Бүген Әдипләр: Муса Җәлил
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Муса Җәлил


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айдар Җамал
Әхмәди Җамалетдин улы
Тәслимә Җәббарова
Хөсәен Җәгъфәр
Вакыйф Җәләл
Муса Җәлил
Гөлнара Җәлилова
Эльмира Җәлилова
Шәмсия Җиһангирова
Сиринә Җиһаншина
Муса Җәлил

(1906—1944)

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.

Муса алтъ1 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.

Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.

1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1925—1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927—1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

1933—1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара» халыкның .тюрмышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр—драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935—1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.

М. Җәлилнең 1934—1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әсәрләр. 4 томда. Т. 1—4.—Казан: Таткитнәшр., 1975—1976. Т. 1. Шигырьләр. 1975. 559 б. 12 000. Т. 2. Шигырьләр. Либреттолар. 1976. 592 б. 12 000. Т. 3. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләре биографик материаллар, хатлар. 1976. 648 б. 13 000. Т. 4. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. 1976. 560 б. 10 000.

Сайланма әсәрләр. 3 томда. Т. 1—3.—Казан: Таткнигоиздат, 1955—1956. Т. 1. 1955. 640 б., ил. 10 000. Т. 2. 1955. 480 б., ил. 10 000. Т. 3. 1956. 422 б., ил. 10 000.

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. [Ә. Исхак һәм Г. Кашшаф мәкаләләре белән].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 551 б., портр. 14 000.

Барабыз: (Шигырьләр): Революция көрәшчеләре өчен ясалган кичәләргә-материаллар.— Казан: МОПРның Татарстан өлкә комитеты нәшере, 1925.— 39 б. 5000.

Авылда пионер эшләре.—М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.— 67 б. 3000.

Иптәшкә. (Теләктәшкә): Шигырьләр җыентыгы.— М.: СССР халыклары¬ның үзәк нәшр., 1929.—79 б. 3000.

Орденлы миллионнар: Шигырьләр җыентыгы.— Казан: Таткитнәшр., 1934.— 122 б. 5000.

Шигырьләр һәм поэмалар.—Казан: Татгосиздат, 1934.—267 б., портр. 3000.

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1939.—72 б.—(Мәкт. сериясе). 6150.

Балалар өчен беренче альбом. Җ. Фәйзи музыкасы.— Казан: Татгосиздат, 1940.— 17 б. 3000.

Хат ташучы: (Поэма).—Казан: Татгосиздат, 1940.—72 б. 6000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—62 б. 20 000.

.

Алтынчәч: Опера һәм либретто. (Әдәби вариант).— Казан: Татгосиздат, 1941.—99 б. 3070.

Илдар. (Лачыннар): Опера өчен либретто. 4 пәрдәдә, 6 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 72 б. 3070.

Тупчы анты: [Шигырьләр җыентыгы].— Казан: Татгосиздат, 1942 [Тышл. 1943].— 111 б., ил. 3 000.

Алтынчәч: (Операның кыскача эчтәлеге).— Казан: Татгосиздат, 1944.— 21 б. 3 000.

Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр. [Г. Кашшаф мәкаләсе белән].— Казан: Татгосиздат, 1953.—206 б., портр. 8000.

Җырларым: Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр.— 2-басма. [Г. Кашшаф кереш сүзе].— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 207 б., портр. 10 000.

Моабит дәфтәрләре: Шигырьләр, поэмалар, җырлар. [Сүз башын язучы, искәрмәләр бирүче Г. Кашшаф].— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 744 б., ил., портр. 18 000.

Избранное: Стихотворения и поэмы. Пер. с татар. [Вступит. слово А. Джалиль и статья Р. Бикмухаметова].— М.: Гослитиздат, 1955.— 343 с, портр. 20 000.

Избранное: Стихотворения и поэмы. (Вступит. статья Г. Баширова).— Казань: Таткнигоиздат, 1959.— 310 с. 10 000.

Сочинения. [Вступит. статья Г. Баширова. Примеч. Г. Кашшафа].—Ка¬зань: Таткнигоиздат, 1962.—606 с. 50 000.—Библиогр.: с. 581—600.

Избранное. «[Сост. В. Ганиев. Вступит. статья Ю. Королькова].— М.: Худож. лит., 1966.-255 с. 100 000.

Избранное. Пер. с татар. [Сост., авт. вступит. статьи. и коммент. Р. Мустафин].—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—222 с—(Школьн. б-ка). 100 000.

Избранные произведения. (Авт. вступит. статьи и сост.: В. Владимирщев и В. Ганиев).—Казань: Таткнигоиздат, 1969.— 392 с, портр. 10000

Избранное: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1973.— 348 с, портр. 100 000. Избранное: Стихи. Пер. с татар. [Предисл. М. Карима. Сост. Г. К ашшаф].—М.: Худож. лит., 1976.— 374 с, ил. 30 000.

Избранное: Стихи. Пер. с татар. (Предисл. и сост. С. Хакима).— М.: Сов. Россия, 1976.—320 с. 30 000 (Поэтич. Россия).

Избранное. Пер. с татар. {Предисл. и сост. С. Хакима]. — Минск: Высш. школа, 1979.—239 с, ил. 30 000.

Избранные произведения. (Вступит. статья, сост. и примеч. Р. А. М у с-тафина. Ред. С. В. Ботвинника).— Л.: Сов. писатель, 1979.— 575 с. 40 000— (Б-ка поэта. Болып. серия).

Стихи(Авториз. пер. с татар. А. Миниха.— М.: Госполитиздат, 1935.— 107 с. 3000.

Письмо из окопа: Стихи и поэмы [Предисл. Б. Зернита].— Казань: Татгосиздат, 1944.—44 с. 6116.

Из Моабитской тетради: Стихи. Пер. с татар. Под ред. С. Щипачева. [Вступит. статья Э. Давыдова].—М.: Сов. писатель, 1954.— 116 с, портр. 10 000.

Героическая песня: Стихи. Пер. с татар. [Вступит. статья Г. Кашшафа].— М.: Молод. гвардия. 1955.— 247 с, портр. 10 000.

Моабитская тетрадь. [Предисл. Ю. Королькова].—М»: Гослитиздат, 1957.— 210 с, портр. 25 000.

Моабитская тетрадь: Стихи. Пер. с татар.—М.: Худож. лит., 1969.— 183 с. 100 000—(Б-ка произведений, удостоенных Ленинской премии).

Стихотворения. [Предисл. Р. Мустафина].— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—336 с. 250 000.

Моабитская тетрадь: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1980.—223 с, ил. 10 000.

В последний бой...: Стихи и поэмы. Пер. с татар. [Сост. и авт. предисл.: Р. Бикмухаметов].—М.: Воениздат, 1981.— 367 с, ил. 25000.

Красная ромашка: Избранное Пер. с татар. [Вступит. статья, сост. и примеч. Р. Муст афина].—Казань: Таткнигоиздат, 1981.—543 с, портр. 200 000.

Избранные произведения / Пер. с татар. Г. Шамшиева, К. Жунусова.— Фрунзе: Киргизгосиздат, 1957.— 319 с. 5000.— На кирг. яз.

Избранное. Пер. с татар. (Вступит. статья Г. Ованесян).— Ереван: Ай-петрат, 1959.—225 с. 5000.—На арм. яз.

Соловей и Родник.— Ашхабад.: Туркменстан, 1974. 10 000.— На туркм. яз.

Моабитская тетрадь: Стихи [Авт. вступит. статьи. 3. Нури].— Минск: Мастацкая лит., 1975.—206 с, ил.—(Поэзия народов СССР). 7000.—На белорус, яз.

Подвиг песни: Стихи и поэмы. [Вступит. статья Дж. Мулдагалиева].— Алма-Ата: Жазушы, 1976.— 335 с. 25 000.— На казах. яз.

Стихи из Моабитской тетради / [Пер. В. Горганели и Т. Джангулашвили. Предисл, ГЕ Джангуладнвили].— Тбилиси: Ганатлеба, 1977.— 83 с. 5000.— На груз. яз.

Моабитская тетрадь: Стихи (/Пер, Тулюнбай Байзакова.— 2-е изд'. — Фрунзе: Мектеп, 1979.— 64 с. 4000.— На кирг. яз.

Моабитская тетрадь: Стихи / Пер. с татар. Р. Халила. Вступит. статья П. Халилова).— Баку: Язычы, 1979.— 279 с. портр. 10 000.— На азерб. яз.

Из Моабитской тетради: Стихотворения. Пер. с рус.— Б. М., Чоссо Чхульпханса, 1956.— 75 с. — На корей. яз.

Из Моабитской тетради: Стихи / Пер. Ф. Лешнитцер. Со статьей А. Джа¬лиль, предисл. Е. Мюллера.— Берлин: 1957.— 46 с.— На нем. яз.

То же.— Лейпциг, 1962.— 49 с.— На нем. яз.

Одинокий огонь: Стихи/Пер. Иштван Гурски и др.— Будапешт, 1957.— 121 с. — На венг. яз.

Героическая песня /Пегх Теодор Пик. [Предисл. Г. Кашшафа].— Буха¬рест, 1958.— 198 с. — На рум. яз.

Моабитская тетрадь / Пер. с татар, оригинала «Сайланма әсәрләр». Пер. и предисл. В. Данека, Я. Кабичека.— Прага, 1958.— 111 с. — На чеш. яз.

То же. 2-изд.— Прага, 1960.— 111 с. — На чеш. яз.

Соловей и источник: (13 стихотворений из Моабитской тетради) / Пер. Фан Син. — Пекин: Бейфан вэньи чубаньшэ, 1959.— На кит. яз.

Стихи/Пер. А. Шерифова.— София: Народна просвета, 1967.— 127 с.— На турец. яз.

Моабитская тетрадь/Пер. Аднан Хаки Шехаб.— Багдад, 1977.— На араб. яз.

Моабитская тетрадь.— Берлин: Фолк унд Велт, 1977.— 100 с.— На нем. яз.

Избранное.—М.: Прогресс, 1981.—205 с, портр. 94 000.— Текст парал. на англ. и рус. яз.

Аның турында

Муса турында истәлекләр. Төз. һәм әдәби эшкәртүче Г. Кашшаф.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 310 б.

Үлемсезлек таңында: Муса Җәлил турында истәлекләр.— Казан: Таткит. нәшр., 1971.—102 б., ил.

Җәлилова X. Абыем турында.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 77 б. Максуд М. Сагынган минутларда: (Муса Җәлил турында истәлекләр һәм уйланулар).— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 190 б.

Гайнуллин М. Муса Җәлил.— Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960, 491—530 б. Кашшаф Г. Муса Җәлил: Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 456 б.

Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары.— Казан: Казан ун-т нәшр., 1960.—-135 б.

Әминев А., Галиева һ. Муса Җәлил мәктәптә: Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү мәсьәләләренә карата. Укытучылар өчен ярдәмлек.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 108 б. ил.

Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 150 б.

Мостафин Ф. Муса Җәлил — педагог.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—- Юзиев Н. Муса Җәлилнең әдәби мирасы.—Кит.: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. Казан, 1978, 44—58 б.

Маннурова М. Батырлар җыры: [М. Җәлилнең сугыш елларындагы поэзиясе]. Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—119 б.

Юзиев Н. «Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе»...: (Муса Җәлил)...— Кит: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, «62—65 б.

Юзиев Н. Мохтар Ауэзов Муса Җәлил турында.— Шул ук китапта, 66—70 б.

Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән: Докум. повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—464 б

Хамматов Ш. Муса Җәлил — партия солдаты.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—168 б., ил. Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. М. Җәлил турында 44—59 б.

Гыймадиева Н. «Бар җырымны илгә багышладым»: М. Җәлилгә багышланган әдәби-муз. монтаж.—Сов. мәктәбе, 1976, № 1, 50—52 б.

Мостафин Ф. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»: М. Җәлилгә багышланган әдәби-муз. монтаж.— Сов. мәктәбе, 1979, № 1, 48—51 б.

Ә.Мәхмүдов. Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал

Воздвиженский В, Муса Джалиль. — В кн.: История татарской советской литературы. М., 1965, с. 356—385.

Воспоминания о Мусе Джалиле. Сост.: Г. Кашшаф, Р. Мустафин.— Казань: Таткнигоиздат, 1966.—235 с, портр.

Джалилова X. О моем брате: [О М. Джалиле]: Воспоминания.— 2-е изд.— Казань: Татар. кн. изд-во, 1976.— 94 с.

Бикмухаметов Р. Муса Джалиль: Очерк творчества.—М.: Гослитиздат, 1962.— 224 с. Корольков Ю. Через сорок смертей: Докум. повесть.—М.: Молодая гвардия, 1964.—285 с, ил.

Кашшаф Г., Мустафин Р. Поиск продолжается: \[0 подвиге поэта-героя Мусы Джалиля].—Казань: Таткнигоиздат. 1965.—87 с, ил.

Бикмухаметов Р. Муса Джалиль.—М.: Сов. Россия, 1966.—133 с.

Альтов В. Юность Мусы Джалиля: Очерк.—Челябинск: Южн.-Урал. № изд-во, 1969.— 130 с, портр.

Мустафин Р. По следам поэта-героя: Книга-поиск.— М.: Дет. лит., 1971.—271 с, ил. портр.

То же.— 2-изд.— Казань. Таткнигоиздзат, 1973.— 368 с.

Мустафин Р. По следам оборванной песни.— М.: Известия, 1974.— 510 с, 1 л. портр.

Забиров И. Рядом с Джалилем: Докум. очерк.— Ташкент: Еш гвардия, 1977.—47 с, ил. Исанбет Ю. Муса Джалиль и татарская музыка.—Казань: Татар кн. изд-во, 1977.— 160 с. В конце кн. дана лит. о М. Джалиле и произведения М. Джалиля на татар. яз.

Муса Джалиль: Материалы Всесоюз. науч. конф. посвящ. 70-летию со дня рождения поэта-героя. [Редкол.: В. Воздвиженский, Н. Ханзафаров, Н. Юзиев (отв. ред.): ИЯ ЛИ им. Г. Ибрагимова КФАН СССР].—Казань, 1978.— 196 с.

Махмудов А. Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля.— Казань: Татар кн. изд-во, 1980.— 109 с.

Мустафин Р. Красная ромашка: Рассказы о поэте-герое Мусе Джалиле.—М.: Малыш, 1981.-48 с, ил. (Легендарные герой).

То же.—М.: Малыш, 1983.—48 с, ил.

Воздвиженский В. Поэзия Мусы Джалиля: Лит. портр —Казань: Татар кн. изд-во, 1981.— 120 с, 1 л. портр

Забиров И. Джалиль и джалиловцы: Докум. очерки и этюды.-Казань: Таткнигоиздат, 1983.— 144 с, ил.

Шуртакова Т., Рождественский Б. Эстетическое воспитание учащихся среднеи школы во внекласснои работе.— Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1960. Гл. «Методическая разработка литературного вечера на тему-«Поэт-патриот Муса Джалиль», с. 154—173.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013