнең яшерен мәхәббәтегез кайсысы: поэзияме, әллә журналистикамы?

—Икесе дә тигез дәрәҗәдә,икесенә дә мәхәббәтем бер дә яшерен түгел. Алай дисәң, минем әтием дә ике хатын белән яшәде һәм бик тату яшәделәр алар. Тудырган әниебезгә әни дип, әтиебезнең өлкән хатынына дәү әни дип дәшә идек.

Беренче мәхәббәтем поэзия булса да, әгәр миңа: "Кайсы сиңа кадерлерәк— сайла дисәләр, мин һичшиксез, референдум турындагы китабымны сайлар идем. Поэзиядә хисләр, журналистикада рациональ фикер булса, ә бу китапка алар икесе ДӘ1 бер булып керде. Китабымда белем, фикер һәм хисләр—барысы бергә уралган. Бу хезмәтне халык онытмаячак һәм ул халкым язмышына аз гына булса да йогынты ясамый калмас, дип өметләнәм,—дип җавап бирә Рәфикъ. ("Идел" 2 сан, 2003) Киләчәктә дә эшләреңә, шәхси иҗатыңа да зур уңышлар юлдаш булсын, якташым!

Гөлчәчәк ГАЛИЕВА
Казан утлары №1, 2005

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013