Бүген Әдипләр: Йолдыз Хәлиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Йолдыз Хәлиуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Фәрит Хәкимҗанов
Рафаил Хәкимов
Ягъкуб Хәлили
Йолдыз Хәлиуллин
Йолдыз Хәлиуллин Йолдыз Нури улы Хәлиуллин - белеме буенча көнчыгышны өйрәнүче, һөнәре буенча дипломат. Ул 1936 елда Татарстанның Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында крестьян гаиләсендә туа. СССР тышкы эшләр министрлыгының Мәскәүдәге дәуләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын (1964) һәм СССР тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен (1978), шулай ук әлеге академиянең аспирантурасын тәмамлый, "Пакъстанның икьтисадый дипломатиясе" (1980) дигән темага диссертация яклый. 1999 елда Й. Хәлиуллин Евразия Халыкара икьтисад академиясенең (МЭАЕ) әгьза-корреспонденты итеп сайлана.
"Мине бөтен дөньяда элиталы дәүләт истеблишментларының берсе булып саналган чит ил эшләре министрлыгына китергән юл шактый катлаулы булды", - дип яза ул узенең бер китабында. Ул җидееллык татар мәктәбен "биш"ле билгеләренә генә тәмамлый һәм 1951 елда Казан механика-технология техникумына укырга керә. Яшь электромеханик Краснодардагы Камволь-туку комбинатына эшкә җибәрелә. Әмма тиздән аны Совет Армиясе сафларына алалар. Анда Йолдыз Хәлиуллин радиомеханик һөнәрен үзләштерә. Демобилизацияләгәннән соң Казан авиация институтына укырга керергә тели, әмма кайтышлый Мәскәудә туктап, СССР тышкы эшләр министрлыгының дәуләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә гариза бирә. Әле яңа гына солдат формасын салган егет конкурслы имтиханнарны уңышлы тапшыра.
Институтта уку дәверендә ул һиндлыларның урду, хинди кебек телләрен, шулай ук инглиз телен өйрәнә, Көньяк Азия илләре буенча махсуслаша. Үзенең фәнни эшкә булган сәләтен күрсәтә, әлеге институтның чит илләрнең дәуләт хокукы кафедрасы буенча аспирантурага кабул ителә. Әмма тиздән СССР тышкы эшләр министрлыгы яшь белгечне Индонезиядәге илчелеккә эшкә җибәрә. Шул көннән башлап, Й. Хәлиуллин кырык елга якын СССР тышкы эшләр министрлыгында, соңыннан яңа Россиянең чит ил эшләре министрлыгында дипломатик хезмәттә була. Тулаем алганда, ул илебезнең Индонезиядәге һәм Пакъстандагы, Румыниядәге һәм Бангладыштагы, Непалдагы һәм Шри-Ланкадагы, шулай ук Кыргызстандагы һәм Казагыстандагы дипломатик вәкиллекләрендә 20 елга якын эшли.
А.Әхтәмҗан,
РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТРның мактаулы академигы.
"Татарстан" журналы. 2006, октябрь.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013