Бүген Әдипләр: Кәрим Яуш
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәрим Яуш


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җәүдәт Юнысов
Вәлиулла Якупов
Венера Якупова
Ләйлә Ялалова
Хөсәен Ямашев
Лариса Яруллина
Кәрим Яуш
Кәрим Яуш
Башкортстандагы хәлне Көньяк Африкада апартеид дип атыйлар иде – аерым халыкка яхшырак тормыш оештыру, ә кайберәүләргә – начаррак. Менә шушы апартеид системасы Башкортстанда рәсми рәвештә тормышка ашырыла. Җәмәгать эшлеклесе, журналист, karim-yaushev.ru порталы хуҗасы “Татар заманы” сорауларына җавап бирде.

ТЗ: Кәрим әфәнде, соңгы елларда Башкортстанда иң кискен милли мәсьәләләрнең берсе – башкорт белән татар арасындагы мөнәсәбәтләре булды. Рөстәм Хәмитов президент булгач, вәзгыять яхшы якка үзгәрдеме?
Кәрим Яуш: Башкортстандагы милли вәзгыятьне, татарның мондагы хәлен тасвирлаганда, аны башкорт-татар каршылыгы күзлеге аша карап билгелиләр. Кызганычка каршы, бу шулай. Башка төбәкләрдә татарларның хәлен урыс-татар каршылыгы аша карарга кирәк. Ул табигый да, чөнки башка җирдә хакимияттә урыс. Фәкать Башкортстанда гына татар өстеннән башкорт тора. Монда хәтта урыслар да беренче урында түгел, хакимият башкорт элитасы кулында. Ул электән үк шулай килә, Мәскәү аны шулай корган, аның үз сәбәпләре бар. Әмма башкорт ягы рәхәтләнеп ул уенда уйный.
Кайберәүләр әйтә, башкорт белән татар арасын урыс боза, – урыс турыдан-туры котыртмый, аны котыртасы да юк, чөнки хакимиятне кулда тоту рәхәт, уңайлы әйбер, бөтен акча да синдә була. Бездә, фәкать Башкортстанда гына, татар менә шушылай башкорт хакимлеге астында яши.
Менә шуңа күрә безне башка җирдә аңлап та бетермиләр. Әйтик, Үзбәкстандагы татарлар, бүтән җирдәге татарлар, без башкортлар белән бердигән яшибез, безнең арада каршылык юк, диләр. Каршылык юк, чөнки аларда Башкортстандагы хәл түгел. Анда, киресенчә, татар көчләрәк, башкорт татарга, дөресен генә әйткәндә, ияребрәк йөри, hәм бөтен җирдә татар күбрәк тә.
Башкортстанда гына татар башкортка буйсынып яши. Казанда да безне аңлап җиткермиләр, сез имеш араны кора белмисез, ызгышып яшисез диләр. Безгә ызгышып яшәү кирәкми, безгә тигезлек кирәк. Моңа хәтлем бернинди тигезлек булмады, әле дә юк ул.
Телевидениене алыйк. Дәүләт телевидениесе бюджет исәбенә яши. Башкорт телендә салым исәбенә эшләүче телевидение – БСТ. Башкорт телендә БСТда тәүлегенә берничә сәгать тапшыру бара, татар телендә атнасына 25 минутлык тапшыру – бу элек. Хәмитов килгәч, 20минутка гына калды. Татар балалары бер генә, татар телендәге эшләнгән тапшыру күрмичә үсә.
Хәер, хәзер менә ТНВны карарга була, әмма бу бит гаделлек җиңде дигәнне аңлатмый. Башкортстанда яшәүче татар бит бу республика бюджетына салым түли, шүңа күрә Башкортстан телевидениесеннән дә тапшырулар күрергә тиеш ул.
Гимназия санын ал. Татарстан үлчәме белән исәпләгәндә, Башкортстанда бер татар гимназиясе юк. Әмма, тартып-сузып булса да, ике гимназия бар дип әйтергә була – Бәләбәйдә, Уфада. Ә Башкортларның 50-60. Татарларның тигезсез хәлен санап китсәң, ул бөтен өлкәдә дә. Аны бюджетта акча белән дә исәпләп була. Күпме китә шул ук татар телевидениесенә, күпме китә башкортныкыны. Аерма – 100 тапкырдан артык!
ТЗ: Татар хокуклары өчен көрәшеп йөрүчеләр бар. Әмма аның нәтиҗәсе күренми.
Кәрим Яуш: Без инде, мондагы татар хәрәкәте, көрәшеп карадык. Татар теленә статус бирү турында да, чөнки татар теленә дәүләт статусы бирелсә, моның ише артык тигезсезлекне тормышка ашыру авыррак булыр иде. Башкортстан татарлары Конгрессының икенче съезды алдыннан татар элитасын җыйгач, ул вакыттагы республика президенты Мортаза Рәхимов, “татар теле статусы турында бук чәйнәмәгез”, диде.
Моны Башкортстан президенты булып исәпләнгән кеше әйтте. Күпмилләтле республиканың җитәкчесе. Менә шушы сүзләрдән күренеп тора башкорт элитасының татарга мөнәсәбәте. Бу очраклы әйтелгән сүз түгел, аңа зур игътибар бирергә кирәк. Бу, гомумән, татар мәдәнияте, теле турында авызыгызны ачмагыз дигән сүз.
Бу шулай ук Башкортстан татарларын гына мыскыл итү түгел, бу Татарстанга да карый, чөнки Татарстан да Башкортстанда татар теленә статус бирү турында авыз ачып карады. Йомшак кына, гафу итегез дигән стильдә. Менә шушындый хәлләр. Бу кыска гына әйткәндә.
ТЗ: Яңа президент Рөстәм Хәмитов килгәч башланган үзгәрешләргә кайтыйк әле.
Кәрим Яуш: Хәмитов килгәч, нәрсәдер милли-мәдәни өлкәдә татарлар өчен үзгәрдеме, дигән сорауга җавап бирер алдыннан, ул килгәнче Башкортстан татарлары нинди хәлдә булганын аңлатып китәргә кирәк иде. Әлбәттә, әле мин әйткәннәр фаҗиганең (мин аңлы рәвештә “фаҗига” сүзен кулланам) бөтен тирәнлеген күрсәтә алмый, чөнки әле кадрлар мәсьәләсе, эшкә урнашу, татар мәктәпләрен башкортка күчерү аркасында, татар теле укытучыларының урамда калуы, социаль проблемалар бар.
Шуннан соң җан өзгеч проблема дип әйтәр идем – татар булып туып, үсеп, шуннан соң башкорт җырына, башкорт әдәбиятына хезмәт итәргә мәҗбүр булганннар хәле. Чөнки монда калып, татар телендә иҗат итеп алар үсә алмыйлар иде. Р. Хәмитов килгәнче шушылай булды. Әле бер нәрсә дә үзгәрмәде. Атмосфера гына үзгәрде. Рәхимов Башкортстан башында утырганда, башкортларда ниндидер бер кәпрәю бар иде. Ул горурлык та түгел. Менә шушы кәпрәю элементы бераз кимеде.
Р. Хәмитов үзен бертуктаусыз башкорт дип белдерә. Бу гомумән сәер хәл. Күпмилләтле республика башындагы президентның милләте булырга тиеш түгел. Аның өчен барысы да тигез булырга тиеш. Бу, әлбәттә, шикләндерә. Тамырлары белән ул Башкортстанның Балтач районыннан, анда татар, мишәрләр яши. Әлбәттә, теләсә-кемнең үзен башкорт, чуваш дияргә хакы бар, ул аның шәхси эше.
Әмма җитәкче кеше бертуктаусыз үзенең милләтен кабатларга тиеш түгел. Рәхимов чорыннан килгән “бу башкорт иле”, “башкорт республикасы” дигән байрак күтәрелә, ул бүген дә шул байрак астында эш итә. Милли-мәдәни өлкәдә татар өчен әлегә шул Татарстанның телевидениесен күрсәтүне башлаудан башка, бер нинди дә уңай якка үзгәреш юк.
Әмма бит менә шул ук Татарстан телевидениесе ул зур әйбер, аны күптән күрсәтергә кирәк иде. Әмма Башкортстан татарлары ул бит Омсктагы татар яисә Курган татары түгел, анда татарларның көче юк, потенциалы юк. Иҗади потенциал турында сүз бара, ә мондагы татарлар телевизор карап утыручы гына түгел, үзләре телевизион тапшырулар ясауга сәләтле. Монда бит миллионнан артык татар яши, укмашып яши. Шуңа күрә безгә Татарстан телевидениесен гына карап утыру җитми. Башкортстан телевидениесендә татар тапшырулары оештырылырга тиеш.
Р. Хәмитов Медведев белән очрашканда, башкорт телендә Башкортстан телевидениесендә 60 % тапшырулар бар, дигән. Мин шунда ук сорау куям: ә нигә башкорт телендә 60 % булырга тиеш? Башкортлар республикада 60% мы әллә? Чынбарлыкта, башкорт телле халык 16%, татар телле – 32%. Бу 1989 елның ана теле пунктыннан алынган рәсми саннар. Шулай булгач, нигә башкорт телендәге тапшыруларга ТӘҮЛЕГЕНӘ дистәләгән сәгать, ә татар телендәгесенә АТНАСЫНА 20 минут кына?
Өстәгеләр тарафыннан бу нормаль күренеш дип санала. Бу татарны мыскыл итү дә түгел, рәнҗетү дә түгел, бу нормаль күренеш дип карала. Тагын да әшәкерәк булды: Р. Хәмитов Медведев 80% булсын дип әйтте, ди. Медведев, бәлки, белмидер республикада ничә % башкорт яшәгәнен. Мондый хәлне Көнъяк Африкада апартеид дип атыйлар иде – аерым халыкка яхшырак тормыш оештыру, ә кайберәүләргә – начаррак.
Менә шушы апартеид системасы Башкортстанда рәсми рәвештә тормышка ашырыла. Ә бөтенесе тарафыннан да бу нормаль күренеш дип карала. Бөтенесе дигәндә – республика җитәкчеләрен дә, федераль үзәктәгеләрне дә күз алдында тотам.
Башкортстанда кадрлар мәсьәләсе дә әнә шул апартеид системасы аша хәл ителә булса кирәк. Парламент башында – урыс, Хәмитов – үзе башкорт, премьер – ул да башкорт. Сәләтле татарларга Башкортстанда социаль лифтлар юк дәрәҗәсендә. Рәхимовтан калган сәясәт шаукымы да бар, әмма Хәмитовның да башкортларга өстенлек бирүе күзәтелә, Конституцияне бозу аның эчен пошырмый сыман.
ТЗ: Тел мәсьәләсе ни хәлдә?
Кәрим Яуш: Барысы да элеккечә. Әйе, Хәмитов белдерүенчә, хәзер мәктәпләр бу мәсьәләне үзләре хәл итә ала, әмма барысы да элеккечә калды. Алай гына да түгел, Бәләбәйдә татар гимназиясе бар. Шуны да ябарга йөриләр бүген, аккредитация бирмиләр, имеш, анда башкорт теле атнасына бер генә сәгать укытыла икән, ә кимендә ике кирәк. Шуңа күрә нинди дә булса яхшы үзгәрешләр бар дип әле авыз тутырып әйтеп булмый.
ТЗ: Башкортстан татарлары милли оешмалары бүген нинди юлдан хәрәкәт итә?
Кәрим Яуш: Башкортстан татарлары Рәхимов режимы урнашканнан соң hәрвакыт милли тигезлек өчен көрәште. “Көрәште” дигән сүзне кулланырга туры килә, чөнки хатлар язулар, мөрәҗәгать итүләр бернинди дә нәтиҗә бирмәде, киресенчә, җавап бер генә булды – бук чәйнәмәгез. Шуңа күрә митинглар, пикетлар, башка төрле чаралар үткәрелде, хәтта “Ык елгасы Берлин стенасы” чарасын да үткәрдек.
Хәмитов, Рәхимов кебек, котырган милләтче түгел. Аны танырга кирәк. Шуңа күрә өмет бар, бәлки, нәрсәдер үзгәрер. Шуңа күрә Хәмитов белән конструктив хезмәттәшлек итәргә әзерлек белдердек. Шушы юнәлештә эш алып барыла. Аның нәрсәгә китерүен әлегә әйтүе авыр.
ТЗ: Татарстан ягыннан ярдәм бармы? Кәрим Яуш: Без милли тигезлек өчен тигез булмаган көрәш алып барабыз. Тигез булмаган, чөнки хакимият башкорт кулында, ә татар аста йөри. Безнең мөмкинлекләр юк, административ, финанс ресурслар – бөтенесе алар кулында. Ә Мәскәү татарны изүне күрмәмешкә салыша, аларга мөрәҗәгать итүдән файда юк.
Әлбәттә, мондый шартларда без Казаннан нинди дә булса ярдәмгә өмет итәр идек. Башта шулай булды да, Казан безнең кырыбызда, алар ярдәм итәр дип уйладык, әмма Казан тарафыннан Башкортстан татарлары бернинди ярдәм, терәк күрмәде, дияргә була. Хәтта киресенчә. Татарстан язучылары киләләр дә, башкорт белән бергә ашап-эчеп, “туганлашалар”, дуслашалар.
Әлбәттә, Башкортстан татары турында авыз ачучы юк. Имеш без тугандаш халык, бер кошның ике канаты, тостлар әйтешәләр… Татарстан Дәүләт Советыннан без бер генә тапкыр ярдәм күрдек: монда телләр турында канун кабул иткәндә, аннан Башкортстан депутатларына йомшак кына эчтәлеклә хат бер килде. Бетте.
Танырга кирәк (без моның өчен рәхмәтлебез), Татарстанның президенты чагында Минтимер Шәймиев ике тапкыр Башкортстанга килгәч татар теленә дәүләт статусы бирелергә тиешлеген әйтте. Әмма сүз әйтү генә мәсьәләне хәл итми. Без аңлыйбыз: рәсми Татарстанның да бу мәсьәләдә мөмкинчелекләре чикле. Әмма, барысы да эшләнде дип әйтеп булмый, минемчә.
Монда бит шунысын да онытырга ярамый: Башкортстан татары үз мәнфәгатьләре өчен генә көрәшми. Башкортстанда, татар дөньясының реаль яртысы диярлек яши. Шуңа күрә дә Башкортстан татары киләчәге өчен көрәш – ул татар милләтенең киләчәге өчен көрәш булып тора.
Татар халкының хокукларын яклар өчен Бөтендөнья татар Конгрессы төзелде. Аның эшчәнлеге, бүгенге кебек, концертлар куеп, сабантуйлар үткәреп кенә йөрү булырга тиеш түгел бит, бөтен дөньяда яшәүче татарның хокугын яклау, татарларны берләштерү, саклау өчен төзелгән бу оешма. Әмма без алар тарафыннан яклау гына түгел, киресенчә, хыянәт күрдек.
Шул ук Закиров, аның рәисе, монда килеп, Рәхимов әле президент чагында, аның белән очрашып, мондагы милли сәясәтне хуплап, мактап, Башкортстан телевидениесе аша, монда татар өчен күп эшләнә дип әйтте. Башкортстан татар оешмаларын санга сукмыйча, Мортаза белән сөйләшеп ниндидер яңа татар Конгрессы төзергә йөрде, әле дә йөри бугай. Бу турыдан-туры хыянәт.
Мондагы татарны яклап авыз ачмау бер хәл. Ә менә аны изүчеләр белән әшнәләшү әшәкерәк, минемчә. Татар Конгрессында бернинди үзгәреш тә юк. Бу аңлашылмый: нигә кирәк алай кыланырга? Моны бер генә очракта аңларга була, әмма алай аңласаң, бик әшәке: әгәр дә акчага бай булган башкорт элитасы аларга ничектер шундый юллар белән тәэсир иткән булса.
ТЗ: Күзәтүләр буенча, Башкортстан авылларында яшәүче татарны Уфада күтәрелгән мәсьәләләр кызыксындырмый. Аларның үз проблемалары, үз эшләре… Бу каршылыкны күтәреп чыгу кирәкме?
Кәрим Яуш: Халык көрәшергә тиеш тә түгел, халык иген игә, бала үстерә, гаиләсен карый, ә көрәшә, халык исеменнән, алар мәнфәгатьләре өчен аның авангард бер өлеше. Бездә ул татар милли оешмалары. Халык көрәшергә тиеш түгел бер кайда да, көрәшә башласа, ул гражданнар сугышы дип атала.
Ә халыкны милли проблемалар борчыймы юкмы дигәндә, мин бер генә факт китерер идем. 2003 елгы президент сайлауларында халык өчкә бүленде: татарлар тавышны Рәлиф Сафин өчен бирделәр, урыслар – Веремеенко өчен, башкортлар – Рәхимов өчен. Менә бу күрсәтеп тора – Башкортстанда яшәүче татарны борчыймы, юкмы милли мәсьәлә. Халык болардан ерак дип әйтеп булмый.
ТЗ: Интернет челтәрендә сезне милләтче дип атыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?
Кәрим Яуш: Бу сорауга мин бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре белән җавап бирер идем: “Татар бәхете өчен мин җан атармын! Татар бит мин , үзем дә чын татармын !” Әлбәттә, татар халкының бөтен газаплары ул миндә утыра, татарларга карата гаделсезлекләр, ул миңа карата да гаделсезлек. Әлбәттә мин болар белән риза түгел, каршы көрәшәм.
Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә миндә тарихи йөк тә бардыр. Без борынгы татар морзаларыннан киләбез, Казанны яклаган Яуш-бәкләр нәселеннән. Мин милләтче. Милләтне яратучы мәгънәсендә. Милләт өчен җан атучы.
ТЗ: Нәтиҗә итеп әйткәндә, Башкортстанда татарлар белән башкортлар нинди юлдан хәрәкәт итәргә тиеш?
Кәрим Яуш: Казандагылар аңлап бетермиләр. Беренче аңлашмаучынлыкны әйттем инде – ул нигә башка җирдә тату яшиләр, ә Башкортстанда ызгышып, дигәнне. Татар монда башкорт хакимлегендә тора. Икенче мәсьәлә – башкорт өчен татар белән дуслашу үлемгә тиң. Моны аңларга кирәк. Чөнки башкортлар бик яхшы аңлыйлар, татар көчлерәк, сан буенча да, тарихи яктан да.
Башкорт, татар тарафыннан йотылудан курка. Бердән-бер саклану юлы итеп – татар белән конфликтта яшәүне күрәләр. Татар белән ызгышып торганда, алар исән кала ала. Дуслашу – юкка чыгу. Башкортлар моны яхшы аңлый. Бу фикерне кычкырып әйтүчеләр юктыр, ләкин бу факт. Татарга башкорт белән мөнәсәбәтләрне корганда, моны һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Кәрим Яуш белән Лиана Хәмәтова сөйләште
www.Tatartime.com

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013