Бүген Әдипләр: Наилә Галиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наилә Галиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Наилә Галиуллина - Апас районы Дәвеш урта мәктәбе укытучысы.

Җен малае


Көзге гомере буе чын дошманы булды Сәлимнең. Ялгыз гына калса, үзеннән-үзе көзгегә карый. Ни өчен Ходай миңа кеше кебек матурлык бирмәде икән дип кайгыра. Авыз зур, күзләр акаеп тора, борын бигрәкләр дә килешсез кебек тоела. Әнисе чибәр хатын, әтисен дә карточкасына карап белә, нык бәдәнле, киң җилкәле, битендәге һәр нәрсәсе бик килешеп тора. Ике абыйсын хәтерләми дә, тик алар да кеше сөйләве буенча чибәр булганнар.

Сәлим 1942 нче ел баласы. Бу елда туучылар бик сирәк. Хәтта әтисе аның туачагын да белмәгән. Ул сугышка киткәндә, Сәлим анасы карынында 3 айлык кына булып кала. Әнисенең шундый коточмалы вакытта бала багып утырасы килми. Тулган ай вакытларында төнлә кеше күрмәгәндә бакчага чыгып, бу баладан арындыруны сорый, ялвара. Колхозда иң авыр эшләрдә эшли: урманнан авыр-авыр утыннар күтәреп ташый, иген капчыклары сөйри, кеше-кара күргәнче-сизгәнче баласы төшәр дип өметләнә. Тик бала туасы җан булып чыга. Сәлим туганда инде әтисеннән кара хәбәр килгән була. Сәлим өчен 7 яшьлек Кәүсәр, 10 яшьлек Сария апалары әнигә әйләнә. Үзләренә тигән такы-токы ризыкларын да бәби авызына чәйнәп каптыралар.

Авыл мәктәбендә 7 классны бетергәч, Сәлим, беркайчан да кире кайтмаска карар кылып, Тагил якларына урман кисәргә китә. Тик озак эшләргә туры килми. Бик бирелеп, өстәге агачка карап торганда, арттагы агач аны аяктан ега. Билгеле, ул аларның берсен дә хәтерләми. Ул күзен ачканда, ак халатлы табибларның тыз-быз чабып йөргәннәрен генә күрә. Бүген күзеңне ачмасаң, моргка илтә идек үзеңне, дип ярым шаяртып, ярым дөрес итеп әйтте аны караучы табиб. Сынган кул-аяклар тиз генә игә килә алмады. Шулай озак-озак йоклап ятканда бер җылы гына тавыш ишетте Сәлим: "Җаным, тизрәк терел инде, кай җирләрең авырта икән, җаныңдыр инде?" Апалары сыман тәмле итеп кем әйтә икән шулай? Әллә төш күрәм микән, дип уянырга куркып ята бирде ул. Бераздан бу ягымлы тавыш кабат ишетелде. Түзмәде Сәлим, күзләрен ачты, идән юучы чандыр гына гәүдәле Нурия икән. Нурия дә чибәрләрдән түгел. Аңардан үзенә таба кызыл нур бөркелгәнен күрде егет. Нурия татар егетен туганыдай якын итте. Эше беткәч, озак итеп Сәлим янында утыра, күңелен күтәрмәкче була. Сирәк көлә Сәлим, шул сирәк кенә көлүләре икесенә дә бәйрәм кебек була. Нурия көлсә, бүлмә эчен нур яктырткандай итә.

Ике айлар үткәндер. Беркөн табиб кереп, Сәлимгә авыр эшкә ярамаганын әйтте, син әле яшь, берәр белгечлеккә укы, егет, диде. Бу сүзләрне ишетүе бик авыр булды. Ә беркөнне, барлы-юклы әйберләрен төенләде дә, Нуриягә дә белгертмичә, инде үз булып беткән йорттан бөтенләйгә китте ул.

Әтисенең туганнан туган абыйсы Ижауда яши иде, туп-туры шунда юнәлде. Сәлимне бик җылы каршы алдылар. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, Нуртдин абыйсы укырга урнашырга да булышты. Укырга маһирлыгы бар иде Сәлимнең, техникумны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, тиз арада дипломлы булды. Нинди генә мактау сүзләре әйтсәләр дә, юри әйтәләр төсле тоела иде аңа. Әлеге дә баягы иләмсезлеге бер дә истән чыкмый, гел күңелне кимерепме кимерә иде. Нуртдин абый, мактый-мактый, дипломлы яшь белгечне бухгалтер итеп эшкә урнаштырды.

Гомер дигәнең үтә икән, авылга кайтмаганына 14 ел узган. Әнисен, апаларын күрәсе килде аның. Ә беркөн үзеннән-үзе Сәлимне ниндидер көч авылга каера төсле тоелды...

Кайтканда, авыл караңгылыкка чумган иде инде. Менә өйләре. Ишетелер-ишетелмәс кенә шакыган иде Сәлим, ишек шунда ук ачылып китте. Каршысында карт әнисе иде. Яшенә күрә бу кадәр үк булырга тиеш түгел иде бит, ник бу кадәр бетерешкән әни кеше? Әнисе, телеграмма алган диярсең, улын көтеп утыра икән. Әллә төшем, әллә өнем: син кайтасын кемдер кереп әйтеп чыкты, ди. Ике апасы да кияүдә, балалар үстереп яталар икән – берничә минутта бар авыл хәбәре дә сөйләнеп бетте бугай.

Әнисе кинәттән авырый башлаган да, кешеләргә ияреп, бозык-мазар булмасын тагы дип күрәзәче чуашка барган. Күрәзәче аңа шаккатмалы хәбәр әйткән, менә шул хәбәр әнисен аяктан еккан да инде.

Сәлим корсакта чагында ук аны җен алмаштырган икән, сиңа бала кирәкми, минеке булыр, дигән. Әйтәм аны, дип сөйли әнисе, туганда да син тулгаксыз гына тудың. "Малаең матур түгел, гомере ахырында бәхетен табар, акыллы булыр, кеше күрмәгәнне күрер, кеше ишетмәгәнне ишетер. Гомерен аның җен анасы коткарып калган, малаең бер үлгән булган инде... Син аны корсакта чакта ук үтергән булыр идең. Җен анасы аңа яшәргә өч тапкыр мөмкинлек бирә әле... Син малаең алдында бик гаепле, туганчы ук бүтән затларга биргәнсең, үлгәнче малаеңнан ризалыгын-бәхиллеген алып кал", – дип кисәткән күрәзәче.

Әнисе күзеннән чишмә урынына яшь коела иде. Сәлимнең каткан күңеле йомшады. Менә кемгә охшаган икән ул. Акылы белән әнисен әрләсә дә, тышкы яктан сиздермәскә тырышты. Ә соңыннан өстәп куйды: "Минем бәхиллекне аласың килсә, бу хәлләрне берәү дә белмәскә тиеш. Минем җен малае булып таныласым килми".

Әнисе белән төне буе сөйләшеп, елашып чыктылар. Иртәнге чәйгә әнисе кабартма-юкалар пешереп өлгерткән, апасын чакырып килгән. Апасы өч яшьлек кызын да ияртеп килгән, тел бистәсе. Күп сөйли, күп сорый. "Сәлим абый, син минем әти кебек ник матур түгел?" – дип әйтеп куймасынмы... Төзәлеп килә торган ярага тоз салу белән бер иде бу!

Төн дә тынычлык бирмәде Сәлимгә. Әнисе сөйләгәннәрнең очына чыга алмады, теге кызчыкның сораулы карашы үтерде да салды. Ичмасам, сәламәтлегем дә чамалы, шушы нигезгә менә дигән йорт торгызсам, чибәрлегем шул булыр иде дип юатты үзен... Аннары торды да, үзенең адресын күрсәтеп, әнисенә хат язды. Бәхиллеген әйтеп, хат аша саубуллашып, кире китәр юлга кузгалды.

...Нуртдин абыйсы мәҗбүри дигәндәй өйләндерде. Үзем картаеп катканчы си­не гаиләле итеп күрәсем килә, дип бер оялчан гына күрше кызын димләде. Зифа буйлы булмаса да акыллы хатын булды Зифа. Кызлары туды. Сәлим теләге буенча аңа Нурия дип исем куштылар.

Зифа, пенсиягә чыккан елны, озак та авырмыйча гүр иясе булды. Кызлары, үсеп, үзе тормыш корды. Нуртдин абыйлар картайдылар. Сәлимнәргә яңа җирдән фатир бирделәр. Шулай итеп, Сәлим тагы көзгесе белән япа-ялгыз калды. Картайгач, матур кешеләр дә иләмсезләнә, ә Сәлим кебекләрне әйтәсе дә юк!

Кичен гадәттәгечә йокларга ятты Сәлим, уянуын больницада уянды. Ни булган аңа? Кызы хәл белергә килсә, әтисе үлгән дип уйлап, тиз генә скорыйга шалтыраткан. Инфаркт дигән диагноз куеп, алып киткәннәр.

– Кай җирең авырта, җанкай? – Ерактан озын торба эченнән шундый тавыш ишетелә.

– Җаным авырта... – Бу сүз, әйтелә алмыйча, ике арада калды бугай.

Тавыш иясен югалтасы килмичә, күзен ачарга тырышты Сәлим. Аның каршында – Нурия! Бер дә үзгәрмәгән Нурия, шул ук! Төшем икән, дәвам итим әле төшемне, дип Сәлим тизрәк күзләрен йомды.

– Җанкай, ач инде күзеңне, сине таптым гына дигәндә, мине ялгыз калдырма!

...Нурия кияүгә чыкмаган, гомере буе авыруларга ярдәм итеп, техничка булып эшләгән, больница палатасында яшәгән икән. Ул табылгач, Сәлим күзгә күренеп тернәкләнде, кечкенә балалар кебек елмая-көлә башлады. Алар көннәр буе нидер пышылдашалар, көлешәләр иде. Уртак нинди сүзләре бар икән дип күпләр аптырый, аптырарлык та бит!

Бу юлы Сәлим качмады Нуриядән, ә аның артыннан, бер аягына чатанлап, фатирларына юнәлде. Ә Нурия апа, әйтерсең Сәлимнең гомер иткән хатыны, каушый-каушый, юлны югалтасы килмичә элдертә генә.

Сәлим әнисенең сүзләрен искә төшерде: гомер ахырында малаең бәхетен табар! Малаеңа җен анасы өч тапкыр җан кертер! Рәхмәт сиңа, анам! Кем син? Мин сине белмим, тик беләм: син – минем яклаучым, миңа гомер бүләк итүчем. Аналары балаларына бер генә тапкыр гомер бүләк итсә, син миңа өч тапкыр жан керттең!

Ватаным Татарстан



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013