Бүген Әдипләр: Ләйсән Юнысова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләйсән Юнысова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
Ләйсән Юнысова

Үз гомерем – юлы үземнеке

Ләйсән Юнысова шигърият дөньясына бик иртә аяк басты. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов унсигез яшендә үк аны шагыйрь дип таный. Ә татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән шигырьләр җыентыгына фатиха биргәндә, Гавриил Державин исемендәге бүләк иясе шагыйрь Сергей Малышев аның күңел һәм акыл тамчылары турында болай яза: "Хисләрнең көчен, тирәнлеген, нечкәлеген сүз аша җиткерә алу сәләте бик азларга бирелгән. Ләйсән сүз уйнату белән мавыкмый, ул шигъриятнең мәгънәсе – үз кичерешләрен башкалар йөрәге аша үткәрә алу осталыгы белән сокландыра. Менә шул шигъри талант дип атала да инде".
Шушы көннәрдә Ләйсән Юнысова "Сөембикә" журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Ул бирегә "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыятендә иҗади эш һәм оештыру мәктәбен үтеп килде.
Иҗатта да, мөхәррирлек хезмәтендә дә уңышлар телибез сиңа, Ләйсән!
"Ватаным Татарстан".


*** 
Учлап-учлап, ашыкмыйча, уйчан гына 
Яңгыр сибә тамчыларын учагыма. 
Утырам мин җиде юлның бер чатында, 
Җиде төннең, җитмеш уйның кочагында. 
Бер җилкәмнән җиде җилнең кулы какты. 
Басып торам – җиде илнең җиде яты. 
Бер узгынчы мин дөньяда – кемдер атым? 
Җитмеш күзгә, җитмеш җанга барып бактым. 

Җиде йозак күңелләрдә, җитмеш тозак. 
Дәрвиш сыман йөрим Җирдә бер ялгызак. 
Җиде юлда адашканмын, кая чырак? 
Җидегән йолдыз күктә дә соң... 
Йолдыз ерак. 

Йолдызга 

Ничә гасыр инде сүрән генә 
Калкасың син көн дә ялгызың? 
Кара күккә карап сине күрәм, 
Ерактагы көмеш йолдызым. 

Шомландыра синең серлелегең: 
Ни күрәсең, ниләр беләсең? 
Син – бәләкәй нокта төпсез күктә – 
Бар серләрнең сүзсез иясе. 

Син – мәңгелек. Ә кешеләр, дулап, 
Вата, төзи, уйлый... ашыга. 
Нигә кирәк? Әнә бит күк булып 
Җиһан үзе баскан каршыга. 

...Ә мин көн дә күктә сине эзләп, 
Төрле уйлар уйлыйм ялгызым. 
Миннән соң да әле күпләр көтәр 
Синнән җавап, салкын йолдызым. 

Үзем генә 

Озатмагыз мине ерак юлга. 
Үзем чыгып, үзем кайтырмын. 
Юл янчыгым – уй капчыгым тулган, 
Йөри-йөри бераз саетырмын. 

Үз гомерем – юлы үземнеке. 
Үзем атлап, үзем абынам. 
Үз хатама үзем үкенеп мин, 
Үз Аллама үзем табынам. 

Кеше сүзе мине озатмасын – 
Үзем генә йөрим адашып. 
Бер кәккүк тә белми ни язасын – 
Утырмасын еллар санашып. 

Юлларыма салам җәйгән булып 
Киңәшчеләр янда йөрмәсен. 
Егылганым әле хәтсез булыр – 
Елаганны беркем күрмәсен. 

*** 

Аңгырайдым яңа гына... Яңа гына 
Язмыш сукты яңгыратып яңагыма. 
Яңгырлардай шыбырдады күз яшьләрем. 
Өлешемнән көмеш көтеп күп яшәдем. 
"Күп сорама – аз алырсың", – диде Аллам. 
Ярар, ярар... Синнән башка яши алам. 

Күңелләрем йодрыкланды. 
Күкне каргап, 
Басып торам, балбал сыман алга карап. 

Көзге этюд 

Тагын килдем, кайткан сыман үз ягыма, 
Алтын моңнар, кызгылт сары сагыш иле. 
Мин ят түгел монда – әнә аягыма 
Килеп ятты чиный-чиный сукбай җилең. 

Синең балаң, җанда саклыйм сагышыңны. 
Язмышымның җиле тисә әз генә дә, 
Синең соңгы сары ертык яфрагыңдай 
Бәргәләнәм, теткәләнәм, өзгәләнәм. 

Елыйм әле, яңгырларга бериш булып, 
Бушаганчы, ышанганчы бушлыгыма. 
Шундый рәхәт елый синең яңгырларың, 
Дөнья елый әкрен генә, кушылып кына... 

Исергәнче сулап калыйм салкыныңны. 
Озак тормам, тора алмам кунак булып. 
Кошлар киткән якка таба, алгысынып, 
Томырылып-томырылып китте болыт. 

Торсын шулай агачларың мине көтеп. 
Алып китәм күңелемдә сары көзне. 
Озатырга чыккан юеш сукбай җилең 
Саклап калды яңгырлардан минем эзне. 

*** 
Һаман әле хыялыңда гизәсеңме? 
Җаның инде таштай каткан, сизәсеңме? 
Язың үтте, җәең җитте, беләсеңме? 
Ә син әле көләсеңме?! Көләсеңме? 

Мәңге язда үтәр минем еллар, дидең. 
Көзең җитте – елар идең, елар идең. 
Яңгырларың тутыктыра җан келәсен. 
Һаман әле көләсеңме? Көләсеңме... 

Ап-ак бәстә инде дөньяң – күрәсеңме? 
Кышыңа да көлә-көлә керәсеңме? 
Беләсеңме җаннан карлар көрәсеңне? 
Өмет сула – сулышыңны өрәсеңме? 

Гомер буе сине көттем – беләсеңме? 
Әллә һаман көләсеңме? Киләсеңме? 

*** 
Өзелмә, үзәгем, өзелмә, 
Керсәм дә картаймый көземә, 
Үкенеп карамам көзгегә: 
Алтын ул – саргаю төсе лә. 

Көмештән киеник, көмештән, 
Ул безгә кайчан да килешкән. 
Зарланма син безнең өлештән – 
Үзебез лә аны өләшкән. 

Каргама, күңелем, Алланы: 
Алгысып бар инде талганың, 
Ялкынлап бар инде янганың... 
Бездән тормый инде калганы. 

Төренмә, йөрәгем, хыялга. 
Хыял ул – хәерсез пыяла: 
Ватыла да, кисеп, коела – 
Уела да җаным, уела. 

Җиткәндер ул безнең гомергә – 
Күмелсен өметләр күмергә. 
Ни насыйптыр әле күрергә... 
Сүрелмә, учагым, сүрелмә. 

*** 
Ай болытта ял итә. 
Каеннарны тал итә. 
Назлы җилне кол итә. 
...Ай болытта ял итә. 

Яңгырларны кар итә, 
Ялгызларны пар итә, 
Дөньяларны тар итә, 
Өзелмәслек зар итә... 

Айның нуры наз икән, 
Җиргә моңлы саз икән, 
Көмеш сагышы белән 
Төннәр өчен яз икән. 
...Ә җиргә ул аз икән. 

Җәйге кар 

Җәйнең ямьле, кызу бер көнендә 
Алсу чәчәк атты гөлҗимеш. 
Ул өметен салды һәр бөрегә, 
Ләкин сулды өмет гөл килеш. 

Таң төсендә иде һәрбер чугы, 
Таң төсендә иде хыялы, 
Тирә-юньгә алсу нурлар сипте, 
Бәхетеннән үзе оялып. 

Шат иде ул, ышаналмады 
Бу гүзәллек үзе булганга. 
Рәнҗеп торды алсу чәчәкләргә 
Бал кортлары саксыз кунганда... 

Алар зыян китермәде. Горур 
Ал чәчәкләр күктән иңделәр. 
Гөлҗимешнең барлык хыяллары 
Алсу бәет булып шиңделәр. 

...Без сокландык җәен яуган карга – 
Матурлыкка күзләр алдана... 
Тып-тын гына сафлык һәлак булды. 
Җан өшеткеч салкын тантана! 

*** 
Җәйге урман аланында тынлык. 
Шул тынлыкка колак салыгыз. 
Ишеткәнне шулчак күңелегезгә 
Гомерлеккә салып калыгыз. 

Чикерткәнең яшел җыры белән 
Җиләк яфрагының серләре 
Назлап кына юып төшерерләр 
Күңелдәге барлык керләрне. 

Зыңлап торган һава куесында 
Никадәр җыр бергә үрелә! 
Кайта җанга тансык тормыш яме, 
Ә ваклыклар сүнә, сүрелә. 

Тормыш көтеп, бушка кызып, чабып, 
Кабаланып хәлдән тайганда, 
Сез калыгыз ялгыз тынлык белән 
Җиләк пешкән җәйге аланда. 

Соңгы ярату 

Нинди җилләр килеп кагылгандыр – 
Чәчәк атты кинәт көзендә. 
Күңелендә утлар кабынгандыр – 
Чаткылары бии күзендә: 

Аны көтә, табыннарын корып. 
Сөеп туялмаган – муллардан... 
Урыннары түрдән була торып, 
Ник килмәде?! Төште куллардан, 

Чәлпәрәмә килде савытлары, 
Берәмтекләп җыйган сүзләре... 
Яздан алып торган минутларын 
Йөзе белән түли йөзләре. 

Кырау кебек салкын, саксыз сүздән 
Шиңде, үлде соңгы ярату. 
Чаткылары качты җансыз күздән... 
Бер гомерлек булды югалту! 

*** 
	Мөдиррис Әгъләмовка 
Яз син, бала, яз, дидең. 
Күңелең тулы наз, дидең. 
Язың азган чагында 
Үз акылың аз, дидең... – 
Шундый усал остаз идең. 

Язның көне аз икән, 
Салкын күңел – баз икән. 
Остаз барда яныңда 
Оста гына яз икән. 
...Шагыйрь көне аз икән. 

Янып беттең гөлт итеп, 
Йөрәгеңне көл итеп. 
... Салам ятим шигырьне 
Кабереңә гөл итеп – 
Атмаган сөмбел итеп. 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013