Бүген Әдипләр: Язилә Габделхакова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Язилә Габделхакова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Язилә Габделхакова Фото: 14 окт 2016.
Габделхакова Язилә Марат кызы 1994 елның 5 мартында Мөслим районының Тойгельде авылында туа. Хәзерге вакытта Тойгельде урта мәктәбенең 7 классында белем ала. Буш вакытларында шигырьләр яза, музыка тыңларга ярата. Яшь язучыларның район күләмендә оештырылган конкурсларында катнашып ике тапкыр җиңү яулады. Шигырьләре район газетасында даими басыла. Язилә яшь язучыларның Мөслим районында оешкан Зөлфәт Маликов исемендәге клуб әгъзасы.

Аның турында

Рәсимә Муллаянова. Соклану

Әгәр...

Гаилә җылы була әгәр,
Мичтә ялкын дөрләсә,
Туганнарың кайтып торса,
Күршеләрең бизмәсә.
Гаилә тату була әгәр,
Әти шешә сөймәсә.
Самоварлар куеп әни
Матур табын көйләсә.
Гаилә тулы була әгәр,
Әби-бабай сау булса.
Балаларның көлүеннән
Йорт-җирең гөрләп торса.
Гаилә матур була икән,
Бәрәкәтләр куна икән,
Әти-әни тигез булса,
Улым-кызым диеп торса,
Шул гаилә була икән.

Апама

Минем Айназ апам бар,
Ул мине бик ярата.
Ул кунакка кайтканда
Күчтәнәч алып кайта.
Аның белән таулардан
Чана-чаңгы шуабыз.
Җәйләрен урманнарда
Җиләк-җимеш җыябыз.
Мин апамны бик яратам
Аңа бәхет телимен,
Сау-сәламәт бул апам, дип
Шигырем төгәллимен.

Ап-ак инеш

Мин төш күрдем бүген таңда, имеш
Бакчабыздан агып чыккан инеш.
Эх,сулары ургып-ургып ага!
Хәйран калып, карап торам шуңа.
Ян ягында үсә җиләк-җимеш,
Авыл халкы суга агыла имеш.
Барысы да күбрәк алмак була,
Су савытын тутырып калмак була.
Җәйләр буе суга тилмерде шул,
Бу авылның барча яше-карты.
Җәйләр үтте, алтын көзләр килде,
Сусызлыктан тәмам туйдык инде.
Аларның соң әле җаны бармы,
Кая карый авыл хуҗалары!?
Өйләр тулды шакшы кием белән,
Аңлар микән алар нужаларны.
Төштә күрдем бүген ап-ак инеш,
Өндә калсын иде аккан килеш,
Бар халыкны шунда җыяр идем.
Уртасына улак куяр идем,
Сусызлыкка нокта куяр идем.

Кайда син әни ?

айда син әни, без әле нәни,
Синең бер сүзең безгә әллә – ни.
Чәйләрем тәмсез, өебез ямьсез.
Сөйләр сүзебез сиңа хасапсыз.
Бер сүз дә әйтми ташлап киттең син,
Ана назыннан мәхрүм иттең син.
Беләбез, әни, кайта алмыйсың,
Чәчләрдән сыйпап син юатмыйсың.
Рәсемеңә карыйм, күзләрең моңлы,
Рәнҗегән чагың безгә булдымы?
Барысы өчен дә кичер син безне,
Мәңге йөрәктә сакларбыз сине.

Әбиемне юату

Кайгыларга, әби, бик тиз бирештең син,
Озак елап кипте инде күз яшьләрең.
Төннәр буе уйланыплар ятасыңдыр,
Шуңа күрә авырткандыр йөрәккәең.
Ак бураннар күмеп китте эзләрен дә,
Күреп кала алмадым шул йөзләрен дә.
Шуңа күрә илерепләр елыйсыңдыр,
Нур калмады, әбекәем, күзләреңдә.
Әниебез яши безнең күңелебездә,
Йөз чалымы чагыла безнең йөзебездә.
Нык сагынсаң безгә карап юан,әбием,
Елама әле, син  бик нык кирәк безгә. 

Алар синең өлеш

Бик күп көннәр үтте синнән башка.
Язлар үтте,җәйләр җиттеләр.
Алмагачлар шау чәчәкләр атып
Җимешләрен җиргә сиптеләр.
Җыймадым мин аның җимешләрен
Бик-бик теләсәм дә өзәсем.
Эре-эре, сусыл алмаларны
Килде алларыңа тезәсем.
Җыелмады җимеш,
Алар синең өлеш.
Синең өлеш булып тоелды.
Агачлардан тып-тып җимеш тамды...
Күзләремнән яшьләр коелды.

Туган ил

Минем кебек татар булып туып,
Әби-бабам монда үскәндер.
Әти-әниемнең бишек җыры
Телем булып миңа күчкәндер.
Бик бәхетле татар илендә мин
Мактап җырлыйм татар төбәген,
Тик янәшә гомер иткән халыкларны
Бүлә алмыйм һич тә төргә мин.
Татарстаным, дим, Россиядә
Россия дә туган илем бит.
Чит ил халкы безне каршы ала
Россиянең гражданины дип.
Чагыштырып баксак әләмнәрне,
Бер генә төс башка ләбаса,
Күк йөзенең төсле күперендә
Бу ике төс һәрчак янәшә.
Бүлмик әле милләтләргә, зинһар
Бөек дәүләтне без вакламыйк.
Тату булса гына бөтен халкы
Көче кала илнең сакланып.

Әтием

Әтиләрнең күңеле каты,диләр
Әтиләрнең кулы каты, диләр.
Авырлыклар килгән чагында да
Еламыйлар, диләр, түзәләр.
Түгел икән, алар елый икән,
Кайгыларга башлар иелә.
Сыгылалар икән әтиләр дә,
Күзләрдән дә яшьләр түгелә.
Күңелләре бигрәк нечкә икән,
Куллары да җылы һәм назлы.
Әтиләрне юатырдай татлы,
Яхшы сүзне табып буламы?
Авырлыкка башың имә әле,
Сагышлардан сына күрмә син.
Ике канат – балаларың синең,
Безнең хакта ныклап уйла син.
Син әни дә, син әти дә безгә
Киңәшче дә, олы таяныч.
Авырлыкны әти бергә кичик,
Без булырбыз сиңа юаныч.

Төсләр

Яратмыйм сары төсне мин
Сагыш төсе булганга.
Күзләремне әчеттереп
Күз яшьләре тулганга.
Ак төсне дә үз итмимен
Кайгы китергән өчен.
Ак бураннар бәхетемне
Урлап киткәне өчен.
Яратмыйм кара төсне дә
Күңелгә шом иңдерә.
Кара кайгыларга салып
Башны түбән идерә.
Якын түгел кызыл төс тә,
Яшеле һәм зәңгәре.
Язмыш бәйле һәммәсенә
Ник белмәдем элгәре.
Бәлки миңа нурлы төсләр
Шатлык китерер әле.
Бәхетле бул бала, диеп
Шатлан әле, сөен, диеп
Кояш елмаер әле.

Әниемә хат

Өйдән киткәч бала
Сагынып хатлар яза.
Хатлар яза сагынып Әнкәсен.
Хатлар яза бала, ерак ләкин ара
Хатлар яза бала нишләсен.
Кайда минем Әни?
Нәни йөрәк әрни.
Нигә җавап хаты язмый соң?
Күпме хатлар яздым, инде көтеп ардым,
Аралашыр чара бармы соң?							
Озын кышлар үтте,
Күчмә кошлар килде
Алар белән көттем хәбәрен
Тәрәзәмә килеп, үзәкләрне  өзеп,
Сөйләделәр синең хәлләрне.
Синең Әниең, диләр
Җырчы коштай, диләр.
Ашты, диләр, зәңгәр болытка.
Кошлар кайткан чакта, хәбәр көткән чакта,
Болытларга кара. Онытма!
Җәйләр бик тиз үтә,
Соры көзләр җитә.
Күчмә кошлар курка суыктан.
Алар китә көзен, ә мин шундый түзем.
Ишетелә аваз болыттан:
“Салкын кышлар озын
Булчы балам түзем.
Ата-ана хакын хакла син.
Тырышып укы яме, тоеп яшәү ямен,
Олы юлдан горур атла син”
Бу хәбәрең синең
И, и газиз Әнием
Һаман безнең хакны хаклыйсың.
Булмасаң да янда, җаның безнең янда
Безнең белән бергә атлыйсың.

14 окт 2016, 8:35 Сагышларга чумып, үкси-үкси, Атлап кара зират ягына. Чәчәк тотып якын килеп кара Газизеңнең кабере янына. Эчендәге серләреңне сөйләп, Уртаклашып кайгы-шатлыгың, Күрмичә дә китеп бардың диеп, Тоялмыйча матур картлыгың... Чардуганга тотынмыйча кара, Җылы эзләп якын кешеңнән. Бары салкын зират җиле исәр, Җылы көткән тәнең өстеннән. Аның кигән киемнәрен тотып, Тоеп кара аның барлыгын. Еламыйча бераз түзеп кара Аңлап газизеңнең юклыгын. Аңлыйм дисең... Берни аңламыйсың... Тоярга да сиңа язмасын. Якын күргән газиз кешеләрне, Аллаhы салкын гүргә алмасын.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013