Бүген Әдипләр: Садри Җәләл
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Садри Җәләл


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гаязетдин Җамалетдинов
Рәзидә Җамалетдинова
Фирүзә Җамалетдинова
Руслан Җәләев
Садри Җәләл
Әсгат Җәләлиев
Камил Җиһаншин
Йосыф Җомгалы
Садри Җәләл

(1891—1943)

Садри Җәләл (Садретдин Хәйретдин улы Вәлидов) 1891 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан АССРның Апаc районы) Апаc авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылда үз атасыннан ала, аннары Казанның кадим мәдрәсәләре¬нең берсендә һәм 1906—1910 елларны атаклы «Буби» мәдрәсәсендә укый. 1911 елда, хосусый әзерләнеп, Казандагы Учительская школага укырга керә һәм аны 1915 елда уңышлы тәмамлап чыга. Шул ук елда ул солдат хезмәтенә алына һәм 1916—1917 елларда хәрби училищеда укый. Октябрь революциясеннән соң С. Җәләл, Колчак армиясеннән качып, туган авылы Апаска кайта һәм берникадәр вакыт яшеренеп яши. 1918 елның җәеннән башлап ул —халык мәгарифе һәм көндәлек матбугат хезмәткәре: әүвәл Арча кантонында укытучылар хәзерләү курсларында укыта, ә 1919—1926 елларда «Кызыл Армия», «Эш», «Татарстан» газеталары, Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы «Труд и хозяйство» журналы, «Безнең юл», «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли. 1927 елдан алып 1932 елның язына кадәр С. Җәләл Казандагы Татар рабфагында һәм Сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

Садри Җәләлнең әдәби, публицистик һәм тәрҗемә мирасы шактый зур. Ул —кырыклап хикәя, күп санлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә китаплар авторы. Аның беренче хикәяләре 1913—1914 елларда «Ак юл», «Аң» журналларында күренә башлый. Шул ук чорда ул үзенең «Дим буенда» исемле повестен яза. Соңыннан ике мәртәбә (1914, 1929 елларда) аерым китап булып чыккан һәм, унтугызынчы гасыр татар морзалары тормышына бәйләп, романтик мәхәббәт темасын яктырткан бу әсәр заманында укучылар арасында зур популярлык казана, бер үк вакытта әдәби тәнкыйтьтә төрле бәхәсләр тууга да сәбәп була.

С. Җәләлнең аеруча актив иҗат иткән чоры — егерменче еллар. «Кадерле кунаклар», «Иртә белән», «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән», «Егет һаман күренми иде» кебек хикәя һәм нәсерләрендә автор, гражданнар сугышы чоры вакыйгаларын үзәккә алып, революция казанышларын яклау өче» көрәшкә күтәрелгән кызыл сугышчыларның һәм хезмәт иясе крестьяннарының лирик образларын гәүдәләндерергә омтыла. «Бөти», «Атып калганчы, ятып кал», «Журналист», «Ахыры заман хикәясе» һәм «Чаян» журналында басылган күп санлы башка хикәя һәм фельетоннарында исә язучы, юмор-сатира чараларына мөрәҗәгать итеп, тормыштагы төрле искелек калдыкларын фаш итүне максат итеп куя.

Журналист буларак, С. Җәләл егерменче еллардагы иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән көндәлек матбугатта актив катнашып килә, татар телендә беренче буларак, 1927 елда

«В. И. Ленин турында истәлекләр җыентыгы» әзерләп чыгара.

С. Җәләлнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул Ф. Шиллерның «Вилһелм Телл» драмасын (1920), рус пролетар язучысы П. Бессальконың «Катастрофа» («һәлакәт», 1922, 1923) исемле автобиографик романын, М. Горькийның «Макар Чудра», «Мальва», «Буревестник> («Давыл кошы») хикәяләрен, Д. Фурмановның «Красный десант» («Кызыл десант», 1930) повестен һәм Д. Мамин-Сибиряк, Д. Лондон, Л. Карменнарның аерым хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның шулай ук фәнни һәм тарихи әдәбияттан да күп кенә тәрҗемәләре басылып чыга.

Садри Җәләл 1943 елда вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр/Nөз. X. Булатова.— Казан: Таткитнәшр.,, 1964 — 164 б. 14 000.

Садри Җәләл хикәяләре.—Казан: Матбага Кәримия, 1919.— 48 б. (Хикәяләр мәҗмугасы. 1-кит.).

Югары урманга җиләккә бару; Гарәп белән җылан: [Хикәяләр].-—Казан: Мәгариф, 1919.—16 б. (Балалар күңеле. 16-кит.).

Аккош: Хикәя.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1926.— 15 б. 5000. (Балалар әдәбияты. Әдәбият бүл. 6-кит.).

Суыксу кышлавында: [Хикәя]. Мамин-Сибиряктан үзгәртелеп. 1-баскычның IV группаларына каратылган.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928 — 30 б. 3000.

Сәет һәм Фатыйма: Мултатулидан алып язылды. (I-баскычның IV группаларына). Гыйльми үзәк карамагында басыла.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928.—27 б. 3000.

Хикәяләр бәйләме.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928.— 75 б. 3000 — [Тышл.: 1929].

Дим буенда: (Повесть).—Казан: Яңалиф, 1929.—82 б. 5000.

Аның турында

Сабиров С. Садри Җәләлнең тууына 90 ел.—Казан утлары, 19811 № 6, 185-186 б.


© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013