Бүген Әдипләр: Әхмәди Җамалетдин улы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәди Җамалетдин улы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айдар Җамал
Әхмәди Җамалетдин улы
Тәслимә Җәббарова
Хөсәен Җәгъфәр
Вакыйф Җәләл
Муса Җәлил
Гөлнара Җәлилова
Эльмира Җәлилова
Шәмсия Җиһангирова
Сиринә Җиһаншина

АВСТРИЯ ЗИНДАННАРЫНДА ТУГАН ШИГЪРИ ХАТЛАР

2011 ЕЛДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ Г.ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ТАРАФЫННАН КУКМАРА РАЙОНЫНА КОМПЛЕКСЛЫ ЭКСПЕДИЦИЯ ОЕШТЫРЫЛГАН ИДЕ. АНЫҢ МАКСАТЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ БУ ТӨБӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРЕН ҖЫЮ БУЛДЫ.

Аз вакыт эчендә бик күп авылларда йөреп, без институт хезмәткәрләре — шактый гына борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар туплый алдык. Шуларның берсе Әхмәди Җамалетдин улы язган бәетләр һәм мөнәҗәтләр. Язмалар 6 биттән гыйбарәт һәм, әлбәттә, гарәп графикасында, иске татар телендә. Кулъязмаларның беренче битендә түбәндәге сүзләр бар: «Ошбуны бән [мин] яздым 1916 елда Австриядә пленда торганымыз хәлдә. Казан губернасы Мамадыш өязенец Әсән Елга волосенец Киндеркүл авылыныц Әхмәди Җамалетдин улы дийү [дип] беләсезләр, укып хәер-дога кыласызлар, Ошбуны бән язмадым, язды каләм, Укыганга чук-чук [күп] сәлам»-. Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, телгә алынган бәет һәм мөнәҗәтләрнең авторы Кукмара районы Киндеркүл авылыннан булган. Белгәнебезчә, 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, анда Россия дә катнашмыйча кала алмый. Бу сугышка татарлар да мәҗбүри рәвештә озатыла. Аларның кайберләре, үзләренең авыр хәлләрен белдереп, бәетләр иҗат итә. Әхмәди Җамалетдин улы да шундыйлардан була. Ул, 1916 елны Австрия солдатларына әсирлеккә эләгеп, үз әсәрләрен зинданда утырганда язган булса кирәк.
Бәхеткә каршы, Әхмәди Җамалетдин улы сугыштан исән-имин кайтып җитә. Бәетләрен, мөнәҗәтләрен ул кайткач, 1918 елның 14 маенда тагын бер кат күчереп яза. Без тапкан кулъязмаларда шул дата тора.
Татарстан Республикасы Милли архивында саклана торган метрика кенәгәләрендә язылганча, Әхмәди Җамалетдин улы 1887 елның 12 маенда Киндеркүл авылында туган. Атасы Җамалетдин Гобәйдулла улы, анасы Бибифатыйха Әхмәтҗан кызы булган. Коточкыч сугышлардан исән-имин кайтып, нибары 38 яшендә, ягъни 1925 елның 16 мартында вафат булган.
Шунысын да әйтергә кирәк: Әхмәди Җамалетдин улының кулъязмалары Киндеркүлдә түгел, Кенәбаш авылында табылды. Аның бер кызы биредә яшәгән булган икән, әсәрләрне безгә Әхмәди Җамалетдин улының оныкчыгы Х.И.Ярмиев тапшырды.
Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Австрия зинданнарында тоткын булган гади татар егетенең ниләр турында уйлаганын, нәрсәләр кичергәнен шушы әсәрләр күрсәтә. Аңларга уңайлы булсын өчен, кайбер архаик грамматик формалар хәзерге әдәби тел нормаларына салынды, кулланылыштан төшеп калган лексик берәмлекләр астөшермәләрдә аңлатылды.

ӘХМӘДИ ҖАМАЛЕТДИН УЛЫ ӘСӘРЛӘРЕ

БӘЕТ
Тәкбир әйтеп каршы алдык 
Быел Корбан гаетен. 
Без язабыз, сез тыңлагыз 
Бу сугышның бәетен.

Карпатский тау башында 
Йөгерә киек баласы. 
Күп михнәтләр күрә икән 
Газиз ата баласы.

Карпат тавы бик биек, 
Атлар йөри, менә алмый. 
Солдат мескен читтә йөри, 
Туганнарын күрә алмый.

Карпат тавы башында 
Окоп казып яттык без. 
Австрияләр[1]   каршы килгәч, 
Фронт торып аттык без.

Ат менә алмый, солдат менә 
Карпат тавы башына, 
Солдат мескен тезелеп ата 
Килгән дошман каршына.

Агымсудан атлап чыктык 
Карпат тавы буенда, 
Йоклаганда төшендә шул 
Солдат мескен уенда.

Уйлап яздым утырып 
Карпат тавы өстендә, 
Ягмур[2] кебек пуля ява 
Солдат мескен өстенә.

Карпат тавы кара урман, 
Каравылга бардык без, 
Австриянең солдатларын 
Күп пленга алдык без.

Кара урман, караңгы төн, 
Йөри солдат башлары, 
Кухняларда кайнап йөри 
Солдат мескен ашлары.

Атлы казак менгән аты 
Пар-пар кара алаша, 
Туп атылып килгән чакта, 
Бер-берсенә караша.

Карпат тавы арасында 
Бик күп гаскәр яттык без, 
Хәерлегә булсын инде, 
Күп кешене аттык без.

Карпат тавы буенда 
Туплар килеп тезелгән, 
Безнең хәлне һичкем белми, 
Ачтан йөрәк өзелгән.

Карпат тавы арасында 
Юллар тирән казылган, 
Бер дә болай йөрмәс идек, 
Мокатдәрдә[3] язылган.

Күп михнәтләр бар икән 
Карпатский тауларда, 
Безне патша алган икән 
Каршы килгән яуларга.

Үзе озын, үзе киң 
Карпатский тау икән, 
Солдат кебек михнәт күргән 
Бу дөньяда бар микән?

Ягъмур ява, кар да ява, 
Без сугышка барганда, 
Мескен солдат ятып кала, 
һич бара алмый арганга.

Төрле агач, төрле таш 
Карпат тавы башында, 
Авыр хәсрәт, күп михнәт 
Солдат мескен башында.

Чакрым саен йорт икән 
Карпат тавы арасы, 
Көне-төне сугышып йөри 
Газиз ата баласы.

Карпат тавы арасында 
Ага Нестер сулары, 
Көне-төне туп тавышы, 
Бик куркыныч шулары.

Нестер суы агадыр, 
Энҗе кебек ташлары, 
Без күргәнне күрмәсеннәр 
Һичбер адәм башлары.

Бу бәетне без чыгардык 
Төнлә сәгать унбердә, 
Ниләр килеп, ниләр китми 
Безнең бу яшь гомердә.

Яхшы айлар, яхшы көннәр, 
Килеп җитте Кадер кич, 
Авыр хәсрәт, каты михнәт 
Карпат тауларында ич.

Мендек Карпат тау башына, 
Карадык без ни барын, 
Бу сугышның эчләрендә 
Күрдек Хакның дидарын[4].

Карпат тавы, Нестер суы, 
Ерак түгел арасы,
Безнең газиз башларыбыз 
Әллә кайда каласы.

Туп тавышы ишетеләдер 
Көне-төне колакка, 
Безнең башлар кайтыр микән 
Туган илгә кунакка?

Нестер суын безләр кичтек 
Газиз җомга кичендә, 
Мескен солдат җан бирәдер 
Бер минутның эчендә.

Нестер дигән суларда 
Бар да сазан балыктыр, 
Карпат тавы башында 
Бар да үлгән халыктыр.

Кычкырып тәкбир әйттек без 
Быел узган гаеттә, 
Инде сезләр дога кылың 
Быел үлгән мәеткә.

Бу бәетне бән чыгардым 
Күп михнәтләр күргәнгә,
 Ходаем бакый[5] иман бирсен 
Бу сугышта үлгәнгә.

Бу ел еллар үтте инде, 
Без күрмәдек гаетләр, 
Колак салып сез тыңлагыз: 
Бу — сугышта чыккан бәетләр.

Бу елны без күрмәдек 
Рамазан гаетен, 
Укыганда еларсыз 
Бу сугышның бәетен.

Күп җиһаннар гиздек без 
Бу сугышның хакында, 
Өч йөз гаскәр белән төштек 
Карпат тавы артында.

Өч йөз гаскәр белән плен төштек 
Янда патрон беткәнгә, 
Бик зур сугышларда булдык 
Яшьләр утызга җиткәндә.

Биек-биек тауларга 
Ак болытлар кагыладыр, 
Солдат мескен читтә йөри, 
Туганнарын сагынадыр.

Биек-биек тауларга 
Ак киекләр ауларга, 
Падишаһыбыз сайлап алды 
Каршы килгән яуларга.

Кыр казлары очадыр 
Кар яумаган җирләргә, 
Бер Ходаем, сабырлык бир 
Плен төшкән ирләргә.

Чәй бирмидер, кофе бирә 
Иртә белән эчәргә, 
Кайтыр идем илләремә, 
Канатым юк очарга.

Без дә җиһан кичәр идек, 
Менсәк яхшы атларга, 
Артык сүзләр язып булмый 
Без җибәргән хатларга.

Бигрәк суык була инде 
Баракларда ятарга, 
Падишаһтан мир[7] көтәбез, 
Туган илгә кайтырга.

Кайтырга дип хәбәр килсә,
Бирер идем сәдака,
Без бәхетле бала булсак,
Китмәс идек солдатка.

Агач башлары шаулыйдыр 
Искән шаех[8] җилләргә, 
Исән булсак кайтыр идек 
Туган үскән илләргә.

Безнең гаскәр бик кайгыра 
Чит җирләрдә булганга, 
Бу бәетне яза алмадым 
Күңелләрем тулганга.

Карпат тавы башында 
Окоп казып яталар, 
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, 
Җан бирә алмый яталар.

Ялы булса, койрыгы юк 
Австриянең атлары, 
Язып салсаң да, бармыйдыр 
Без мескеннең хатлары.

Австриянең җирләрендә 
Рельслар тар икән. 
Австриянең кулларында 
Ризыклары бар икән.

Кояш баеп, көн кич булса, 
Шинель ябынып ятабыз. 
Австрияләр каршы килсә, 
Көне-төне атабыз.

Кан агадыр суланып, 
Җир туңадыр бозланып, 
Мылтык, пуля килеп тисә, 
Солдат ята сызланып.

«Ура» диеп кычкырганда, 
Тамагыбыз карлыга, 
Мортир[9] белән аткан чакта, 
Йөрәгебез ярыла.

Агымсуда керләр юдым, 
Күлмәкләрем каралгач, 
Бу бәетне тәмам иттем, 
Зиһеннәрем таралгач.

МӨНӘҖӘТ

Илаһи, син, Хода, безне салдың 
Бу зинданга, 
Газабыңнан үзең сакла, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Бәнем серем сиңа мәгълүм, 
Ки мәхбүбләр ула[10] мәгълүм,
Нәҗәт иләх[11] безне бу көн 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Ки Мәхбүбләр биһуш улды[2], 
Нәүмнәрдән җәда[13] булды, 
Күз-яшь илә[14] дөнья тулды, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!


Мөнәҗәт әйдәдем[15] даим[16] 
Хода кылсын бәңа[17] ярдәм, 
Китабындадырмы дәрман[18], 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Әгәр син кылмасаң ярдәм, 
Хатадыр кылганым һәр дәм[19]. 
Гафу әйлә безне, Мәүләм, 
Рәхим кыйл, йә, Рәхим Аллаһ!

Бу гыйбрәт шәһренә[20] мәгълүм, 
Ки Мәхбүбләр ула мәгълүм, 
Ни булыр ахыры бу көн, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Күңелемне хозур илә, 
һаман әгъзаларым берлә[21],
 Кабул әйлә кәрим[22] берлә, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Илаһи, бән сиңа гасый[23], 
Ирерсең[24] барчага кяфи[25], 
Кәбаир әһленә гафи[26], 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Бу дөньялар тына алдым, 
Егетлегемә алдандым, 
Галимнәрдән аерылдым, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Әй, егетләр, сезгә гыйбрәт, 
Ки салдылар безгә хәсрәт, 
Хода кылсын безгә мәдәт[28], 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Хода салды бу зинданга, 
Ки килмештер егетләргә, 
Языл мыштыр мөкатдәрдә, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Илаһи, бән үзем монда, 
Күңелләрем торыр анда, 
Әгәр кайтсам иде анда, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Илаһи, бән әгәр кайтсам, 
Насыйп булып барып җитсәм, 
Мөбарәк йөзләрен күрсәм, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Моны язып камил булмас, 
Көйле аңа гакыл җитмәс, 
Йөрәгемнән кайгы китмәс, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Йөри идем туган илдә, 
Тәвәккәлне буып билгә,
Сәясәт бу безем[27] өйдә, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Әй, туганнар, сезгә сүзем, 
Ки кан яшьле бәнем күзем, 
Ки саргаеп бәнем йөзем, 
Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!

Кереш мәкаләне һәм әсәрләрне басмага филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов әзерләде.

1 Австрияләр — австриялеләр, Австрия солдатлары. 2 Ягмур — яңгыр. 3 Мөкатдәрдә — тәкъдирдә, язмышта. 4 Хакның дидарын — Аллаһның йөзен. 5 Бакый — мәңгелек. 6 зар - кайгы. 7 Мир — татулык. 8 Шаех — иске. 9 Мортир — мортира, пушка кебек корал. 10 Мәхбүбләр ула — сөеклеләр була. Илаһи, бән сиңа гасый23, Ирерсең24 барчага кяфиь, Кәбаир әһленә гафи26, Рәхим кыл, йә, Рәхим Аллаһ!Илаһи, бән сиңа гасый23, Ирерсең24 барчага кяфиь, Кәбаир әһленә гафи26, Рәхим кыл, йә, Рәхим Алла! Айдар Гайнетдинов әзерләде. 11 Нәҗәт илә — җиңү белән. 12 Биһуш улды — һушсыз булды. 13 Нәүмнәрдән җәда — көннәрдән бөек. 14 Илә — белән. "Әйләдем — әйттем. 16 Даим — һәрдаим, һәрвакыт. 17 Бәңа — миңа. 18 Дәрман — көч. 19 һәр дәм — һәрвакыт. 20 Шәһренә — аена. 21 Берлә — белән. 22 Кәрим — юмартлык. 23 Гасый — гөнаһлы. 24 Ирерсең — булырсың. 25 Кяфи — җитәрлек. 26 Кәбаир әһленә гафи — гөнаһлыларны гафу итүче. 27 Безем — безнең. 28 Мәдәт — ярдәм.
Чын мирас № 6, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013