Бүген Әдипләр: Миннефлүс Фәрхетдинов-Яхшыйлы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миннефлүс Фәрхетдинов-Яхшыйлы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Лерон ФАЗЛЫЕВ
Радик Фәизов
Әхмәт Фәйзи
Заһид Фәйзи
Мирхәйдәр Фәйзи
Амур Фәләх
Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ
Миннефлүс Фәрхетдинов-Яхшыйлы тәхәллүсеннән күренгәнчә, Актаныш районы Яхшый авылында туып үскән һәм шунда яшәп иҗат итә.

НАЗ

- Миңа бала кирәк...
Диванда ял итеп яткан аюдай гәүдәле ир, тәненә кылчык кадалгандай, урыныннан сикереп торды.
- Нәрсә? - диде ул, күзләрен шарайтып. - Син, түткәй, акылындамы?
- Ялгызлык газаплый...
- Кара әле көзгегә, бала турында сөйләрлекме син, -диде әзмәвер.
- Көзгегә карамасам да чәчләремнең агарганын, битемне җыерчыклар басканын, гәүдәмнең бөкрәя килгәнен бик яхшы беләм. Ләкин кулларымда көч кимемәгән бит әле минем.
- Соң? Шуннан?!
- Миңа ятим балалар йортыннан бер малай кирәк.
- Бирмиләр аны сиңа, бирмиләр.
- Үз исемеңә яздырып уллыкка аласың да, мин аны үзем белән алып китәм.
- Синең урманыңда нәрсә эшләр ул бала?! Әнә, ишегалды тулы балаларым, тавышларын ишетәсеңме?
- Саңгырау түгел.
- Шуларны ничек туйдырырга, киендерергә дип көне-төне эшлим бит. Көчкә-көчкә җиткереп барабыз.
Өйдә беркавым сәгать текелдәве һәм тыштагы бала-чага чыркылдавы гына ишетелеп торды.
- Малай алып бирсәң...
Карчыкның күзләрендә бертөрле үҗәт очкын кабынды.
- Малай алып бирсәң, сиңа мең тәңкә!
- Мең тәңкә?! - дип кайтарып сорады ир.
- Риза булмасаң, чит кешегә мөрәҗәгать итәм.
Әзмәвер башын кашып куйды.
- Мондагы балалар йортында кемнәр яшәгәнен беләсең бит. Алар сукырлар, яисә сукыраеп киләләр.
- Беләм, Сафур, беләм. Менә шунд күрә, берсен булса да алып, азмы-күпме бәхетле итәсем килә. Ул балага ана җылысын, бөтен аң-белемемне бирер идем. Эшләгән чагымда ала алмадым. Әллә нишләп кул җитмәде. Шулай еллар үтте.
- Балалар йортын күчерергә уйлыйлар.
- Менә, менә! Ашыгырга кирәк. Балалар моннан китүгә, авыл тарала башлаячак. Эш тә кими. Кешеләр күченәчәкләр. Ә мин урманымда - үз өемдә аның белән калачакмын.
- Ярар, урманыңа кайтып тор! Җәмилә белән бу турыда уйлашырбыз. Бала сарык бәрәне түгел, тиз генә биреп җибәреп тә булмас.
- Дөрес. Башта сездә яшәр.
- Миңа бит җавап бирергә туры килер. Тикшерерләр.
- Аңлатма язам. Ерак булсак та, азмы-күпме туганнар бит. Сез аның әти-әнисе булгач, ул бала туганында яшәгәнгә, ягъни миндә, сиңд нәрсә булсын.
- Уйларбыз, - диде ир-егет.
Интернат-мәктәп Таллыдан күчеп киткәннән соң, Ринат Сафурларда ике атна яшәде. Гөлназ гел аның янында булды. Алар басу читләрендә дә, су буенда да, яланда да йөрделәр.
Беркөнне Сафур күреп торды, бакчадагы чәчәкләр арасында кызы Ринатның күзләреннән үбә иде.
- Нәрсә эшлисең син?! - диде Сафур, ачуыннан кызарып-бүртенеп.
- Дәваларга телим, - диде Гөлназ.
Икенче көнне Сафур, таң беленер-беленмәстә, малайны машинасына утыртты да, урманга - Гайшә карчык янына алып китте.
Ринат юл буена бер сүз дә катмады. Тәрәзәгә текәлеп башын кыңгыр салып барды. Әйтерсең лә ул күрә һәм кайтыр юлны исендә калдырырга тырыша иде. Гайшә карчык аларны иң яхшы киемнәрен киенеп каршы алды. Урман карчыгының йөзенә үтә бер ягымлылык җәелгән иде. "Аңлый алмыйм, нәрсәгә шатлана", - дип уйлады Сафур.
- Теләгемне үтәгәнең өчен зур рәхмәт, - диде Гайшә карчык һәм малайны кочаклап алды да:
- Әйдә, улым, төкле аягың белән, - дип, Ринатны җитәкләп өенә алып кереп китте.
Сафур урынында басып калды. Гайшә карчыкның өен күрергә бик ашкынып тормый иде. Нәрсә булсын анда?! Музыка кораллары белән тулган бүлмә һәм кечкенә ике диван.
Бераздан Гайшә карчык кечкенә сумка күтәреп ашыгып килеп чыкты.
- Менә, сөйләшкән буенча, - диде ул, сумкадан төргәк биреп. Сафур төргәкне капшап кына карады да, машинасына юнәлде.
Өйгә кайтса - тавыш-гауга. Гөлназ бөтен өйне ду китереп кычкырып-кычкырып җылый, нәни йодрыклары белән тезләренә суга.
- Кая куйдыгыз Ринатны?! Саубуллашырга да ирек бирмәдегез. Йөрәгегез юк сезнең.
- Акырма! Бирермен мин сиңа йөрәкне! - дип күкри әнисе.
Алай гына куркытып тыярсың Гөлназны! Гел Сафурның күптән түгел мәрхүмә булган әнисе инде. Сөйләшүе дә, төс-бите дә.
Кызы күзләренең агы белән әтисенә карады. Баланың күзләрендә шулчаклы нәфрәт һәм дошманлык уты яна иде ки, Сафур беркавым аптырап телсез калды.
- Барыбер табам мин аны, - диде Гөлназ, күз яшьләрен сөртеп.
Бу хәлдән соң өч көн үткәч, Гөлназ юкка чыкты. Сафур бу эшкә бик борчылмады, урманга - Гайшә карчыкның ялгыз өенә таба юл алды.
Гөлназ белән Ринат чыр-чу килеп тигез аланда күбәләк куып йөриләр иде. Икесенең дә башларында чәчәкләрдән үрелгән тәкыя. Абынмыйча-сөртенмичә йөгереп йөргән Ринатка карап:
- Әллә күрә инде, - дип үзе дә сизмичә кычкырып әйтте Сафур.
Гөлназ агачлар арасыннан чыккан әтисен күргәч:
- Исән бул, Ринат, мин киттем, алырга килгәннәр, -дип, һичнәрсә булмагандай тыныч кына дустыннан аерылды.
Сафур авыр сулап куйды, кызына кулын сузды...
Җәмилә, кызын күрүгә, корт чаккандай сикереп торды:
- Йөрисең, хәсрәт, - дип Гөлназның битенә чалтыратып чабып җибәрде.
Бала бер сүз дә әйтмичә үз бүлмәсенә узды. Ишек алдына чыккач, Сафур хәләл җефетен каты гына кисәтеп куйды:
- Гөлназга тагы бер кагылсаң, кулыңны кыскартырмын.
Гөлназ бүтән урманга бармады. Ничектер, боегып, үз эченә бикләнде. Сафурга бердәнбер кызы, көзге гөл шикелле акрынлап-акрынлап саргаядыр, суладыр шикелле тоелды.
Еллар! Акрын гына үткән кебек тоелсалар да, өйләнеп баксаң, тау елгасы шикелле агалар икән: Сафур белән Җәмиләнең дә уллары бер-бер артлы үсеп җитеп башлы-күзле булдылар да, туган-үскән йортларын калдырып, үзләренә оя кордылар, Гөлназга уналты яшь тулгач, урман ягыннан язгы, җәйге кичләрдә моң агыла башлады.
Үткән еллар эчендә Сафур бер генә тапкыр да Гайшә карчыкның, Ринатның да яннарына бармады. Кешеләрдән ишеткәләп кенә аларның, сирәк булса да, күрше авылга килгәләп-киткәннәрен белә иде. Һәм менә сиңа! Еллар кайтавазы аша яңгырагандай, тын кичләрдә хис-сагыш белән тулы җыр Сафурларның тәрәзәсен шакый. Бу минутларда Сафур Гөлназга карамаска тырыша. Кызының күз яшьләре иксез-чиксез дәрья булып бәреп чыгардай тоела. Гөлназ куе бөдрә чәчле башын кыңгыр салып, урман ягыннан килгән моңга җаны-тәне белән ураладыр кебек. Ул бу вакытта юньле-башлы күрми дә, дөньяның бүтән авазын ишетми дә. Наз аның аңын томалый. Иптәшен югалткан аккош та шул чаклы саргаймагандыр, мөгаен.
Аена түзәм, елына түзәм,
Мәңгесенә нишләрмен?
Я Ходаем! Каян ала бу бала тавышны?! Каян анарда моң?! Болындагы чәчәкләрдәнме? Урмандагы сайрар кошларданмы? Әллә өйләре янында челтер-челтер аккан чишмәдәнме?
Моңарчы боек, сөйләшер-сөйләшмәс йөргән Гөлназга җырның тәэсире үтә нык булды. Ничә еллар йомылып яткан шаянлыгы урап кайтты. Ул, май аендагы гөл кебек, чибәрләнде, кызарып пешкән чия кебек тулыланды. Кызның зифа буе, сызылып киткән кара кашлары бик күп егетнең йөрәгенә ут салды ахырысы, кичләрен Сафурларның капка төпләреннән бик күпләр үткәләде. Тик Гөлназ гына уенга да чыкмыйча, бер егеткә дә игътибар итмичә, салкын булып кала бирде.
Гомер!
Таллы елгасы сулары тагын ике тапкыр катып, ярлары ике тапкыр боздан арындылар. Болыннар, урманнар тагын чәчәкләргә күмелде. Басу читләрендәге тирәкләргә тургайлар урап кайттылар.
Гөлназ урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады, бөтен мәктәпне таң калдырып, пенсиягә чыккан әнисе урынына фермага эшкә килде. Таң чәчәгедәй гүзәл, белемле укучыга зур киләчәк юраган укытучыларның... тешләре сызлый башлады.
Көзен Сафурларга беренче яучы килде. Күрше авылның иң чибәр, иң уңган егетнең әти-әнисе капканы йомшак кына ачып керсәләр дә, чыгып киткәндә шапылдатып яптылар. Башка яучылар да, чәчәккә тартылган бал кортлары кебек килә, капканы шапылдатып ябып чыгып китә тордылар. Гөлназ бу хәлләрне авыр кичерде. Күзләре урман ягын күзәтә, күңеле һәр көнне такыялар үреп йөргән чәчәкле яланнан урап кайта иде.
Шулай эш белән тагын кыш үтте, тагын яз килде. Тик бу язда Ринатның җыры авыл өстенә ишетелмәде. Гөлназ төннәрен тәрәзәне ачып куйса да, җанына тынычлык бирүче авазлар агышын тыңлый алмады. Гөлназ тагы үз эченә бикләнде. Кызның йөзендә сагыш, талчыгу чаткылары барлыкка килде. Әнисе, кызына карап, йөрәге белән сызып йөрде-йөрде дә:
- Әйт әле, Гөлназ, ничә ел күргәнең юк инде ул баланы? - дип сорады.
Кызы дәшмәде. Керфекләрен түбән төшерде. Күзләрен ананың туры, салкын карашыннан яшерергә теләде, ахрысы.
- Дәшмисең? Ничек инде дистә ел буена күрмәгән кешене яратасың. Әтиеңнең дә, минем дә башыма сыймый бу хәл. Аннан соң, тормыш гел җыр белән генә бармый бит. Кеше каргышы төшәр сиңа. Күпләр бит чәчәк тотып каршыңа килделәр. Ә син?!
Гөлназ уйланып торды да, урман ягына карап әйтте:
- Әти дә, син дә аңламыйсыз бит. Бәлки, күңелләребез белән без көн саен сөйләшә, серләшә киләбездер.
Җәмиләнең күзләре маңгаена сикерделәр.
- И-и, исәр! - диде ана, телдән кала язып.
Сафур машинасын зур тизлектә алга куды. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, юл чатында басып торган ике кешегә җитәрәк, алгы тәгәрмәч җибәрде. Ачкычлар алып, ишекне усал ачып Сафур кабинадан чыкты. Басып торучыларның берсе аның янына килде.
Күрше авылдан, таныш кеше.
Икәүләп тәгәрмәч алыштырырга керештеләр.
- Кичә урманда, карты янәшәсендә Гайшә карчыкны җирләдек. Сулар ага башлаганда авырый иде. Сириннәр чәчәккә күмелгәч, дөнья куйды. Менә, Ринатны укырга алып барам. Белемен арттырсын, - диде юлчы.
Сафурның кулыннан ачкыч төшеп китә язды. Маңгаен сөрткән атлы булып, карашын берничә дистә адымда басып торган егеткә юнәлтте.
Ринат озын, зифа буйлы, киң җилкәле таза егет булып үсеп җиткән. Дәү, көчле кулларында озын нечкә таяк. Кара күзлегенә төшеп диярлек торган бөдрә чәчләрен җил акрын гына дулкынландыра. "Менә ни өчен бу язда сайрамаган икән сандугач!" - дип уйлады Сафур.
Юл буена Ринат сүз дә әйтмәде. Сафур белән танышы сирәк-мирәк сүз алгалап бардылар. Егетнең киң, сәламәт күкрәгеннән чыккан җылылык шоферның җаны-тәненә эсселек өстәп баргандай тоелды. Сафурның аңында: "Тавыштан таныдымы, юкмы?" - дигән уй елга өстендәге йомычка урынына бөтерелде.
Шәһәргә җитәрәк, автобус тукталышында Сафур машинасын туктатты.
- Рәхмәт, Сафур абый, - диде егет, кабинадан чыккач. Сафурның кулыннан машина ачкычы түгел, күкрәгеннән йөрәге төшеп киткәндәй булды.
Аласы йөкне алгач, Сафур юньле-башлы машинаны да, юлны да тоймыйча, куе томанда кайткандай кайтты. Өйләренә җитәрәк, капка яныннан кузгалып киткән ике кара "Волга"ны күрде. Озатып калучылар юк иде.
Сафур өйгә кергәндә, Җәмилә яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп, аптырап утыра. Гөлназ чәй чынаякларын юа иде.
- Чираттагы "юк!" - диде Җәмилә Сафурга карап.
- Урмандагы кәккүк кычкырганын көтәсеңме? Бүтән җиргә очты инде ул, - диде Сафур ачуланып.
Кызы сискәнеп китте. Йомры иңсәсе калтырап алды һәм һичкем көтмәгән сорауны бирде.
- Мин бу йортта артыкмы? Җавап бирүче булмады.
Икенче көнне Гөлназ эшкә бармады. Кайдадыр озак кына торып кайтты да:
- Сыерларым янында бәхет таба алмадым, - дип, дипломатка аз-маз кием салып, олы юлга чыгып китте.
Сафур белән Җәмилә артык исләре китмәгән кыяфәттә:
- Кайтырсың! Ашаган җиренә мал да кайта, - дип, ишек алдында йөреп калдылар.
Кич җиткәч, маллар көтүдән кайтты, тик Гөлназ гына күренмәде. Сафур кызының баскычта калган аяк киеменә игътибар итте. Красовка табанындагы сырларга төрле үлән, вак чыбык кисәкләре ябышкан иде.
Язмышлар!
Сафур белән Җәмилә күптән иңде өйдәге вак-төяк эшләрне карап гомер итәләр. Җәйләрен, төрле шәһәрләрдә яшәгән улларының балалары кайта. Ишек алды чыр-чу килә. Гөлназ гына бу еллар эчеңдә туган-үскән йортына бер хәбәр дә бирмәде. Яңгырдан соң басылган олы юлның тузаны шикелле, юкка чыкты.
- Күңеле таш булып каткан икән аның, - диде Җәмилә.
- Ул назлы күңелне үзебез салкынайтмадыкмы? - диде Сафур, авыр сулап.
Җитмәсә, соңгы көннәрдә күңелгә, йөрәккә тага да авырлык өстәп, хатирәләрне яңартып, радио һәм телевидение дулкыннары Ринатның җырлавын ишеттерә башладылар. Егетнең тавышы моңга тагы да баеп, кояш җылысы бозны эреткәндәй күңелне йомшартып, наз белән тутыра иде. Гөлназ авылда чакта урман ягыннан яңгыраган моң Сафурны да, Җәмиләне дә сискәндергән булса, хәзерге көннәрдә исә, карт белән карчыкның күңелләрендә бертөрле сагындырган очрашу өмете уята иде.
- Ринат үзенең гаиләсе белән җырлый.
Сафур белән Җәмилә зәңгәр экранга кереп китәрдәй булып, телевизорга текәлделәр.
- Я, Ходаем! Гөлназ бит! Оныгыбыз да бармы, әтисе! -диде Җәмилә, дулкынланудан күзләрен угалап.
- Күрәм, - диде карты.
Туп-туп кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым, һай!
Канатланып үзем киләм,
Җитмәс диеп язган хатым...
"Аргамак" журналы

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013