Бүген Әдипләр: Җәлил ФАЗЛЫЕВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәлил ФАЗЛЫЕВ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдус Фазлетдинов
Җәлил ФАЗЛЫЕВ

Дүрт туган көн

Җәлил ФАЗЛЫЕВ
Фазлыев Җәлил Васыйл улы — татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр. Татарстан республикасының баш казые.
1956 елның 24 сентябрендә Бөрбаш авылында туган. Урта белем алганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, 1979 елда икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала.
1979-1980 елларда — Совет Армиясендә.
1981-1988 елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, 1988-1994 елларда «Бөрбаш» совхозында баш икътисадчы була. Шушы елларда Җ.Фазлыев үзен бөтен район күләмендә тирән хәзерлекле, авыл хуҗалыгы производствосын яхшы белүче, аңа икътисадый юнәлеш бирергә сәләтле белгеч итеп танытты, югары абруй казанды. 1989 һәм 1994 елларда районның иң яхшы иктисадчысы дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1991 елның декарендә аңа Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелде.
1995 елдан, илнең икътисады базар системасына күчү белән «Бөрбаш» совхозында коммерция буенча директор урынбасары вазыйфасы булдырыла һәм ул Җ.Фазлыевка тапшырыла. Совхозда ярдәмчел җитештерү тармаклары булдыру, бартер тәртибендә товар алмашу оештыру юнәлешләрендә эшләп ул хуҗалыкның икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә.
Балачактан ук дингә ихлас бирелгән кеше буларак, Җ.Фазлыев Балтач районында дини хәрәкәтне торгызучыларның берсе һәм башлап йөрүчесе була. 1990 елда ул экстерн тәртибендә имтихан тапшырып имамлыкка шәһадәтнамә ала. 1990 елдан — Бөрбаш мәчетенең имамы. Аның инициативасы һәм җитәкчелеге белән 1998 елда районда беренчеләрдән булып Бөрбашта яңа мәчет төзелде, бүгенге көндә бу мәчет яшьләр өчен физкультура-спорт, ял итү бүлмәләре һәм җайланмалары булган заманча дин һәм мәдәният үзәге. Җ.Фазлыев инициативасы белән район мәктәпләрендә балаларны ислам дине нигезләренә, ислам әхлагына укыту башланды.
Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Русия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатта еш чыгышлар ясый. Аның «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Иманлы бала», «Имам вазыйфалары», «Ягез, бер дога» һ.б. китаплары дингә килүчеләрнең өстәл китабына әверелделәр. 2005 елда «Йөз дә бер вәгазь» исемле зур вәгазьләр китабы басылып чыкты.
1994 елдан районның, 2000 елдан — Татарстанның баш мөхтәсибе. 1995 елда Татарстан республикасындагы диния нәзарәтендә Үзәк рәвиз комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1998 елдан — Татарстанның төньяк районнарын, Киров өлкәсенең чиктәш районнарын берләштергән Төньяк казыятның баш казые. 2006 һәм 2010 мөселман корылтайларында Татарстанның Баш казые итеп сайлана.
1993 һәм 1997 елларда Хаҗ сәфәре кылды һәм хаҗи-әкбәр дәрәҗәсен алды.

"Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән"
(Габделҗаббар Кандалый)

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Аллаһ Раббыбызның бу дөньяда безгә биргән иң зур нигъмәте — вакыт. Шул бүләкне, ягъни вакытны ничек үткәрүебезгә карап, хакыйкый булган мәңгелек тормышыбыз тәгаенләнә. Әлбәттә, без – гафил (сизми-абайламый, белми калучы). Кулыбызда нинди хәзинә барын, аны ничек файдаланып буласын уйламыйбыз. Исебезгә төшсә — гомер үткән, үләр вакыт җиткән. Әгәр гомеребезнең нинди хәзинә икәнен аңласак, без аның бер минутын да бушка, заяга үткәрмәс идек, һәр сулышыбызны Аллаһка шөкер итеп, һәр мизгелебезне игелек кылырга омтылып, бер изге гамәлдән икенчесенә генә күчеп үткәрер идек.

Бүгенге көндә бик күп календарьлар бар, аларда истәлекле даталар, бәйрәмнәр генә дә нихәтле! Без бер датадан икенчесенә, бер бәйрәмнән икенче бәйрәмгә әзерләнеп, бәйрәм итеп гомер үткәрәбез. Эшләргә, гамәл кылырга вакыт калмый.

Кызганыч ки, күп бәйрәмнәрне үткәрүебез бирән булганчы ашауга һәм лыгыр булганчы эчүгә, ягъни хайвани сыйфатларны арттыруга, нәфесне иреккә чыгаруга, шәһвәтне котыртуга кайтып кала. Артыгын ашау да – хәмер эчү кебек үк гөнаһ бит. Исереп егылган кеше үзенә золым кылса, нәфесен аздырган кеше һәрвакыт башкаларга зарар китерергә мөмкин. Эчүчелек – нәфесне йөгәнли алмау чире.

Әлбәттә, бәйрәм дә итәргә кирәк — акыл белән, тиешле кысадан чыкмыйча. Гомәр радияллаһу ганһу: «Сезнең күңелләрегезнең дә сезнең өстә хаклары бар, күңелләрегезне вакыт-вакыт иреккә чыгарып алыгыз, югыйсә каты бәгырьле, тар күңелле булырсыз», – дигән.

Димәк, һәр бәйрәм күңелне тәрбияләү һәм рухый яктан биеклеккә күтәрелү булырга тиеш. Уразаны гына алыйк. Динсезләр: «Ач тору нинди бәйрәм булсын?» – диләр. Әйдәгез, уйлап карыйк: дуслар белән очрашу — зур сөенеч, зур бәйрәм; дошманыңны җиңү — аннан да зуррак бәйрәм. Дошманнарын җиңү көнен һәр халык, һәр милләт ил күләмендә бәйрәм итә. Безнең илдә ул — 9 Май. Ә иң зур дошманыбыз кем соң безнең? «Шайтан» дисезме? Юк. Пәйгамбәребез (сгв): «Сезнең нәфесегез 70 шайтаннан да яманрак», – дигән. Иң бөек җиңү — үз нәфесеңне җиңү. Уразада без, өлешчә булса да, нәфесебезне йөгәнлибез. Ашамыйча-эчмичә торып үзебезнең хайван түгеллегебезне күрсәтәбез. Ач булган хәлдә ризыгы янында яткан хайван аны ашамыйча тора алмый. Ә без исә Аллаһның рәхмәте белән тора алабыз — күңелебез тантана итә, җанга рәхәт. Шуңа күрә дә мөселманнар күп бәйрәмнәрен ураза тотып каршылый.

Адәм баласының бөтен гомере — акыл белән нәфес көрәше. Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен дисәң, акылыңны намаз белән, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән — милиция дә (исемен “полиция” дип үзгәртүгә дә карамастан) синнән тәртипле кеше ясый алмый инде. Димәк, җәмгыятьтә дә тәртип була алмый, чөнки күп вакыт үзләре дә шул нәфес коллары булып кала бирәләр. Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш.

Бәйрәмнәрнең шактые, мөгаен, туган көн белән бәйледер: үзеңнеке, әти-әниеңнеке, әби-бабаңныкы, балалар-оныкларныкы, кода-кодагыйныкы, таныш-белешләрнеке, дус-ишләреңнеке... Кыскасы, көн дә бәйрәм, көн дә туй.

Һәркем үзенең дөньяга килүен бәйрәм итә, нәрсә бәйрәм иткәнен, ничек бәйрәм иткәнен уйлап та карамый – фикере юк…

Фикер өчен күңелеңнең чиста булуы лазем. Күңелең чиста булсын өчен Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәргә, Аның тыйганнарыннан тыелырга кирәк.

Ә безнең күңелебез пычрак. Акыл дигән нәрсә намаз белән тәрбия кылынмаган, шуңа күрә теләсә-нәрсә ашыйбыз, теләсә-нәрсә карыйбыз-ишетәбез, аннары шуны сөйлибез. Хакыйкатьтә исә без яшәмибез, бары күңелне генә нәҗеслибез. Югыйсә безгә, кеше булып яшәү өчен, акыл бирелгән, аны тәрбияләү өчен, биш вакыт намаз фарыз кылынган. Хайваннарга мондый нигъмәт бирелмәгән бит, ә безгә бирелгән — нигә моның кадерен белмибез?!

Күңелебез пычрак булгач, үзебездән башканы күрмибез һәм яратмыйбыз. Үзебезне генә яратучылар (эгоистлар) булып яшибез. Яныбызда безне аңламый, хәлебезгә керә белми торган чиновниклар бар икән, шулар аркылы Аллаһ Раббыбыз безгә үзебезне күрсәтә. Кызганыч, бүген күбебез миһербансыз. Югыйсә, диннең беренче кагыйдәсе — «Аллаһны, ул яраткан барча кешеләрне һәм мәхлүкатьне ярат». С

үзебез туган көн турында иде бит. Әйдәгез, уйлап карыйк. Кем идек тә, кем булдык? Ничә тапкыр туабыз? Ни өчен яшибез? Без боларны белергә тиеш. Шуларны аңлап, бәһасез вакытыбызны бушка үткәрмәскә кирәк.

Беренче туган көн

Дөнья яратылганда, Аллаһ Раббыбыз барча җаннарны яратты, һәм Ул безне җан буларак мәңгелек итеп яратты. Җан мәңгелек: туган көне бар, үләчәк көне юк. Җан – бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Мисал өчен, су кебек. Суны коедан тутырасың, коедан чиләккә саласың, чиләктән чәйнеккә аласың, аннары эчәсең. Хакыйкатьтә, су юкка чыкмый. Җаннарны яраткач, Аллаһ Раббыбыз аларга үзен күрсәткән, һәм: «Әләстү бираббикүм?», ягъни: «Раббың кем?» – дип сорау биргән (“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсенең 172 аяте).

Җаннар бу күрешүдән соң шулкадәр тәэсирләнгәннәр, ләззәтләнгәннәр: аларда иң Гүзәл, иң Бөек, иң Олуг Зат булган Аллаһка әйтеп бетергесез олы мәхәббәт уянган. Җаннар бертавыштан: «Әйе, Син – безнең Раббыбыз һәм барлыкка китерүчебез», -– диләр, Аллаһны танып Аңа иман китерәләр. Бу – Кыямәт көнендә җаннар: «Без Раббыбыз турында бернәрсә белмәдек, гафил булдык», – дип акланмасыннар өчен эшләнә һәм бу очрашу Аллаһ белән җаннар арасында килешү булып тора. Җаннар Аллаһны танырга, ул кушканча яшәргә вәгъдә бирәләр. Җаннарның Аллаһ белән очрашуы, иманлы яшәргә вәгъдә бирүе – әлмисак дип атала.

Риваятьләрдә болай диелә: Аллаһы Тәгалә җаннарга Җирне һәм Җәннәтне күрсәткән, һәм: “Сынар өчен мин сезне “Җир” дип аталган якты дөньяга чыгарып алам. Анда үзегезне, якыннарыгызны, минем барча мәхлүкатымны күрерсез, әмма Мине күрә алмассыз, шул кыска гына мизгел эчендә бүген китергән иманыгызга тугры кала алсагыз – мәңге җәннәттә яшәрсез”, – дигән. Җаннарның кайберләре Җирдәге сынаудан куркып: “Без бу сынауны үтә алмабыз, безгә Җир ләззәтләре кирәк түгел, Җәннәт булса җитә”, – дип әйткән. Җирдән баш тарткан җаннар сабый вакытта ук үлә яисә бу дөньяда гарип яки дивана булып яши. Аларның Җирдә яшәүләре — үзләрен тәрбияләгән кешеләрне җәннәтле итү – сәламәт кешеләр аларга карап шөкер итсен, намаз-уразаларын җиренә җиткереп үтәргә омтылсын өчен.

Без бүген Җир йөзендә “кеше” дигән бөек исемне йөртәбез икән, дөнья яратылгандагы килешүебезне (вәгъдәбезне) онытырга тиеш түгелбез. Тормышта кайчак вәгъдәсез кешеләр белән дә очрашырга туры килә: безнең ачуыбыз чыга, аларга үпкәлибез. “Вәгъдәңдә тормадың, килешүне үтәмәдең”, – дип, кайвакыт судлашып та йөргән булабыз. Әгәр дә без Аллаһ кушканнарны үтәмичә, Аның тыйганнарыннан тыелмыйча яшибез икән, без дә вәгъдәдә тормаучылар, килешүне исәпләмәүчеләр (санга сукмаучылар) булачакбыз. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә безнең бу эш-гамәлебездән разый булмаячак.

Җир йөзендә күпме кеше гомер сөрә, күпме кеше яшәп киткән, тагын күпме кешенең дөньяга аваз саласы бардыр... — ләкин һәркайсының беренче туган көне бар. Җаннарның барысы да бер яшьтә, тик сынау вакытлары гына төрле...

Икенче туган көн

Дөнья барлыкка килгәндә яратылган, Аллаһ Раббыбызны күреп әлмисакта иман китергән, фәрештәләр хозурында тәрбияләнгән саф, пакь иманлы җанны, Аллаһ рәхмәте белән, фәрештәләр дүрт ай да ун көн эчендә ана карынындагы бала хәленә җиткезәләр һәм без ана карынында “яши башлыйбыз”.

Бала сулый, ризыгы килеп тора. Ана карынындага “бала”га “әле моннан башка тагы бер дөнья бар” дип аңлатсалар, ул ышанмас та иде. Кызганыч ки, бүген күпләребез ахирәт дөньясы барлыгына ышанып җитә алмый. Югыйсә, ничекләр итеп намазны калдырырга, башка фарызларны үтәмәскә, тыныч күңел белән хәрәм эшләр эшләп ятарга мөмкин?!

Балага җан иңгәндә, ашыйсы ризыгы, эчәсе суы, сулыйсы һавасы тәгаенләп (билгеләп) куела. Дөньяда без ашыга-ашыга мал җыябыз, ниндидер уңышларга ирешкән кебек булабыз.

Чынбарлыкта исә без бернәрсә дә җыймыйбыз, бәлки аны сүтәбез. Безгә бирелгән, безгә бүлеп куелган артмый да, кимеми дә. Берәүнеке икенче бер кешегә күчми (бирелми). Халкыбызда “Күп ашасаң, аз ашарсың” дигән әйтем бар, шуңа күрә исрафтан сакланырга кирәк.

Һәркемгә билгеле бер күләмдә һава “бүлеп бирелгән”. Берәү аны сулау өчен файдалана, икенче берәүләр аны тәмәке тарту өчен тота. Мәсәлән, берәүнең ашыйсы ризыгы да, эчәсе суы да бар, әмма аңа дип бирелгән һава беткән. Бу кеше һава җитмәүдән, ягъни тыны бетеп үлә дә китә… Икенче бер кеше артыгын ашарга һәвәс була — әле аның сулар һавасы да, эчәр суы да бар, тик ризыгы калмаган. Ул тамагыннан ризык үтмичә дөнья куя...

Икенче туган көннән без нинди нәтиҗә чыгарырга тиеш соң? Көнләшмәскә, барыннан канәгать булырга. Синеке сиңа килә. Аллаһ Раббыбыз мал табу юлын ирекле кылган, чөнки бу дөнья — сынау гына. Хәләл юл белән табасыңмы, хәрәм юл беләнме — барыбер, үзеңә дигәне — үзеңә килә.

Хәрәм юл белән тапкан өчен ахирәттә җәза каралган. Ашау-эчүдә, киенүдә хис-чаманы югалтмаска кирәк. Аллаһ Раббыбыз безгә билгеләп куйган: ашыксаң, исраф итсәң тизрәк бетә. Башкалар белән бүлешсәң, сәдака итеп бирсәң — арттырырмын дигән вәгъдәсе бар. Юмартлык – синең өлешне киметми.

...Бервакыт бик каты арыган, йончыгып беткән, тамагы ачкан бер кеше яшь гаиләгә килеп керә. Яшь парлар аны ашатып, эчертеп, кунак итеп, ял иттереп җибәрә. Ул кеше әүлия булган. Киткәндә: “Аллаһ билгеләгән байлык яшьлегегездә килсенме, картлыгыгыздамы – дога кылачакмын”, – дигән. Ир кеше: “Картлык өчен сорыйм”, ә хатын исә: “Яшьлек өчен сорыйм”, – дигән. Ахыр чиктә икесе дә “яшьлектә” дип сораганнар. Зәкят һәм гошерләрен вакытында түләп, мохтаҗ кешеләргә биреп барганнары, күп кешеләрне нәфел сәдакалары биреп тә сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә картаймыш көннәрендә боларга дәүләт (байлык) биргән. Игелекле балалары арасында тыныч картлык кичергәннәр.

Өченче туган көн

Монысы – без билгеләп үтә торган, ягъни бу дөньяга аваз салган көнебез. Дөньяга килдеңме, сынау инде башланды дигән сүз. Һәр үткән көн, һәр мизгел, һәр сулыш безне дөньядан китәр вакытка (үлемгә) якынайта. Һәр мизгел безне я җәннәткә, я җәһәннәмгә “өстери”. Исән-сау бу дөньяга килдең. Иң беренче бурычың — әлмисакта иман китергән, ана карынында 4 ай да 10 көн чакта саф, пакь көе кабул итеп алынган җанны шул хәлдә (саф, пакь килеш) Аллаһка кайтару. Әҗәл вакытын беребез дә белми. Дөрес яшәү ул — үлем гомереңнең кай җирендә куып җитсә дә, күңелең – саф, изге гамәлең гөнаһларыңнан күбрәк булу дигән сүз. Икенче бурыч — үзеңә караганда да яхшырак балалар тәрбияләп калдыру.

Якыннарыбызны хөрмәтләп, хәләл ризыклар тулы табын янында дуслар-туганнар белән бергә җыелып, бер-береңә бүләкләр бирешеп туган көнне бәйрәм итүдә, әлбәттә, гөнаһ юк. Гөнаһ – бәйрәмнең үзендә – туган көндә түгел. Гөнаһ – бәйрәмне ничек итеп үткәрүдә, ничек итеп яшәүдә. Гомер кыска һәм ул кыска булуы белән кадерле дә — һич үләсе килми.

Бер әби: “Рамазанда үлсәм иде”, – дип дога кыла икән. Шулай рамазан аеның бер көнендә каты гына авырып киткәч: “И Раббым, әле бу Рамазанда ук димәгән идем”, – дия-дия елый, ди.

Үләсе килмәсә дә, туган көнне бәйрәм итү (“Үлем якынайды” дип бәйрәм итүебез) шул максаттан була түгелме инде?

Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Берсе — Аллаһ. Ул бар, Аңа ышанырга һәм Аңа гына гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе — үлем, аңа исә әзерләнергә кирәк. Үлемгә әзерләнү ул – “Үләм” дип елап утыру да, үлемтеккә әйбер-мазар хәстәрләү дә түгел, ул — күбрәк изге гамәлләр кылырга омтылу; үз гаиләң, әти-әниең, туганнарың, күршеләрең белән бергә яшәүнең кадерен белеп калу, күркәм мөгамәлә белән санаулы көннәреңне үткәрү.

Бер мизгел дигәндә килеп җитә торган үлем безне бу тормыштан аерачак. Һәркем үз-үзенә сорау бирсә иде: “Аллаһ каршындагы, әти-әни, Ватан, милләт, туган тел, балалар һәм башка кешеләр алдында булган вазыйфаларымны җиренә җиткереп үтәдемме? Кыямәт көнендә йөзем кызармасмы?” Әгәр барысы да тәртиптә икән — бәйрәм ит, бәйрәм итүдә гөнаһ юк, бу очракта синең моңа хакың бар. Туган көн ул – балаларга бүләк бирү бәйрәме генә түгел, аларга вазыйфа йөкләү, бурычларын аңлата башлау да булсын иде: җиде яшьтә намаз өйрәнергә кереш; ун яшең тулдымы, намазыңны укый башла; балигъ булдыңмы, гаурәтләреңне капларлык киемнән йөр һәм башка фарызларыңны да калдырма. Кызганыч, балаларыбыз бүген кулланучы гына булырга өйрәнеп үсә. Әгәр дә кеше Аллаһ каршындагы бурычларын үтәргә гадәтләнмәгән икән, ул аның башкалар алдында булганын да намус белән үтәмәячәк. Бүген-иртәгә сүзләрендә тормаучы чиновникларны, вазыйфаларын үтәмәүче җитәкчеләрне сүгәбез икән, бу – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәмичә яшәвебезнең чагылышы. Моннан үзебезгә сабак алыйк, күңелебезне төзәтик.

Дүртенче туган көн

Монысы – үлеп терелгән, ягъни кабердән кубарылачак көнебез. Аллаһ Раббыбыз ул көндә булачак хәлебезне җир тормышында ни рәвешле яшәвебез белән бәйле иткән. Дөнья — ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда ни чәчсәк, теге дөньяда (ахирәттә) шуны урырбыз. Үлем — ахирәт дөньясына керү капкасы булып тора. Аллаһ сиңа акыл бирде, шуның кайсысына ирешерлек итеп яшисең бит. Ахирәт мәшәкатьләре, тәмуг газаплары бу дөнья хәятендәге хәрәм әйберләргә төрелгән булса, җәннәт ләззәтләре мондагы борчу-мәшәкатьләргә, вазыйфаларга яшерелә — һәркем үзе сайлый, аны сайлауда без ирекле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв): “Берәү үлде исә — йокысыннан уянды”, – дигән. Бу дөнья белән генә Аллаһның нигъмәте бетми, бары Аның сынавы гына тәмамлана. Җирдә яшәешебез тукталганнан соң хакыйкый (чын) дөньяда мәңге яшисебез бар. Һәр якты көнебезне, яшәешебезнең һәр мизгелен мәңгелек бәхет-сәгадәт җәннәтенә алып барырлык итеп үткәрергә кирәк. Һәр туган көн ул – ахирәткә, ягъни дүртенче туган көнгә әзерлекнең бер этабы, Аллаһ Раббыбыз һәркайсыларыбызга да дүртенче туган көнебезне матур итеп, сөенеп каршыларлык итеп яшәүләрне насыйп вә мияссәр кылса иде.

Югары уку йортына керергә китәр алдыннан, урта мәктәпне тәмамлаган бер яшь егет хәзрәт янына сугылып чыгарга була. — Укыгач, кем буласың инде, энем? — дип сораган хәзрәт.
— Юрист булам.
— Аннары?
— Судья, я прокурор булып эшкә урнашырмын.
— Ә аннары?
— Аннары өйләнермен, матур гаилә корып, балалар үстерермен.
— Ә аннан соң?
— Пенсиягә чыгармын, оныкларны карашырмын.
— Ә аннары?
— Хәзрәт, үлемнән качып калып булмастыр инде ул...

— Менә шуның өчен, энем, тормышыңның кайсы гына мизгелендә дә Аллаһны онытма, Аллаһ каршында йөзең кызарырлык эш-гамәлләр кылма, мәңгелек урының рәхәттә булсынга максат куй, шуңа омтыл.

Ике генә хакыйкать бар. Берсе — Аллаһ, аңа ышанырга һәм гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе — үлем, аңа әзер булып торырга кирәк.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ
www.Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013