Бүген Әдипләр: Камил Җиһаншин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Камил Җиһаншин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гаязетдин Җамалетдинов
Рәзидә Җамалетдинова
Фирүзә Җамалетдинова
Руслан Җәләев
Садри Җәләл
Әсгат Җәләлиев
Камил Җиһаншин
Йосыф Җомгалы
Камил Җиһаншин
Камил Җиһаншин (Камил Фәрухша улы Җиһаншин, баш. Ҡәмил Фәрухша улы Йыһаншин) – язучы, РФ (2011) һәм БР (2004) атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2012).
1950 елның 15 мартында БАССР Кандра районы Кандра-Әмин (хәзер Туймазы районы Кандра) авылында хәрби офицер гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмер чагы Ерак Көнчыгышта үткән. Ерак Көнчыгыш политехника институтында укый (1967-1972, укып бетерми), Горький политехник институтын тәмамлаган (1973). «Башнефть» элемтә идарәсендә радиоэлемтә инженеры булып (1973-1974, 1976-1988), Хабаровск крае Лазо районы промысел хуҗалыгында аучы булып (1974-1975), БАССР көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында элемтә хезмәте башлыгы булып (1988-1991) эшли. Уфадагы «Эхо» ЯАҖ директоры (1991-2001), «Шок» ҖЧҖ генераль директоры (2001-2003), «Вымпелком» (Билайн) ААҖ Уфа филиалы директоры (2003-2004), «Мәскәү Банкы»ның Уфадагы филиалы директоры урынбасары (2005 елдан).[1]
«Кыргый җәнлекләрне яклау республика фонды» рәисе (1993 елдан). «Урманны яклаучы» (Рыцарь леса) , «Уфа сусары» (Уфимская куничка), «Туймазы районы сәләтле балалары» (Юные дарования Туймазинского района) премияләрен гамәлгә куючы.
Рус телендә иҗат итә. Беренче китабы - «Маха, или История жизни кунички» (1992) «Уральский следопыт» журналында 300 000 тираж белән басыла. «Тайга хикәяләре» (1998), «Щедрый Буге» (1996), «Боцман» (2002) повестьларында табигатьнең гүзәллеген тасвирлый. «Скитники» (2004), «Золото Алдана» (2010) романнары старообрядецлар язмышын сурәтли. К. Җиһаншинның әсәрләрен Әмир Әминов тәрҗемә иткән.

Күп юл үттем, күңелем басылмады

Урыс география җәмгыяте көче һәм аның попечительләр советы рәисе Владимир Путинның фатыйхасы белән оештырылган җир шары тирәли экспедициядә Камил Җиһаншинның катнашуы турында февраль аенда хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, “Җир шарының утлы боҗрасы” дигән Бөтенрусия экспедициясенең ике этапы үтелгән, дип әйтергә мөмкин. Әлеге вакытта төркем Аргентинага юл тота. Аляскадан алып Эквадорга кадәр 21 мең чакрым араны үткәндә экспедиция нинди хәлләргә тарыган, кемнәр белән очрашулар булган, нинди ачышлар ясалган һәм сәяхәтчегә маршруттан төшәргә нәрсә сәбәпче булган? Камил Фарухша улы Җиһаншин журналистлар белән очрашуда шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап бирде һәм сәяхәттән алган тәэсcоратлары белән уртаклашты.
Бөтен көчеңне туплап һәм ашкынып тауга менеп җиткәч, үткән юлыңа карап, хозурланып басып тору күңелгә канәгатьлек һәм чиксез дәрт өсти, диләр. Экспедиция башлануга бер ай үткәч, Мексика һәм Гватемала вулканнарын төркемнән беренче булып буйсындырган һәм шушы көннәрдә 61 яшен билгеләгән Камил Җиһаншин да, мөгаен, шушындый хисләр кичергәндер. Ә моңа кадәр алар Алясканы чаңгыда һәм каргизәрләрдә иңләп чыгалар. Экспедициянең бу өлешендәге маршруты Уэльск принцы исемен йөрткән борыннан башланып, иксез-чиксез Тын океан буйлап көньякка таба сузыла.
Аляска сәяхәтченең күңелендә иң тирән тәэссоратлар калдырган. Биредә урындагы халыкның табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте дә, урыс староверларының мәдәниятлелеге һәм юмартлыгы да, аларның үз гореф-гадәтләренә тугрылык саклавы һәм инанулары сәяхәтчене таң калдырган.
— Аляскада 10 меңләп старовер яши. Без анда Васила дигән шәһәрдә һәм 7-8 йортлык Березово авылында булдык. 22 балага исәпләнгән мәктәп бар. Балаларны мотлак туган телдә укыталар. Класс бүлмәләрендә компьютерлар урнаштырылган, балалар пианинода уйныйлар, романслар башкаралар, саф урысча сөйләшәләр. Гомумән, биредә балаларны чит мохиттән сакларга тырышып, башка мәктәпләргә бирүдән тыелалар, чөнки анда тәрбия мәсьәләсе аксый, диләр. Мәктәпне башлангыч мәлдә үз көчләре белән оештырсалар, хәзер ул урындагы бюджет исәбенә финанслана.
Гаилә кору мәсьәләсендә дә бик җитди карашталар. Моның өчен кан-кардәшләре яшәгән Бразилия һәм Уругвайга кадәр барып җитәләр. Борынгы ватаннары — Русия белән бик нык кызыксыналар, патриотик хис-тойгылар саклап яшиләр, — ди Камил Фарухша улы, кунакчыллык күрсәтеп каршы алган староверларга рәхмәт белдереп. Алар оештыру эшләрендә дә юлчыларны ярдәмнән ташламаган, үзләренең эшләрен читкә куеп булышканнар, хәтта азык-төлек белән тәэмин итеп озатып җибәргәннәр.
Аляска тәҗрибәле сәяхәтчене тагын бер ягы — табигатьнең байлыгы һәм сафлыгы белән әсир иткән. Моңа биредәге властьлар гадел законнар чыгару һәм аларны катгый рәвештә үтәү юлы белән ирешәләр.
Үзәк һәм көньяк Америка илләре аша үткәндә дә экспедициягә игътибар зур булган. Коста-Рикада, Панамада бер-бер артлы матбугат конференцияләре, телевидение аша тапшырулар оештырылган. Шуңа экспедицияне урамнарда сәламләп каршы алганнар. Бу илләрдә сәяхәтчеләр маршрутларын Аляскада сатып алган ике мең долларлык машинада дәвам иткәннәр. Ул машинаның тәгәрмәчләре тау-ташлы юлларга чыдамагач, аны Панама-Сити шәһәрендә сәяхәтчеләргә изге юл теләп дога кылган рухани Александр атакайга калдырып киткәннәр. Александр атакай Камил Җиһаншин белән күрешеп танышуга бик шатланган. Чөнки ул аны Мәскәүдә нәшер ителгән “Скитники” китабы аша белә икән. Бездә “Китап” нәшриятында ул әсәр күптән түгел “Золото Алдана” исеме астында басылып чыкты.
Унлап ил аша үткән сәяхәтчеләргә бигрәк тә Коста-Рика ошаган. Ә менә күккә ашкан небоскреблары белән горур каршы алган Америка сәяхәт кылучыларның күңелен берничек тә яулый алмаган. Америкалыларның ясалма елмаюлары аларның кар-буранлы илләрне кичкән күңелләрен эретә алмаган.
Илләр дә кешеләр кебек бер-берсеннән аерыла, күрәсең. Сәяхәт кылучыларга бу аеруча ачык күренгән. Экспедиция әгъзаларын бөтен җирдә дә колач җәеп каршы алмаганнар. Алар төрле күңелсез хәлләргә дә, кызыклы маҗараларга да юлыкканнар. Гватемалада, мәсәлән, экспедициянең маршруты таулар аша үткән. Биредә алар тирә-якка ут чәчеп утырган Фуэго вулканына күтәрелмәкче булган. Өч мең метр ярым биеклеккә менгәч, куаклар арасында ыңгырашу тавышы ишетеп, тукталып калганнар. Куаклыкта милли паркның яралы сакчысы ятканын күргәннәр. Төркемнең табибы тиз генә яралының хәлен ачыклый һәм аңа беренче медицина ярдәме күрсәтә: ярадан саркып торган канны туктата, укол ясап авыртуны баса. Аннары бамбуктан ясалган носилкага сакчыны салып ике сәгать буена таулы сукмактан төшерәләр. Шәһәрдә яралыны табиблар кулына тапшыралар һәм полициягә хәбәр итәләр. Бу вакыйга Гватемалада яшен тизлеге белән тарала, халык экспедиция әгъзаларын коткаручылар буларак олы хөрмәт белән кабул итә, алар турында гәзитләрдә язып чыгалар.
Бу сукмакның хәвефле даны элек тә билгеле булган икән. Ул бик күп альпинистларны рюкзакларыннан яздырган. Милли парк сакчысы 10-15 минут алдан гына сукмакта кеше талаучыларны очратып, аларны кулга алмакчы булган һәм тигезсез алышта яраланган.
Гомумән, Гватемала сәяхәтчеләр күңелендә җинаятьчелек чәчәк аткан ил буларак калган. Сан-Лукасу шәһәре янына якынлашканда алар тагын бер канлы вакыйганың шаһиты булган. Анда автобус эчендә атыш башланган. көпә-көндез кеше талап йөрүчеләр ут ачкан. Автобуста булган бер хәрби аларның икесен җинаять урынында атып үтергән.
Камил Фарухша улы кайда барса да, музейларда булырга тырышкан. Шундый сәфәрләрнең берсеннән кайтышлый берәүнең үзенең артыннан килүен сизгән. Җиһаншинның башка экспедицияләрдән бу өлкәдә тәҗрибәсе булганга ул акча янчыгын куеныннан алып шорты кесәсенә салып куйган. Әмма караклар тәҗрибәлерәк булып чыга — автобуска билет алганда ул барыбер янчыгыннан колак каккан.
Ә менә Сальвадорда һәм Эквадорда язучыга киресенчә, бик күп сувенирлар бүләк иткәннәр. Аларның берничәсен Камил Фарухша улы очрашуга да алып килгән иде. Шуларның берсе — индеецларга пычакны да, балтаны да алыштыручы мачете. Ә Перуда кылыч балыкның борыныннан эшләнгән кылыч бүләк иткәннәр. Бу бүләкләр язучы өчен бик кадерле. Аларның кадере маршрутның икенче өлешен велосипедта үткән һәм һәр грамм йөк исәптә булган сәяхәтчеләр өчен тагын да арта. Юлда һәр грамм өчен “көрәш” бара, хәтта велосипедларның артык частьләрен алып ташларга туры килә.
Колумбияне дә алар велосипедта үтәргә карар итә. Тик бу планнары челпәрәмә килә. Чөнки аларның маршрутында 200 километрга сузылган сазлык ята. Анда су юлы белән көймәләрдә генә үтәргә мөмкин була. Тик Панаманың илчесе аларның планнарын белеп калып һәм Колумбиядәге криминоген хәлне искә алып, Колумбия властьларыннан аларга виза бирмәүне үтенә. Бу экспедициядә катнашучыларның иминлеге хакына эшләнә. Шуңа Панамадан соң маршрут бераз үзгәреш кичерә һәм Колумбияне урап узып Эквадор аша үтә. Шушы рәвешле алар җир шарының нәкъ уртасына — экваторга барып җитәләр.
Экспедициядә бик күп тикшеренү эшләре алып барыла. Моның өчен алар видеотехника һәм кирәкле приборлар белән эш итә. Маршрутта приборлар эштән чыккан чаклар да була. Аларның юлында яткан унлап вулканның берсендә термометр эсселеккә чыдамый шартлый. Ярый әле запас термометр алган булалар. Тагын бер вулкан янында һава күкертле водородтан кайный башлый. Тын кысыла.
Вулканнар экспедиция әгъзаларын торган саен ныграк җәлеп итә. Тик бик якын җибәрмиләр, якыная башласаң, аяк астында җир кубарыла, табаннар уттай яна башлый. Шулай да тынычрак вулканнарның кайнап торган “казан”нарын күзәтәләр. Алар читтән генә шулай тыныч һәм сүрелгәндәй күренә, якында ут чәчеп кайнап утыралар. Анда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре туплап Мәскәүгә җибәрелә. Медицина һәм психологик тикшеренүләр дә үткәрелә. Экспедиция әгъзалары күптөрле тестлар, анкеталар тутыра.
Экспедициядә иң өлкәне булган Камил Фарухша улы яшьләрдән һич калышмый. Вулканнарга да ул беренче булып менә.
— Тик яшь үзенекен итә. Вулканнар дәрт өсти, әмма хәлне ала, — ди экспедиция вакытында 7 килограмм авырлыгын югалткан өлкән сәяхәтче. Маршруттан вакытлыча чыгарга этәргән сәбәпләрнең берсе дә шул икән. Ә икенче сәбәп — Камил Фарухша улын “Золотой Алдан” романы өчен Вячеслав Шишкин исемендәге әдәби премияне тапшыру өчен чакырып алганнар. Аннары ул Перу, Чили һәм Аргентинада сәяхәттә узган елда булган инде. маршрутны бераз көч туплаганнан соң, экспедициянең өченче этабында Антарктидада дәвам итәргә исәп тота. Бу якынча ноябрь аена туры киләчәк. Алда Антарктидада булган бердән-бер Эребус вулканына күтәрелү, Сахалин, Курил утраулары һәм Камчатка көтә.
Очрашу вакытында Камил Җиһаншин экспедициягә ярдәм иткән өчен Президент Рөстәм Хәмитовка һәм Башкортстан Хөкүмәтенә олы рәхмәтен белдерде.

Рәзилә НИЗАМОВА. "Кызыл таң"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013