Бүген Әдипләр: Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Әхмәт Дусайлы. Дошман
Альберт Сафин. Беренче кар
Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК

Тормыш җиле исә дә исә...

Гакыйль Сәгыйров
Якташыбыз Гакыйл СӘГЫЙРОВ турында
Беренче тапкыр мин Гакыйл Сәгыйров белән 1980 елда очрашкан идем. "Волжска коммуна" газетасының хәбәрчесе булып эшләп йөргән вакытларым. Кошка районының Иске Фәйзулла (аны әле Иске Җүрәй дип тә әйтәләр) авылында Николай Островский язмышлы бер егет яши диделәр. Элегрәк аның турында "Комсомольская правда" газетасында да укыганым бар иде, аннан соң Лекиногорск телевидениесе аша тапшыруны карагач, Гакыйл янына барырга булдым. Озак сөйләшеп утырган идек шул чакта (утырдык дигәч, ул хәрәкәтсез ятып кына торды, билгеле).
...Иртә яз. Кар сизелерлек кимеп бара, чокырлардан сүзчән гөрләвекләр ага. Өй каршында үскән биек тирәк агачлары башында әле яңа гына көньяктан очып кайткан кара каргалар чыр-чу күтәрәләр. Гакыйл, сихерләнгән сыман, табигатьнең уянуын күзәтә. Бу -көнне ул беренче тапкыр, күргәннәрен ак кәгазь өстенә төшерү өчен, кулына каләм алды. Ул әле хәзер дә үзенең шул рәсемен хәтерли. Бала куллары белән генә ясалган булса да, анда шулкадәр зур эчкерсезлек, җылылык, ачыш яндлыгы бар иде кебек.
Шулай итеп, ул үзендә рәссам тууын аңлады һәм шуннан соң рәсем дәфтәре белән аерылмады дияргә дә була. Укытучылары һәм авылдашлары Гакыйл Сәгыйровның рәсемнәрен күргәч, аңа талантлы рәссамның матур киләчәген юрадылар. Ләкин бар да көтмәгәндә челпәрәмә килде, унҗиде генә яшьлек Гакыйл бик каты авырып китте.
Кошка район хастаханәсендә врачлар Сәгыйровка коточкыч диагноз куйдылар: нерв системасының органик зәгыйфьләнүе. Беренче мәлләрдә ул хәрәкәт итә ала иде әле: ләкин куллар һәм аяклар көннән-көн авырая, хыянәтчел рәвештә көчләрен югалта баралар. Шулай да, ул үзе турында кемнең дә булса артык кайгыртучанлык күрсәтүен теләмәде. Иртәдән кичкә кадәр, түшәк өстендә яткан килеш, йотлыгып укый, ә соңрак укыганнары турында хастаханәдә ятучыларга сөйләп бирә. Үзенең чире турында онытып, башкаларның авыр уйларын уртаклашырга тырыша иде Гакыйл. Ул бары тик бернәрсәдән - авыруның аны кешеләрдән, алдагы эшләреннән, Шатлыкларыннан, мәшәкатьләреннән аеруыннан гына бик курка иде. Чөнки Гакыйл тормышта гел иҗат рухы белән гено яшәргә хыяллана иде шул... Ләкин мәкерле авыру үзенекен итте. Тиздән аның куллары, аяклары туктап, ул бөтеңләй хәрәкәтсез калды.
Күп китаплардан Гакыйл ничек яшәргә соң, дигән сорауга җавап эзләде. Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?"сын, Муса Җәлилнең "Маобит дәфтәре"н кабат-кабат укып чыга да, тормышларының иң авыр мизгелләрендә дә аларның ныклыгына, тормышны сөюләренә гаҗәпләнә иде. Гакыйл элеккечә рәсем ясарга хыялланып яшәде. Күзен йомса, аның алдына туган табигать күренешләре килеп баса: беренче язгы гөрләвекләрнең йөгерүе, кара карга оялары белән тулган биек тирәк агачлары, көзен көньякка очып китеп баручы торналар төркеме... Ләкин кулларың хәрәкәтсез булгач, боларны ничек кәгазьгә төшерергә икән?
Ул, ниһаять, күптән эзләгәнен тапты. "Огонек" журналының бер санында сугышта кул бармакларын югалткан килеш, каләмне теш арасына кыстырып рәсем ясарга өйрәнгән рәссам турында язылган мәкалә бар иде. Гакыйл дә шушындый ук күнегүләргә кереште. Баштан язарга өйрәнергә кирәк иде. Көн саен Гакыйл каләмне күнектерү өстендә эшли башлады һәм, ниһаять, кәгазьдә беренче тигез хәреф юллары пәйда булды. Шулай ул язарга өйрәнде. Ә аның өчен иң кыены рәсем ясау иде. Әнисе китаплар өеме өстенә кәгазь бите җәеп куя да, Гакыйл каләмне тешләренә кысып, үзенә генә аңлашыла торган төрле бизәкләр ясарга керешә. Беренче вакытларда вак детальләр килеп чыкмый җәфалыйлар, ләкин рәссам эшен, монд карамастан, дәвам итә. Бер-бер артлы беренче - "Март азагы", "Тирәкләр" исемле рәсемнәр дөньяга туа.
Алар белән бергә рәссамның миендә кызыклы-кызыклы уйлар хасил була. Тора-бара болар бар да шигъри юлларга әйләнәләр. Әйтик, мәсәлән, Гакыйл торналар рәсемен ясый икән, шул ук мизгелдә яңа шигырь дә туа.
Кояш та мин
күкне күзәтәбез, 
Күзне кысып язның җиленнән 
Бик биектә ефәк зәңгәрлеккә 
Торналардан чигү чигелгән. 
Торналарым кайта...
якты нурлар, 
Сызылышып аста калалар 
Әллә инде алар кояштан да
Биегрәк юллар салганнар?
Кырыенда Гакыйл ята торган тәрәзәдән кара каргалар Оя: корган биек тирәк агачлары күренә.
Аяз иртәләрдә, 
Бәбкә казлар сыман, 
Топольләрем очыра мамыгын 
Таң нурлары сызылып кабынганчы 
Мин аларны кабат сагындым.
Ул дөньяга рәссам күзе белән карый, аның сизгер йөрәге табигатьне, тормыштагы буяуларны, контрастларны тотып ала белә. Гакыйл шигырьдә - рәссам, рәсемдә - шагыйрь.
Күп тә үтми, Кошка районының "Маяк Ильича" газетасында, аннан соң Татарстан газета-журналларында Гакыйл Сәгыйровның бер-бер артлы матур-матур рәсемнәре һәм шигырьләре басыла башлый. Ә инде "Социалистик Татарстан"да да Иске Фәйзулла авылында яшәүче фаҗигале язмышлы үтә талантлы бу егет турында мәкалә басылып чыккач, кечкенә генә алтыпочмаклы өйгә милләттәшләребездән хатлар килә башлый. Беренче кунаклар да үзләрен озак көттермиләр. Алар арасында татар язучылары һәм шагыйрьләре - Атилла Расих, Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Әхмәтҗанов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм башкалар. Уртак көч кую аркасында 1970 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең "Тормыш җиле" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Мәскәүдә "Родники" альманахында да рус теленә тәрҗемә ителеп Гакыйлнең берничә шигыре басылып чыккан. Ә 1983 елда Гакыйлнең инде икенче - "Айбагарлар" исемле китабы укучыларга барып җитә.
Елдан-ел Гакыйл Сәгыйров рәссам буларак та үсә. Кыска гына вакыт эчендә ул җитмештән артык гравюралар иҗат итә. Күп белгечләр аның рәсемнәренә югары бәя бирәләр. Шулай итеп, бик каты авыруына карамастан (менә 35 ел инде Гакыйл түшәктә бер селкенмичә дә ята) ул сугышчан сафта кала килә. Бершиксез, Гакыйл үзенең искитәрлек рәсемнәре, күңелгә ятышлы шигырьләре белән кешелорго яхшылык, изгелек китерә дияргә була.
Алар әнисе белән икәү генә яшиләр. Хәбибҗамал апа бөтен гомере буе колхозда эшләгән һәм күптән инде пенсиядә. Ире сугышта үлеп калган. Гакыйл өчен бердәнбер терок ул. Берничә ел элек аларның икесенә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бер бүлмәле фатир биргәннәр, Хәзер Сәгыйровлар кышларын шунда кышлыйлар икән, Ә май җитү белән яңадан Иске Фәйзуллага кайталар. Ә биредәо аларның өендә беркайчан да кеше өзелми. Җылы язгы һәм җәйге көннәрдә Иске Фәйзулла сигезьеллык мәктәбе укучылары Гакыйлне куларбада кырларга, аланнарга алып чыгалар. Монда рәссам һәм шагыйрь үзенең шигырьләренә һәм рәсемнәренә яңа образлар һәм бизәкләр таба.
Гакыйл белән Хәбибҗамал апа бик начар яшиләр дип әйтергә ярамый. Икесенең дә, күп булмаса да, пенсияләре бар. Аллага шөкер, тамаклары ач түгел, киярләренә киемнәре бар. Шулай да хәзерге заманда нык авыру һәм карт булган кешеләргә ансат түгел. Гакыйл янң китаплар белән бик кызыксына, газета-журналларны, бигрәк тә татар те-лендәгеләрен элек өенә күпләп яздырып ала иде. Ә хәзер, бәяләр күтәрелгәч, моны тормышка ашыру бик җиңелдән түгел шул. Их, безнең арабызда мәрхәмәтле, юмарт һәм бай кешеләребез күбрәк булса иде. Хәбибҗамал апа белән Гакыйлгә дә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр табылыр иде. Юк шул әле, кайсыларыбызның үзләрендә дә матди як такы-токы гына, ә бай халык бездә аеруча саран була бит ул, рухи яктан сәламәтлекләре йомшаган шул андыйларның.
Ни булса да, Гакыйл Сәгыйровның адресын күрсәтеп китәргә кирәктер: 433510 Ульяновская область, г.Димитровград, ул.Гвардейская, дом 37, кв.44.
Югарыда әйткәнебезчә, ул көз-кышын шунда яши, яисә: Самарская область, Кошкинский район, село Старое Фейзуллово.
Бәлки, аңа теләктәшлек белдерүчеләр, ә кем белә бит, матди ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр.
...Гакыйлгә саубуллашу алдыннан кулларымны сузам. Ул моңсу гына елмаеп ята бирә. Боз кебек салкын куллары һич тә җылынырлык түгел, тик аның йөрәге һәм күңеле түреннән генә ниндидер кайнар нур бәреп торган сыман. Әйе, мәкерле язмыш Гакыйл Сәгыйровның тормыш кылларын өзәргә уйлаган. Ләкин ул берничек тә бу батыр кешенең күңел кылын өзә алмый. Аның рәсемнәре һәм шигырьләре күп еллар кешеләрне дулкынландыра һәм шатландырып киләләр. Гакыйл Сәгыйров әсәрләреннән тормыш җиле исә дә исә генә.
Рәфгать Әһлиуллин.
"Аргамак" журналы № 7, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018