Бүген Әдипләр: Җәмилә Әхтәмова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәмилә Әхтәмова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Җәмилә Әхтәмова Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елнын 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) ала. Мәктәптә укыган елларында Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, анда танылган әдипләр белән аралаша, язган шигырьләренә даими тәнкыйть күзе белән карау зарурилыгын шунда үзләштерә.
1984 елда Җ.Әхтәмова Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга килә һәм биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегу-лов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра. Университетны тәмамлагач, Җ.Әхтәмова Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары, янә Казанга килеп, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә — 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992-1993 елларда ул Казан Татар яшьләр театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Н.Юзиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, «Йолдыз» газетасында әдәби тәнкыйть (1906-1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Бүгенге көндә — профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Җ.Әхтәмова — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хисләреңне җилгә чәчмә...: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 796. —3000 д.
Мин китәрмен синнән...: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Яруллин, Зөлфәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 128 б. — 5000 д.
Чәчләремдә кышның ак салкыны...: шигырьләр. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2004. — 48 б. — 8660 д.
Таң җебедәй сызылып сине сагынганда...: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2005. — 47 б. — 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәхмүтова М. «Мин китәрмен синнән...» // Шәһри Казан. — 2002. — 17 май.
Фәхретдинова Ч. Кичер, Аллам, әгәр мөмкин булса, көч бир миңа... / Шәһри Казан. — 2004. — 9 гыйнв.
Мәхмүдов Ә. Учларымда — уттай диңгез ташы... // Шәһри Казан. — 2005. — 12 авг.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018