Бүген Әдипләр: Әхмәд Ясәви
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәд Ясәви

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Aйдар Юзиев
Нил Юзиев
Вахит Юныс
Рүзәл Юсупов
Рәшит Ягъфәров
Тәҗетдин Ялчыгол
Хәмит Ярми
Әхмәд Ясәви
Төрки телдәге суфичылык поэзиясенең иң элгәрге вәкилләреннән берсе булып ислам динен таратучы шәех Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат) санала. Аның тормышы турында күп легендалар чыгарылган, әмма ышанычлы мәгълүматлар бик аз. Шунысы билгеле, ул XII гасыр башында Яссы шәһәрендә (хәзерге Төркестан тимер юл станциясе) рухани шәех Ибраһим гаиләсендә туган. Ул бик иртә әтисез калган һәм башка бер шәех тәрбиясендә үскән. Бохара мәдрәсәсендә белем алып, дини җитәкчесе үлгәннән соң, аның урынына калган. Соңыннан, мистик шагыйрь булып җитешкәч, туган иленә кайтып, анда дини вәгазьләр сөйләгән, үз тирәсенә шәкертләр туплаган. Алар исә остазларының данын халыкка таратканнар. Аның турында: «Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәт булса, Төркестанда Хуҗа Әхмәд бар»,— дигәннәр. Үзе исән чагында ук ул «изге» исемен алган. Аңа баш ияргә Урта Азиянең барлык почмакларыннан килгәннәр. Соңыннан аның кабере хаҗ урынына әверелгән.
Ясәвинең «Хикмәтләр диваны» мистик-фәлсәфи характерда. Аңарда бик популяр формада ислам диненең төп кагыйдәләре һәм догмалары бәян ителә. Әсәр зөһедкә — аскетлыкка, дөньядан ваз кичүгә, сабырлыкка чакыра; боларның барысы да: «Бу дөньяда газап чигү теге дөньядагы рәхәтлекне тәэмин итә»,— дигән суфичыл караштан китереп чыгарыла.
Коръәндә әйтелгәнчә, Aллаһ «кешеләрне бары тикҮзенә табыну өчен генә яралткан». Ясәви болай ди: «Аллаһ каршында кеше тузан дәрәҗәсендә генә. Ул бәхеткә, ягъни камиллеккә бары тик үзенең «мине»ннән баш тартып кына ирешә ала». Шагыйрь «бары тик Аллаһны гына яратырга мөмкин» дип саный. Аның карашыңча, әгәр залим сине газаплый икән, эндәшмә, уйларыңны Аллаһка юнәлт.
©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013