Бүген Әдипләр: Луиза Янсуар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Луиза Янсуар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Наилә Яхина
Луиза Янсуар
Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.
Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 2003 елда университетны тәмамлый һәм 2003-2006 елларда Р.Ганиева җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2007 елда Казан дәүләт университетында «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә.
Л.Янсуарның «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына. 2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда — «Болан кызы», 2007 елда «Без өргән учак» җыентыклары дөнья күрә.
Шигырьләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.
Шигырьләре рус теленә Л.Газизова, А.Гайсина тарафыннан тәрҗемә ителә.
Шагыйрә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).
Л.Янсуар — Татарстан Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча әдәби консультант вазифасында, шулай ук «Яшь Язучылар клубы» җитәкчесе.
Л.Янсуар — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күзен ача умырзая: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 1998. — 84 б. — 500 д. Мин күкләргә кайтам: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләм. — Казан: Мәгариф, 2002. — 127 б. — 600 д.
Болан кызы: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 159 б. — 1000 д.
Без җан өргән учак: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 2007. — 104 б. — 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаташ Р. Унсигез яшендә мәхәббәтле китап // Шәһри Казан. —1999. — 13 авг.
Хәлим А. Күзен ача умырзая // Ватаным Татарстан. — 2000. — № 204-205.
А й м ә т Р. Күкләргә кайтып барыш... // Шәһри Казан. — 2002. — № 119-120.
Гаташ Р. Ике яздан — матур китап // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка. — Казан: Мәгариф, 2003. — 153-154 б.
Мансуров 3. Фәрештә илһам иңдерсә... //Мәдәни җомга. — 2003. — 21 нояб.
Вәлиулла И. Күкләргә баккан болан кызы // И.Вәлиулла, һәр шагыйрь — бер дәрья... — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 190-199 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

ЙОЛДЫЗ БӘХЕТЕ

 Өн
Кар астыннан дәшә үләннәр: 
—Язга еракмы? 
Язга еракмы?

Учта эри энҗе-бөртекләр: 
—Без тик кунакмы? 
Без тик кунакмы?

Ә җил—илче, хәбәр китереп, 
Кагыла иңнәргә, 
Кагыла иңнәргә:

—Йөгең сал да, адәм, бәхилләш, 
Вакыт китәргә, 
Вакыт китәргә.

Ни калыр соң мәңге җуелмый— 
Җилме, туфракмы? 
Җилме, туфракмы?

...Күкне ярып кайта таныш өн: 
—Җиргә еракмы? 
Җиргә еракмы?..

***
Мәхәббәттә генә тигез җаннар. 
Кануннар юк монда һәм юк чикләр. 
Мин, гасырлар аша урап кайтып, 
Җанның нечкә кылларына чиртәм.

...Чүлләр кичәм, 
Айкыйм диңгезләрне. 
Үләннәргә кушылып җырым сузам. 
Мин, Галәмнең күзләренә багып, 
Иң-иң серле юллар аша узам...

Кануннар юк монда.
һәм юк чикләр.
Без—дәвамы изге Хәтер-җепнең.
Бар хакыйкать шунда яшеренгән:
Мәхәббәт ул—җаны Мәңгелекнең!

* * *
Җил сүтә дә, үрә толымнарым, 
Җил чуалтып китә хисләрем... 
Мин бу юлга сине эзләп чыктым, 
Нинди генә үрләр кичмәдем.

Җан җылыңны тойдым һәр туфракта, 
Кошлар авазында—өнеңне. 
Синең сурәтеңә әверелеп, 
Җилфердәде учак һәр төнне.

Юлда... моңнарыңнан сихерләнгән 
Гөлләр кинәт телгә килделәр... 
Дөнья буйлап сине эзләп киләм, 
һәр тарафта—тик син, син генә!

Мин, ахры, югалтмадым сине, 
Мин, ахры, таптым үземне. .
..Җил сүтә дә, үрә толымнарым. 
Камаштыра Кояш күземне...

Озату

Арабызда карурманмы калка, 
Җәеләме дәрья сулары? 
Сихерләнгән чиктән үтә алмый, 
Басып калам, сузып кулларым.

Качмыйм инде язмыш юравыннан,— 
Безнең Бәхет—яра, моң ла ул! 
...Минем җанда—яфрак яңгырлары, 
Тамчыларның серле чыңлавы...

Җәйме, Кышмы иңгән арабызга?!— 
Шәфәкъләр Моң булып кабына. 
...Сихерләнгән чикләр аша үтә, 
Үз сукмагын табып, җан гына...

Моңаю

Акбүз атым суга сусагандыр, 
Алып төшәм төнге елгага. .
..Ай тибрәнә дулкын өсләрендә,
Сулар шундый моңсу—тын ага.

Басмалардан гына иеләм дә, 
Аккан суга түгәм бар моңым. 
Ләйсән тамчылары булып иңсен 
Йөрәгенә аның сагынуым.

Җырым саклап йөртсен еракларда, 
Кайтсын ярым данга күмелеп. 
Яулык болгап каршы йөгерермен, 
Чулпыларым чыңлар сер түгеп...

Татлы уйларымнан айнып китәм, 
Карашымны дулкын кисә дә... 
Атым мөлдерәп бага күзләремә, 
Кешнәвеннән таллар сискәнә.

Ялларына җил сарылып уйный... 
Без икебез—моңлы җаннар ла. 
...Акбүз атта очам хыялыма 
Алсуланып аткан таңнарда...

* * *
Ә Үткәннәр җанга кире кайта,— 
Күтәрелә, кага дулкыны. 
Кай мизгелдә атлап чыккан идек, 
Үзебез дә сизми, упкынны?

Бәхет өчен өзелергә торган!— 
Шулкадәр күпмени түләсе?!
Үләннәрнең чыклы яше белән 
Үлчәгәндер Язмыш, күрәсең...

Аһ! Киләчәк Язлар дөрләп яна— 
Сөю сукмаклары ут кына... 
Кай мизгелдә җиңеп-җиңелдек соң, 
Нинди корбан сорый упкыннар?!

* * *
Какты җанга,
Түгелмичә калды,
Өзелердәй булды сулышым...
Күкрәгемне айкап, 
Ярала Моң,
Тере дулкын төсле тулышып.

Таң чыгыдай 
Куна керфекләргә,—
Өзелә алмый күпме сулкылдар?!
Күкрәгемә
Учым куеп түзәм...
Дөрләп торган ут күк дулкыннар.

Янартаулар
Бер бушана4ласа,
Ярларыннан ташый бар сулар.
...Күкрәгемне ярып,
Күккә аша
Җырга әверелгән ярсулар...

Йолдыз бәхете

Йолдыз бии учта
Елап-көлеп,
Әллә бәхеттәнме исереп?
Гашыйк җанын кайнар учка салгач,
Бер мизгелдә мең хис кичереп.

Ничә гасыр кичкән
Серле җанның
Балкышыннан кабынып Төн яна.
Ул, тетрәнеп, аваз сала кинәт
Кешеләргә, Җиргә, Дөньяга:

"Җирдәгеләр
Бу бәхеткә ничек
Түзә ала икән, өзелми?!
Бәгырьләрне көйдерер наз, хыял
Биектәрәк ник соң сизелми?.."

Тик ул белми әле
Мизгел өчен
Җирдә ничек кыйммәт гүләсен,—
Яшәү тылсымнарын бүләк иткән
Шул учларга ятып сүнәсен...

* * *
"Син Күкләрне колачладың. Инде 
Җиреңә кайт,—диләр,— яңадан". 
Гүя белми алар, нинди моңнар 
Саркыганын шигъри ярадан.

Мин тамырым белән Җирне кочам, 
Җаным белән иңлим Күкләрне. 
Бер мизгелдә тоям йөрәк аша 
Еллар, чорлар шаулап үткәнне.

Гамь һәм сагыш иңсә, туфрак ярып, 
Серле аваз дәшә офыктан. 
Яралганмын әллә Мәңгелекнең 
Күкрәгендә шыткан орлыктан?

Ул офыклар әле туганчы ук 
Сихер өргән, ахры, җаныма. 
Иңнәремә куйган ике канат, 
Нурын сипкән Хыял таҗыма.

Җир дә, Күк тә үз бишегем минем! 
Меңнәр әле миндәй ымсыныр. 
...Ә җан барыбер Күкләр аша кайта 
Тояр өчен Яшәү тылсымын...

Кайгы
	Перед этим горем гнутся горы...
			А. Ахматова
	Кайнар канның җирдә ачы яшькә 
	Кушылмаган көне сирәктер... 
			3. Мансуре» 
		1
Нинди зарлы хәбәр илтә 
Төнге җилләр, дымлы җилләр? 
"Ят илләрдә афәт бар бит, 
Уяу бул син бүген..."—диләр.


Уяулыкны безнең канга 
Язмыш үзе учлап салган,— 
Күпме яулар кичкән баштан, 
Күпме эзләр җанда калган.

Ник гел зарлы хәбәр илтә 
Ятим җилләр, үксез җилләр? 
"Дөньяларда афәт бар бит, 
Гамьсез булма бүген!"—диләр.

	2
Ә анда—гомерләр өзелә... 
Ә анда—шундый ук саф Күкләр! 
Ә анда—сабыйлар яшь түгә,— 
Шул өнне тоеп, җан, җан күкрәр.

Ә анда нәфрәт бар, өмет бар,— 
Барын да сыйдыра Җир җаны. 
...Ник бүген һәлакәт көткәндәй 
Каршылый соң йөрәк һәр таңны?!

	3
Бу кайгыдан таулар бөгелерме?— 
Кан-яшь тәме—чишмә суларында. 
Җил, кагылып, нинди көй уятыр 
Тетрәп торган күңел кылларында?

Ат уйнаган далам туфрагында, 
Сөякләрне ярып, гөлләр үскән. 
Дөнья күзен сөрем каплаганда, 
Терелер күк җаннар—җиргә күчкән.

Бу кайгыдан таулар бөгелсә дә, 
Җан кыйбласын җуймас, айлы күген. 
Бабаларның каны күкрәгемдә 
Әрнү өне булып кайный бүген!..

* * *
Күгемдә йолдызлар энҗедәй яшь кояр... 
Җандагы гамьнәрне 
Бары Көз, Көз тояр.

Офыклар тын гына ал шәлен ябыныр... 
Өметләр Моң булып, 
Җыр булып кабыныр.

Дулкынга сал салам—гөлләрдән үрелгән. 
"Син" диеп, таңнарда 
Кояшка үреләм.

Утлары көйдерә әрнүле бәхетнең. 
Күкләрем түгел лә, 
Син—җанга тәхетем.

Биектә йолдызлар юксынып яшь кояр... 
Көзләрнең сагышын 
Бары Яз, 
Яз тояр...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013