Бүген Әдипләр: Хәлим Җәләй
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәлим Җәләй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәлим Җәләй
Зәйнәп Җиһаншина
Хәлим Җәләй
Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов) 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе Мәгъфура тәрбиясендә, бала чактан ук йорт һәм колхоз эшләрендә эшләп үсә. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958-1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли. Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим Җәләй, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институтта укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә кырык елдан артык ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларының алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Татар театрының күренекле артисты һәм нәфис сүз остасы булу өстенә Хәлим Жәләй шигъри җанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәрҗемәче дә. Ул— балалар өчен татар халык иҗаты сюжетларына таянып язган һәм нәни укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Корчаңгы тай һәм Таз малай» (1992), «Турай батыр» (1993), «Шәрә бүре» (1994), «Аю белән Төлке» (1997), «Пәриле күл буенда» (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. Узган гасырның туксанынчы елларында Г. Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә яшь тамашачыларга X. Җәләйнең берничә әкият-пьесасы («Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре», «Шомбай эшләпәсе») буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелә һәм уңыш казана.
Тәрҗемәче буларак, Хәлим Җәләй татар театрларының репертуарын төрләндерү һәм баету юнәлешендә эшли. Аның тәрҗемәсендә Г. Камал театрында А. Вампиловның «Булмас димә, дөнья бу!», Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», А. Галинның «Сагыш» («Ретро»), норвегияле классик драматург Һенрик Ибсенның «Өрәкләр» пьесалары сәхнәгә куела. Артист-язучының оста каләме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ихтыяҗлары өчен А.Островскийның «Кичеккән тәүбә» («Не живи как хочется»), Ж.—Б. Мольерның «Дон Жуан, яки Таш кунак» әсәрләре тәрҗемә ителә. 1987 елда Татарстан китап нәшрияты исә Хәлим Җәләй тәрҗемәсендә А. Вампиловның дүрт пьесасын эченә алган «Провинция мәзәкләре» дигән күләмле җыентыгын дөньяга чыгара. X.Җәләй—1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
"Казан утлары" № 4, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018