Бүген Әдипләр: Тәслимә Җәббарова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Тәслимә Җәббарова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айдар Җамал
Әхмәди Җамалетдин улы
Тәслимә Җәббарова
Хөсәен Җәгъфәр
Вакыйф Җәләл
Муса Җәлил
Гөлнара Җәлилова
Эльмира Җәлилова
Шәмсия Җиһангирова
Сиринә Җиһаншина
Тәслимә Вагыйз кызы Җәббарова 1953 елның 8 апрелендә Яңа Чишмә районы Акбүре (Тат. Волчья) авылында туган. 8 сыйныфны тәмамлагач, авылда төрле эшләрдә эшләп, кичке мәктәптә урта белем ала. 1979 елдан 2009 елга кадәр мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Күңелемне кояш җылыта

Көтеп алам сызылып таң атканын, 
Күңелемне кояш җылыта. 
Гомерем үтте моң-сагышлар белән, 
Таң җилләре мине юата. 

Кояш батса, төнлә аем калка, 
Ай янында якты йолдызым. 
Чыгам кайчак төнге урамнарга, 
Уйлар уйлап, йөрим ялгызым. 

Тукта әле, болыт, килмәле син, 
Каплама әле кояш яктысын. 
Бәхетне бит Алла үзе бирә, 
Сатып алып булмый ачкычын.

Авылымны сагынгач

Кайтып киләм әле авылыма, 
Сагындырды урман, кырларым. 
Каршы ала мине әти-әнием, 
Каршылыйлар бөдрә талларым. 

Кайтсаң иде кире балачакка, 
Әнием алсын иде кочакка. 
Искә алып аны сагынганда, 
Моңлы җырлар җырлыйм шул чакта. 

Күңлем тулса, чыгам болыннарга, 
Йөрим чәчәкләрне күзәтеп. 
Язмышлардан узмышлар юк икән,
Ялгышларны булмый төзәтеп.

Ятим калгач

Искә төшермим мин үткәннәрне, 
Ятимлектә үтте балачак. 
Балачакның моңы, сагышлары 
Йөрәгемдә мәңге калачак. 

Әни дигән сүзне ишеткәндә, 
Яшьләр килә минем күзләргә. 
Язмышларга шулай язылгачтын, 
Туры килә икән түзәргә. 

Төшләремдә күреп иркәләнәм, 
Ишетелә аның көлүе. 
Рәнҗетмәгез җирдә ятимнәрне, 
Кайчан да бер төшәр рәнҗүе.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018