Бүген Әдипләр: "Ю" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ю" хәрефенә

<= Ю =>Я Һ
Әхмәт Югнәки Салават Юзеев Aйдар Юзиев Илдар Юзиев Нил Юзиев Мәүлекәй Юмачиков Вахит Юныс Миргазиян Юныс Әхмәт Юныс Рәфикъ Юныс Җәүдәт Юнысов Илнур Юнысов Рәшит Юнысов Асия Юнысова Ләйсән Юнысова Дамир Юрашлы Рүзәл Юсупов Нурания Юсупова Рәйсә ЮСУПОВА
Әхмәт Юныс

(1916-1976)

Әхмәт Юныс 1916 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башлангыч сыйныфларда – укытучы, 1937 елда Казанга килеп, Татарстан китап нәшриятында – мөхәррир, «Кызыл Татарстан» һәм «Яшь сталинчы» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли.
Ак финнарга каршы сугышта, аннары Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Казан университетында югары белем ала, «Яшь сталинчы» газетасы һәм «Пионер» журналы редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли.
Әдәбиятка ул 30 нчы еллар ахырында килә. 1936 елда аның «Гүзәл яшьлек» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннары «Тантана», «Әсән Елга», «Без кайтырбыз», «Уңыш», «Яз килә», «Кырларга сәяхәт», «Көн артыннан көн» һ.б. китаплары дөнья күрә.
Ә.Юныс К.Чуковский, С.Маршак, А.Барто, Я.Коллас шигырьләрен, М.Миршәкәрнең «Ленин Памирда» әсәрен татарчага тәрҗемә итә. Ә.Юныс, озакка сузылган каты авырудан соң, 1976 елның июлендә Казанда вафат була.

“Җыр һаман яңгырый”, Таткнигоиздат, Матур әдәбият редакциясе, 1956.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013