Бүген Әдипләр: Рәшит БӘШӘР. Шөгерләргә барам әле...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Рәшит БӘШӘР

Шөгерләргә барам әле...

Җәмит Рәхимов

Истәлек

1972 елда университетны тәмамлагач, эшкә юллама алдым да, хатыным һәм бер яшьлек улымны ияртеп, Лениногорск якларына юл тоттым. Нефтьчеләр арасында яшәп карыйсым килә иде, аннары, нефть төбәгендә иҗат итүче күп кенә каләм әһелләре белән дә таныш идем.
Лениногорск районының Куакбаш авылына килеп урнашкач, Шамил абый Бикчурин: «Ярар, дивана (яратып әйтә торган сүзе), Утыз Имәни яшәп алган авылның суын эч. Бәлки, шәп шагыйрь булып китәрсең!» — дип, салам чәчләрен сыйпый-сыйпый елмайган иде.
Ярый, хуш. Яшь чак, көч-куәт ташып тора. Тотындым Куакбаш малайларын һәм кызларын үземчә агартырга. Әдәбият укытам, татарча дөрес итеп язарга өйрәтәм. Университетта мөгаллимем Сәгадәт абый Ибраһимов, җөмләдә өтерләрне дөрес куймыйсың, дип теңкәмә тия иде, инде үзем шул хәлдә. Бала-чаганы тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтеп җәфа чигәм.
Шигырьләр дә язып ташлыйм. Ташлыйм. .. Дөресе шулай, күп шигырьләр чүп чиләгенә чума. Үземә ошаганнары белән һәр яңа дәресне башлап җибәрергә гадәтләнеп киттем. Өтер, нокталар бераз истән чыгып тора. Балаларга да рәхәт, алар шигырьне көн буена тыңларга риза.Менә шул рәвешле ду килеп коммунизм төзеп яткан яшь буынны сөю-сәгадәт шигырьләре белән яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып яткан мәлләрдә хат килеп төшә:
«Рәшит!
Әдәби берләшмәнең чираттагы утырышын 23 ноябрь кич 6 да үткәрергә дидек. (Дворецта). Көн тәртибендә — синең информация... Яңа әйберләреңне алып кил...Берләшмә җитәкчесе: Җ.Рәхимов.19.11.1973 ел.»
Нефтьчеләрнең вахта автобуслары Куакбаш аша тыз-быз чабып кына тора. Утырам да китәм...
«Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары күптән үк җыелган. Шамил абый Бикчурин да, Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин, Әсрар Галиев та гөр килеп бәхәсләшәләр. Мин дә әңгәмәгә кушылып китәм... Шамил абый — бердәнбер Язучылар берлеге әгъзасы. Аның сүзе — закон. Тәртәгә тибеп маташсаң, телеңне тешләтергә дә күп сорап тормый...
Җәмит туган да кырыс, хәтта артык таләпчән. Көннәрдән бер көнне: «Проза язып кара әле син, телең матур!» — дип, күңелне күтәреп җибәрде. Нәрсә тора ул повесть язу миндәй яшь даһига. «Дулкыннар» исемле өч табаклы повестьны сырладым да чыктым. Каләмдәшләр Куакбашка җыелышып килделәр дә тетмәсен теттеләр повестьның. Ите гел калмады, шыр сөяк. Архивымда шул сөйләшүнең язмалары саклана. Шамил абый Бикчурин, Юныс ага Әминов, Газиз Кашапов, Җәмит Рәхимов бик тәфсилләп әсәргә анализ ясаганнар. Җәмит минем «шедевр»ны укып чыккач болай дип язып куйган: «Шигърият бар, яңалык юк. Повесть кызыксыз. Укылмый». Кыскасы, кара мөһер суккан. Башка каләмдәшләрнең дә фикере шул тирә. «Социалистик Татарстан» 1975 елның 6 апрель санында бу вакыйга турында мондый хәбәр биргән: «Яшь шагыйрь Рәшит Бәшәров Лениногорск районының Куакбаш авылында укытучы булып эшли. Аның «Каенлы юл» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгын тикшерү өчен Әлмәттән драматург Юныс Әминов, яшь шагыйрь Газиз Кашапов, Лениногорскидан язучы Шамил Бикчурин һәм яшь язучылар Альберт Хәсәнов, Әсрар Галиев, Җәмит Рәхимов Куакбаш авылына бардылар. Әсәрне яхшырту юнәлешендә авторга файдалы киңәшләр бирелде».
Мин әлеге кулъязманы архивка салып куячакмын да онытачакмын. Тагын 13 елдан соң гына әйләнеп кайтачакмын мин аңа. «Ачык капка» исемле өр-яңа повесть язылачак һәм каләмдәшләрнең уңай бәясенә лаек булачак. Әлбәттә, яңа повестемда «Дулкыннар»ның аерым уңышлы детальләрен генә кулланачакмын. Теге чакта каләмдәшләр биргән ачы сабак әнә шул рәвешле файдага китәчәк.
И риясыз самими чаклар! Замана да, кешеләр дә башкача иде бит ул чакларда. Бербереңнең чыпчык борыны кадәр, кечкенә генә уңышына да сөенгән вакытлар... Хәзер генә ул кайбер әдәбият Хадимнәре, көтүеннән адашып аерылып калган сарык бәрәннәре сыман, үз капкасын таба алмыйча, әле теге, әле бу урамга сугылып, акыра-бакыра, каләмдәшләренең өстенә чиләк-чиләк нәҗес түгә.
Шунысына сөенәм, без садә заманда да яшәп кала алдык...
Җәмит...
Республикадагы беренче нефть скважинасын Шөгергә, аның бәрәңге бакчасы янына китереп утыртканнар. Көннәр буе нефтькә чумып йөргән малай ничекләр итеп нефтьче булырга хыялланмасын ди инде!
Мин Лениногорскига килгәндә, ул нефть техникумын тәмамлап, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә мастер булып эшли иде инде. «Алтын яткан җирләрдә»,Сулдан уңга: Әдип Маликов, Рәшит Бәшәр, Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали. Лениногорск. 70 нче еллар.«Кобзарь — Тукай кунагы», «Якташларым» исемле очерклар китаплары авторы. Исемнәреннән үк аңлашылганча, ул китаплар авыл һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын сурәтли. Аннары «Батырлык чакрымнары» исемле китабы туды.
Ә күләмле әсәр язу өчен, тормыш тәҗрибәсе, ай-һай, күп кирәк икән. Җәмитнең повесть һәм хикәяләре тупланган «Өлешемә тигән көмешем» исемле җитди прозасы 1978 елда гына китап булып дөнья күрде. 43 яшендә...
Бу вакытта инде ул каләмен төрле жанрларда чарлаган, тәмам өлгереп җиткән язучы иде. Шуннан бер ел элек кенә Язучылар берлегенә кабул ителгән иде.
Аның тәнкыйте файдага гына булды. Җәмитнең киңәшләрен һәрчак истә тотарга тырыштым. Каләмдәшләрем белән Әлмәт юлларын таптаган чакта да, Лениногорск урамнарын аркылыга-буйга урап йөргәндә дә сүзебез гел әдәбият тирәсендә әйләнә иде. Кызып-кызып бәхәсләшәбез, хәтта кычкырышып та китәбез. Әмма тиз суынабыз. Бер-беребезгә ачу-кинә саклап торыш юк.
Сабыйлар кебек беркатлы да, кайчакларда дуамал да иде Җәмит. Әйтәсе фикерен тел төбенә яшермәде, алдын-артын уйламый гына, кемнең кем булуына карамастан, хакыйкатьне ярып сала иде ул.
Мин Чаллыга килеп төпләнгәч тә юлы төшкәндә еш килеп чыкты ул миңа. Кайчакларда таңга кадәр утырабыз. Йокыга китә алмый интеккән хатыным кухня тирәсеннән урап узганда: «Хатыннар усал булды безнең. Шамилнең Гайшәсе, минем Галиям, синең Люцияң гел бер ана балалары төсле», — дип елмаеп куя. Аннары: «Шулай булулары шәп. Җебегән хатыннар төс түгел безгә!» — дип өсти.
Җәмитнең энциклопедик белеменә соклана идем мин, ташып торган энергиясенә гаҗәпләнә идем. Әле генә Санкт-Петербург архивларыннан кайтып төшкән, гасыр серләрен үзенә яшергән кулъязмаларның тузанын эчкән. Арыган, талчыккан. Бу минутларда аңа сердәш кирәк, фикердәш кирәк. Хыяллары чиксез иде каләмдәшнең... Языласы китаплары, халкына әйтәсе сүзләре күп иде.
Утыра-утыра да: «Шөгерләргә барам әле...» — дип куя.Архивларда казына-казына «Батырша»ны иҗат итте. Бәхетле язмышка очрады роман. 1992 һәм 1994 елларда кат-кат басылды. Милли хәрәкәт иң биек ноктасына менеп җиткән чаклар иде ул. Татар җиһаны күч аерган умарта сыман гөжләп тора иде.
«Батырша» Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Әмма... Әмма... Казаннан читтә яшәүчеләргә бик тәтемәде ул бүләк. «Катытокым» лы Шамил Бикчурин да, «Батырша»лы Җәмит Рәхимов та, уникаль шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да, «Таң җиле» белән татар гавамын шаулаткан Фоат Садриев та бик лаек иде Тукай бүләгенә. Киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын! Алар күптән Тукай янәшәсендәдер инде... Исәннәренә тел куәсе, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирсен!..
«Батырша»сына Җәмит култамгасын салып калдырды:«Рәшит Бәшәр дуска.
Дөньясында бергә ыгы-зыгы килеп йөргән көннәрнең истәлеге итеп,Җ. Рәхимов.Гыйнвар, 1993 ел.Чаллы».
«Шөгерләргә барам әле...»
1996 елның салкын декабрь азагында миңа сугылган Җәмит. Өйдә булмаганмын... Шөгерендәге мәңгелек йортына күченер алдыннан бәхилләшеп китим дигәндер...
Аны сагынган чакларда язучының аккош җыры — «Батырша»ны кулыма алам. Батырша янәшәсендә таза, нык бәдәнле, калын пыялалы күзлеген әледән-әле рәтләштереп куючы, сабыйлар күк чиста күңелле һәм үзенә дә, каләмдәшләренең иҗатына да үтә таләпчән мөлаем язучы сурәте калка...
Рәшит БӘШӘР.
18 ноябрь, 2004 ел.
Мәйдан, 2005, гыйнвар.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013