Бүген Әдипләр: Зыя Ярмәки
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зыя Ярмәки


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
Зыя Ярмәки

(1887-1965)

Зыя Ярмәки (Зыя Шәйхи улы Насыйров) — татар поэзиясендә күп еллар эшләгән һәм аның тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдипләрнең берсе. Ул 1887 елның 9 январенда (яңа стиль белән 21 январьда) Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсе Клявлин районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ун елга якын Чистай шәһәрендәге кадим мәдрәсәдә (Закир ишан мәдрәсәсендә) укый, аннары, 1909 елдан 1912 елга кадәр, укуын Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шунда укыганда әдәбият белән кызыксына башлый, шигырьләр яза. 1912 елда Уфада «Яшьлек дәртләре» һәм «Күрсәтәм» исемле ике шигъри җыентыгы, тагын бер елдан «Тойгыларым» (Уфа, 1913) һәм «Әдәбият гөлләре» (Оренбург, 1913) исемле шигырь китаплары дөнья күрә.
1912 елда Зыя Ярмәки туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм балалар укытырга керешә. Берара, 1915—1916 елларда, авылда мулла булып та тора. Бөек Октябрь революциясеннән соң, яңадан мөгаллимлек хезмәтенә» күчеп, 1918—1931 еллар арасында башта Богырысланда — укытучылар әзерләү курсларында, аннары туган авылы совет мәктәбендә укытучылык итә, соңрак китапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче, волость башкарма комитетында ЗАГС мөдире булып эшли. 1931 елның көзендә Үзбәкстанга күчеп китеп, мамык игү совхозында идарә секретаре һәм тәрҗемәче булып хезмәт итә, ә 1935 елдан башлап 1953 елга кадәр Фирганә өлкәсенең Ташлак район башкарма комитетында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире вазифалары» башкара. Совет аппаратында озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен уя «Батыр хезмәт өчен» медале, Үзбәкстан Верховный Советының Мактау грамотасы һәм «Зур Фирганә каналы» значогы белән бүләкләнә.
Зыя Ярмәки 1953 елда пенсиягә чыга. Шагыйрь Үзбәкстанда яшәгән елларында да иҗат эшчәнлеген ташламый: патриотик шигырьләр, халык әкиятләре сюжетына «Зөһрә кыз» һәм «Туган авыл» исемле поэмалар яза. Аларның аерым үрнәкләре, революциягә кадәр иҗат ителгән шигырьләре белән бергә, 1966 елда Казанда басылып чыккан «Ак каен» исемле җыентыгына кертелгәннәр.
Зыя Ярмәки шигырьләре, нигездә, Тукай цоэтик мәктәбе үрнәгендә, классик поэзиягә һәм халык җырларына хас үлчәүдә язылган. Алар ритмик төгәл, эчке рифмаларга бай һәм хәтергә тиз сеңүчән музыкаль яңгырашлы булулары белән аерылып торалар. Аеруча ул табигать күренешләрен оста тасвирлый. Аның «Җәй башы», «Иртә», «Кич», «Язгы тамчы» кебек шигырьләре һәм бигрәк тә халык җырына әверелгән атаклы «Ак каен»ы озак еллар буе мәктәп дәреслекләрендә урын алып килгәннәр.
Зыя Ярмәки 1965 елның 26 ноябрендә үзе күп еллар яшәгән Ташлак авылында вафат була һәм Фирганә өлкәсенең Маргилан шәһәрендәге Хуҗагәз дигән зиратка күмелә.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013