Бүген Әдипләр: Фәнзилә Җәүһәрова
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнзилә Җәүһәрова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рифат Җамал
Хәйдәр Җамал
Рәдиф Җамалетдинов
Кәрим Җаманаклы
Тәҗрия Җәләева
Латыйф Җәләй
Хәбиб Җәләлов
Фәнзилә Җәүһәрова
Зөмәрә Җиһаншина
Рәшидә Җиһаншина
Фәнзилә Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова

Халык яшәгәндә - фольклорыбыз да яшәячәк

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, ышанулары һәм мәдәнияте була. Шушы өлкәне барлый һәм тарих битләрендә күмелеп калганнарын халыкка кайтара торган торган оешмаларыбыз да бар. Шушы эшләр белән шөгыльләнүче Татарстан дәүләт фольклор үзәген менә инде сигез ел дәвамында филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова җитәкли. Фәнзилә ханым - “ХIX –XX гасыр башы тарихи-мәдәни контекстында Әстерхан регионы татар әдәбияты” исемле монография һәм әдәби методикасы, кыр фольклористикасы, фольклористиканың теоритик аспектларына багышланган мәкаләләр авторы . Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше – Казан арты татарларының йола фольклоры, аларның традицияләре һәм үзгәрешләре. Җитәкче-галимә белән сүзебез дә Татар фольклор дәүләт үзәгенең эшчәнлеге хакында барды.
-Фәнзилә ханым, Сезнең үзәк бал кортларын хәтерләтә. Сез гел эзләнүдә, гел юлда...
-Безнең Татар фольклор үзәге үзенә куелган максатлары буенча дүрт юнәлештә эш алып бара - татар халык фольклорын җыю, аларны саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру. Җыю дигәндә, безнең шактый күптәннән әзерлекле даими эшләп килә торган фольклор экспедициябез бар. Бу экспедиция бүгенге көндә заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Ягъни, цифралы диктофоннарыбыз, сыйфатлы фотоаппаратларыбыз, видеокамераларыбыз бар.
-Ә хәзерге вакытта нинди эшләр белән мәшгульсез?
-Бүгенге көндә үзәк өч юнәлештә экспедиция алып бара. Аның беренчесе инде төгәлләнү ягында. ”Казан арты татарларының үткәне һәм бүгенгесе” дип атала иде ул. Менә шушы экспедиция нигезендә без Казан арты авылларында булдык, эзләндек һәм шактый гына кызыклы материаллар тупланды. Булган материаллар нигезендә конференцияләр дә уздырабыз. “Казан арты татарларының гаилә һәм көнкүреш йолалары фольклоры” дигән монография , “Казан арты татарларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән җыентык әзерләнде. Аннан соң шулар нигезендә “Халык йолалары” дигән видеодиск, йола мәдәнияты бәйрәмнәре һәм Балтач районы татарларының гореф-гадәтләре турында да кечкенә генә җыентыгыбыз дөнья күрде.
-Фәнзилә ханым, Сезнең электрон каталогыгыз да бар бит әле.
-Әйе, интернетта үзебезнең рәсми сайтыбыз бар, аның белән дә эшләргә мөмкин инде хәзер. Монда көндәлек эшләребез дә урын алган.
-Татарстаннан читтә дә эшләр барамы?
- Өч ел элек “Себер татарлары фольклоры, аларның үзенчәлекләре” программасы уңаеннан өч экспедициядә булдык. Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай районнарын йөреп чыктык. Элеге экспедиция кысаларында Себер татарларының халык медицинасы, аның белән бәйле традицияләр, изге урыннар һәм аларга нисбәтле легендаларны тикшердек. Себер татарларының биюләрен, ашларын этнографик комплекс буларак карыйбыз. “Татар халык ашлары” исемле видеоҗыентык чыкты. Аңа Себер татарларының да камыр ашлары рецептлары кертелгән. Моннан тыш, Себер татарларының аучылык, балыкчылык кебек кәсепләре буенча да эш алып барыла (Себер бит шуларга бәйле). Галимнәребез балыкчылыкка нисбәтле булган төрле ышанулар, көймә ясау традицияләре, балык белән бәйле бәйрәмнәрне, календарь йола бәйрәмнәрен дә җентекләп өйрәнә. Изге урыннар аларда астаналар дип атала. Ул астаналарның асылында ислам дине шәехләре, аларның тормышларына, яшәешләренә бәйле легендаларны да язып алабыз. Аларны бергә туплап бер җыентык итеп әзерләп чыгарырга җыенабыз.
-Фәнзилә ханым, бөртекләп җыйганны әле бит сакларга да кирәк. Бу юнәлештә кыенлыкларга очрамыйсызмы?
-Саклауга килгән вакытта, без бүгенге көндә бик зур фондка иябез. Фольклорга бәйле башка фәнни оешмалардан аермалы буларак, безнең фондта аудио һәм видео, фотофондлар бар. Шул ук вакытта, халык авыз иҗаты үрнәкләре кулъязма дәфтәрләр, китаплар рәвешендә дә шактый саклана. Энтографик материаллар, аннан соң язып алынган халык музыкасы әсәрләре, аларның ноталарга күчерелмәләрен саклыйбыз. Араларында шәхси архивлардан җыелганнары да байтак. Фондыбыз бүгенге көндә җиде өлешкә бүленгән. Анда татар халкы йолаларына бәйле видеодокументлар, фотодокументлар, халык традицион сәнгатенә, мәсәлән, чигүчеләр, аларның эшләү үзенчәлекләре, тәрәзә кашагалары бизәкләре, шуларның остазлары һәм башка төр һөнәр белгечләр турында да бай мәгълүматыбыз бар.
-Фольклор дәүләт үзәге татар биюләрен дә өйрәнәме?
-Мөгаен, без татар халык биюләрен өйрәнүче бердәнбер оешмадыр. Без аның системасын да булдырдык. Һәр экспедициядә теге яисә бу этник төркем вәкилләренең бию үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Әйтик, Себердә без халык биючеләрен (авылның иң оста биючесен) яисә күмәк биюләрен видеотасмага төшереп алабыз. Әле берничә кат яздырабыз – аяк, кул хәрәкәтләрен барысын да тәфсилләп, дигәндәй. Хәзерге вакытта “Татар этник төркем биюләре” дигән җыентык әзерлибез. Ул видеокушымта белән дөнья күрәчәк. Анда инде үзебезнең фондтагы Урал татарлары биюе, Казан арты татарлары биюе һ.б (чабата, керәшен татарлары, мишәрләрнеке, себер татар биюләре, Самара өлкәсендә яшәүче татарлар - аларның һәрберсенең үзенчәлекләре бар бит) кертәбез.
-Сез чыгарган халык байлыгыннан халык үзе үк файдалана да алачак инде.
-Шәхсән үзебез нәкъ шулай исәплибез. Без рус телендә “Уроки татарского танца» дигән видеодәреслек әзерләдек. Аннан бию ансамбльләре генә түгел, ә гади кеше дә рәхәтләнеп файдалана ала. Бу видеодәреслекләр авылларда, Татарстаннан читтә яшәүче милләтәшләребезгә файдалы булачак. Монда татар биюенең нигезләре әтрафлы итеп тасфирлана. Әйтергә кирәк, безнең бу диск бик популяр. Шуңа күрә бу юнәлештә эшләребезне киңәйтергә уйлыйбыз. Икенчесендә этник биюләрнең төркемнәрен өйрәтәчәкбез. Быел менә мишәрләрнең бию үзенчәлекләрен тикшерәбез, ни өчен алар шушылай бии дигән сорауга җавап эзлибез. Чиратта Әстерхан татарлары биюе һ.б. Биюләр бит - халкыбызның байлыгы. Чит илдән килгән галимнәр еш кына бездән татарларның ничә бию төре бар дип кызыксына. Әле без бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйбыз,чөнки күбесе тарих тузаны астында калган. Аларны кире кайтару шактый шартлы. Шуның белән бергә байтак бию көйләре дә онытылган. Әлбәттә, халкыбыз яшәгәндә биюләребез дә югалмас дигән өмет яши.
-Сезнең өлкәгә яшь галимнәр киләме?
-Бу безнең зур куанычыбыздыр инде. Фольклор үзәгенә килгән яшьләр бездән китми. Хезмәт хаклары аз булса да, без чиксез кызыклы дөньяга килеп керәбез. Бу дөнья яшь галимнәребезгә үсү мөмкинлекләре дә бирә. Экспедицияләр нигезендә диссертацияләр язылды. Без төрле грантлар програмаларында да катнашабыз. Соңгы вакытларда без Болгариянең София шәһәрендәге фольклор интитуты белән уртак проект эшләп ятабыз. Болгария һәм татар фольклорын чагыштыру тибында. Бу Россия гуманитар фәннәр фонды белән берлектә Болгария милли-фәнни фонд игълан иткән конкурс иде. Әлеге юнәлештә дә яшьләребез җиң сызганып эшли. Төрле эскпедицияләрне дә яшьләр булса гына үтеп чыгарга мөмкин бит. Яшьләрнең хезмәтләрен бәяләргә, аларга дөрес юнәлеш бирү өчен фән өлкәсендә аксакал галимнәребез бар. Шулай да, татар музыкасы, бию өлкәсендә безнең татар телле, татар музыка теориясеннән белемле булган кадрлар, әлбәттә, җитешми. Бу бөтен татар җәмгыятенең проблемасы булып тора. Казан мәдәният-сәнгать университеты студентлары безнең белән бергә туплаган материаллар ярдәмендә диплом эшләре яза. Киләчәктә фәнни хезмәткәрләребез дә артыр дип уйлыйбыз. Үзебезгә белгечләр әзерләү юнәлешендә дә эш алып барабыз. Төрле экспедицияләргә фольклор үзәгендә эшләүче галимнәр белән генә чыгабыз дип әйтә алмый, төрле тикшеренү институтларыннан да белгечләр җәлеп иткәлибез.
-Ә мәктәп укытучылары һәм укычылары бу эшкә җәлеп ителәме?
-Соңгы елларда мәктәп укытучылары белән эшли башладык. Татар фольклористикасының актуаль мәсьәләре буенча конференция үтте. Укытучылар белән татар җыеннарына бәйле тагы бер проект башлап җибәрдек. Бу проекта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты , Тарих интитуты этнографлары, Казан дәүләт университеты аспирантлары, Мәдәният университеты галимнәре, консерваториядән дә укытучы галимнәр катнаша.
-Фәнзилә ханым, Cез сөйләгәннәрдән соң бәлки бу соравым урынсыз да яңгырар. Хәзер интернет заманы, адәм баласының күзгә-күз карашып сөйләшергә вакыты да юк. Урбанизация чорында фольклорның киләчеген Сез ничек күзаллыйсыз?
-Фольклорның яшәү территориясе үзгәрми – ул мәңгелек күренеш. Без еш кына фольклор дигәндә архаик формаларны күз алдына китерәбез. Галимнәр авызыннан да кайвакыт шуны ишетәбез. Бу - бер катлы караш. 70-80 елдан соң бүгенге көндә җыйган материалларыбыз да архаик булачак. Халык теле, яшәү территориясе, ягъни георафиясе, бөтен килеш саклана икән, көндәлек яшәеш ничек булса, фольклор шуңа көнләп, сәгатьләп яраклаша. Ул ниндидер бер формасын үзгәртсә дә, аның эчтәлеге саклана. Еш кына үзебез дә шаккатабыз, бүгенге төрле йолаларга бәйле ышанулар күп. Бу күренешнең искиткеч тотрыклы икәненә инандык инде. Лаеш районы Ташкирмән авылында табылган язма материалларны караганнан соң, КДУда эшләп килгән археологик җәмгыять материалларын карап чыккач, шаккаткан идем. Нәкъ йөз ел элек Ташкирмәндә нәкъ шушы йолалар табылган! “Кызганычка каршы бу ышанулар көнкүреш тормыштан югалып бара”, дип язып куйганнар иде анда. Ышанулар хәзер дә нәкъ шушы кыяфәттә үзе. Халык яшәгәндә гореф-гадәтләре дә аның белән бергә яши. Әлбәттә, нәрсәдер төшеп кала, хәзерге тормышка яраклаша. Бу туктаусыз процесс. Без хәттә сөенеп тә куябыз: халкыбыз яшәгәндә безнең мәңгелек тикшеренү объектлары булачак!
Мөршидә Кыямова.
Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018